- 27.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №37 (22 сентябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Аны мин Сочида, Курорт проспектындагы паркта очраттым. Илерә-илерә, үксеп-үксеп күз яшьләре коючы бу ханым күпләр игътибарын җәлеп итеп өлгергән иде. Урта яшьләрдә, зәвык белән киенгән Галия бераз тынычлангач, гәп куертып җибәрдек. Татарстаннан, өстәвенә, каләм иясе икәнлегемне белгәч, ачылып китеп, мәхәббәт тарихын сөйләп бирде. Биредә, шәһәр үзәгендә, аны яраткан кешесе, бер тиенсез, документларсыз калдырып ташлап качкан. Игътибарыгызга шушы хактагы язманы тәкъдим итәм. “Языгыз әле, бәлки кемгәдер файдам тияр – сабак булыр. Тик фамилияләрне генә атамагыз, зинһар!” – дигән үтенеч тә искә алынды.
ЧҮТ-ЧҮТ АЙЛАР…
Зифа буйлы, мөлаем йөзле Галиягә һич кенә дә 47 яшь бирмәссең. Яшьли иреннән тол калган, инде балалары да башлы-күзле. Ялгызлыктан туйган ханым, картлыгында ышанычлы терәк булыр дип, ир-ат эзләү хәстәренә керешә. Тота да кесә телефоныннан шушы хакта смс җибәрә. Әлбәттә, аның белән тормыш корып, бергәләп яшәргә теләүчеләр шактый була. Тик сәрхушләр, гаиләлеләр, утырып чыкканнар, альфонслардан гайре кандидат табылмый. Ниһаять, хыялына ирешкән кебек тоела аңа: Сашага 45 яшь, гаиләсеннән күптән аерылган. Төсе-бите, килеш-килбәтенә дә тел-теш тидерерлек түгел! Эше дә акчалы, ул зур гына предприятиедә эретеп ябыштыручы. Ике арада туктаусыз смс “яңгыры” ява башлый. Бер атнадан “кавалер” Галиягә очрашырга тәкъдим ясый. Үзәктәге кафеларның берсендә чәйле өстәл тирәсендә әңгәмә өч сәгатькә сузыла. Саша акчаны кызганмый, тәм-томны, җиләк-җимешне өстәтеп кенә тора. Шәраб, аракы, сыра турында авыз да ачмый егеткәй. Менә бит нинди зур бәхеткә ия Галия, авызына уймак эчемлек тә капмаучыга тап булды! Таксига утыртып өенә озатып та җибәргәч, ханым кавалерга мөкиббән китә, баш-аягы белән гашыйк була…
Таң аттыра алмыйча гаҗиз була чибәркәй. Чөнки иртәгесен яңадан Сашасы белән очрашачак ич. Кичләре яңадан кафеда уза, аннары сөйләшү-аралашу Казансу буенда дәвам итә. Аерылышыр вакыт та җитә. Егетебез мәгъшукасын өенә кадәр озатып куя.
Төнге унберләрдә Галиянең кесә телефоны шалтырый. Таныш номерны күргәч, ханымның йөрәге тишеп чыгар дәрәҗәгә җитеп тибә. Сашасы шалтырата бит, сагынган икән. Кунакка килергә теләге барлыгын белдерә. Бик күрәсе килсә дә, вакыт соң булу сәбәпле, Галия кавалерының тәкъдимен кире кага.
Озак та үтми тагын телефон шалтырый. Саша!
– Синең өең янында басып торам, – дигәч, Галиягә аны чыгып алудан башка чара калмый…
Егет буш кул белән килмәгән: сумка тулы күчтәнәч. Кунак алып килгән тәм-томнар белән сыйлангач, аралашу түшәккә күчә.
Иртән ханым бәхет кошы тоткандай уяна. Ниһаять, эзләгәнен тапты, картлыгы тыныч, мәшәкатьсез узар…
Берәр атна чамасы эштән кунарга кайткалап йөри дә Саша Галия янына яшәргә бөтенләйгә күченеп килә.
ДӨП-ДӨПЛӘРЕ ДӘ ҖИТТЕ…
Сашага сокланып туймассың! Эштән вакытында кайта. Итагатьле, игътибарлы, аракы эчми. Һәр атнаны чәчәк бәйләме бүләк итә, кафеларга чакыра. Эретеп ябыштыручы – керемле һөнәр шул. Тик өч айдан соң…
Кичләрен өйгә Саша салгалап кайта башлый. Сумка тутырып сырасын, аракысын ташый. Галиянең төннәре исерек ирне саклап уза, сүгенү сүзләреннән колаклары тона. Ханымга авыз ачып сүз әйтергә ирек бирми. Галия: “Тыңларга һәм буйсынырга!” – дигән режимда яши башлый. Рөхсәтсез авызын ачса, йодрыклар ярдәмендә “тәрбияли” аны ир. Берничә мәртәбә “больничныйда” утырырга мәҗбүр була. Зәңгәрләнгән күзләр, шешенгән бит белән эшкә барып булмый ич. Аның хурлыгы ни тора…
Беркөнне кич шулай кыйнап ташлагач, ханым бу хәшәрәттән котылырга ниятли. Тегесе чәчәк бәйләме белән торт күтәреп кайтып гафу үтенгәч, мескенкәй аны яңадан кичерә…
Саша инде акчасын да өйгә алып кайтмый, төннәрен югалып торулары да ешая. Ә өйдә кунса, төне буе сүгенеп, акырып – бакырып ята. Бер көнне залда идән уртасында Галиянең күлмәк- чалбарларына ут төртеп яндырмакчы була. Чалбар кесәсендәге соңгы 500 сумны коткарырга ашыккан ханымны эләктереп алып кыйнамакчы була башкисәр. Бәхеткә, вакытында ычкынып өлгерә һәм урамга чыгып йөгерә. Күзләрен кан баскан җәллад Галия артыннан чаба. Ишегалдында сөйләшеп торучы бер төркем яшьләр якламаса, бәлки, ханым ул көнне якты дөнья белән бәхилләшкән дә булыр иде… Шушы хәлләрдән соң да Галия Сашаны кичерә. Тегесе бер кочак чәчәк, конфет, торт күтәреп кайта ич. Тезләнеп гафу үтенә. Менә шундый “романтика”…
Бер кичне, ачылып китеп, Саша үзе яшәгән хатыннар турында сөйли. Галия ханым аның алтынчы хатыны икән. Беренчесен, ике баласы белән Кыргызстанда ташлап калдырган. Казанга килеп урнашкач, Лена белән бер елга якын торганнар. Чыгып киткәндә хатынны канга батырганчы кыйнап, компьютерын һәм принтерын алып киткән. Өченче хатыны Иринаның башын таба белән тишкәннән соң, озак вакытлар яшерен тормыш алып барырга мәҗбүр булган икән. Үзеннән ун яшькә олырак Зинаның мал-мөлкәтен җимереп, сугышып ташлап качкан. Шушы хәлләрдән соң хатыннарның берсе дә милициягә хәбәр итмәгән, монстр үз гамәлләре өчен бернинди җәзага тартылмаган. Хәшәрәттән котылган хатыннар, аны, яман төштән котылгандай, оныту ягын караганнар…
Чит шәһәрдә ялгыз калуының сәбәпләрен сорагач, ул болай диде:
– Сочига аның туганнарына туйга чакырдылар безне. Бәйрәмдә рәхәтләнеп биедем, җырладым. Саша шуңа бик көнләште. Берничә күлмәк, костюмымны кайчы белән туракларга кушты. Ә мин каршы килгәч, машинадан куалап төшерде дә үзе выжылдатып китеп барды. Туганнары күзенә күренсәм, үтерү белән янады…
Югарыда язылганнарны бәян итеп туктагач, Галия ханым яңадан үксеп еларга тотынды. Бераз тынычлангач, үзенә булышуымны үтенде. Чит җирләрдә якташыңа ярдәм итү – үзе бер сихәт ич ул! Галиянең улы Рашат минем исемгә әнисе өчен акча салды. Блиц- күчерү юлы белән акча ярты сәгать эчендә килеп җитте. Сочи шәһәре милиционерлары билет юнәтүдә булышты.
Казанга кайткач, Галия белән очрашып сөйләштек. Ниһаять, ул монстрдан котылган. Үзенең шушы хәшәрәт йогынтысында тилмереп яшәгән көннәрен хәзер елмаеп искә ала. Киләчәккә планнары белән кызыксынгач:
– Ач тамагым, тыныч колагым! – дигән мәкальне ишеткәнсездер ич дип, рәхәтләнеп, кинәнеп көлеп җибәрде…
Дөрес сүзгә җавап юк шул…
Мәдинә НУРУЛЛА,
“Ирем – вампир”
Без исерек ата янында куркак, йомыкый булып үстек. Шул ук вакытта аның “мин кемлеге” дә күчкән. Шулай булса да әниебез безне гадел, эшчән итеп тәрбияләргә тырышты. Мин белгәннән әтиебез ревизия комиссиясе рәисе булып эшләде. Аңа кадәр бригадир булган. Иртә китте, кич кайтты. Йорт эшләре әнидә иде. Үсә төшкәч, безгә дә эләкте. Өйдә ни генә булса да, әниебез кешегә сиздермәскә тырышты. Янәсе, әти урында, кеше арасында эшли. Шулай итеп түзеп, 56 яшендә гүр иясе булды. Без ятим калдык. Һәм мин беркөнне түзә алмагач: “Эчми-тартмый торган кеше очрасын, рус булса да ярар иде”, – дип еладым. Алланың амин дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең: бирде миңа Ходай рус егетен. Тартмый, чамасын белеп кенә эчә. 16 ел ярыйсы гына яшәдек. Тик бу кечкенә генә рус авылы иде. Бер мин генә татар. Каенанамның килендәше үземне өнәп бетермәде. Балам белән татарча сөйләшсәм дә ошамады аңа.
Без зур йорт җиткезеп чыктык. Ваннасы да бар, бәдрәфе дә өйдә. Монда да тыкшынмыйча калмадылар. Көнләштеләр. Нигезгә бозым куеп калдырганнардыр дип уйлыйм. Чөнки ирем вампирга, сихерчегә әйләнде. Ут счетчигы куелган якка барып килә дә мине күз карашы белән бораулый башлый. Аягыма караса, аягым авырта. Кулы белән кая кагылса, шул сыкрый. Авыртмаган җирем юк. Чарасызлыктан Казандагы бер багучы янына барырга булдым. Беренче сеанста ул миңа көч бирде, канатланып кайттым. “Гафу үтенеп кил”, – диеп, кире авылга кайтырга мәҗбүр итте. Һәм мин яңадан вампир янында идем. Киемнәремә кадәр тискәре энергия ала, ахры. Шуңа да беренче чыгып китүемдә үк бар акчама кием алдым. Әмма барысын да алыштырып бетерү мөмкин түгел. Өйдәгеләрен дә кияргә туры килә. “Ирең сине үләрлек итеп сихерләгән. Димәк, син артык. Аллаһы алмакчы була. Сиңа ярдәм итә алмыйм”, – диде багучы. Димәк, иремнең кара көче аныкыннан көчлерәк, куркып калгандыр. Җитмәсә, башкалардан алынган “караны” да миңа салгандыр. Алар кемнәр акчаны күбрәк түли, матур сөйли, шуларга ярдәм итә. Кайберәүләргә шулар “пычрагын” тагарга да күп уйлап тормыйлар.
Багучылар үзләренең нинди зур гөнаһ кылуларын уйлый микән? Коръән буенча бу бит тыелган. Алар өчәр метр материал алдырып, ташка бәйләтәләр дә ул изгегә әйләнә. Аны кай җирең авыртса, шунда бәйләргә кирәк. Имеш, тереләсең. Мин баштан ышандым. Алар әйткәнчә үтәдем. Әмма китап кибетендә “Магия” дигән китапны күреп, бу хакта укып карагач шаккаттым. Яулык, сөлге кебек әйберләрне терелтәм дип биргән очракта да алырга ярамый. Алар киресенчә башка кешеләр авыруын да сиңа тага икән. Иң куркынычы – дуңгыз мае диелгән. Алар компресс куябыз дигән булып сарык мае белән майлый. Киемнәрне юа башлагач, су май гына була.
Димәк, багучы мине тәмам үлем хәленә китереп җиткерергә “булышты”. Ә мин аңа зур өметләр багладым. Кеше рәнҗеше төшәр дип, ничек курыкмыйлар икән?! Башкаларга шуны әйтәсем килә: һич кенә дә багучыларга ышанмагыз.
Адресым редакция өчен генә.
Каен сагышы
Җилләрдә чайкала моңсу гына
Тау башында үскән карт каен.
Көтмәгәндә ялгызы калды шул,
Давыл һәлак итте паркаен.
Күптән инде гашыйклар да килми,
Моңсулыктан җаны сыкрана.
Серсез калган яшел яфраклары
Истәлекләр белән юана.
Ил сакларга киткән яшь егетләр
Чиккән яулык элеп киттеләр.
Япь-яшь кызлар шул каенга килеп,
Яулыкларны санап көттеләр.
Шаһит булды каен кавышуга,
Күрде күпме аерылуларны.
Чишмә булып аккан күз яшьләре
Сугарды тирән тамырларны.
Яшьлек хатирәләрен яңартып
Төшләрендә яшь кызлар көлә.
Тик элгән ак яулыкларны эзләп,
Чал әбиләр генә еш килә.
Зәйнәп ЗӘКИЕВА.
Актаныш районы, Мерәс авылы.
Комментарии