- 15.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №40 (12 октябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
«Бәхет нәрсә ул?» – дигән сорауга, кеше уйлау сәләте бирелгәннән бирле җавап эзлидер. Мин дә эзлим һәм буталып беттем. Яраткан газетама үз серемне язсам, җиңелрәк булыр кебек. Чөнки мин аны башкаларга сөйли алмыйм. Аңлаучы булмас, хәтта иң якын кешеләрем дигәннәр дә, хәтта балаларым да… Гаепләрләр генә.
Яшьлектә яратышып өйләнештек. Ирем бик әйбәт иде. Кулыннан килмәгән эше юк. Хәтта, эшеннән иртәрәк кайтса да, ашарга пешерергә тотына иде. Ир хатыннарының ирләреннән зарлануын, ирләренең якын дуслары телевизор, сыра, диван булуын еш ишетәм. Ә минеке алай түгел. Иренмәс иде бернидән дә. Әмма минем бәхетемә дә күз тиде, ахры. Ирем эчүгә тартыла башлады. Үзебез дә гаепле инде. Бәйрәмнәр, компанияләр бик еш була. Дуслар безгә килә, без кунакка йөрибез. Күңелле яшәдек. Һәм шул күңелле тормыш иремне юлдан яздырды да. Тора-бара аек көннәре кимеде. Сәбәп белән дә, сәбәпсез дә эчә. Кунакларга йөрүләр тукталды, безгә дә килмиләр хәзер. Чөнки безнеке эчә белми, тавыш чыгара. Лыгыр була да куя. Шулай упкынга тәгәри торгач, эшеннән кудылар. Инде хәзер мин тапканны гына ашап-эчеп ятасы. Кая китте минем элекке һәр эштә булышучы ирем. Әйбәтләп әйтү дә, ныклап әйтү дә булышмады. Әле бит 2 балабыз үсеп килә. Өйдәге тормышны хәзер тавыш-гаугасыз күз алдына да китереп булмый. Тәмам алҗыдым мин бу тормыштан. Аптырагач, аерылырга булдым. Фатирны бүлдек. Кайчандыр яратышып өйләнгән, һәр эштә булышкан ирем өчен мин хәзер – кан дошман. Үзенең тормыш төбенә тәгәрәвендә дә мине гаепли. Мин хыянәт иткәнмен, янәсе. Ул белеп торган барын да. Андый хәлнең булганы да юк иде, юкса. Көнләшә иде анысы. Бәлкем, шул көнләшүе аркасында, чынлап та, ачу итеп, упкынга тәгәрәгәндер, әмма бу бит тормыш итү юлы түгел.
Аның бүлмәсендә үзе кебек бомжлар җыелып ята башлады. Сүгенүләренә дә игътибар итмичә, барып җыештырып, ашарына ярдәм итеп кайта идек.
Бәхетнең ни икәнен беләсе килә бит. Ялгызлык ардырды. Мине димләделәр бер кешегә. Әйбәт күренә, бераз танышып-очрашкалап йөргәч, балалар да каршы килмәгәч, никах укыттык та, бергә яши башладык. Мин мондый да була ала икән ир, дип гаҗәпләнәм бүген. Эчми, тартмый, тәртипле, барын да эшли. Итагатьле. Балалар белән дә бик тиз уртак тел тапты. Күрше-күлән дә, туган-тумача да сокланып туя алмый. Минем икенче тормышым башланды кебек. Әмма минем эчемдә күмер яна. Ни генә эшләсә дә, беренче ирем белән чагыштырам. Һәм бар да беренче ирем файдасына. Белеп, күреп тә торам, әдәплелек ягыннан да, монысын беркем уздырмас… Минем белән кавышканчы, ул хатын-кыздан тәмам гайрәте чигеп, гомерен ялгызлыкта үткәрмәкче булган. Хатыны читкә йөргән, моны санламаган. Балаларын да моңа каршы котырткан гел. Кеше янында да, үзе генә калгач та, гел аны хурлаган. Нәтиҗәдә, өс киемнәрен чемоданга тутырган да чыгып киткән тулай торакка. Дөрес, хәзер хатыны шалтырата, гафу үтенә. Әмма монысы ул якка борылып та карамый. Балалары белән аралаша алмаганга гына йөрәге әрни. Шул йөрәк януына дәваны минем балалар янында тапты булса кирәк.
Кеше – михнәткә түзә, рәхәткә чыдый алмый, диләр бит. Шулай ахыры. Менә мин дә шул рәхәткә чыдый алмыйм. Инде Аллаһы күпсенә күрмәсен.
Шушы араларда беренче ирем үлеп китте. Дөресрәге, гәүдәсен тапканнарын хәбәр иттеләр. Урамнан табып алып, бар шартын китереп җирләдек. Һәм миңа тагын да авыр булып калды. Юкса, котылды, сез дә тынычланып калырсыз, диделәр… Ә мин аны юксынам, сагынам. Үземне гаеплим. Вакытында чарасын күргән, кара-каршы утырып барын да уртага салып сөйләшкән, аны аңларга тырышкан булсам, талашырга гына тормасам, аны борчыган сорауларына җавапны бергәләп эзләгән булсак, безнең тормыш башкача киткән булыр иде, бәлкем. Көнләшкән икән, миңа намуслы булуымны исбатларга кирәк булгандыр. Киресенчә, үч итеп җәнҗалга керергә түгел. Көнләшкән икән, димәк яраткан… Аерылышкан вакытта, миңа бер шанс бир, дип ялынып карады бит ул. Ә мин, кире беткән, ризалашмадым, ышанмадым. Бәлкем, төзәлгән дә булыр иде.
Гафу ит мине, сөеклем! Мин сине догадан калдырмам!..
Сүз башым бәхетнең ниндилеген аңлау турында иде бит. Мин иреклеме соң? Шул иремә яңа ирем ишетерлек итеп дога да кыла алмагач. Җеназа вакытында да чабып йөргәнемә көнләште. Син аны яратасың. Син аны гомумән, җирләргә тиеш түгел, туганнары бурычы ул, сез аерылган, – диде. Шул сүзләре белән дә күңелемне тырнады. Соңыннан гафу үтенде үзе.
Яратам, тик ул бит инде бүген юк. Ул мәрхүм. Нишлим соң? Җанымның яртысын алып киткәч… Бомж хәлендә булса да, кирәк булган икән. Ул бөтенләйгә киткәч кенә аңладым. Юк, әйтеп карадым, бомжлыкка чыккач та, эчмә, дидем. Тик ул, эчәм, үлгәнче эчәм, үч итеп эчәм, диде шул. Кемгә үч итте, ник аңлашмадык? Менә бүген бу сораулар җавапсыз. Димәк, бәхетнең ниндилеген дә беркем дә тасвирлап бирә алмас. Мин аны белмим…
Исемем Рамилә. Яр Чаллы шәһәре.
«Пар алма» газетасыннан (сентябрь саны). Язылу индексы 16880.

Комментарии