- 19.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №15 (16 апрель)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
– Берәр фотокарточкаң юкмы? – диде аңа керәшен әбисе, 13нче номерлы өстәлдә кара-каршы утырып ашаганда.
– Юк, нигә соң ул? – диеп соравына сорау белән җавап кайтарды да, нигәдер елмаеп куйды Галия.
– Бигрәк чибәр бит син, кәефемне күтәрер өчен синең фотокарточкаңны алып карар идем, бу шимбәгә кайтып китәм бит инде, – диде әби ял йортында. Галия әллә нидән кызарып куйды да, елмаеп әбигә рәхмәт әйтте.
Тәмле итеп әбәд ашаганнан соң, һәркем үз юлы белән дәвалану үзәгенә киттеләр. Исемен дә белми ул әбинең, нигәдер яхшы күңелле кешегә охшатты аны Галия.
Әби, авырлы ике хатын һәм Галия бер өстәлдә көнгә өч тапкыр тәмләп ризыкланыр өчен очраша башладылар. Әби белән очрашкан саен озаклап сөйләшә торган булып киттеләр, сүзләре дә килеште. Әбинең дә башыннан ниләр генә үтмәгән икән: әнисе кушуы буенча, яратмыйча кияүгә чыккан, бер кыз бала табып баш очында йодрык уйнаткан ир белән әнисе фани дөньядан киткәнче «яшим» диеп интеккән. Әнисен җирләгәч кенә ул иреннән аерылган. Ир рәхәт тормышта яшәгән шул. Мең михнәтнең бер рәхәте була дигәннәр бит, борынгылар. Аерылган ир вакытлар үткәч, кире дә кайткан, ә кызы «минем әниемне син тилмертеп яшәттең», – диеп кире борган.
Кызы әнисен монда – ял йортына алып килгән, ике көнгә бер хәлен белеп, сагынуын басып китә икән. Күз яшьләрен сөртә-сөртә кызына рәхмәт укый ул.
Әби киткәч, аның урынына 13нче өстәлгә, ак чәчле 60-65 яшьләр тирәсендәге бер абзый килеп утырды. Иң беренче көннән ул Галиядән күзен дә алмый, ашавын да ашамый, сөйләшми дә. Әнә шулай иртәнге, кичке ашлар үткәч – ни үзе, ни Галия аңлый алмый торган сүзләр тезеп беренче җөмләсен әйтте бу абзаң: «Син… Мин… Сез… Мәскәү… пар ди…» Күрәсең, бу абзаң Галиягә бер күрүдә гашыйк булган да, ашавын – эчүен, йоклавын онытып, телсез дә калган. Бер номерда торучы Мәскәүдән килгән ял итүчеләр бу абзаңа Галияне димләп тә куйганнар. Шулай кич, дискозалда 80нче еллар дискотекасында абзагызга җан керә һәм Галияне биергә чакыра. Галия үзен ничек тотарга белми, сүз дә әйттерми бу абзый. «Яратам. Менә бер номерда торучы мәскәүлеләр пар килгәнсез, диеп әйтте. Сезнең зәңгәр сөрмәле күзләрегез эчендә баттым, һаман үземне эзләп таба алмыйм әле, дулкын-дулкын чәчләрегезгә кереп адаштым, чыгасым да килми, сезнең елмаюыгыз… сезнең тавышыгыз… сезнең гүзәллегегез… сезнең… сезнең… сезнең…»
Икенче көнне ишек кактылар. Үз хисләренә чумылып, каләм тибрәтеп утыручы Галия сискәнеп ишек ачты, чөнки ул 211нче номерда 5 көн үзе генә тора, буш вакытта үз шөгылен табып юана иде. Ишектә ак чәчле абзаң:
– Бер генә соравым бар!
– Рәхим итегез!
– Мин сезгә ошамыйм мәллә?
Галия зәңгәр күзләрен тутырып абзыйга текәлеп алды да, керфекләрен түбән төшерде.
– Нигә алай дисез, кешеләр бер-берсен хөрмәт итәргә тиешләр, мин дә сезгә хөрмәт белән карыйм.
– Мине оста куллы диләр, мин умартачы, тегү машиналары да төзәтәм, рамнар да ясыйм. Эчмим, тартмыйм. Мин сезне үземнеке дигән идем диде дә сулкылдап, күз яшьләрен сөртте дә, сикереп торып, сезне бер генә тапкыр үбим әле дип, кулын сузып килә дә башлады. Галия үз күзенә үзе ышанмыйча, аптырап калды, аннан сикереп торды да, урындык башыннан сөлгене тартып алып йөзен яшерде.
– Ярый, ярый, аңладым, мин сезгә ошамыйм, көчләп яраттырып булмый, – шуннан соң икесе дә тын да алмый бераз утырдылар. Абзаң тагын ниндидер уен башкарырга уйлап утырса, Галия дә тагын нәрсә майтарыр икән бу бабай, диеп энә очында утырган күк, йөгереп чыгып китәргә әзер иде.
– Фотокарточкагызны бирегез әле! – диде абзаң. Галия ничек кирәк алай фотокарточканың юклыгын әйтеп, аны ишектән озату ягын карады.
Аны озаткач, тынычланыйм бераз, – диеп су йотканда, тагын ишек шакыдылар. Сак кына ишекне барып ачса, күрше бүлмәдәге бер апа: «Гафу итегез, сезгә әйттеләрме әле, сез гел кояш төсле, үзегезгә тартып торасыз, мөмкин булса, фотокарточкагызны бирегез әле. Кайткач, дусларыма сезнең белән мактаныр идем». Галия бу ханымнан да тизрәк котылу ягын карап, итагатьле генә саубуллашты.
Инде кичке аш җитте. 13нче өстәлдәге ак башлы абзаң икенче өстәлгә күчеп утырган иде. Галия иркен сулап, яшелчәләрдән генә заказ бирелгән тәмле ризыкларын ашап, Илаһысына шөкер итеп, ике кулын күтәреп, хисләнеп дога кылды.
Урыныннан кузгалып чыгар ишеккә таба бара башлагач, бассейнда бергә су коенган ханым, үз итеп, бармак селкеп кенә аны чакырып алды. 9нчы өстәлдә утыручылар бар да Галиягә текәлгән. Ә бу ханым аннан кич сәгать җидедә нинди концерт буласын ачыклагач, аның бару-бармавы белән кызыксынды. «Мин үзебезнең мәдәният йорты җитәкчесенә Мамадышның матур җырчысы белән бергә ял итәм, дигәч, ул сезне фотога төшереп алып кайтуымны үтенде. Мин сезне кич ДКда фотога төшерәм, килми калмагыз яме», – диде. Галия елмаерга тырышып, ашханәдән чыгып китте.
Бу нинди фотокарточка булды соң инде, бар да Галиядән фото сорый, әллә сөйләшенгәннәр инде, дигән уйлар белән кичке концертка әзерләнә башлады ул.
Гөлнур ВАСЫЙЛОВА.
Мамадыш шәһәре.
Комментарии