Кычкырыш

– Син нәрсә, анаңны шулай итим, нигә миңа егерме беренче елгы ач күзләрең белән карыйсың?! Әллә аны мин алган дип уйлыйсыңмы? Иң элек син үзең карак. Бөтен нәселегез белән караклар. Әле минем әби сөйли, синең әбиең сугыш вакытында ыштан бөрмәсенә кыстырып арыш урлап кайтканда колхоз рәисе Чулак Сәхип тотып ыштан төбен актаргач, суд булып өч ел төрмәдә утырып чыккан ич. Ә син үзеңне фәрештә дип белдеңме? Хатының көн саен чиләк белән тутырып фураж онын урлап кайтмый дисеңме? Кайта, ничек кенә кайта әле. Ә ул хәрәм он белән син ел саен бер үгез симертеп суеп сатасың. Сыерыгыз алдыннан колхоз печәне өзелеп тормый. Узган ел син басудан кайткан печәнеңне өеңә дә кертмичә Бүтәкә Нәгыймәсенә саттың бит. Акчасына атна буена эчеп йөрдең. Шул вакытта инде, силос чокырына егылып төшеп, көчкә табып алдылар. Ничә көн эшкә чыга алмадың. Син мөртәт өчен миңа эшләп йөрергә туры килде. Шуның өчен дә мәгәричен куймадың, аңгыра сарык. Нәрсә, әйтергә сүзең юкмы? Булмас шул. Дөрес сүзгә җавап юк диләрме? Аңа син кагылмый, кем кул сузсын. Аның урынын синнән башка кеше каян белсен. Моннан соң синең якка карап төкермим дә, тиле бәрән орлыгы ашаган нәрсә.
– Ярар, ярар, җитте. Танавыңны бик күтәрмә. Син дә күктән төшкән фәрештә түгел. Әйтсәң, исең китәр, әйтерсең, сөттән ак, судан пакъ. Беләсең килсә, синен бабаең Козгын Камалины да, егерме беренче елны Бәрәңге базарына баргач, урыс Илләтендә сарык урлап, муенына бау тагып урам буйлап йөрткәннәр ич. Ай-һай син чәлдермисең инде колхозныкын. Энем син аны Мәнди анасы Гөләп җиңгигә сөйлә яме. Кышның кыш буена чокырдагы силосны бакча артыннан чанага төяп кем шудыра. Син түгелме? Аяк астында аркылы яткан бернәрсәне дә эләктермичә калмыйсың. Буйлы ятканына да синнән тынгылык юк. Күзләреңне агартып миңа кычкырма, Алатыр козгыны шикелле. Әйтерсең, мин алган. Күрдеңме? Син үзең алмыйча, кем алсын. Я, әйт!
Фермада ат җигеп эшләүче ике күрше Илфир белән Илдар, кичә ләх булганчы эчкәннән соң, шешә төбендә калган бер чәркә аракыны иске салам эскертләренең кайсысының төбенә яшергәннәрен хәтерләмичә, бер-берсеннән шикләнеп кычкырышалар иде.
Гомәр ШАКИРОВ.
Әтнә районы, Иске Җогып авылы.

Комментарии