- 19.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №28 (17 июль)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Сания апаның «Шундый киленнәр зарландыра» (№24, 19 июнь, 2013) исемле язмасы, мине күктән җиргә төшерде. Үз-үземә кат-кат сорау биреп, җавап эзли-эзли укыдым мин ул язманы. Һәм, иң элек, Сания апа, мин сезгә рәхмәт әйтәм! Күпләргә сабак булырлык, тагын бер кат ныклап уйланырлык итеп язылган хезмәтегез өчен, ЗУР РӘХМӘТ!!!
Кыз чагымда: «Килен кеше – ким кеше, тигәнәккә тиң кеше», – дип әйтелгән сүзләрне ишеткәнем бар иде. Бу сүзләрнең хаклыгына күптән түгел төшендем. Кияүгә чыкканыма берничә ел гына булса да, каенанам белән килешә алмыйбыз. Сәбәбе гади: ул безнең (ягъни ирем белән минем) әйбәт, мул яшәвебездән көнләшә. Дөресрәге, Сания апа язганча, гомер буе тәрбия кылган малаен, үзе дә аңламыйча көнләп, безгә тынычлап яшәргә ирек бирми.
…Без шәһәрдә яшибез, әти-әниләребез – авыл кешеләре. Ял, бәйрәм вакытларында авылга, әти-әни янына кайтып йөрибез. Элегрәк атна саен кайта идек тә, хәзер алай кайтуны кирәк дип тапмыйм. Чөнки каенаналарга кайтып килгән саен, өйдә тавыш-гауга булмыйча калмый. Ул, мин ишетмәгәндә, иремне миңа каршы котыртып җибәрә. Берсендә, ялгыш кына, аларның сөйләшкәнен ишетергә туры килде. Кичкә таба, мунчага бала киемнәрен юарга киттем, тик су килмәү сәбәпле, тиз кайтырга туры килде. Менә шунда ишеттем инде мин барысын да. Имеш, мин аларга кайткач эшләргә атлыгып тормыйм, кыска күлмәк киеп йөрим, мине күршеләр күреп тора, гел үз әниемә генә кайтып эшлим икән… Әле монысы чүп кенә булган.
Тора-бара каенанам бөтен тормышыбызны тикшерә-өйрәтә башлады: мин күпме хезмәт хакы алам, телефоннан кемнәр белән сөйләшәм, янчыгымда күпме акчам бар… Аңа берсен дә белми калырга ярамады. Иң шаккаттырганы шул булды: үз әниемнең дә минем кәшилүкне ачып акчамны санаганы булмады, ә каенанам барысына да җитеште. Бигрәк тә, минем матур киенеп йөрүем аның ачуын чыгарды. Бәрәр матур кием киеп кайтсам, инде икенче кайтышка үзендә дә, кызында да шундый ук фасонлы кием күреп исем китә иде. Мин берәр кыйбатлы косметика алсам да, аңа нәкъ менә шундые кирәк.
Җитмәсә, кызының бәхетсез тормышын безнеке белән чагыштырып, ул гел безнең гаиләне аера бирә. Мин күрми дип уйлап, качыра-качыра, кызының балаларына тәм-том тутыра, тавык кыздырса, бот итләре, тәмле җире дә аларга гына. Чәй ясаганда да, үзләренә зур бокалларга ясаса, миңа кечкенә чокыр утырып кала. Ишек төбендә аяк киемнәребез калса, малаеныкын кертеп куя, балам белән минеке урамда «төн чыга»…
Бер кышта үзендә кунаклар җыйды бу. Кунак дисәң, хәтер калыр: алар туганнар, дус-иш белән аралашып яшәми. Гел кешедән гаеп табып, борын чөеп йөргәнгәме, аларны бик яратып та бетермиләр, ахры. Шул килгән кешеләр белән ашап-эчеп, сөйләшеп, үзләре үк кунак булып утырдылар, ә мин хезмәтче ролен үтәдем. Әзерләдем, ташыдым, юдым… Ә үз кызы ник бер тәлинкә юсын! Әле шуннан соң да мине әнигә: «Кызың кунак булып китте», – дип сөйләп утырган.
… Җәй җитсә, безнең гаиләдә тавыш бигрәк тә еш кабатлана. Чөнки аларның гаилә законнары буенча, килен дә, кияү дә аларга гына кайтып эшләргә тиеш. Кайчакларда шулхәтле ачуым килә: үз әниемнәрдән итен, бәрәңгесен, яшелчәсен, җиләк-җимешен төяп китәбез, ә эшләргә каенанага кайтырга кирәк! Хәер, каенана да безгә бәрәңге бирә икән: елына – ике чиләк! Ачу чыкканда иремә: «Сиңа хатын түгел, әниеңә хезмәтче кирәк булган», – дип тә зарланам. Ял җиттеме, аларга эш эшләргә кайтырга кирәк. Әйе аңлыйм: алар безне үстерде, без аларга булышырга бурычлы. Тик гел каенана эше генә димәгән бит инде. Безнең дә үз тормышыбыз бар. Эш атнасы эш белән үтә, ял җитсә – авылга чабасың… Кайчакта, урамда, гаиләләре белән ял итеп йөрүчеләрне күреп, кызыгып калам.
Әле каенанам җае чыккан саен мине әнигә сөйләп ята. Имеш, мин аларда бик эшләргә атлыгып тормыйм икән. Дөресен әйтәм: әйе, тормыйм! Эшләр идем дә, аларга барыбер ярап булмый. Әле дә хәтеремдә: туйдан соң өй җыештырып чыгардым. Карасам, кызы янәдән чүпрәк алып, мин сөрткән стенка өсләрен сөртеп йөри… Чисталыкны үзем дә яратам, әнием дә яшьтән өйрәтте. Күршеләр дә пөхтәлегемне гел мактап тора. Шул вакытта ачуым килде һәм үземә сүз бирдем: «Мин башка бу өйне җыештырмыйм». Җыештырмыйм да! Сөйли китсәң, әбием әйтмешли, китап язарлык. Мантый пешерсәм дә алар сыман ясамаганмын, керне дә дөрес элмим… Кыскасы, мин аның малаена берничек тә туры килмим.
Безгә кунакка килгәч тә тикшермәгән җире калмый каенананың. Шкафларны ачып, киемнәр тигез тезелгәнме-юкмы икәнен, суыткычларымда ниләр бар, өйдә берәр яңа җиһаз барлыкка килмәгәнме, алган булсак, күпме тора, ул ник белми калган… Икейөзлеләнеп, авыз ерып, эчтән көеп, бар җирне тикшереп чыга.
Ашарга утыргач та: тавыкны үзем кыздырганмынмы, камыр ризыкларын үзем пешергәнменме – берсен дә сорамый калмый. Әйтерсең, аларын күрше кереп пешерергә тиеш!
Хәтта берничә тапкыр акчаларыбызны да алдап үзләштереп калды каенанам. Мин белми дип уйлады ул, кырын эш кырык елдан соң да беленә, диләр бит – белдем! Шул вакытта да дәшмәдем, Аллаһы Тәгалә үзе белә, сабыр бул, дип калдым.
Өйләнешкәннән соң, ирем белән җәй аенда чит илгә ял итәргә барырга уйладык. Ул вакытта да каенананың җибәрәсе килмичә, үзәк бәгырьләренә үтте. Имеш, без барасы якта халык чирле икән, төрле инфекцияләр эләктерүебез бар, самолетта очу да куркыныч – шартлавыбыз мөмкин, тагын әллә ниләр сөйләп куркытып бетерде… Бераздан түзмәде, үзе үк: «Шулхәтле акча әрәм итеп чит илгә чыкмасагыз да була. Машинагыз бар, Соль-Илецк яисә Геленджикка барсагыз, мин дә сезнең белән барыр идем», – дип әйтеп салмасынмы?! Күзләрем маңгаема менде! Яшь парлар белән ял итәргә барырга хыялланып йөргән бит әле. Чит илгә чыгып, аннан бер тиен акча сорасак ярар иде, берәр эш кушып калдырсак та ачуыбыз килмәс иде…
Иң йөрәккә тигәне шул: каенанам хәтта оныкларын да аера. Кызының балаларына йөз дә бер кием ала, ә безнекенә берне алса да шатланып рәхмәт диярсең. Әле анда да, алтын таулары күчергәндәй, сөйләмәгән күрше, бүләк турында белмәгән кеше калмый. Мин моны һич тә күпсенмичә, бары тик, балалар нинди генә тормышта яшәсә дә, оныклар аерылырга тиеш түгел, дигән фикер белән язам.
Кызының балаларын туганнан бирле карап, гел шуларны көйләп тора, ә безнекен күңел өчен булса да килеп караганы юк. Киленнең генә түгел, аның балаларының да ким булганын аңладым мин хәзер. Әле кирәк чакта балаларны әниемә кайтарып кую да ярамый, көнләшеп: «Әнисенә кайту өчен сәбәп эзләп йөри», – дип, иремне котыртып ята.
Берсендә балам, кунак бүлмәсендә уйнап, ялгыш кына ваза тоткычын ватты. И дулады инде каенана, Сафура бураннары кубарды. Ә кызының балалары түшәмнән йөрсә дә, алар барыбер әйбәт. Кайчакларда: «Аның кызының тормышы өчен ник безнең гаилә җәфа чигә дә, ник оныклар бертигез хокуклы булмыйлар икән?» – дип, үз-үземә сорау бирәм дә, җавап кына таба алмыйм. Шул каенананың кысылуы, өйрәтүе аркасында, ирем белән дә гел әйткәләшәбез.
Кадерле каенаналар! Зинһар өчен дип сорыйм: кысылмагыз яшь парларның тормышына, араларын суытмагыз, үзегезгә дошман ясамагыз!!! Сез әйтеп кенә алар барыбер сезнеңчә эшләми, чөнки безнең тормыш, безнең заман башка төрле. Үзегезгә алдан ук кое казып, картлык көнегез килеп җиткәч кенә: «Киленем кертми, улым кайтмый», – дип тә уфтанып йөрмәгез. Улларыгызны да икегә бүлмәгез, аңлагыз: каенана белән хатын килешмәсә, аларга да авыр бит. Онытмагыз: сез күпме генә аның хатыныннан зарлансагыз да, ул – аныкы һәм никадәр генә хурласагыз да, күпчелек очракта, ул аның белән бергә кала!
Исем-фамилиям редакция өчен генә.

Комментарии