- 10.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №9 (10 март)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Ярату – бәхетме?
Рәшидә белән без бәхәс клубында очраштык. “Мәхәббәт һәм гаилә” темасына сөйләшеп киттек.
– Еш кына бар да син уйлаганча барып чыкмый, – дип башлады ул сүзен. – Беренче тапкыр сөю хисен кичергәндә миңа нибары 17 яшь иде. Башта мәхәббәт утларында янып йөрдем, күкләргә мендем, җирләргә төштем. Аны өзелеп яраттым. Ләкин аның әнисе мине, нигәдер, ошатмады. Арабызны өзү өчен, бөтен көчен куйды. Мин ул егеттән көткән баламны төшерергә мәҗбүр булдым. Шул вакытта үзем өчен мәхәббәт белән генә тормыш кору читен икән дип, нәтиҗә ясадым. Югары уку йортына укырга кердем. Икенче егеткә кияүгә чыктым. Аның бик нык эчүе аркасында бер елдан аерылыштык. Балабыз булмады. Ике уңышсызлыктан соң мин бик нык уйландым. Буй-сыным, чибәрлегем юк түгел иде. Ирдән аерылган дигәч, ир-егетләр арасында төн үткәрергә генә теләүчеләр җитәрлек булды. Ләкин шунысын истән чыгармадым: берсенә ризалык бир, кулдан-кулга күчеп йөрүче хатын-кызга әйләнәсең дә куясың. Мин андый юлга басмадым. Үз-үземне тотарга өйрәндем.
Гаилә мөнәсәбәтләренә карашым тирәнтен үзгәрде. Үткән сабакларны күңелдән чыгармадым. Шулай ук ныклы гаилә төзү һәм балалар үстерү ниятеннән дә кайтмадым. Яшермим, матди яктан да уңышлы буласым килә иде. Авылдан килеп, тулай торакка урнаштым. Хезмәт хакы аз. Ашарга гына җитеп бара. Мәхәббәт булса булыр, булмаса юк, дип баерак иргә кияүгә чыгу турында хыяллана башладым. Кем эзли, шул таба, диләрме әле?! Андый ирне таптым: аерылган, фатирлы, машинасы, байлыгы бар. Чибәрлеге “ах” диярлек түгел. Әни: “Ирләр маймылдан аз гына матуррак булса, шул җиткән”, – дип әйтә иде. Таза, корсаклы, пеләш башлы иде. Эш андамыни?! Ир кеше эчмәсен, мал тапсын, гаиләсе турында кайгыртсын. Марс шундыйлардан иде. Баштарак ул үзе белән йоклап кына йөрер дип уйлаган. Мин тормышчан ир күңеленә оеткы сала беләм: бөтен эшләргә йөгереп йөрим. Шулай итеп, аның күңелен җәлеп иттем. Марс минем кайбер “башсыз” хатын-кызлардан аерылып торуымны сизде һәм бәяләде. Чит илгә ял итәргә җыена башлагач, үзе белән барырга тәкъдим итте. Мин бары бер шарт куйдым. “Хатының итеп алсаң гына”, – дидем. Ул ризалашты. Иң якыннарны гына җыеп, никах укыттык. Шулай итеп, без ир белән хатын булдык. Балага узгач, никахны документлы иттек. Шулай итеп, мин хыялыма ирештем: гаиләле булдым. Матди яктан да шөкер. Гаилә мәхәббәт нигезендә түгел, ә алдан уйланылган план белән төзелде. Шулай бөтен гаилә проблемаларын берьюлы чишә алдым. Уртак җимешләребез – балалар бар. Ирем дә гаиләгә шатлана-шатлана кайта. Каршы алучы, ялгышларын гафу итүче, өстәл әзерләп торучы хатыны, гаилә учагы булу – ир өчен зур бәхет.
Иремә карата яшьлек елларындагы кебек тирән мәхәббәтем юк. Мин бит инде андый хәлләрне кичердем. Коры мәхәббәт белән генә бернәрсә дә эшләп булмавын аңладым. Мәхәббәт бүген бар, иртәгә юк. Тотрыклы гаиләне берничә айга сузылган кайнар хисләр диңгезендә йөзеп кенә корып булмый. Тормышны аек баш белән төзергә кирәк. Мин шуңа омтылдым һәм ирештем, – дип тәмамлады ул сүзен.
Әйе, аның сүзләрендә, миңа калса, дөреслек юк түгел.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ
Ярату – бәхетме?,

Комментарии