- 24.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №11 (21 март)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Айныткычларны япсалар да, исерекләр саны арта гына бара. Урамда аунап яткан кеше беркемне гажәпләндерми, «исеректер әле» дип узабыз. Бу очракта полициягә шалтыратып булмый, дежур частька илтер өчен, кешенең исерек булуы гына җитми: ул я хатынын кыйнарга, я башка җинаять эшләргә тиеш. Нәтиҗәдә лыкынганчы эчкән адәм, «алкоголь белән агулану» диагнозы белән хастаханәгә озатыла. Әйтерсең, аннан башка авырулар беткән ди анда. Кызганыч, әмма еш кына без урамда яткан мондый адәмнәргә игътибар итмәскә тырышабыз. Шулай да, искәрмәләр дә очрый икән…
– Бервакыт ирем белән кичен кунактан кайтып килгәндә, юлда аунап яткан адәмне күреп алдык, – дип сүзен башлады бер таныш апа, очрашкач. «Бомж»га ошамаган үзе, киеме дә әйбәт.
Урамда салкын булгач, апа аны урамда калдырырга теләмәгән, җилкәсеннән селкетеп караган, эндәшкән, әмма тегесе берни сизмичә гырлап йоклый икән. Кесә телефоны табылмасмы дип ире белән кесәләрен дә караганнар, тик тапмаганнар.
Аптырагач, апа аны үз йортындагы подъездга кертеп салырга карар кыла. Әмма үтүчеләр ярдәм итәргә ашыкмый. Сорый торгач, ике егет апаның сүзен тыңлаганнар, дүртәү исерекне подъездга кертеп батареяга сөяп утыртканнар, апа астына палас кисәге салган. Ул аны өенә үк алып кермәкче булган, тик ире генә рөхсәт итмәгән.
Әлеге адәм өчен борчылып йоклый алмагач, берничә сәгатьтән чыгып караса, ир инде чыгып киткән булган.
– Әлбәттә, кызганасы да килми, авызына каерып салмаганнар, – диде танышым. – Тик ул да кеше бит. Мондый салкында катып үлү өчен күп кирәкми.
Ә сез аның урынында нишләр идегез?
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Комментарии