Хыянәтме бу?

Хыянәтме бу?

Күңеле нидер сизгәндәй, соңгы лекциядән китәргә булды Зөлфия. 12нче трамвайга утыргач, авылда урында яткан әнисен уйлады һәм, озак та үтми, тулай торакка кайтып җитте. Ишек төбендә утырган вахтерша – Гөлсем апа, гадәттәгечә, ачык чырай белән каршы алмагач, Зөлфия тагын да шомлана төште.

– Зөлфия, сиңа телеграмма бар, – дип тамагын кырып куйды ул. Телеграммадагы сүзләргә күзе төшкәч, аяк астындагы идән упкынга төшеп киткәндәй булды. «Срочно приезжай. Мать тяжела больна. Мансур», – диелгән иде анда.

– Кайгырма, Зөлфия, терелер әле, – дип юатырга тырышты вахтерша.

– Апа җаным, булмас-булмас, дүрт ай урында ята инде ул, – дип Зөлфия елап ук җибәрде.

Тиз арада юлга кирәк-яракларны җыештырып, авылдашы Хәлилгә (тулай торакта бергә торалар, икесе дә педагогика университетында укый) кош теледәй кәгазьгә: «Мин авылга киттем, әни авыр хәлдә», – дип язды да Гөлсем апасына аңа бирергә кушып, автовокзалга юнәлде.

Район үзәкләренә автобуслар китеп беткән иде инде. Шуңа күрә, Яр маршрутына алды Зөлфия билетны. Шәһәргә кайтып җиткәч тә, Зөлфияне көтеп торучы юк иде. Вокзал бушап калган. Як-ягына каранып торганда, каршысына сыйныфташы Айдар килеп чыкты:

– Зөлфия, син түгелме соң бу? Әйдә, кайтсаң, миндә бер урын бар. Түбән Камадан кайтыш. Якташлар юк микән дип, вокзалга кердем, – дип Зөлфиянең кулыннан сумкасын алып, «Жигули»е янына алып та китте.

Айдар белән алар бер мәктәптә иде. Икесе дә 8 сыйныфны тәмамлагач, район үзәгенә, урта мәктәпкә йөреп укыдылар. Хәзер Айдар Әлмәттә прораб булып эшли икән. Юл буе дөнья, авыл хәлләре турында сөйләшеп, кайтып җиткәннәрен сизми дә калдылар.

– Әниең авырый икән, – дип ишеткән идем шул, – диде ул Зөлфияне тыңлагач. – Кайгырма, терелер, хәзер медицина көчле, – дип юата-юата аны капка төпләренә үк китереп куйды.

Зөлфия ишегалдына керде. Бер җан иясе күренми, тынлык. «Аллага шөкер, әнием исән икән әле», – дип уйлады ул. Өйгә керүгә күзе түрдә яткан әнисенә һәм ике күрше карчыгына төште. Алар авыруга нәрсәдер сөйлиләр иде, күрәсең. Зөлфияне күрүгә, Сәлимә карчык шатлангандай итте: «Зөһрә, кызың да кайтып җитте, Аллага шөкер», – дип, аның белән кул биреп күреште.

– Әнкәй, хәлләрең ничек? – дип дәште Зөлфия, үзе күз яшьләрен тыеп, елмаерга тырышты.

Караватта яткан ап-ак чырайлы хаста хатынның йөзе алсуланып киткәндәй булды.

– Исәнме, кызым, ничек кайтып җиттең соң? Мансур абыең телеграмма суккан. Югыйсә, Зөлфияне борчыма, дип әйткән идем – тыңламады. Ярар, бик яхшы булган. Сине күргәч, хәлем жиңеләеп киткәндәй булды, – дип торып утырырга да тырышты. Янындагы карчыклар аның башыннан тотып торырга ярдәм итте.

Бераздан күршеләре, авыруны Зөлфиягә калдырып, чыгып киттеләр. Зөлфиянең үзенә генә: «Әниең авыраеп китсә, эндәшерсең», – дип искәртеп куйдылар.

Ана белән кыз төне буе диярлек сөйләшеп чыкты. Зөлфиянең әтисе ике ел элек фаҗигале үлем белән дөнья куйган иде, ул хакта да исләренә төшерделәр. Әтисе үлеп, әнисе ялгыз калгач, Зөлфия укуын ташларга туры килмәгәе, дип тә борчылган иде. Ләкин әнисе моңа каршы килде. Өченче курсны тәмамлар алдыннан алар авылдашы Хәлил белән бөтенләй үк якынаеп киттеләр. Казанда бергә уку еллары аларга тәүге мәхәббәт алып килде, балалык елларындагы дуслык аларның йөрәкләрендә сихри, назлы хискә әверелде. Баштарак бу хакта әниләренә сиздермәделәр, вакыт җиткәч белерләр әле, дип уйладылар. Киләчәктә корып балалар үстерү турында хыялланды алар. Әнисенең авыр хәлдә булуы гына Зөлфияне бераз икеләндереп куя иде.

– Ярар, кызым, әле иртәгә дә көн бар бит, бераз ял итик, – дип әни кеше йоклап китте.

Зөлфия дә юл кайтып арыган иде, әнисенең хәле яхшыруына сөенеп, ул да йокыга талды.

Җәйге төн кыска була: таң атуга авыл аякка баса, кайсы фермага ашыга, кайсы көтүгә терлеген куа. Зөлфия дә шәһәр тәртибендәге гадәтен бераз бозып, бик иртә уянды. Әнисе дә күзен ачкан, кызын үзе янына чакырды.

– Кызым, бар күрше әбиләрне чакыр әле. Мансур абыеңнарга да барып кайт, килсеннәр. Әнә, түрдә әбиеңнән калган кирәк-яраклар бар, төбендә конверт эченә салынган хат ята, сиңа дип язылган ул. Мин алай-болай булсам, алып укырсың, яме…

Бу сүзләрдән соң Зөлфиянең күңеленә бик авыр булып китте. Әнисенең соңгы сәгатьләре якынлашуын сизде ул.

Озак та үтми, күршеләре керде, хатыны белән Мансур Зөлфиягә үк иярделәр.

…Зөһрәне шул ук көнне җирләделәр. Бөтен авыл халкы – яше-карты аның җеназасына килде. Күрше авылдан Ибраһим мулланы алып килделәр, күмү йолаларының барлык шартларын да үтәп урнаштырдылар мәрхүмәне.

Мәет ашларын уздырып, өйдә үзе генә калгач, әнисе әйткән хат турында исенә төште Зөлфиянең. Аны алып, мөлдерәмә тулы күз яшьләре аша укырга тотынды.

«Исәнме, кызым Зөлфия! Бу хатны алып укыгач, аптырап калырсың инде. Ләкин мин бу хакта әйтми кала алмыйм. Кызым, сиңа тиздән 20 яшь тула. Гомер дигәнең үтә, сизелми, диләр. Минем өчен бу чор тәмуг булды. Көн саен эчтән борчылулар, кайгырулар. Ләкин серемне әтиең белән сиңа сиздермәдем. Көйдем, яндым, үзем генә белдем. Чиремнең сәбәбе дә шул булгандыр инде.

Егерме ел буена сакланган сер бу, кызым, син мине гафу ит. Тормышта бик зур ялгышлык ясадым. Ә, бәлки, ясамаганмындыр да, бу ялгышлык булмаса, син дөньяга килмәс идең. Анысын үзең хөкем итәрсең. Бу юлларны язарга йөрәгем җитми, кулым калтырый, ләкин сиңа барысын да әйтергә кирәк, дип саныйм. Синең киләчәк бу сергә бәйләнгән. Укытучы Госман малае Хәлил белән йөргәнеңне һәм яратышуыгызны беләм, балам. Хәлилнең әнисе Рәзинә апаң да сезне бик пар килгәннәр, дип сөйли икән кешеләргә. Әйе, Хәлил – бик акыллы, тәртипле егет. Үзем язам, күземнән яшьләр тама. Сез Хәлил белән беркайчан да кавышырга тиеш түгел, кызым. Чөнки синең үз әтиең – Хәлилнең әтисе Госман! Өйләнешүебезгә бер елга якын вакыт үтеп китте, ләкин әни булырга җыенмыйм. Әтиең дә сорый: «Кайчан берәр малай алып кайтасың», – дип. Ул да үзәккә үтә. Аптырагач, табибка күрендем, бик тәҗрибәле иде. «Сеңлем, син сау-сәламәт, бала табарга тулы мөмкинлегең бар», – дип сөендерде. «Иреңне дә тикшерергә кирәк», – диде. Ничек итеп ул сүзләрне әтиеңә әйтмәк кирәк, бик читенсендем. Авылда: «Зөһрә – кысыр ханым», – дигән сүзләр дә йөри башлады. Әтиең дә борчыла. Инде нәрсә эшләргә, тәмам башым катты. Җәйге каникулда Госманның хатыны – укытучы Рәзинә Казанга, белем күтәрү курсларына китте. Киткәндә ул: «Зөһрә, Госман үзе сыер сава алмый, син аңа булыш инде, зинһар», – диде. Мин риза булдым, иртән-кичен аларның сыерын савам, өйләрен дә җыештырып чыгам. Госман бик чиста һәм пөхтә кеше иде, мәрхүм, һәрвакыт ачык чырайлы булды.

Беркөнне әтиең һәм берничә кеше трактор белән еракка урман чыгарырга киттеләр. Киткәндә шаярып: «Кара аны, Госман да ялгыз, син дә ялгыз, шаяра күрмәгез», – ди бу! Мин моны бик җитди итеп кабул итмәсәм дә, шулай да уйландырды. Әтиеңнең юраганы тормышка ашканын сизми дә калдым…

Бер атнадан Рәзинә дә, әтиең дә кайтты. Тормыш элеккечә үз агымы белән дәвам итте. 1-2 атнадан үземнең авырга калганымны белдем. Бер яктан көенсәм, икенче яктан сөендем: безнең балабыз булачак бит! Табибта булып, авырымның күпме икәнлеген ачыклап кайткач, әтиеңә белдердем. Сөенеченнән нишләргә белмәде, күтәрепләр алды.

Әтиең бик яратты сине. Госманга бу турыда әйтә алмадым, йөрәгем җитмәде. Ике гаиләне ничек таркатмак кирәк. Бәлки, үзе дә сизгәндер. Үзең беләсең инде: ул да мәрхүм, мотоцикл белән вафат булды.

Хәлил белән, кызым, сез – бер әти балалары. Әгәр яратышмаган булсагыз, бәлки, бу серне белми дә калган булыр идең. Кызым, авырга алма, үткән эшне, гамәлне кире кайтарып булмый. Иң әһәмиятлесе, бу якты дөньяда син бар. Хәлилгә дә аңлатырга тырыш. Туганнар булып яшәгез. Әниең».

… Зөлфия өч курсны тәмамлагач, авылга кайтып, мәктәптә укыта башлый. Читтән торып институт дипломы ала. Үзе белән бергә эшли торган укытучы егеткә кияүгә чыга, ике бала үстерәләр. Хәлил дә өйләнә. Укытучылыкны ташлап, эшмәкәрлеккә күчте. Зөлфия миңа әнисенең хатын укытты да сорап куйды:

– Сез ничек уйлыйсыз, хыянәтме бу?

Мин тиз генә җавап бирә алмадым.

Хөрмәтле укучылар, ә сез ни уйлыйсыз бу хакта?

Роберт ЗАРИПОВ.

Азнакай районы, Урсай авылы.

Хыянәтме бу? , 3.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии