- 24.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №11 (21 март)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Тормыш гел очраклыклардан гына тора икән ул. Менә бу геройлар белән дә мин хастаханәдә, бөтенләй икенче кешене күрергә дип баргач таныштым. Роза апа Гәрәева белән Нәгыйм ага Мөхибуллин менә утыз елдан артык бергә гомер кичерәләр. Озын-озак гомер юлын бергә үтүче парлар шактый, әлбәттә. Әмма бу парның яшь арасы 23 елдан артып китә! Читтән карап торсаң, алар кыз һәм әти кебек. Ә үзләре белән аралаша башласаң, күзләрендәге ярату хисләренең әле дә сүнмәвен, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләренә инанасың. Шуны да искәртергә кирәк: Нәгыйм Мөхибуллин минем райондаш, якташ булып чыкты.
Танышулары бик кызык бу гадәти парның. Нәгыйм абый беренче җәмәгатен җирләгәч, 4 ел ялгызы яши. Инде иллене узган ирнең кызлар артыннан йөрергә күңеле бармый, читенсенә. Шул чагында күршесендә генә торучы, «Советская Татария» газетасы журналисты Шәриф Байгилдин «Чаян» журналында эшләүче Роза исемле туташ белән таныштыра. Байгилдин Нәгыйм абыйга Роза апаның эш телефонын бирә. Ә Нәгыйм абый ничек сүз башларга дип аптырап калмый, «Чаян» кызларына» дигән шигырь яза һәм шуны телефоннан булачак хатынына укып та күрсәтә. Шуннан соң Нәгыйм абый Роза апаны «Кольцо» янына очрашырга чакыра. Менә шулай танышып китәләр дә инде… Ә берсендә Роза апа Нәгыйм абыйга бергә укый торган иптәш кызы белән кунакка килә. Нәгыйм абый кызларны хромка гармунында уйнап, биетеп, җырлатып шаккатыра! «Беренче вальс» исемле шигырен дә нәкъ шул кичтә яза. Шуннан соң Нәгыйм Мөхибуллин Роза апага багышлап йөзләгән шигырь иҗат итә.
…Нәгыйм абый Чирмешән районы Лашман авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Фанк исемле дусты белән бергә хәрби училищега укырга керергә уйлыйлар. 1941 елның 20 июнендә Чирмешән һәм Лашман мәктәпләрен тәмамлаучы егетләрне Демидов фамилияле капитан җыеп, Куйбышев өлкәсендә урнашкан Шентала станциясенә алып китә. Пассажир поезды белән бер төркем егетләр хәрби училищега юл тоталар. Нурлат станциясенә алар 21 июньдә генә барып җитәләр. Нәгыйм абыйның буе кыска булганлыктан (148 сантиметр, лейтенант булу өчен бары ике сантиметр җитми!), егетне кире борып кайтарып җибәрәләр. Тик аның хәрби булу теләге барыбер чынга аша, чөнки икенче көнне үк Бөек Ватан сугышы башланып китә. Нәгыйм абый фронтка 1942 елда алына. Ленинград шәһәрен саклаганда, блокада вакытында каты яралана һәм госпитальгә эләгә. Н.Мөхибуллинның язган истәлекләре белән танышам. «1942 елның көзе. Нева елгасында урнашкан шәһәр ике боҗралы блокадада калды. Мин хезмәт иткән 224нче укчылар дивизиясе Ладога күленә таба хәрәкәт итәргә приказ алды. Нәкъ шул ноктада Бөек Ватан сугышында хәлиткеч роль уйнаган Ленинград һәм Волхов сугышлары бара. Ниһаять, 1943 елның 18 гыйнварында Ленинград фашистлардан азат! 3 мең ярым солдаттан торган полктан бары 100 кеше генә исән калды. Ә минем взводтан исән калучы бер мин генә! Әмма минем дә сул кул башым яралы иде. Тик иптәшләрне бу хәлдә ташлап калдырып булмый бит инде! Связист белән икәү ярым җимерек танк янына ничек тә булса барып җитеп, немецларга хөҗүм итәргә дигән приказ алдык. Приказ үтәлде, тик дошман безне күреп алып, өстебезгә граната яңгыры коя башлады. Сул як бот башым яраланды. Связист ярамны бәйләгәннән соң тагын бер граната кыйпылчыгы аякка килеп керде. Иптәшем шунда алган яраларыннан җан бирде…»
Ленинград блокадасы 900 көннән артык дәвам итә. Бу чолганышның һәм Ленинград өчен барган сугышның нинди хәлиткеч булуын шул фронтны җитәкләүче биш генерал алышыну факты да искәртә. Генерал-лейтенант М.Попов, маршал К.Ворошилов, армия генералы Жуков, генерал-майор И.Федюнинский, генерал-лейтенант Хозин. К.Ворошилов командалык иткәндә, барлык хәрби объектларны шартлатып, корабларны Балтыйк диңгезенә батырып, шәһәрне дошманга бирергә дә уйлаган булалар хәтта. Әмма фронтка Жуковның килүе, халыкны һәм хәрбиләрне җиңүгә рухландыруы Ленинградны саклап калырга ярдәм итә.
…Яраланганнан соң аны Казанга, 16нчы заводка тикшерүче (контролер) итеп җибәрәләр. «Завод белән мин яшәгән фатир арасы шактый ерак иде. Өстәвенә аяктагы яра үзен гел сиздереп тора. Ул вакытта җәмәгать транспорты да юк диярлек. Эшкә барганда җәяүләп барасы. Еш кына хәл алырга дип туктый идем, тик сер бирмәдем» дип искә ала хәзер сугыш ветераны ул вакытларны. Таякларын ташлау ниятеннән бал биюләренә языла Нәгыйм абый. Нинди ихтыяр көче, теләк кирәк моның өчен! Сөлчә елгасында коенып, Чирмешән кырларында иген игеп үскән мишәр егете һич бирешми. Сугыштан соң ул югары белем алырга уйлый. 1946 елны кызыл дипломлы технолог дәрәҗәсенә ирешә.
Нәгыйм Мөхибуллинның Бөек Ватан сугышында катнашуын, аннан яраланып, заводка эшкә билгеләнүен бәхетле очрак дияргә дә буладыр. Чөнки нәкъ менә шул заводта башланган хезмәт юлы аның гомерлек һөнәренә әйләнә. Икенче югары белемне героем КАИда ала һәм аннан авиаинженер булып чыга. Аңа Сергей Павлович Королев (космонавтика өлкәсендә зур ачышлар ясаган кеше) һәм хәтта Юрий Гагаринның үзе белән дә танышу бәхете татый!
Нәгыйм аганың истәлекләрен кабат актарам. «1961 елның көзендә күрештем күкләр каһарманы белән. Мине, ул вакытта Казан моторлар төзү заводы профкомы буларак, СССРның авиация һәм оборона профсоюзлары съездына делегат итеп сайладылар. «Гагарин съездга үзе килә икән» дигән хәбәрне ишетеп, Горбунов исемендәге урам-тыкрыклар халык белән шыгрым тулды.
…Үзәк комитет рәисе докладыннан соң делегатларга да сүз бирә башладылар. Мин дә чиратка язылдым. Ниһаять, президиум рәисе минем исемне атады. Уттай янам. Җитмәсә, миннән соң Гагаринның үзенә сүз биреләчәге мәгълүм булды. Барысы да гөрләшеп кул чабарга кереште. Мин кыяр-кыймас мөнбәргә менәм, ә зал һаман гөрли. Әллә яңадан төшеп, үз урыныма утырыйммы дип торганда, Юрий Алексеевич үзе миңа ярдәмгә килде. Ул, елмаеп, кулын күтәреп, миңа ишарә ясады: «Кешегә сүз бирдек, сөйләсен инде. Ашыкмагыз, мин сезнең карамакта», – дип залны тынычландырды…».
Нәгыйм Мөхибуллин завкомның элеккеге рәисе, Татарстан журналистлар Союзы әгъзасы (уйлап карагыз: гомере буе авиациядә эшләгән, техника тирәсендә кайнашкан кеше иҗат белән дә актив шөгыльләнә!) һ.б. дәрәҗәле хезмәт урыннарында эшләргә туры килә аңа. Әлбәттә, янәшәсендә Роза ханым булмаса, аның ярдәмен, тәрбиясен тоеп яшәмәсә, бәлки, якташым бу үрләрне яуламас та иде. Роза ханым турында бераз булса да язмасам, язмам тулы булмас кебек тоелды.
…Роза ханымның нәсел җепләре Ютазы районына барып тоташа. Әтисе Шәйхрам Гәрәев Пенза өлкәсендә хәрби училище тәмамлаган кеше. Бөек Ватан сугышында катнаша. Җиңү таңыннан соң яшь офицер туган ягына кайтып, Наҗия исемле кызга өйләнә. Туйдан соң ул кабат хәрби бурычын үтәргә китә. Чөнки сугыш бетсә дә, ил эчендә бандитлар шактый була әле. Шуннан Роза ханым туа. Аңа исемне әтисе куша. Әтиләре хәрби кеше булганлыктан, Гәрәевлар гаиләсенә шактый хәрби частьләрдә, хәрби шәһәрчекләрдә яшәргә туры килә. Роза ханымның балачагы да ГДРда үтә. Алар башта Наумбург, ә аннан соң Гера шәһәрендә яшиләр. Роза ханым алман телен бик яхшы белә. Әтиләре хәрбилектән азат ителгәч, алар Казанга күчеп кайталар. Роза Гәрәева элеккеге Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм «Агитатор блокноты», «Чаян» журналларында хезмәт куя.
Менә шундый үзенчәлекле гаилә бу! Аларның җылы мөнәсәбәтләрен берничек тә сүз белән генә кәгазьгә төшерә алмыйм, билгеле. Нәгыйм абыйның Роза апага булган хисләрен үзеннән дә яхшырак әйтеп бирүе кыен булыр иде.
Карадың да минем күзләремә,
Йөрәгемә утлар салдың син.
Шунда сиздем: кайнар йөрәгемне
Кулың белән тотып алдың син.
Шунда сиздем кыргый йөрәгемнең
Фәрештәсен, яңа хуҗасын.
Җаным белән сиздем гомеремнең
Синнән башка нурсыз узасын…
Лилия ЛОКМАНОВА.
Гагаринны күргән Нәгыйм абый – минем якташым! ,

Комментарии