- 11.12.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №48 (8 декабрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Гаилә ул – җәмгыятьнең тоткасы. Барысы да шуннан башлана. Җәмгыятьнең хәле, хәтта сәяси вәзгыять тә шул кечкенә генә ячейкаларга бәйле. Игътибар иткәнегез бармы: ныклы гаиләдә тәрбияләнгән балаларның да гаиләсе нык, язгы-көзге җилләргә, чит-ят сүзләргә чыдам була. Ак күлмәк, пар балдаклар, табын тулы кунаклар… Кайсыбыз гына бу хакта хыялланмый икән? Хыял дәрәҗәсендә генә калдырасы да түгел юкса. Танышу, кавышу өчен мөмкинлекләр байтак. Шуңа карамастан пар канатларын таба алмый ялгыз гомер кичерүчеләр белән дөнья тулы.
Кайда син, син кайда тиң ярым?
“Бердәнберем”, – дип көткән үз парым…
Ышанам, йөрисең янәшә
Йөрәк тә: “Көт аны!” – дип дәшә.
Яр Чаллы шәһәрендә “Тиң ярым” таныштыру хезмәте хакында ишеттем. Шул шәһәрдә яшәүче Гөлнур Хәйруллина һәм Факия Шәйхәтдарова башлангычы астында оештырылган бу хезмәт ике ел эчендә 18 парны кавыштырган. Җитмәсә, алга таба да эш офыкларын киңәйтергә, ныклы гаиләгә беренче нигез ташын салу өчен, тагын да камилләшергә омтыла алар. Таныштыру хезмәте хакында күбрәк белү өчен, оештыручыларның берсе – Гөлнур апа белән әңгәмә кордык.
– Җәмгыятьне төзекләндерү максаты белән эшлибез дисәм, бик гомуми яңгырар микән?! – дип башлады ул сүзен. – Без моны яучылык дип атыйк инде, чөнки таныштыруыбыз, эш алымнары элеккеге йолаларны кире кайтаруга нигезләнгән. Хәзер бит өйләнешкәндә нәсел-нәсәп ягына игътибар итмиләр, ә без, иң беренче чиратта, шуңа карыйбыз. Безгә килеп анкета тутырган кешенең өенә барабыз, туганнары белән аралашабыз, аның нинди шартларда яшәвен карыйбыз, холкына зур игътибар бирелә. Аннары, аның таләпләренә туры килүче кыз яки егет табылса, икесен бергә очраштырып, алар белән бергә берәр кафеда, я булмаса, башка нейтраль урында күрешеп сөйләшәбез. Шунда һәр икесе үз таләпләрен, тормышка карашларын уртага чыгарып сала. Алайса, яшьләр өйләнешә дә, 2-3 ел эчендә юк кына әйберләр аркасында аерылыша. Тормышны алып бару хакында лекцияләр оештырабыз. Эш бүлешү аркасында аерылулар – вак-төяк, шуны аңлату, уртак тел табарга булышу төп максатыбыз. Эш туйга барып җитә икән, үз тамадаларыбыз да бар. Кыскача, менә шулай.
– Сезнең “Тиң ярым” таныштыру хезмәтенә өмет баглап килүче – ул нинди?
– Беренчедән, бу татар кешеләре өчен оештырылган хезмәт. Дөрес, бер рус егете булды. Гаиләсе бик әйбәт, үзе дә яман гадәтләргә хирыс кеше түгел, мөселман. Шуңа күрә генә аны кире бормадык. Икенчедән, 25-60 яшь аралыгындагы сыңар канатлар белән эшлибез. Өченчедән, һәркемнең ялгыз калу сәбәпләре үзенчә. Мәсәлән, хәләл җефетләре үлеп яки аерылышу нәтиҗәсендә ялгыз калган ир-атлар, хатын-кызлар мөрәҗәгать итә. Шулай ук тагын бер сәбәп: үсеп җиткән, гаилә корган балалары ялгыз калган әтисен яки әнисен үзләре янында яшәтергә теләми. Ул бичара ата (яки ана) чарасызлыктан үзе дә гаилә кору хакында уйланырга мәҗбүр була. Кризис аркасында шәһәрдә эш таба алмыйча, авылга күчеп киткән ир-атлар да бар. Хатыннары исә китәргә теләмәгән, нәтиҗәдә, аерылышканнар. Төрлесе бар.
– Гөлнур апа, кыз кеше буларак сорыйм әле, өйләнү максаты белән килгән ир-атлар булачак хатынына нинди таләпләр куя?
– Шушы хезмәтне оештыргач, үземне иң гаҗәпләндергән һәм еш очраучы таләп мондый булды: эчмәсен, тартмасын. Баксаң, хәзер кызларның күбесе өчен спиртлы эчемлекләр, тәмәке ул көндәлектән аерылгысыз, гадәти әйбер икән. Соңгы вакытта хатын-кызның намазлы булуын сораучылар артты. Ашарга пешерә белсен, чиста-пөхтә булсын…
– Хатын-кыз иргә нинди таләпләр куя?
– Аларның сораулары зур. Эчми, тартмый, машиналы, фатирлы, яхшы эшле – болары барлык анкеталарда да булган таләпләр дип әйтсәк тә була. Шулай ук күз төсенә, буй озынлыгына игътибар итүчеләр дә очрый. “Таза булмасын” дигән шарт куючылар да бар. Саран булмасын, ялган сөйләмәсен – монысы уртак таләп.
– Эш тәҗрибәгездә булган берәр кызыклы хәлне сөйләгез әле?
– Бер ир-ат танышасы килеп, анкета тутырды, таләпләрен аңлатты. Аңа туры килүче хатын-кыз да табылды. Очрашуга чакырдык. Ә ул болай диде: “Минем алай йөрергә вакытым юк, үзе өемә килсен, юл бәясен түлим”. Үзе чит районнан иде. Менә шулай хатын-кызның килгәнен көтеп ятучы ир-атлар да бар. Бер ир-ат исә икенче хатын табарга теләгән икән, ә безгә бу хакта әйтмәде. “Өйләнмәгән”, – дип кенә өздерде. Безгә мөрәҗәгать итүчеләр турында азмы-күпме мәгълүмат туплыйбыз бит инде, шул чакта аның инде гаиләле булуын белеп алдык.
Син таныштырып, алар бәхетле була икән: “Үземнән”, – бәхетсез икән – “Алар гына таныштырды”, – диләр. Шуңа күрә бар якны да исәпләп, җиде кат үлчәп кенә эшлибез, – дип тәмамлады сүзен Гөлнур ханым.
Бу реклама түгел. Ә бәлки, Яр Чаллы тирәсендә яшәүче ялгызларга үз парларын табу өчен бер мөмкинлек күрсәтү генә. Ахыр чиктә, парлы яшәүгә ни җитә?! Белешмәләр өчен телефон: 89625752040 яки 89372948246.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Аерылабыз… Бардыр сәбәпләре
Күптән түгел яшьлек елларында бергә укыган курсташым Тәнзиләне очраттым. Ул утыз елдан артык ЗАГС бүлегендә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Шуңа күрә гаилә хәлләре, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләшеп киттек. Сабакташым гаилә тормышының бәхетсез тәмамлануы, моннан 15 ел элек иреннән аерылуы турында әйтте.
– Ирем белән яратышып өйләнештек. Ике балабыз туды. Фәнис бик акыллы, сабыр кеше иде. 25 ел бергә җәннәттәгедәй яшәдек. Олы улыбыз Казанда төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган елны дискотекадан кайтканда автобус тукталышында бандитлар кулына эләгеп харап булды. Чәшке бүрегенә кызыгып, хулиганнар улыбызның башына суккан, үтергәннәр. Бүрекне алып, ерак китә алмаган үзләре: милиция эләктергән. Ул вәхшиләр тиешле җәзаны алды. Ләкин улыбыз юк бит инде. Бу коточкыч хәл безне нык тетрәндерде, какшатты, тормышыбыз яме китте. Кайгыдан дөньяда яшисе килмәгән чаклар булды, ләкин мин үземне кулга алдым. Ә Фәнис хәсрәткә биреште. Салгалый башлады. Эшеннән дә исереп кайтырга гадәтләнде. Әйткәнгә колак салмады, бер ел дигәндә, эчкечегә әйләнде. Дәваланырга теләмәде, эшеннән чыгардылар. Исереп кайтып, миңа бәйләнә. Улыбызның үлемендә мине гаепли. Имеш, бүрекне мин алып биргәнмен. Әйе, туган көненә бүләк иде ул. Шулай итеп, сүгенә, кул да күтәрә башлады. Түзәрлек калмады, аерылышырга карар кылдым. Үзем гомер буе диярлек парларны кавыштыргач, аерылышу процессын бик авыр кичердем. Ә Фәнис – исерек, гаиләбез таркалганга исе китмәде. Аерылышкач, тәмам эздән чыкты. Фатирның бер бүлмәсен аңа калдырган идем, бөтенләй кайтмый башлады. Бомжга әйләнде. Моннан ике ел элек үзара нәрсәдер бүлешә алмаган бомжлар Фәнисне башы белән канализация коесына ташлаган. Үзем җирләдем бичараны. Хәзер аерылышмасак, болай булмас иде, дип уйлап куям. Чыдар хәлем калмаган иде шул, язмыштыр инде.
Аннан Тәнзиләдән эш тәҗрибәсеннән чыгып, таркалган никахлар саны 40тан 57%ка артканын белдем. Ә эчүгә сабышуның үз сәбәпләре бар. Әйтик, гаиләдә хатын бәйләнчек, хезмәт хакы аз алганы өчен ирен туктаусыз битәрләп тора, яки аны аңламый, я гаилә тормышына бертөрле, күңелсез, хатыны ирен кызыксындырмый башлый икән, ирләр, гадәттә, “градуслы нәрсә” белән дуслаша. Хатын-кыз артык хакимлек ярата. Балалары, туганнары, дуслары алдында бертуктаусыз дәрәҗәсен төшерә торган булса да, ирләр кимсенеп эчә башларга мөмкин. Әлбәттә, бу һич кенә дә исерткеч эчемлекләрне яратучыны аклый һәм барлык очракта хатын-кызларны гаепли дигән сүз түгел. Чөнки эчкече ирен тормыш упкыныннан тартып алып, аны менә дигән кеше итеп тәрбияләүче хатыннар бар. “Ирне кеше иткән дә хатын, юкка чыгарган да хатын”, – дигән гыйбарә дөрестер инде. Гаилә таркалуга китергән икенче төп сәбәп итеп Тәнзилә хыянәтне атады. Хыянәт элек-электән никахны өзү өчен җитди сәбәп саналган. Алай гына да түгел, уйнаш кылу өчен төп мотив булган, ә дәгъваны бары тик рәнҗетелгән ир генә белдерә алган. Ә иреннән аерылуларын сорап мөрәҗәгать иткән хатыннарның язмышы кайчак бик аяныч тәмамланган. Мин дә беләм шундый бер мисалны.
Латифа белән Гафур 18 ел гомер кичереп, 4 бала үстерде. Икесе дә фермада эшләде, тормышта барысы да җитәрлек, гөрләшеп яшисе иде дә, ләкин беркөнне Латифага иренең хыянәт итүе турында ирештерәләр. Башта бу сүзләргә ышанмаган хатын тора-бара шикләнә башлый. Чыннан да, ире эшеннән соң кайта. Аннан төрле сәбәпләр табып, акланырга керешә. Соңга таба бер хезмәттәше Гафурны сөяркәсе белән кич белән терлекчеләр йортында очрашулары турында сөйләп, мескен хатынның болай да янган йөрәгенә ут өсти.
Шул кичне Латифа белән Гафур бу мәсьәләдә аңлаша. Ире хыянәт итүен кире какмый, гаебен таный. “Син суындың, бергә ятканда җансыз кебек тоеласың”, – дип, аклангандай итә.
Икенче көнне Латифа авыл Советына барып, аерылышу хакында сүз кузгата. Моның тәртипләре белән кызыксына. Бу эшнең бары суд, ЗАГС аша мөмкин икәнен әйтәләр. Латифа аерылышырга теләвен белдергәч, Гафур: “Дүрт балаң белән кая бармакчы буласың, бар”, – дип көлеп кенә куя.
Берничә көннән Латифа иренең хыянәт итүен үз күзләре белән күрергә теләп, караңгы төшкәч, аның эш урынына бара һәм күрә дә. Гафур ачуыннан нишләргә белми, сүгенә, кычкыра, хатынын кыйнарга тотына. Шулвакыт каравылчылар килеп чыгып, күзе тонган ирдән хатынны аралап ала.
Икенче көнне иртә таңнан: “Латифа фермадан кайтканда, күпердән егылып төшеп, суга батып үлгән”, – дигән хәбәр таралды. Ире һәм аның белән фермада эшләүчеләр яр читеннән хатынның үле гәүдәсен табып ала. Латифа судан чыгарга тырышып караган, күрәсең: яр читендә тырмашкан эзләр дә бар иде диләр.
Хатынын суга төртеп төшерүдә гаепләп, Гафурга җинаять эше дә ачалар. Ләкин судта гаебен дәлилли алмадылар. Ир: “Төнлә күпердән чыкканда үзе суга сикергән”, – дип акланып калды. Хәтта төне буе эзләп чыкканын да әйтә. Ә авыл халкы аңа ышанмады.
“10-15 еллар элек аерылышырга җыенган парлар: “Интим мөнәсәбәтләрдә гармония юк”, – дигән сәбәпне бөтенләй аңламыйлар иде”, – ди Тәнзилә. Ә хәзер аерылышучыларның 10%ы турыдан-туры җенси канәгатьсезлекне күрсәтә икән.
Исең китәр инде, элек тә аерылышырга сәбәпләр җитәрлек булгандыр. Әмма, ничектер, гаиләне саклап калганнар. Элек аерылышу – зур хурлык, нәселгә тап төшерү, туганнар ышанычын акламау булып санала иде шул. Ә хәзер бу, ачуым бер килмәгәе, гадәти хәлгә әверелде.
Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.
Күңел эзләреңне эзләде
Озак тордым. Көзге яңгыр булып
Түгелделәр җиргә хисләрем.
Еламадым, тик эзләде күңел
Үкси-үкси синең эзләрең.
Күкне сарып алган соры болыт,
Никтер, яшьләндерде күземне.
Эзләмәдем. Томан эчләрендә
Мин югалттым бугай үземне.
Саф тамчылар юды йөзләремне,
Тоям иренемдә көз тәмен.
Тынны кыскан бу тынлыкта өзелеп
Тавышыңны синең көтәмен.
Ләйсән ГАБДРАХМАНОВА.
Казан шәһәре.
Комментарии