Кайсы хатын башына җитте?

Илгизә ирен ташлап, улы белән әниләре янына кайткан, дигән хәбәр авылда бик тиз таралды. Мөнирнең йөрәге «жу» итеп куйды. Әллә язмыш аңа алды белән борылды инде! Кем белгән бит. Ничә тапкыр димләп тә карадылар үзен, бик уңган булган хатыннар иде дә бит. Юк, йөрәк тартмады, әйтерсең лә, ул үз кешесен көтте. Көтте шул, Илгизәне яшь чактан ук ошатып йөрде Мөнир, тик сукмаклары гына аерылды аларның. Илгизә мәктәпне тәмамлагач калага китте, укыды, эшләде, шунда булачак ире белән танышып, бөтенләй еракка китеп тә барды. Тик уңмады аның гаилә тормышы. Ә Мөнир нигәдер өйләнмәде дә, әнисе белән яшәп, ферма юлын таптады, өен яңартты, машина алды. Югыйсә, уңган-булган егет… Күрәсең, үз пары аны кайдадыр бөтенләй башка җирдә эзлидер.

Мөнир бу көннәрдә бөтенләй үзгәрде: чиста-пөхтә киенеп, кырынып, ислемайлар сибеп чыгып китә. Әни йөрәге сизә: Илгизә кайткан бәхеттән шулай кылана аның малае. Әйдә, кылансын, бәлки, Ходай кушып, киленле булып куяр Рәшидә карчык. Өйдә хәзер яшьләр кулы кирәк шул. Илгизәне Рәшидә карчык та үз итә, кечкенәдән белә бит ул аны. Улы да бар диләр, ярый, анысы бигрәк әйбәт, балалы йортта гайбәтләргә урын юк, диләр бит. Ходайның «амин» дигән сәгатенә генә туры килсен.

Мөнир Илгизә янына килгәли башлады. Каршылык тоймаганга, очрашулар ешайды. Бергә фермада да эшләделәр, Илгизә сыер сауды, Мөнире бригадир вазыйфасын башкарды. Тормыш җайлана барды шикелле. Илгизә дә онытылып, вакытны Мөнир белән бергә уздырды. Тик озакка сузылмады аларның бәхетле мизгелләре. Илгизә кабаттан калага китүе хакында сөйләнде. Мөниргә бу аяз көнне яшен суккандай булды. Ничек инде ул әнисен ялгыз калдырып китсен, ди? Җитмәсә, эше дә кара түгел бит, Илгизә монда калса, аны да урнаштырырга була… Нигә соң калага китәргә кирәк? Бу сорау Мөниргә тынгылык бирмәде. Башы чатный, кайный. Ирнең ачуы килә, икегә ярыла алмый бит инде ул? Күпме ялынса да Илгизә аны тыңламады. Китте.

Илгизә киткән көнне үк эчте Мөнир, күрше авылга барып төн үткәрде. Аннары тагын, тагын… Эш ташланды, өй онытылды. Сөйгәне табылды. Ул хатын хәтта Мөнирнең өенә хәтле килде, имеш, ул монда торачак хәзер, өй аныкы булачак. Рәшидә карчыкмы? Аны инде, әлбәттә, картлар йортына озатасы икән. Ләкин Рәшидә карчык нык торды, бу эшкә юл бирмәде. Теге хатын китте, эзе суынды. Ләкин Мөнире генә көннән-көн сула башлады. Урамда аның күп очракта үз-үзе белән сөйләшеп басып торганын күрәләр иде. Саташты ул. Акылдан язды дигән хәбәр дә авылны тетрәндерде. Бер нәрсәдә дә кайгысы юк: аның хәзер үз дөньясы, имеш, ул өйләнгән, балалар үстерә.

Авылдашлар жәлли иде аны. Мескен, уңмады шул тормыштан, бәхете булмады. Теге хатын гына башына җитте дип сөйләнделәр. Кайсысы турында әйткәннәрдер…

Регина ХӘНИПОВА.

Кайсы хатын башына җитте?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии