- 25.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №24 (22 июнь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Каенанамның аралашып йөри торган күршесе – рус хатыны, Лена бар. Чит кеше гайбәтен сатасым килми, тик ике ел буе гел керешеп яшәгәнгә, аның гаиләсендәге вакыйгаларга битараф калып булмады. Өстәвенә, телгә оста, уңган-булган бу хатынның татарларга булган шулкадәр «икенче сортлы» мөнәсәбәтен яшереп тә тормавы мине аптырашта калдырды.
«Татарчонок» кияве
Ленаның биш баласы бар. Олы кызы күптән кияүдә, бары аның өчен генә ананың күңеле тыныч. Икенче кызы Наташа әле күптән түгел генә кияүгә чыгып бәби алып кайтты да, гел әнисендә күренә башлады. Мин бу йортта күптән яшәмим, кемнең ничек яшәве кызыксындырмый, тик Ленаның каенанама:
– Татарчонок рәнҗешедер,– дигәнен ишеткәч, кызыксынуны җиңеп булмады. Баксаң, Наташа белән Артур исемле татар егете яратышып йөргәннәр. «Баскычтан бишенче этажга хәтле кулында гына күтәреп менә иде, үземә ничә мәртәбә очраганнары бар», – ди каенанам. Артур – гаиләдә бер бала, тәрбияле, тормышлары да җитеш була. Ләкин Лена «Татарга кызымны бирмим!» дип аяк тери, исеме белән дә дәшми, «татарчонок» дип кенә җибәрә. Ничек итсә-итә, барыбер яшьләрне аера, Наташа рус егете Андрейга кияүгә чыга. Тулай торакның бер бүлмәсендә яшәп, каенана-каената белән килешә алмаганга, гел әнисендә яши икән. Андрей инде бер елга якын эшләми, «кризис корбаны»… Наташа 7-8 айлык баласын әнисенә калдырып, эшкә чыгарга йөри, чөнки бу көннәрдә фатир «снимать» итеп яши башладылар, аена 6 мең түләргә кирәк. Ә «татарчонок» Артур квартира сатып алган, татар кызына өйләнгән, балалары бар, әйбәт яшиләр ди.
Дога «чыгарган» низаг
Язмыш шаяруы дигән нәрсә бардыр ул, Ленаның улы Ваня татар кызына өйләнде. Ваня типтереп яшәргә ярата, аракы, кызлар, рәхәт тормыш булса, тормышы түгәрәкләнә торган егет. Чибәрлеге дә бар. Андый улына да кияүгә чыгар кеше табылгач, «тәртәгә тибә» алмагандыр Лена. Өстәвенә, кызның әти-әнисе хәлле генә кешеләр, өйләнешүгә яшьләргә аерым фатир да бүләк итәләр. Ленаны кабат әби итеп, оныгы Суфия туа. Ләкин Ваня гына һаман әнисе өендә, еш кына исерек күренгәли. Улын ачуланып, үгет-нәсыйхәт биреп гаиләсенә кайтарып җибәргәндер дисезме? Ачулануын-ачуланган, ләкин безгә кереп татар киленен гаепләргә онытмады. Имеш, бала мендәре астына «Аятел көрси» куйганнар, Ваняның мондый башбаштаклыкка ачуы килгән, ата кеше фикере белән исәпләшмәгәннәр! Исерек улы түгел, баласы иманлы булып үссен, дип борчылган ана гаепле булып калды.
Сасы сарык, тәмле манты…
Татарларны яратмаса да, Лена үзе гел мөселманча суелган ит кенә ала. Шул ук вакытта Корбан бәйрәмнәре җитсә, гел бер сүзне кабатлый:
– Ничек ашыйсыз ул сарык итен, сасы бит ул… Каенанамның җавабы әзер анысы:
– Сез дуңгызны ашаган кебек!
Шул сүзенә ачуы килеп, каенанам манты, өчпочмак пешерсә, аларга күчтәнәчкә кертми калмый. Сыпырып салалар ди, сарык дип борын җыерып тормыйлар.
Яңа ел алдыннан кабат Лена ишек шакый. Икенче улы Женя таныштырырга йөри торган кызын алып кайткан.
– Безнең бәхет татарлардандыр инде, кыз беткәндер, монысы да татар кызы ияртеп алып кайткан, – дип тезә-тезә зарланып чыгып китте. Шуннан соң озак та үтмәде, бу кызны да ташлаткан.
Әле язмамны очларга утырганда гына тагын яңалык – кече улы Федя Алсу исемле кыз белән «гражданский бракта» яши башлаган. Озакламый никах буласы…
Татарлар арасында гомер итеп, татар халкыннан бер зыян күрми яшәп, безнең милләт халкына күңелендә каян шулкадәр негатив җыелган дип аптырыйм мин. Күршебездә тагын өч рус гаиләсе яши, аларның берсе белән дә аралашмый, бердәнбер татар гаиләсе булган безгә кереп җитә. Пешергән ризыклары да гел безнең милли ризыклар: гөбәдия, өчпочмак, бәлешләр, әле беркөнне генә кыстыбый пешерергә өйрәтегез әле, дип кергән…
Татарга әз генә кыенлык тудырсаң, динен дә, телен дә җиңел генә алыштыра. Рус халкының дине нык шул. Дөньяда үз милләтеннән берүзе торып калса да, чукынудан туктамас…
Ләйсән НИЗАМОВА.
Комментарии