Роза чәчәге шайтан таягы булып чыкты

Таксига утыруга, 2-3 сәгатьтә Казанга барып та җиткәнеңне сизми дә каласың. Элек көннәр буе азапланырга кирәк иде. Янәшәмдә әдәпле генә егет утыра. Сөйләшеп киттек, Әдип исемле икән. Кызлар турында гәпләшәбез. Сиңа нинди кызлар ошый, мәйтәм. Бит-кулларын буяп чибәрләнә торганнардыр инде. Юк, бер табигый чибәргә күзем төшеп, идеаль кыз, дип йөрткән идем, Роза чәчәгенә тиңләгәнем шайтан таягы булып чыкты, ди ул.

Ике ел элек бер чибәргә гашыйк була, гел аны уйлап йөри башлый егет. Төскә-биткә шундый матур, гүзәллеген тасвирлап бетереп, язарга матур сүзләр табып булмый. Мең алтын түгеп, пластик операция ясатып та андый дәрәҗәгә ирешеп булмый. Сөйкемле карашын төбәп, елмаеп сүзен әйтүгә, йөрәгең дулкынланып тибә башлый, күргән саен күрәсең килеп тора үзен. Мәхәббәтле, назлы карашы сөймәс җирдән сөйдерә, яндыра да көйдерә аның. Килешле, зәвык белән киенүче сылу гәүдәле туташка сокланмаган, гыйшык тотмаганнар аз була. Чибәрлеген арттыру өчен иреннәр, керфекләргә буяулар сөртәсе дә юк. Ә кыз азык-төлек кибетендә сатучы булып эшли. Кибеткә әйбер сатып алу өчен генә түгел, матурлык иясен күрү, аңа сокланып карау өчен килүчеләр дә күбәя. Кибеттә сатулар гөрләп бара башлый. Табышлар бермә-бер арта. Ә кыз күп белә, товар сайларга ярдәм итә, үзен бик эшчән итеп таныта. Сөйкемле йөзе нур чәчә, балкып тора, кешеләргә аның янәшәсендә булу үзе бер бәйрәм кебек. Үзен артык бимазалаучы егетләргә дә, башын горур тотып, җор теле, тапкыр җаваплары белән каршы тора белә.

Аның белән күпләр, бигрәк тә өйләнмәгән егетләр, килен төшерәсе ханымнар кызыксына башлый.

– Каян килеп чыккан фәрештә, алиһә соң бу? Дөньяда тиңе күрелмәгән чибәр зат? Үзе тыйнак, фотомодель бит бу! Матурлык конкурсларында җиңеп чыгарга тиеш кыз ничек монда адашып йөри?

Һәркем уңган-булган, кешелекле, чибәрлегеннән күзләр камашкан килен-кәләшле булу турында хыяллана бит. Мактап сөйләшүчеләр белән бергә көнчеләр дә арта барды.

– Югары уку йортына керә алмаган да, эш табарга авыр заманда бирегә сатучы булып урнашкан икән, – диючеләр дә булды.

Ә кызның гайбәтләргә исе дә китмәде, тыныч кына эшли бирде. Ул читтән торып университетта укый, сәләте ягыннан да төшеп калганнардан түгел. Әти-әнисеннән мөстәкыйль яшәргә уйлаган, шулай эшләп үзен-үзе киендерә дә, туендыра да икән. Замана яшьләре кебек үк, компьютер, интернет белән мавыга.

Әдип тә аның белән таныша. Үзе Казанда, университетта укыса да, сагынуыннан атна саен кайтып йөри башлый. Кыз белән танышырга теләүчеләр күп булса да, Әдипне якын итә, ике яшь йөрәк арасында күзгә күренмәс мәхәббәт җепләре үрелә башлый. Сагышларга урала башласалар, кесә телефоны ярдәмгә килә. Тик кыз гына горуррак, кайчагында сөйләшәсе дә килми.

Миннән дә ныграк сөйгәне дә бардыр дип уйлый егет. Кызлар үзләре өчен утка-суга керергә дә, җаннарын да бирергә әзер торганнарны яраталар бит, ә хәерче студенттан нәрсә көтәсең? Кызны ошатучылар күптер, шулай булмыйни. Чем кара чәч, сызылып киткән кара кашлар, нур сирпеп елмаючы серле зәңгәр күзләр, килешле генә борын, җиләк тәмнәре килеп торган уймактай иреннәр, карашы ук йөрәгеңне яралый, акылдан шаштыра, мәхәббәте тилертә, сагышларга батыра. Мондый кызларга егетләрнең иң асыллары лаек. Ә мин кем инде? Ни дәрәҗәм, ни байлыгым юк. Үз фатирым, машинам кайчан була әле? Йонлач кулың булмаганда, гомерең буе кара тир түксәң дә, ирешә алмаячаксың.

Бервакыт, атна ахырында кич Казаннан кайтып төшә егет, арыганлыгын да сизми, тизрәк кибеткә йөгерә. Кызны күрергә, ерактан гына булса да аңа карап торырга ашкына. Кибеттә кеше күп, бәйрәм алдыннан һәркем азык-төлек, күчтәнәчләр алып калырга ашыга. Үзен егет күзәткәнен кыз сизми, аның җитез куллары товар бирә, акча саный. Менә, чиратта торып, карт кына, начар киенгән бер әби товар алды, читкә китеп акчасын саный башлады. Ачуланмый гына касса янына килде, кибетчегә акчаны кимрәк алганын белдерде. Кызым, яңадан санап кара әле, 100 сум биргән идем, менә алган әйберләрем. «Кит, ычкын моннан, күрәсең бит, кеше күп, комачаулама!» – дип төкереген чәчте кыз. Чибәр фәрештә халык күз алдында шайтанга әйләнде дә куйды. Әби яңадан акчасын санады – юк, 10 сум җитми, яңадан кассага килде. «Пенсиям бик аз бит, ашарга да җиткерә алмыйм». Кешеләр дә шаулаша башлады: «Күзеңне ачып йөрмәсәң, 500 сумыңны да чәлдереп кала әле ул». «Кит, хәерче тәре, пенсияң күбрәк булсын өчен яхшырак эшләргә кирәк иде», – дип акырды кыз. «Күптән катарга вакыт сиңа! Йөрмә аяк астында буталып». Егет оятыннан җир ярылса, җир тишегенә керердәй булып, чыгып китәргә ашыкты, башка бу кибеткә аяк басмады.

Р.ӘГЛӘМҖАНОВ.

Комментарии