Тәүбә кыл, Тәскирә!

«Безнең гәҗит»тә «Аракы җимерде бәхетебезне» (2014, №9, 5нче март) дигән мәкаләне укыгач, мин дә җавап – киңәш язарга булдым. Ни әйтсәң дә, Тәскирә – минем яшьтәшем. Миңа да 65 яшь.

Тәскирә, ирнең аракы эчеп йөрүе бер нәрсә (аны син тәрбияләмәгән), ә бала икенче нәрсә – ул синең мәхәббәт җимешең. Анысы бигрәкләр ачы була. Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.

Син үзеңнең мәкаләңдә үзеңә җавап та язгансың: «моңарчы динсез булуыбыз җимеше», дигәнсең. Әйе бу дөрес. Күңелдә – усаллык, ризык – хәрам, кичен – телевизор, музыка. Әле дә гарип булмаганыңа сөен.

Улың яраткан хатын алып кайткан икән, син дә ул кыз баланы ярат. Никах укыт, нәселләре исерек дип кимсетмә. Исерек бер айный ул. Ә каргауга килгәндә, тәүбә кыл – каргама. Бала сиңа Аллаһы Тәгаләдән әманәт. Пәйгамбәрләребез тарихын укы. Алар нинди генә авырлыклар күрсәләр дә, каргамаганнар, яхшы теләк җибәргәннәр.

Без яшәгән бу заманда бумеранг законы хакимлек итә. Кемгә булса да каргыш ыргытасың икән, үзеңә кире әйләнеп кайта. Син яхшы теләк җибәр, изге теләкләрең үзеңә кайтсын.

Раушан Салих ибне Шәмсемөхәммәтнең «Галәм кагыйдәләре»ндә шундый фикерләр бар. Балалар – безнең көзгеләребез. Аларда безнең бөтен яшәү рәвешебез, шатлыкларыбыз вә кимчелекләребез чагыла.

Студентның дөньяви гыйлемнәрне ничек үзләштерүен зачёткадагы билгесе күрсәтсә, адәмнәрнең рухи гыйлемен балалары күрсәтә.

Балалар – Тәңребез тарафыннан безгә бирелгән зачётка.

Коръәндә дә шул ук сүзләр: «Әгәр яхшылыктан сиңа бер шатлык ирешсә, ул шатлык Аллаһудан, әгәр казадан бер кайгы ирешсә, ул кайгы үзеңнең кимчелегеңнәндер».

(«Ниса» сүрәсе, 79нчы аять, «Ногманый тәфсире»)

Ахырзаманда аналар патша тудырырлар ди. Хак. Кечкенәдән Коръәннең гыйлемен үзләштереп, балаларга бирә алмыйбыз. Балаларны – телевизор, оныкларны 3 сәгатьлек мультфильмнар йотты. Хәзер телне йоталар, бар да рус телендә. Аналар балалардан куркып тора…

Тәскирә, сүземне тәмамлап, теләкләремне язам. Намазыңны туктатма, эчеңдәге кара энергияне көн дә чыгар. «Беркемгә ачуым юк, Раббым, мине гөнаһлы итмә, үзеңә тапшырдым. Алар минем күземә мәхәббәтле күренсеннәр, мин дә, әтисе дә мәхәббәтле күренсәк иде», – диген.

Ибраһим пәйгамбәр догасын 10 тапкыр укы. Өегездә азан әйттер, Коръән укыт. Күңел тынычлыгы өчен. Аерым яшәүне теләмә. Бергә-бергә тату яшәргә, оныкларны сөяргә язсын. Без үстергәндә, бала сөяргә вакыт булдымыни? Иртәдән кичкә кадәр эшләргә эше бар, акчасы да җитә иде.

Илләребез тыныч-имин булсын. Ачлык, ут, төрмә газаплары күрергә язмасын.

Нәгыймә САДЫЙКОВА.

Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

Комментарии