- 10.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №44 (5 ноябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Әти-әни – безнең ике канатыбыз ул. Әгәр берсе булмаса, очарга бик авыр яки дә мөмкин түгел. Бу, чыннан да, бик дөрес сүзләрдер. Соңгы ике елда мин моны ныграк аңладым. Ятим яисә әти-әнисенең берәрсе булмаган балалар турында элек тә ишетә идем, ләкин йөрәгем белән кабул итмәгән булганмын. Хәзерге вакытта үзем бер гимназия-интернатта тәрбияче булып эшлим. Монда гыйлем бирү дәрәҗәсе һәм төрле телләр өйрәнү мөмкинлеге дә зур булу сәбәпле, төрле район-шәһәрләрдән килеп укыйлар һәм яшиләр. Интернатта 7-11нче сыйныфка кадәр кызлар яши. Балалар төрле гаиләләрдән. Әти-әнисе дә булган, әти яки әнисе булмаган, яисә гомумән апалары, абыйлары тәрбиясендә яшәүчеләр дә бар. Яхшылап күзәтсәң, аерма бик зур. Өендә барысы да яхшы булганнар – тәртиплерәк, тыңлаучан, игътибарын укуга юнәлткән һәм бик җаваплы балалар. Ләкин гаиләсендә проблемалар булган балалар гомумән башкача. Күңелләрендә авырлык, бушлык бар һәм тискәре сыйфатлары да күбрәк. Бөтен кеше дә идеал түгел, билгеле. Яхшылары да кайбер вакытта көтелмәгән эшләр кылып куя. Үзләре барысы да яхшы күңелле балалар, ләкин авыр яклары да юк түгел. Алар белән эшләү, аларны тәрбияләү, әхлак темаларын аңлату – безнең вазифа. Уйланам да хәзер, бик моңсуланам. Кайбер балаларның хәлләрен күрү зур борчуга сала. Дөрестән дә, әти-әниең булу зур әһәмияткә ия. Әле булып та, тәрбияләүнең нәрсә икәнен белмәүчеләр шактый. Авыр һәм бик кызганыч күренеш. Бала алып кайту бер, әмма тәрбияләү темасы – гомумән башка җаваплылык. Әгәр бу балаларга вакытында тиешле тәрбия бирелмәсә, алдагы буын нинди булыр? Аның бәхетле булачагына гарантия бармы? Бөтен дөньяга ярдәм итеп булмаса да, бер тамчы кадәр гамәлнең дә үз кадере, үз нәтиҗәсе бар. Балалар кечкенәдән үзләренең яшәү мәгънәләрен аңлап үсәргә тиеш, минемчә. Һәр баланың эчке дөньясын бер савыт кебек күз алдына китерик. Ул буш, диеп уйлыйк. Ләкин яши барган саен, аны тутыру ихтыяҗы барлыкка килә. Әгәр дә вакытында укытучы һәм тәрбиячеләр яки әти-әниләр аны ярату, яхшылык, игътибар, гүзәллек белән тутырмаса, алар аны дөньядагы җыен юк-бар белән тутырачак. Эчү, тарту, наркотик куллану, җинаятьчелек һәм башка бу начар гадәтләр шуннан килеп чыга да инде. Баланы нинди итеп күрергә теләсәң, башта үзең шундый булырга тиеш, диләр. Дөрестән дә шулай. Ләкин кайчак күпме тырышсаң да, бала үз юлын сайлый. Аңлапмы-аңламыйчамы – билгесез. Бу очракта ул балаларны догада булса да онытмаска кирәк. Алар өчен хәер-догада булу да мөһим. Бәлки, киләчәктә «менә» дигән кешеләр булырлар. Өметне өзәргә ярамый. Һәр баланың бәхетле булырга хакы бар. Безнең вазифа – балаларның күңеленә яхшылыкны, матурлыкны утыртырга тырышу, калганы – бер Аллаһтан.
Әминә ГАРИФУЛЛИНА.
Мамадыш районы, Урта Кирмән авылы.
Комментарии