Уртак малны эт җыймый

Уртак малны эт җыймый

-кыз үзкыйммәтен югалтып, товарга әверелгән заманда яшибез. Аны саталар да, биреп тә торалар. Танылган җырдагы кебек, каен белән дә бутыйлар, күрше хатыны, хәтта хатынның сеңлесе белән дә. С.Зартдиновның «Уртак » (2013, №31 (7 август) дип аталган хикәясен укыдым да, башта кычкырып көлдем, аннан кулыма каләм алдым. Кирәк бит, мескен ирнең температурасы күтәрелеп, саташып яткан вакытында кочаклашасы, күзен ачып карарлык хәле булмаганда сөешәсе, хатынын назлыйсы килгән! Һәм нәкъ җырдагыча: «Кайсыгыз хатыным да, кайсыгыз балдыз?!» Яратышып, сөешеп туктагач, хатыны түгеллеген аңлап, кем белән аунаганын белмичә баш ваткан. Нинди аңгыра булды икән ул? Юньле хатынын сулыш алуыннан, сукыр булса, кулыннан тотуга таный, ә бу иргә температура комачаулаган. Бу кадәр кызыкны әлегә кадәр ишеткән юк иде. Ни кызганыч, мондыйга охшаш очраклар тормышта еш булмаса да – очрый.
Тулай торакта бергә яшәгән күршеләрем белән бер йорттан фатир алдык. Ул вакытта безнең гаиләдә кыз белән малай, аларда ике малай туган иде инде. Мин авыл кызы буларак, эшләп чыныккан, ике баланы ике култык астына кыстырам да, урамга чыгып китәм. Күршем Рәзинә – шәһәр кызы, сеңлесенең килеп булышканын көтә. Чынлап та, сеңлесе үзенә караганда ныклырак, үткенрәк булып чыкты. Балаларын да карашты, апасы урамда вакытта ашарга әзерләп җизнәсен дә көйләде. Җизни кеше ул вакытта КамАЗ машинасында, ерак юлларга йөри иде. Бервакыт Украинадан балдызына кышкы сапоги алып кайткан. Декрет ялында утырган хатыны аягындагы итеге тишек булганлыктан, оекбашы юешләнмәсен дип целлофан капчык киеп йөрсә дә, ир кычкырышып ак итекне балдызына кигергән (ул вакытта язгы, көзге юк иде). Имеш, ул яшьрәк, кеше арасында йөри, матур киенәсе килә. Соңрак Рәзинә иренең балдызына яхшы спорт костюмы, челтәрле күкрәкчәләр (ул заманда дефицит), джинсы чалбар алып кайтуы турында да елап сөйләде. Сеңлесеннән кызганганга түгел, Рәзинәнең дә киясе килә, ә ир аламасы берәрне генә, махсус, хатынына кечерәкне алып кайта торган булган икән. Җизни белән балдыз арасындагы җылы мөгамәлә өчен Рәзинә шатланып бетмәгән мәлдә, подъездда яшәүчеләр «няня»ның (балдызны балалары шулай атый иде) тозлы кыяр, помидор талымлый башлавыннан хәлен аңлаган иде инде. Рәзинәнең күзен «ачарга» гына беркем дә җөрьәт итмәде. Кызларның әти-әнисе эшне сизеп, «няня»ны абортка алып бармасалар, гаилә таркала иде. «Себерке»не матур итекләрен кигереп, Себердән кайткан бер мәхлук иргә «тагып» озаттылар. Тик хикәя аның белән генә тәмамланмады. Бала таба алмаган балдыз берничә елдан ирен ияртеп, шәһәргә кайтып төште. Апасының тормышы җайланганын күргәч, тагын күзе томаланды. Башта, син каргаганга баласыз калдым, дип апасын битәрләсә, соңрак: «Син минем улым. Мин сине тәрбияләп үстердем. Алар сине карамадылар», – дип Рәзинәнең кече улына бәйләнеп араларын болгатты. Ярдәмгә тагын шул әби белән бабай килде. Фатирларын сатып, башка шәһәрдән аерым фатир алып биреп кенә котылдылар. Мондый очракта кем гаепле? Билгеле, хатын-кыз. Җизнәсе муенына үзе сарылмаса, аны беркем дә мәҗбүр итмәгән булыр иде.
С.Зартдинов язмасын бик күңелле итеп, бәхетле гаилә тормышын сурәтләп, бозыклыктан батырлык ясап тәмамласа да, беренче хатынның бәхетле йөзен күз алдына китерә алмадым. Ике хатын белән яшәгән иргә начар түгелдер, әмма ике хатынга да бер үк мөгамәлә булуы нык шикләндерә. Хатыннарның уртак тел табып, шатланышып яшәүләренә дә күңел ышанмый. Юкка гына борынгылар: «Уртак малны эт җыймас» димәгәннәр.
Мәрфуга САДРИЕВА.
Түбән Кама шәһәре.

Комментарии