Җомга көн кич белән

Укудан кайтып, подъезддан ерак булмаган утыргычка җайлап урнаштым. Озак вакыт үтмәде, минем янга кечкенә генә буйлы, таякка таянган бер әби килеп утырды. Олы яшьтәге кешеләр күпне күргән, күпне белгән бит инде алар. Андый кешеләр яшьләр белән аралашырга тели. Гөлфия әби сүз башлады: «Минем оныгым белән бер кызык әйбер булды әле» – диде ул. Мин аңа борылып, кызыксынган күзләр белән карагач, ул дәвам итте. «Дәү әни-и, әйдә беренче каналдагы «Давай поженимся»га шалтыратабыз!» – дип тәкъдим иткән икән кечкенә Диана. «Ник алай дисең, кызым, минем бит үз бабаем бар» – дигәч, ул: «Дәү әти үлгәч, син бит үзең генә калдың, дәү әни. Син борчылма, хәзер кибеттә ниләр генә юк. Икәү бергә кибеткә барып, ябыштыра торган керфекләр, кызыл помада, биткә сылый торган әйберләр алырбыз. Син яңадан яшәрерсең, яңадан матур булырсың! Сиңа карамаган бабай калмас! Әти сиңа яңа пәлтә алып бирер. Син беренче каналга баргач, җыр җырлап күрсәтерсең, син бит җырларга яратасың!» – дип җавап кайтарган.

Гөлфия апага кызык булган, күрәсең: балага каршы әйтмәдем, ди. Бер-ике көннән Диана әбисен, чыннан да, кибеткә алып киткән. Кибетчедән иң озын керфекләр, иң кызыл помада һәм, үзе уйлаганча, әбисенә килешә торган румяна да сораган. «И-и, шатланып туя алмады инде, оныгым! Мин дә елмаям, алга таба нишләр икән, дип уйлыйм» – дип сөйли торды минем яңа танышым. «Ничә яшь соң Дианага, бигрәк үткен кыз» – дигәнгә, Гөлфия апа: «Быел 7 тула, Алла боерса» – диде. Ничек кызык. Балага бары тик алты яшь, ә ул әбисенең ялгыз булуын теләми, аны карый. Әнә, ялгызлыктан нинди ысул уйлап тапкан ул.

Бер-ике көннән Диананың әтисе Гөлфия апага җылы пәлтә, матур эшләпә алып биргән. «Диана мине бизәндергән булды, киендерде, карап торды-торды да: «Дәү әни-и, әйтсәм, ачуланмыйсыңмы? Менә сиңа карыйм да мин, башыма бер уй килә. Син әз генә, чыннан да, ә-әз генә, (бармагы белән күрсәтеп) менә шушының хәтле генә ямьсез. Үпкәләмисеңме миңа? Сине беренче каналга алмаслар шул. Безнең өйдә бер бабай яши, ул синнән күзен ала алмас инде-е! Ул да һаман берүзе йөри» – диде дә Диана, урамга кулымнан өстерәп алып чыкты. Шушы ук утыргычта Тимергали абыең утыра иде. Мин үземне янә 18 яшьлек кыз кебек тойдым, дулкынландыра бит ә! Шуннан бирле без Тимергали белән урамда очрашсак, яхшы гына үткән еллар турында сөйләшеп утырабыз, – диде Гөлфия апа, – бүген генә никтер соңга калып тора әле. Шулай итеп, картлык көннәремдә оныгым миңа яңа дус табып бирде. Аңа рәхмәтлемен».

Вакыт хайран узган, миңа өйгә кайтырга вакыт җиткән иде. Мин Гөлфия апага Тимергали абый белән очрашу теләп, өйгә таба атладым. Подъездга җиткәч, әйләнеп караган идем, Гөлфия апа янына кемдер килеп баскан. Тимергали абый булган, күрәсең.

Үсә барган саен, дусны, күңелеңә якын кешене табу кыенлаша. Шуңа күрә, яшь чакта тапкан дусларны югалтмаска, һәр әйбернең кадерен белеп яшәргә кирәк. Дуслар белән элемтәләрне өзмәгез.

Ильмира ХАМИДУЛЛИНА.

Алабуга.

Комментарии