Үлеп терелгән Илгизә

Үлеп терелгән Илгизә

Тормышта төрле хәлләр булгалый. Кайчак кеше ышанмаслыкларына тап буласың. Түбәндә бәян ителәчәк вакыйга да тормыштан алынды. Тик исем-фамилияләр генә үзгәртеп бирелде.

ИРЛӘРГӘ ЫШАНМА, ИДЕЛГӘ ТАЯНМА!

Әлеге татар халык мәкале үзенә кагылышы булыр дип, һич кенә дә уйламый ул. Мәхәббәте мәңге сүнмәс, сүрелмәстер кебек тоела аңа. Ире аның өчен үлеп тора бит, җанын ярып бирергә әзер. Эштән дә гел очып-очынып, хатыны янына я чәчәкләр күтәреп, яисә кап-кап конфетын, тәм-томнарын төяп кайта ич. Бәйрәмнәрдә алтын-бриллиантларга күмә Саша сөеклесен. Ике улын да үлеп ярата, алар дип суламаган сулышы юк. Дефицит заманы булуга карамастан, чит ил кием-салымнарына, аяк киемнәренә, чүпрәк-чапракка шыплап тутырылган шифоньер, шкафлардагы әйбергә башың әйләнерлек. Акчага да мохтаҗлык кичермиләр, дөньялары түгәрәк Савельевларның. Әнә Сашасы, матуркаен ял итәргә җибәрергә юллама юнәткән. Бәхетенә чик-чама юк Илгизәнең. Балаларын алдан ук әнисенә кайтарып, диңгезгә, ике атналык рәхәт тормышка озатты аны ире…

СУКЫР МӘХӘББӘТ

Илгизә ханым белән без моннан егерме еллар тирәсе элек җылы яктагы шифаханәләрнең берсендә таныштык. Ул да Татарстаннан булганга, бик тиз дуслашып та киттек. Икебез дә мәктәптә эшләгәнгә, сөйләшер сүзләребез уртаклыгы безне аеруча якынайтты. Илгизә ханым зифа буйлы, сөлектәй нәфис гәүдәле, искиткеч чибәр ханым. Карлыгандай кара күзләре, биленә кадәр асылынып төшкән куе чәчләре, елмаюлы йөзе белән күпләрне әсир итте ул. Аеруча ир-ат халкы аңа мөкиббән иде. Кичен биергә баргач та, еш кына ул читтән карап, күзәтеп, хозурлануны кулай күрә иде. Әгәр инде берәр ир заты аны биергә чакырса, гел елмаеп, баш тартты: «Үземнең Сашама күңелемдә генә булса да, уй-фикерләремдә генә дә итә алмыйм! Мин иремне үлеп яратам! Аңа мәңге тугры буласым килә»,– дия иде.

Аның сөйләвенчә, Саша искиткеч чибәр, акыллы, уңган, булган, киң күңелле кеше. Бер сүз белән әйткәндә, ул – ирләр солтаны. Александр хатынына иртә-кичләрен гел бер вакытта шалтыратып, хәлен белешеп торды. Аларның күгәрчендәй гөрләшкәнен күзәтү дә күңелләрне күтәреп җибәрергә сәләтле иде. Илгизә ханым шифаханәгә бер чемодан кием-салым төяп килгән иде. Алар бар да кыйбатлы, чит илдән кайтарылган, искиткеч зиннәтле булып, ханымның сылу гәүдәсенә килешеп торды. Сашасы олы урында эшләгәнгә күрә, ул вакытта дефицит булган барлык төр кием-салым белән сөеклесен тәэмин итү проблема булмаган, күрәсең. Гәүдәсенә үтә килешле, джинсы тукымадан тегелгән сарафан, итәкләр, чалбар, комбинезоннар кигән чибәр ханымга бик күпләр гашыйк иде. Чәчәкле-чуклы, бизәкле итәк, күлмәкләргә «төренгән» сылукайга кызыгып та, көнләшеп тә караучылар шактый булды. Санаулы вакытлар бик тиз үтеп тә китте. Илгизә ханым белән телефоннар алмашып, гел аралашып яшәргә сүз куештык. Тик Казанга кайткач никадәр генә шалтыратсам да, телефонын алучы булмады. Югалттым мин шул рәвешле Илгизә ханымны. Уртак танышлар аша аның турында башта бик каты авырган, аннары үлгән, дигән хәбәрләр дә ишеттем.

МЕНӘ СИҢА МӘ!

Күптән түгел үзәк урамда бер ханым елмаеп килеп кочаклагач, бер мәлгә аптырап калдым. Бөтен урамны яңгыратып, шау-шу килеп, мине кочагына кысып, битләремнән үбүче – Илгизә ханым булып чыкты! Шатлыгымнан нишләргә дә белми торганда, танышым мине якындагы кафеларның берсенә алып кереп утыртты. Аптырау катыш күз карашымның мәгънәсен бик тиз аңлаганга, үзе башлап сүз катты:

– Син дә мине үлгән, дип уйлаган идең, шулай бит, – дип башлады ул сүзен. Чыннан да үлеп терелдем мин, теге дөньяда булып кайттым, кызый. Җәһәт югалуым өчен гафу итәрсең, дип уйлыйм. Хәер, анысы синең эш, матурым. Ә хәзер минем кыйссаны тыңла, – дип авызына каратты югалып табылган дустым.

МЕНӘ ШУНДЫЙ СЮРПРИЗ

– Казанга кайтуга, өйгә дә кереп тормыйча, иремнең эшенә чаптым, үлепләр сагынган идем шул кадерлемне. Сюрприз булыр, дип тә уйладым. Ул эшләгән бинага таксига утырып элдердем, сагынуыма чама калмаган иде. Йөгереп, икенче катка менеп җитүгә, очып аның бүлмәсенә килеп керсәм… Я, Ходам, минем Сашам, минем бердәнберем, яраткан ирем, яшь кенә бер кызыкай белән өстәлдә гыйшык-мыйшык уйнап маташа… Башым әйләнеп, аһылдап кычкырып егылган мизгелне генә хәтерлим, башкасы томан эчендә калды. Шулай итеп, мин хастаханәгә эләккәнмен. Өч ай буена система астында гына ятканмын, аннары аңыма килеп, тагын бер еллар тирәсе хастаханәдә дәваландым әле. Башка авыруларга өстәп, минингит дигән куркынычын да эләктергәнмен ул чакта. Ирем яныма көн саен килеп, хәлемне белешеп торган. Аңыма килүгә, ул миннән гафу үтенде, кичерүемне тезләнеп, елап сорады. Ә мин булдыра алмадым, кайчандыр үлепләр яраткан кешемне янымнан кудым. Бөтенләйгә, мәңгегә тормышымнан югалуын үтендем.

ЯҢА ТОРМЫШ БАШЛАДЫМ…

Терелеп өйгә кайтуга, әйберләремне җыеп, ике баламны ияртеп, әнием янына, башка шәһәргә яшәргә кайтып киттем. Сәламәтлегем нык какшаганга күрә, миңа мәктәпне ташларга туры килде. Икенчедән, укытучы хезмәт хакына ике баланы аякка бастырасы барлыгын да уйладым. Бик озак баш ватканнан соң, пешекче-сатучы булып киттем. Төрле бәлешләр пешерәм дә, базарга алып барып сатам. Акрын гына шулай кыймылдый торгач, эшләр алга үрмәләде. Инде базарларның берсендә киоск сатып алып, шунда эшли башладым. Шактый мая туплагач, кечкенә генә бер кибеткә хуҗа булып, җиңел машиналар өчен кирәкле товарлар сату эшен җайга салдым. Биш ел дәвамында алны-ялны белми, көн дими, төн дими, гел эш белән мәшгуль булдым. Балаларымны карарга әнием булышты. Тырыша торгач, ике бүлмәле фатир сатып алдым.

Олы улым мәктәпне тәмамлагач, фатирымны алыштырып, Казанга күченеп килдек. Ринат югары уку йортына уңышлы гына имтиханнар тапшырып, студент булу бәхетенә иреште. Кызым укуын башкала мәктәпләренең берсендә дәвам итте. Мин күнегелгән эшем – сату-алуны җайга салдым. Биредә балык сату белән шөгыльләнә башладым. Шулай итеп, балыкчы булып киттем. Кечкенә генә, җыйнак йөк машинасы сатып алып, Мишә, Кама, Идел елгаларында балык тотучылар белән килешү төзеп, төяп алып кайтам да, базардагы сатучыларыма тапшырам. Киләсе елда өч кибет ачарга ниятләп торам.

Олы улым укуын тәмамлап, уң кулыма әйләнде, тормыш йөген бергәләп тарткач, эшләр җайланды. Тәтеш районы кызына өйләнеп, гаилә корып җибәрде, инде оныклы да булдым, Аллага шөкер!

ТЕРСӘК ЯКЫН ДА БИТ…

– Монысы аңлашылды, синең өчен бик шатмын! Тик Саша турында ник дәшмисең? – дип, дустымның сөйләмен бүлдердем.

– Мин бит Александрдан котылу өчен ул вакытта Казаннан бөтенләйгә, әнием янына күченеп киттем. Анда да эзләп тапты ул мине. Илереп елап, гафу сорап теңкәләремә тиеп бетте. Терсәк якын да бит, тик тешләп кенә булмый! Теге вакытта аның кабинетында аңымны җуеп аугач, шактый хезмәткәр җыелып өлгергән булган. Ул вакытта бит профком, компартия эшчәнлеге көчле иде. «Обликоморале» дигән кысаларга сыймый торган гамәл кылганы өчен аны эшеннән алалар.

Ара-тирә кайткалап, җаннарны кыйнап йөри торгач, берзаман безне тынычлыкта калдырды ул. Бер кайтуында теге вакытта мин күргән секретаршасына өйләнүен сөйләгән иде. Аннан да баласы барлыгын беләм. Соңгы кайтуында илереп елап, кичерүемне үтенде. Хатын дигән нәрсәсенә фатирны, машинаны яздырып, үзенең килмешәк хәлендә калуы хакында зарланып сөйләде.

Күптән түгел Казанда очраттым мин аны. Хатыны инде мәрхүмә икән: наркоман малае аркасында якты дөньядан китеп барган. Өч бүлмәле фатирны башта икелегә, соңрак берлегә алмаштырып, акчасын наркотикларга тотып бетергәннәр. Александрның үзен дә танырлык түгел, бер кайда да эшләми, эчүгә сабышкан…

Җитәр, аның турында күп сөйләштек. Минем өчен ул инде күптән үлгән, хыянәтне кичерү мөмкин түгел. Минем өчен иң мөһиме: бүгенге көндә мин – бәхетле әни, кадерле дәү әни!

Мәдинә НУРУЛЛА.

Комментарии