Мәңге төзәлмәс күңел ярасы

(Исемнәр үзгәртелде)

Җәйге матур көннәрнең берсе булуына карамастан, зиратта шомлы тынлык хөкем сөрә. Җиргә шактый иңгән кабер алдында җыйнак кына гәүдәле, олы яшьтәге бер карт эченнән догалар укый, тәсбих тарта. Аның күзләре яшьле, йөзе моңсу. Бу картны һәр җомга саен күрше авылдагы зиратка нәрсә алып килә соң?

Моннан күп еллар элек вафат булган әнисе белән сөйләшеп, эч серләрен бушатып, аны яратканын әйтергә өлгерми калган бәхетсез карт, догаларын тәмамлаганнан соң, йөрәк әрнүләрен, үзенең бәхетсез тормышы турында бик озаклап әнисенә сөйли…

…Әнисе Гөлҗиһан авылдагы иң чибәр, уңган, тырыш кызларның берсе була. Артыннан күп егетләр йөри, ләкин ул аларны кире кага. Кыз Гомәр исемле егеткә гашыйк була. Алар бер авылдан булалар. Җәйге матур кичләрдә су буенда, яшьләр уенында очрашалар. Тора-бара дуслыклары олы мәхәббәткә әверелә. Һәр кичне очрашып, алдагы көннәргә планнар, матур хыяллар белән яшәгән бер вакытта, Гомәрне армия сафларына чакыралар. Бер-берсен көтәргә, хыянәт итмәскә антлар биреп аерылышалар. Башта җылы эчтәлекле хисләр тулы хатлар ике арада очып кына торса, соңга таба алар сирәгәя бара. Моның сәбәбе – Гомәрне икенче частька күчерүләре. Ерак Себер җирләреннән хатлар сирәк йөри.

Аннан соң Гөлҗиһан да хатлар алырга ашкынып тормый, чөнки артыннан күрше авылда торучы бик чибәр, уңган, сабыр холыклы Илгизәр исемле егет йөри башлый. Кыз үзе дә сизмәстән аңа тартыла. Ниһаять, алар өйләнешәләр, әйбәт кенә яшәп китәләр. Гөлҗиһан белән Илгизәрнең бер айлык малайлары булган вакытта, өч ел хезмәтен тутырып, Гомәр армия сафларыннан кайтып төшә. Егет сөйгәненең башкага кияүгә чыгуын бик авыр кичерә. «Юк, мин аны Илгизәрдән урлап китәм», – дип, күңеленә беркетеп куя. Кайтканының икенче көнендә үк Гөлҗиһанны күрә егет. Шул көннән башлап, алар яшерен генә очраша башлыйлар. Бер ай буе очрашкач, караңгы бер төнне егет Гөлҗиһанны күтәреп алып китеп бара. Ә ике айлык Илсур әтисе белән кала.

Гөлҗиһан белән Гомәр икенче көнне үк Урта Азия якларына китеп баралар. Анда бер-берсен хөрмәт итеп, яратышып матур гына яшиләр. Үзләренә өй җиткерәләр. Гөлҗиһан бер-бер артлы дүрт бала таба. Егерме ел гомер иткәннән соң, Гомәр начар чирдән вафат була. Ире үлгәч, Гөлҗиһан туган авылына, әти-әнисе нигезенә кайтып урнаша. Урта Азиядә дә, туган авылында яшәгән вакытта да малае Илсурны күрү теләге булмый аңарда. Аны исенә дә алмый…

…Әнисез калган ике айлык баланың язмышы ничек хәл ителә соң? Илсурны бер яшькә хәтле туганнары карый, аннары Илгизәр өйләнә. Гөлсылу балага карата бик кырыс була, аны гел читкә этәрә. Үз балалары тугач, Илсурга бөтенләй игътибар булмый. Кечкенәдән үк бөтен эш аңа йөкләнә: бала карау, йорт эшләрен башкару. Әтисе бик уңган-булган, әмма артык йомшак күңелле, юаш булганга күрә, баласын яклап бер сүз әйтә алмый.

Әни назын күрмичә, төртке-типкедә үсә Илсур. Үсеп җиткәч, үз әнисе барлыгын ишетә һәм аны күрү теләге белән яна башлый. Аңа барысын да сөйлисе, эчен бушатасы, башын күкрәгенә куеп елыйсы килә. Шундый уйлар белән йөргәндә, күрше авылга әниләре кайтып төшә. Моны ишеткән егет түземсезләнеп очрашу мизгелләрен көтә һәм, бер атна үтүгә, анасы янына китә. Кочагын җәеп, аның каршына килә, ләкин ана кеше: «Мин сезне белмим, хәзер үк чыгып китегез», – дип, егетне этеп җибәрә. Җәберләнгән, хурланган егет, җирне тырный-тырный, үксеп елый. Бераз тынычлангач, «Әни мине кабул итәр, бу гамәле өчен гафу үтенер», – дип уйлый. Юк шул, өметләре акланмый. Сирәк кенә очрашырга туры килгәндә дә, күрмәмешкә салышып, уратып китә хатын…

Төзәлмәслек күңел ярасы белән бер-бер артлы еллар үтә. Егет өйләнә, гаиләле була, балалар үстерә. Гөлҗиһан үлеп китә. Шулай итеп, егет әнисен яратуын, гафу итүен, эчке халәтен, кичерешләрен сөйли алмый кала. Анасын җирләүдә дә, дини йолаларны үткәрүдә дә катнаша Илсур. Картайгач та, әнисе һаман күңел түрендә урын алып тора. Нинди генә таш күңелле булса да, әни – әни инде ул. Менә ни өчен бу карт һәрвакыт шушы кабер янында да инде.

Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА.

Чирмешән районы, Керкәле авылы.

Мәңге төзәлмәс күңел ярасы, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии