Аерылышыргамы?

Татарстанда аерылышучы парларны тикшергәннән соң, таркалуның төп өч сәбәбен билгеләгәннәр. Беренче чиратта психологик конфликтлар, ир белән хатынның бер-берсен аңламавы сәбәп булып тора (40%). Икенче урында (30%) – матди кыенлыклар, яшәү шартларының кысан булуы. Шулай ук күпчелек пар хыянәт нәтиҗәсендә аерылышырга карар кыла. Шунысы кызыклы: дөньякүләм статистика күрсәткәнчә, аерылышуларның 80%нда инициатор булып тора икән.

Күптән түгел бер мәҗлестә бик кызыклы һәм матур пар белән танышырга туры килде. Беренче карашка – бәхет йөзләренә чыккан, гел елмаеп кына тора, икесе дә шундый сөйкемле. Ә чынлыкта, барысы да киресенчә булып чыкты…

Тимур һәм Алияне (исемнәр үзгәртелде) бәйрәм башында ук күреп алдым, бар кешенең игътибарын җәлеп итәрлек пар шул. Өстәлдә алар белән кара-каршы туры килгәч, сөенеп куйдым.

Чая Алия һәм тыныч Тимур. Өстәлдә матур утыралар, тәнәфесләрдә икәүләшеп шаяралар, бик аралашучан да булып чыктылар, тәмам дуслашып беттек. Бер мизгелдә, ни өчендер, Тимурның назлы карашларына Алия тиешенчә җавап бирми сыман тоелып китте. Тик мәхәббәтемне яуларга өлгергән пар турында шигемне зурга җибәрмәскә булдым.

Хатын-кызның алтынчы хисе алдатмый диләр, дөрес икән! Мәҗлес шулай шаулап-гөрләп, күңелле генә узып китте. Икенче көнне үк, алдан сөйләшенгәнчә, Алия мине интернет челтәрендә бер аралашу сайтында эзләп тапты. Иң беренче хат мондый эчтәлектә иде: “Ул киемнәрен җыеп, өенә кайтып китте!”. Бу хаттан соң уйга калдым. Бар кунаклар сокланып караган пар чынлыкта аерылу дәрәҗәсенә җиткән булган инде. Туганнарын борчуга салмас өчен генә, мәҗлескә бергә килгәннәр…

Алия – шәһәр кызы, Тимур авыл җиреннән. Алар икесе өчен дә авыр вакытта кавышкан, егет – студент, ә кыз әле яңа гына укуын тәмамлап, эшкә урнашып йөри. Сер түгел, яшьли өйләнешүчеләр, гадәттә, уртак балалары булыр алдыннан гаилә кора. Ә бу гаилә инде ике ел бергә, балалары әлегә юк.

– Миңа авыр минутларда ул янда иде, терәк кирәк булган өчен кияүгә чыктым бугай. Әллә-ни сайланмадым да. Мин эшләдем, ул укыды. Ничек булса да калада фатир алачакмын, дип максат куйдым. Шул хакта гына уйладым һәм тырыштым. Фатирлы булгач кына, күзләрем ачыла башлады бугай, тормыштан тәм табып яшисе килә башлады. Шул вакытта гына иремнең ике ел буе минем акчага яшәп ятуын аңладым. Тимур быел диплом алды, эшли башлар дип көттем, ике ай буе эш таба алмады. Чыгырдан чыктым. “Бер атна эчендә эш тапмасаң, минем йорттан чыгып кит”, – дидем. Ул эш тапмады, менә бүген киемнәрен җыеп, әти-әнисе янына, өенә кайтып китте, – ди Алия.

Әнә шулай, хатыны хисабына көн күрүче ирен Алия куып чыгарган. Барысына да үз көче, хәләл хезмәте белән ирешүче кыз Тимурның эшсез ятуына чыдый алмаган. Югыйсә араларында мәхәббәт тә әле сүнмәгән сыман.

Акча дигәннәре җир йөзендәге иң гүзәл хисләрне һәм сыйфатларны да үтерергә мөмкин икән. Матди дәрәҗәләре төрле булу аркасында бүген Тимур үз районында эшләп йөри, ә Алия исә ике бүлмәле фатирында бер ялгызы. Университет тәмамлаган Тимурны тиздән армиягә алып китәчәкләр. Алия көрсенеп: “Бер ел йөреп кайтсын башта, законлы рәвештә аерылышмый торырга булдым. Бәлки, шушы бер ел эчендә мин ансыз яши алмаячагымны аңлармын”, – ди.

Статистик мәгълүматлар буенча ел саен Татарстанда 30 мең гаилә теркәлсә, аерылышучылар саны 15 меңне тәшкил итә. Һәр икенче гаилә аерылыша дигән сүз бу! Ни өчен берәүләр гомер буе тату яши, икенчеләр бер түбә астында бер-ике ел да яши алмый?! Соңгыларның җавабы бер – характерлар туры килми! Бу сүзләр өлешчә хак, әлбәттә. Хатын-кызның ир-атка караганда күбрәк акча эшләве матди яктан тәэмин ителгән булуы да күп очракта аерылышуга сәбәп булып тора. Психологлар фикеренчә, бу вакытта хатын-кыз ир-атны үзенә тиң санамый башлап, аны төрлечә кимсетә. Язма башында телгә алынган Алия белән Тимур гаиләсе моңа мисал булып тора сыман.

Алда бу гаилә белән ни булыр?! Шунысы күңелгә азрак җылы өсти: дәүләтнең кечкенә генә тотнагы булган Алия белән Тимур әле законлы рәвештә аерылышмаган. Киләчәктә алар дәүләт өчен генә пар булмыйча, бер-берсен аңлап, сабыйлар үстереп яшәсен иде. Ни дисәң дә, матур пар!

Рәфилә САЛИХОВА

Көз җитте дип сүрелмә

Көзге кояш, җылытырга тырышып,

Җиргә нурларыңны сибәсең.

Җылыларның җәйләрдә калганын

Син үзең дә беләм, сизәсең.

Җәйге кояш белән парлап теккән

Күлмәкләрне инде салдырдың.

Озын көннәр, кыска төннәрдән дә

Хатирәләр генә калдырдың.

Көзге кояш, синең гаебең юк

Табигатьнең үз кануннары.

Көзләр җитте дип кенә сүрелми

Гашыйкларның да янулары.

Көзләр җитте дип кенә күңелләр

Серләшүдән туктап калмыйлар.

Сөю гөлләренең орлыкларын

Язын чәчәр өчен барлыйлар.

Люция АБЛЕЕВА

Комментарии