КАЕНАНА ГЫНА ГАЕПЛЕМЕ?

Газетага басылган «Каенанам безнең тормыштан көнләшә…»(№28, 17 июль, 2013 ел) дигән язманы укыгач, үз фикеремне язасым килде. Бу инде «тапталган» тема, монда язылганнар да – бары «сүз боткасы». Автор күңелсез сүзләр тезмәсен кат-кат кабатларга тырышкан, ә менә язма астына исемен куярга курыккан. Аз гына булса да намусы калган, дип әйтимме. Бу язманы мин киленнең «йөрәк зары» дип түгел, гайбәт сатуга тиңләр идем.

үз язмасында тезгән генә: каенана әйбәт яшәвебездән көнләшә, безгә тыныч яшәргә ирек бирми, иремне котырта, матур киенеп йөрүем ачуын чыгара, үзләре бокалдан чәй эчәләр, миңа чокыр куялар, алар кунак җыя, мин хезмәтче ролен үтим, кайткач ике чиләк кенә бәрәңге биреп җибәрә, аларда булганда минем аяк киемнәрем урамда «төн куна», ул безгә килсә шкафларны ачып карап йөри, без яшьләр белән ял итәргә барырга хыяллана, кызының балаларына кием ала, ә безгә юк, кызының тормышы начар булганга без җәфа чигәргә тиеш. Шуның аркасында гел ирем белән әйткәләшәбез һәм башкалар… Боларны укыгач «Имәндә икән чикләвек» диясе генә кала шул…

Язманы кат-кат карап чыккач, уйга каласың. Тормышын матур итеп корган килен «мескен» хәленә калган. Ул бик яхшы яши үзе, тик менә каенана гына яшәргә комачаулый. Начар каенана аркасында килен газаплана – «бичара». «Кем нәрсә сөйләсә – аныкы дөрес», – ди халык. Улы белән килененнән аерым авылда яшәп яткан каенана белән сөйләшеп карасаң, ул ниләр әйтер иде икән? Әйе, улын үстереп, тормышка әзерләп озаткан, хәзер авыр тормышлы кызы өчен ут йотып яшәгән ана икән ич ул…

«Өйгә кайткан саен ирем белән тавышланабыз», – ди килен. Димәк, ире бу хәлләргә риза түгел. Качып-посып кешеләр сөйләшкәнне тыңлап йөргәнче (бу – тәрбиясезлек ич), яннарына килеп ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк булгандыр ләбаса.

Гел үз әнисенә кайтып булышканга күрә каенана риза түгел, димәк. Үз әниеңә кайтып булышу бик тиешле, изге эш, әлбәттә. Ә иреңнең әнисе дә сезнең әни түгелмени? Бу үземнең әни, бу – каенана дип түгел, аларны үзебезнең әниләр дип карасагыз начар булмас иде. Аның өчен олы йөрәкле, рәхимле булырга кирәк шул.

Матур киемнәр киенеп авылга кайту начар эш түгелдер, тик иреңнең әнисенең хәтерен калдыру өчен түгел. Ә менә кайткач: «Әни, менә нинди матур күлмәк алдым әле, ошаса сезгә дә алырбыз», – диебрәк сөйләшү бу киленгә тау-ташлар җимерү күк авыр, ахыры.

Авылда каен сеңлесенең тормышы авыррак икән, нигә аларның хәленә керергә уйлап карамаска? Иреңнең газиз туганы бит ул.

Ә чәй эчкәндә чокырны, бәлки, алар сиңа хөрмәтләп куялардыр. Чокыр-тәлинкәдән чәй эчү күңелгә ятышлырак бит, бигрәк тә безгә – мөселман кешегә. Инде алай ошамый икән, берничә матур бокал сатып алып кайтып карасаң – нәтиҗәсе начар булмас кебек.

Каенанаң аш уздырган. Килгән кунакларны гаепләп йөргәнче, аларда булышып йөрүнең ни начарлыгы бар. «Әни, син кунаклар белән утыр», – дисәң, ничек күңеле булыр иде ана кешенең.

«Әниеңә хезмәтче кирәк, мин аңа эшләргә атлыгып тормыйм», – дип ирен битәрли килен. Тәннәргә салкын йөгерерлек бу сүзләргә җавап юк. Менә сиңа мөселман килене, татар хатыны. Кунакка килгән каенана шкафларны ачып карап йөргән имеш. Ана кеше улының бай тормышына шатланып карап йөргән дип тә уйларга була ич.

«Тоз күленә барсагыз, мин дә барыр идем», – ди ана кеше. Гомергә бер диярлек газиз улы әнисенә дөнья күрсәтеп, ял иттереп кайтса, нәрсәсе начар булыр иде икән.

Уйлап карасаң, шаккатарлык хәлләр. Каенана, каената белән бергә яшәп яткан бер килен: «Өйнең яме булып торучы каенанама чиксез рәхмәтлемен», – дип яза бер газетада. «Әни белән теләктәшлек итеп яшибез, шатлыгыбыз да, борчуларыбыз да бергә», – ди ул. Хак сүзләр. «Хак сүз таш яра», – ди халык. Олылар белән бергә чөкердәшеп яшәп яткан гаиләләрне шактый беләм мин. Алар хакында менә бу киленгә сөйләп күрсәтәсе иде дә, озынга китә. Мәрхәмәтле, яхшы күңелле киленнәр күп инде алар. Ә менә әлеге язмадагы килен кебекләр…

Бу язманы язучы ханым! Үзеңә каенана булыр көннәр хәзер килеп җитә ул. Әбиләрен сүгеп, әтиләре белән тиргәшеп яшәгән ханымга киләчәктә балалары ниндиерәк мөнәсәбәттә булырлар? Иреңнең газиз әнкәсе турында сөйләгән шушы сүзләрне балаларыңнан үзеңә дә ишетергә туры килсә, нишләрсең?! «Булмас» димә…

Фәрдия ҖИҺАНШИНА.

Казан шәһәре.

 

Комментарии