- 19.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №28 (17 июль)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Чулман ярына төшкән саен, дулкын юып каккан төрле төстәге ташларга карап уйга калам. Күп еллар, юллар үткән бу эреле-ваклы ташлар нигәдер бар игътибарымны ала. Учларыма алып сокланып карыйм: һәрберсе үзенчәлекле күренешле, ялтыравык һәм матурлар… Хәер, арада тоныклары да бар икән. Нишләптер, шушы ташлар белән кешеләр арасында уртаклыклар бар кебек тоела. Мизгел эчендә хәтердә авылдашлар, аларның язмышлары яңара…
«Йөргән таш шомара», диләр. Тормыш дигән диңгезне кичә-кичә «шомармый» булмас, билгеле! Авырлыклар алдында бөгелмәс өчен нык ихтыяр көче кирәк! Кирәген – кирәк тә, ә каян аласы аны?! Ишелеп төшкән кайгы-хәсрәтләргә, яман гадәтләргә бирешкәндә тормыш төпкеленә батасың. Әгәр акылың белән ихтыяр көче юлдаш булмаса, бер баткач чыгулар, ай-һай… Әле өстәп, кайчакта язмыш дигәне дә рәхимсез әвәли. Мине әнә шул язмыш сынауларында сынмаска тырышканнар сокландыра. Чебен кадәр проблеманы телдә, фил кадәр күпертеп, шул ялганга кеше ышандырып йөргән пүчтәк кешеләр белән очрашканда кәеф төшә. Уйларым үзеннән-үзе, яп-яшь килеш дөньялыктан киткән Алия Сәлахова-Габитовага барып тоташты. Сабырлык гомер итү дәверендә туплана, диләр. Алиядә сабырлык, ихтыяр көче бар иде үзе.
…Тулы матур гаилә иде ул. Әти-әниләре эштә булганда, энесе белән икесенә «күз-колак» булырга әбиләре дә бар иде. Әбиләре дә, әтиләре дә бер-бер артлы үлеп киттеләр. Әниләре Минзифа апа авылда көчле хатыннардан саналды. Эшләп тә хезмәт хакы түләнмәгәндә, авырлыклар белән терлек асрап, 2 баланы үстерде: кызы Алияне укытты, улы Раилне армиягә озатты. Кайгы-хәсрәтләрне никадәр акыл-сабырлыклар белән үткәрсәң дә, адәм баласы кичерешләре эзсез үтми икән. Раил армиягә киткәч, санаулы айлар эчендә яман чирдән кызы кулында үлеп китте Минзифа апа. Алиянең кичерешләрен үзе кичергәннәр генә нечкәлекләре белән тоядыр. Ә кичермәгәннәр өчен дәвамы болайрак була. Туган йортында берүзе яшәп, энесен армиядән кайтуын көтеп алды Алия. Ул кайткач, 1-2 ел эчендә, туганнар булышлыгы белән, абзар-гараж салдылар. Мөлаем, якты йөзеннән нур чәчеп, кибеттә дә, мәктәптә дә эшләп алды кыз. Ничек итеп «йота» алды икән хәсрәтен, дим. Чытык йөз, яшьле күзләр күрсәтмәде – гел елмаерга тырышты. Балык Бистәсеннән Марат исемле егет, Алияне күрү белән тиз тотты – берничә айдан өйләнешеп тә куйдылар. Ятим булгач, кызгангангамы, пар бәхетле гомерләр теләп, Шумково авылына озаттык. Тик бәхете озакка булмаган – язмыш тагын зур сынау әзерләгән. Йөрәк астында йөрткән нарасые туганчы ук, Газраилгә җанын тапшырган шул. Катлы-катлы хәсрәт кичерүләр – ташка бер кайнар, бер салкын су сибеп чатнатуга тиң, ахры. Әйе, таш булып таш чатный! Кеше күңелен ташка тиңләү мөмкин түгел. Бик нечкә хисле шул без. Алиябез бер ай эчендә хәсрәттән сызып, улы артыннан мәңгелеккә китеп барды. Ямьле май иде ул. Алия дә май кояшы сыман ягымлы иде…
…Учымдагы ташлар да шома өсле, ялтыравык булулары белән генә матур икән шул. Китек булсалар, бер дә алай матур күренмәсләр иде. Кеше язмышлары да бербөтен, шома, матур булса иде икән!
Гүзәл ГАЛЛӘМОВА.
Лаеш районы, Имәнкискә авылы.
Комментарии