СЕРИАЛЛАР ИЛЕНДӘ

СЕРИАЛЛАР ИЛЕНДӘ

Танышым Чилидан кайтып төште. Ул анда кияү егете чакыруы буенча кунакта булды. Чит илдә алган тәэсирләре белән уртаклашырга, ят тәгамнәрдән авыз итәргә кызый мине өенә чакырды. Сезгә шунда ишеткәннәремне бәян итәргә булдым.

…Светага 23 яшь. Ул булачак киявен интернеттан тапкан. егете Дарио кыздан сигез яшькә олырак. Озын буйлы, төз гәүдәле, зәңгәр күзле чибәр егет самими елмаюы белән күпләрне җәлеп итәрлек. Үзе хөкүмәтендәге җаваплы урында эшли. Кызый булачак кияве белән җәен Украинаның шәһәрендә очрашып күрешкән инде. Яшьләр арасында шул вакытта җылы хисләр туып, алар бер-берсенә гашыйк була. Ярты ел дәвамында Дарио белән Света арасында җылы хатлар йөри, интернет аша көн дә аралашалар, скайп дигән замана могҗизасы исә бер-берсен күрештереп тора.

БӘЙРӘМ КУПШЫ БУЛА

Ниһаять, кызый бәйрәменә Чилига чакыру ала. Тәвәккәлләп, якларына барырга карар кыла Светлана. Дариосы кызга электрон билетларны ике якка да юнәтеп куйган бит. Эшеннән ял алып, узган елның соңгы аенда кызый юлга чыга. Мәскәү белән Казан арасын уңайлы очкычта 3 сәгать ярым эчендә җилдәй үтеп, Парижга юл ала. Франция башкаласыннан Чилига кадәр тагын 11 сәгать ярым сизелми уза. Светлана Чилида зурдан кубып бәйрәм ителүче Раштуага тап була. Бер рәттән туган көнен дә (ул 25 декабрьдә туган) шунда уздырырга ниятли. Бу бәйрәмдә кешеләр бер-берсенә бүләкләр бирешеп, кунакка йөрешә.

– Раштуа көнендә Дариолар гаиләсенә бик күп кунак килде. Аларның һәрберсе моннан ике ел элек вафат булган гаилә башлыгы хакында якты, җылы истәлекләре белән уртаклашты. Аның яхшы, игелекле, ярдәмчел, киң күңелле кеше булуы хакында сөйләде. Дарио гаиләсе, әнисе һәм дәү әнисе белән Чили үзәгендә, хан сараедай коттеджда яши, – дип дәвам итте кызый сәяхәтнамә турында сөйләвен.

Гомумән, Чили башкаласы – табигатьнең бик гүзәл почмагына урнашкан. Әлеге кала таулар камалышында булып, искиткеч гүзәл манзарага тап буласың. Ә Тын океанны беренче күрү мизгелләре сөйләп, язып бетереп булмаслык хисләр тудыра.

– Мине Чилиның башкаласы Сантьяго чәчәкле-җиләкле җәе, мөлаем, көләч йөзле кешеләре белән каршы алды. Шунысын да әйтим: җылылык 30 градустан да югары булуга карамастан, океан суы бик тозлы һәм салкын. Шуңа күрә җирле халык тауларда урнашкан күл, ясалма елгачыкларда коена.

Дариолар ихатасына килеп керүгә, мин үземне телевизордан караган сериалларның берсенә килеп эләккәндәй булдым, – дип башлады кызый гаилә хакында сөйләвен. – Йорт-җирләре дисеңме, яшәү-аралашу, ике арадагы мөгамәлә – бар да нәкъ сериаллардагыча.

ЧӘЧӘККӘ КҮМЕЛГӘН ШӘҺӘР

Иң беренче шаккатырганы таулар булды. Төрле формадагы, биеклектәге таулар искиткеч матурлыгы белән күңелне әсир итә. Тауда юллар бик куркыныч, биредә еш кына җир тетрәүләр дә булып тора. Йортлар үзләренең төрлелеге, форма үзенчәлекләре белән игътибарны тарта. Һәрберсен берничә балкон бизи, алар чәчәккә күмелгән. Ерактан карасаң, шәһәр зур бер чуар бәйләмне хәтерләтә.

Биредә көн саен башкаланы чистартып, су сиптереп торалар. Җирдә күз шәйләмәслек урыннарда кранчыклар урнашкан, бөтенләй көтелмәгән мизгелдә яныңда су фонтаннары сиптерә башларга мөмкин. Кайчак, эшләп китәр алдыннан, аларның кайберләре еландай ысылдап куя, шул рәвешле мин берничә мәртәбә югалып, куркып та калдым әле.

Сантьяго урамнарында, юл буйларындагы хәлләрне дә таң калып күзәттем. Биредә балалар акча эшли. Аеруча светофор тирәләрендә очрый андыйлар. Кызлар бии, аерым да, парлап та, төркемләп тә. Малайлар, нигездә, ипи, су, төрле сувенирлар сата. Театральләшкән күренешләргә дә тап булдым. Акробатлар, ут белән идарә итүчеләр, жонглерлар искитәрлек номерлары белән таң калдырды. Машиналар туктап торган арада, аларны юып, акча эшләүчеләр дә бар. Берничә мәртәбә хәер сорашучы балаларга да тап булдым.

БАЛАЛАР БИК БӘХЕТЛЕ

Шунысын да искәртим: Чилида балаларны бик яраталар. Биредә ишле гаиләләр саны күп. Балаларга чикләүләр бөтенләй юк, алар үзләрен теләсә кайда иркен тота ала. Мәсәлән, кыйбатлы рестораннарда сабын куыгы очыртырга яисә качышлы уйнарга мөмкиннәр. Уен вакытында ресторан хезмәткәрләре ялгыш кына аларга кагылган очракта, олылар балалардан гафу үтенә. Зур супермаркетларда төркемләп уйнаучыларны да күзәттем. Искитәрлек хәл: олылар балалар уенын, уфтанмыйча, тыныч кына күзәтә. Аларны бүлдерми, җилтерәтеп, елата-елата, алып чыгып китми.

РУСИЯЛЕЛӘР ИСӘНЛӘШӘ БЕЛМИ

Халык биредә ачык, киң күңелле, кунакчыл, аралашырга бик ярата. Мөлаем, көләч йөзле сантьяголы теләсә кайда синең белән әңгәмә куертып җибәрергә мөмкин. Биредә испан телендә аралашалар, шактые инглизчә «сукалый». Тик әлеге аралашулар дәвамлы дуслыкка илтә дигән сүз түгел. Алар, гомумән, һәркем белән елмаеп исәнләшә, җиңелчә кочаклашып үбешә, хәл-әхвәл сорашу гадәткә әйләнгән. Әңгәмә вакытында шәхси хәлләр, гаилә тормышына бөтенләй кагылмыйлар. Чит илдән килүчеләргә хөрмәт белән карыйлар. Сувенирлар кибетендә йөргәндә, бер кибетче кыз белән аралашырга туры килде. Мин аннан Русиядән килүчеләр хакында кызыксындым. «Без Русиялеләрне әллә кайдан танып алабыз. Алар башкалардан шуның белән аерыла: исәнләшә белмиләр. Башка теләсә кайдан килгән чит ил кешесе кибеткә килеп керүгә, башта исәнләшә. Ә сезнекеләр балык кебек…»

Бәйрәмнәрне гаиләләре белән үткәрергә яраталар: әби-бабайлар, балалар, оныклар бергә җыелып күңел ача. Дариолар гаиләсендә бәйрәмнәр хәмер – шәрабсыз уза. Алар нәселендә, гомумән, «коры» закон. Быелгы Яңа елны да Пальмалар гаиләсе күпсанлы туганнары белән берлектә каршылады. Биредә бездәге кебек мәшәкатьләнеп, арыганчы әзерләнеп, өстәлләр сыгылып торырлык тәгамнәр юнәтеп маташмыйлар. Иң кызыгы шунда: Яңа ел алдыннан җирле халык бар да йорт түбәсенә җыелыша. Биредә җырлап, махсус быргылардан кычкырталар. Аннары шәһәр өстендә озаклап салют ялтырый.

ХАЛЫК БИК САБЫР

Супермаркетта шундый хәлгә тап булдым. Кәрзин, арбачыклар белән кассага чират көтүчеләр арасында өч шешә су тоткан ир-ат тыныч кына үз чиратын көтеп алды. Ә кассага чираты җиткән ханымның акча карточкасы автоматта тоткарланып калды. Әлеге проблеманы хәл иткәнче (кибет хуҗасы килде, аппарат төзәтүчене көттеләр, банкка шалтыраттылар…) су буе чират тавышсыз гына көтеп торды. Биредә халык бик юан. Бу нисбәттән аеруча хатын-кызлар уздыра. Хәтта балалар бакчасына йөрүче балалар да майга «баткан». Бер яшьлек бала кулында чипсы һәм кока-кола күрү – гадәти күренеш. Җирле халыкның ашавы гади, нигездә, аны ит һәм помидор тәшкил итә. Помидорны кабыгыннан чистартып ашыйлар. Аны турап, суган белән бутыйлар да менә сиңа Чили салаты! Борычлы тәмләткечләрне бик яраталар.

Чилида кока-кола – яраткан эчемлек, аны күпләп сатып алалар. Сирәк кенә сок, минераль су эчәләр. Тукланулары, нигездә, «фаст-фуд», безнеңчә коры-сары була инде. Хатын-кызлар шоколад ярата, урамда әлеге тәгамне авыз итүчеләр адым саен очрап тора.

Никадәрле эзләсәм дә, кибетләрдә карабодай, кара ипи, кыяр, укроп таба алмадым.

Чили башкаласы Сантьягоның Казаннан аермасын нәрсәдә күренә?

– Сантьяго – күпмиллионлы шәһәр. Биредә бар да бездәгечә: автобуслар, машиналар, метро, «бөке»ләр… Шулай ук зоопарк, музейлар, кино-театрлар, супермаркетлар, рестораннар… Бар да бездәгечә. Чилида һәр шәһәргә керү һәм машинаны вакытлыча калдыру урыннары түләүле.

Монда берничә ресторанда булырга туры килде. Шундыйларның берсендә Чилиның төрле почмакларына хас музыка тыңлап биергә җыелалар. Икенчесендә, мәсәлән, «Викинги» дип аталучысына, халык төрле ит ризыклары авыз итәргә килә. Биредә баш сөякләре, шлемнар, сырлы өстәл-урындыклар, рыцарьлар карамагына килеп эләгәсең. Үзеңне Скандинавия замокларының берсенә эләккәндәй кебек хис итәсең.

Анда Русиядән килеп яшәүчеләр бармы? Андыйлар белән очрашырга туры киләме?

– Кибетләрдә еш кына Иван, Дмитрий дип эндәшкән тавышка гел игътибар иттем башта. Аларны безнекеләр дип уйлый идем. Баксаң, биредә әлеге исемнәр бик таралган булып чыкты.

Биредә безнең илдән килеп яшәүчеләр очраштыргалый. Шундыйларның берсе – . Ул чәчтараш булып эшли. Чилига иптәш кызы чакыруы буенча кунакка килгән. Башта аларда яшәгән, соңрак фатирга күченеп, аерым тора башлаган. Ларисаның иптәш кызы Тамара биредә кияүгә чыгып, тормыш корып җибәргән. Ларисаны да Чилида калырга үгетли икән. Кызый туган илен – Украинаны бик сагына, бераз акча эшләгәннән соң, Харьковка кайтырга ниятли. Кызга гашыйк булучылар да шактый икән, берничә егет хәтта кияүгә чыгарга да тәкъдим ясаган. Тик ул үзенә тиң парны таба алмаган. Минем белән аралашканда да күзләрен яшь пәрдәсе каплады бичараның. Озаклап аралаштык без белән, кызый мине елап озатып калды…

Сантьягода ел саен дипломатик ярминкә уза. Анда сувенирлар, ризык төрләре конкурсында Русия дә катнаша. Дарионың әнисе Алетия сүзләренә караганда, анда безнекеләрне бик яраталар. Ел саен көтеп алалар. Былтыр аларга безнең бәлеш, коймаклар бик ошаган. Пальмалар гаиләсе мин күчтәнәчкә алып барган чәкчәкне дә бик мактады. Монда безнең әлеге тәгамгә охшаган ризык пешерәләр. Тик бал урынына аңа тозлы-әче тәмләткечле сок өстәп катыралар.

Дарио миңа Сантьягода русиялеләр Ассоциациясе барлыгы хакында да әйтте. «Алар үзара дус, аралашып гомер кичерә, бәйрәмнәрне бергәләп үткәрергә тырышалар. Алар арасында дусларым да бар», – дип сөйләде ул миңа.

Әле радио да еш тыңладым, алар музыкасы күңелемә хуш килде. Анда диктор Иван тырыша-тырыша, сүздәге басымны соңгы иҗеккә куя-куя «Арсенальное» сырасын рекламалап маташа иде. Радиога шалтыратып, егетне сүзне дөрес әйтергә өйрәттем.

Мин аралашканны тыңлап торган Дариолар гаиләсе дә русча өйрәнергә теләк белдерде. Аеруча аларга «землетрясение» сүзе бик ошады. Ягымлы, йомшак әйтелеше белән. Аларда бу сүз куркыныч, зәһәр яңгырашлы. Менә, үзегез әйтеп карагыз әле: «Терромотто!»

Света, бу мәхәббәт тарихының дәвамы нинди булачак?

– Чили, Сантьяго һәм башка шәһәрләр, андагы халык, тормыш рәвеше миңа бик ошады. Тик ярты ай кунак булганда, күңелне гел сагыну хисләре биләде. Кияүгә чыгып, бирегә торырга килсәм, Дарио белән аерым йортта яшәү планлаштырыла. Без ул коттеджны барып карап кайттык – хан сарайларың бер якта торсын! Дарио бүләк итәчәк машина маркасын да беләм. Анда минем үз кәсебем дә булачак – сәнгать мәктәбе оештырмакчы булам. Чилида бар да булачак, Туган илдән, әти-әнидән, дуслардан, туганнардан башкасы… Анда чакта берсүзсез Чилига яшәргә китәрмен кебек тоелган иде. Тик Казанга кайткач, яхшылап утырып уйлагач, чәчтарашханәдәге Лариса искә төште… «Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил», – дип халык юкка гына әйтми торгандыр. Уйларга вакыт бар әле. Укуымны тәмамлап, диплом аласы бар.

…Ә Чилида биргән вәгъдә хакында миңа Дарио бүләк иткән, ак алтыннан эшләнгән балдак һәрчак искә төшереп тора…

Мәдинә НУРУЛЛА

  СЕРИАЛЛАР ИЛЕНДӘ , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии