Сынаулар бәхет алып килде

Адәм баласы туганнан башлап, гомеренең соңгы көннәренчә язмыш сынаулары белән көрәшә. Гүзәлиянең тормыш юлы да сикәлтәсез булмый. Мәктәпне тәмамлагач, язмыш җилләре аны Казанга алып килә. Анда эшкә урнаша, тулай торакта яхшы гына кызлар белән яши. Көннәре эштә үтсә, кичләрен ял паркларында, кино-театрларга йөреп уздыралар. Шундый кичләрнең берсендә Гүзәлия мәхәббәтен, гомерлек юлдашын очрата.

Ул хәрби кеше. Исеме Риф. Сүз аша сүз чыгып, яшьләр тиз генә танышып өлгерә. Егет үзе хакында сөйли, тиздән укуын тәмамлап, Казанда хезмәт итәчәге турында әйтә. Хыялларын да чишә. “Өйләнер өчен нәкъ менә синең кебек кызны эзләдем”, – ди. Алар танышкан көнне парк буйлап бик озак йөри. Бер-берсен күптән белгән кебек эчкерсез сөйләшәләр.

Андый кичләр бик күп кабатлана. Ике арада мәхәббәт җепләре сузыла. Риф Гүзәлиягә үзенә тормышка чыгарга тәкъдим ясагач, кыз берара икеләнеп тора. Аның бит югары белеме дә юк. Риф – дәрәҗәгә ирешкән офицер. Аның хатыны булу куркыта иде кызны. Ә егет аның бу икеләнүләренә каршы:

– Синең миңа белемең түгел, үзең кирәк. Минем өчен яхшы – хатын, балаларым өчен үрнәк әни булырсың, аларга тәрбия бирерсең. Ә иң мөһиме, мин сине яратам, кешеләр сокланырлык ныклы корырбыз, – дип кызны ризалаштыра.

Күп тә үтми, алар өйләнешеп тормыш та корып җибәрә. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре – кызлары белән уллары дөньяга аваз сала.

Дөрестән дә, тормышлары матур иде аларның. Гүзәлия бар игътибарын балалар тәрбияләүгә бирде. Кирәк әйбергә гаилә бервакытта да кытлык кичермәде. Еллар шулай үтә торды, балалар да үсеп буйга җитте. Риф үз эше буенча Мәскәүгә китеп торырга тиеш булды. Бу вакытларда ир белән хатын арасы суынгандай төсле иде. Мәскәү юллары ешая. “Ярый, эше шундый бит”,– дип, Гүзәлия моңа игътибар бирмәскә тырышса да, көннәрнең берсендә шалтыраган телефон аны һуштан яздыра. Шалтырату Мәскәүдән. Телефонның теге ягында бала тавышы ишетелә.

– Исәнмесез, әтине мөмкинме? Бу аның улы Олег, – ди ул.

– Сез ялгыш эләктегез, – дигәч тә:

– Юк, ялгышмадым, әтиемнең исеме Риф. Ул Мәскәүгә килгәч, гел бездә тора…

Бу сүзләр Гүзәлиягә яшен суккандай тәэсир итә. Аның ире ничек шулай эшли алган? Ул калтыранган куллары белән иренең эш номерын җыя, ә анда аңа: “Ирегез ашыгыч рәвештә Мәскәүгә китәргә мәҗбүр булды – аңа телеграмма килде”, – диләр. Димәк, бар да дөрес. Аның Мәскәүдә хатыны, баласы бар. Бу яңалыкны аның йөрәге һич кенә дә кабул итә алмый иде. Риф өенә бер атнадан соң гына кайтып керә. Ул үзе генә түгел, янәшәсендә кечкенә генә малай да бар. Йөзе бик борчулы, агарынган. Сүзне ничек башларга да белмичә, ишек катында шактый басып тора ул.

– Гүзәлия, минем синең алда гаебем зур. Кичерә алсаң, кичер, зинһар. Мин бик авыр хәлдә хәзер. Син аңларга тырышсаң иде. Әгәр мине һәм улымны кире каксаң, тормышыңнан китәрмен. Мин Мәскәүдә командировкада чакта бер хатында тордым. Исеме Надя иде. Ул күптән түгел операциядән соң вафат булды, ә бу безнең уртак улыбыз. Мин аны тәрбияләп үстерергә тиешмен. Ул да минем балам бит.

Хатын бик озак уйлана, иренең гаебе бик зур булса да, баланың бер гөнаһысы да юк бит. Гүзәлия малайны бик кызгана. Ирен кичерә, ә аның улы Олегны үз гаиләсенә кабул итә.

Күп еллар үтте. Балалар һәркайсы үсеп, төрлесе төрле якка таралышып, үз ояларын корды. Гүзәлия Рифның ялгыш адымын гафу итеп, үз гаиләсен генә саклап калмады, яраткан өч баласы алдында хөрмәткә ия булды. Һәр ел саен әби белән бабайны сөендереп, төп йортка балалары, оныклары кайта. Ана өчен аннан да олырак бәхет була аламы икән?!

Р.S. Язманы язып бетергәндә, Гүзәлия үзе килеп керде. Мин кабат бу тарихны искә төшердем. “Тормышны саклау хатын-кыздан тора”, – дип, сүзен төгәлләде ул. Ә мин, үз чиратымда, картлык көннәренә хәерле гомер теләдем.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

шәһәре.

Ирләр кирәк

Сугыш кырында калдылар

Әй, әрни йөрәк.

Бу дөньяда нишләсәң дә,

Гел ирләр кирәк.

Вафат булсаң, кабер казырга

Һай, ирләр кирәк.

Утың сүнсә баганада,

Тагын ир кирәк.

Гаиләдә ирең булса

Олы терәк.

Әти кеше өйдә булса.

Өй ямьлерәк.

Чүкеч тоткан хатын-кызлар

Булсын сирәк.

Туры итеп кагар өчен

Ирләр кирәк.

Әти-әни тату булса,

Бала бәхетлерәк.

Бу дөньяда ни эшләсәң дә,

Ирләр кирәк.

Халидә ХӘКИМОВА,

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Комментарии