- 28.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №16 (25 апрель)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Кешелекнең мәңгелек сораулары бар… Нәрсә ул мәхәббәт? Бәхет төшенчәсе нидән гыйбарәт? Кеше өчен нәрсә кыйммәтрәк: шәхси тормышмы, эштәге үсешме?
Гадәттә, мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерер алдыннан, бер-берсен яраткан пар озак уйлый, каршы җенесне сыный, аннан соң гына бу җитди адымга бара. Яратмыйча корылган гаиләнең киләчәге дә юк. Психологлар фикеренчә, ярату, мәхәббәт кешеләр арасында иң күбе өч ел дәвам итә. Ә аннан соң кешегә карата хөрмәт, ияләнү, кешелеклек мөнәсәбәтләре генә кала. Тормышта да мондый мисаллар шактый. Туйдан соң 1-2 ел бергә яшәп тә, аерылышкан парлар күп. ЗАГСка барганда «Яратам-яратам», – дигән булалар да, яши башлагач, тормыш арбасын үзләре тарткач, көймәләре комга терәлә. Гадәттә, беренче булып, хатыннар ирләрен битәрли башлый. Күп очракта, сораулар акча мәсьәләсендә, яшәү урыны булмаудан килеп чыга. Өйләнешкәнче: «Сөйгәнең белән шалашта да рәхәт», – дип сайраган парлар, чынбарлык белән очрашкач, бөтенләй башка төрле проблемалар каршында кала. Яшь гаилә ирнең әнисе белән тора икән, килен белән каенана килешә алмый. Кыз ягында яшиләр икән, кияү артык кашык булып кала. Ә фатирда торсаң, акча җиткерү кыен. Шуннан гаиләләр таркала башлый.
Гаиләне ир кеше туендырырга, ир хатыныннан күбрәк акча эшләргә тиеш дигән стереотиплар җәмгыятьтә күптән яшәп килә. Әгәр ире өйдә балаларын тәрбияләп, ашарга пешереп утырса, ә хатыны акча эшләсә, мондый ир – «пешмәгән» булып санала. Әлеге теманы «чәйнәүче» форумнар интернетта йөзләгән. Бүгенге заман гаиләсе, кешесе өчен нәрсә мөһим: үзара мөнәсәбәтләрме, әллә матди байлыкмы? Гаиләдә кем баш: ирме, хатынмы? Гомумән, гаиләдә ир-ат һәм хатын-кыз вазифалары бүленергә тиешме? Капма-каршы җенес вәкилләре бер-берсенә нәрсә өчен кирәк, яңа буын калдырырга гынамы? Сораулар меңләгән! Фикерләр тагын да күбрәк.
Шәфкать туташы булып эшләүче егерме сигез яшьлек бер ханым болай дигән.
– Без ирем белән өйләнешкәч, аның фатирында яши башладык. Фатирда тагын иремнең әнисе, сеңлесе һәм сеңлесенең гаиләсе тора иде. Безгә әнинең бүлмәсеннән бер почмак «бүлеп бирделәр». Шунда яши башлаганнан бирле икәүдән-икәү генә калганыбызны хәтерләмим. Иремә күп тапкыр, кешегә фатирга керик, дидем, ул күнмәде. Көне-төне заводта тиеннәргә эшләп йөрде. Аптырагач, үзем акча табып карарга булдым. Төннәрен дә эшли идем, акчага уколлар кадап йөрдем. Ә бер көнне түзмәдем… җыендым да чыгып киттем. Әгәр ир кеше минем өчен шуны эшли алмый икән, ник мин аның да, үземнең дә нервымны бетереп ятарга тиеш әле? Аның бер көтү туган-тумачасы белән торганчы, үз әти-әнием белән яшәвем хәерлерәк… – дип яза ул.
Бу ханым кебек уйлаучы ир-атлар да шактый.
– Материаль байлык дигәндә, төрле кеше төрле нәрсәне күз алдында тота. Кемдер 300 долларга ай буе яши ала, ә кемгәдер бу акча бер сәгатькә дә җитми. Ә гаиләдә кем күбрәк акча эшләргә тиеш дигән сорауга килгәндә, әлбәттә, ир кеше гаиләсен туендыра алырлык булу шарт дип саныйм. Хатыныңны, балаңны асрарлык матди мөмкинлегең юк икән, гаилә коруның мәгънәсе дә калмый, чөнки иртәме-соңмы ул барыбер таркалачак. Акчаны аз яки күп эшләү ул һәр кешенең тормышта булган максатларыннан, эшләргә теләвеннән тора. Кул кушырып утырган өчен беркем дә сиңа капчык-капчык акча китереп бирмәячәк. Ир кешенең максаты – гаиләне тулысынча тәэмин итү һәм эшендә дә уңышларга ирешү булырга тиеш дип уйлыйм. Шул чагында гына мәхәббәт тә сүнмәс. Бәлки…
Икенче бер абзый шул ук форумда үз тарихын язып калдырган.
– Хәзер миңа 49 яшь. Берничә ел элек башка хатын-кызны очраттым һәм беренче хатынымнан аерылдым. Фатирны балаларга һәм хатыныма калдырдым, миңа дача гына калды. Ул шәһәрдән бик еракта урнашкан. Эшкә барып җитәр өчен, 40 минут җәяү барасы, ә аннан соң ике сәгать электричкада… Өйдә дә яшәү өчен шартлар юк диярлек. Кыш чыгарга утын әзерләргә кирәк. Өйне җылыту өчен мичне көнгә ике тапкыр ягу мәҗбүри. Суны коедан ташыйбыз. Күп таныш-белешләр, болай озак яши алмассыз, акылыгызга килегез, дип сүксәләр дә, хатыным белән менә 7 ел инде бик бәхетле яшибез.
Фикерләр бер-берсенә капма-каршы килә. Кемдер мәхәббәт яклы һәм аңа ышана, икенчеләр исә, суган суы суырып кына яшәп булмый, ди. Ә бит байлыкта, муллыкта яшәүче ханымнарның күбесенең гаиләсендә дә проблемалар буа буарлык! Акчага табынып, иренең байлыгына сатылып яшәүчеләр, яратышып өйләнешүчеләргә караганда, бәхетсезрәктер дә әле, миңа калса. Ник дигәндә, бай ир хатынының байлык аркасында барыбер үзеннән китмәвен белеп яши. Шуңа да яшь сөяркәләрне алыштырып кына тора. Муллыкта яшәүче ханымнарның күбесе депрессиягә ешрак бирелә әле!
Сүз уңаеннан, Америка социологлары үткәргән тәҗрибәгә танышу агентлыкларында тутырылган анкеталар алынган. Баксаң, калын акча янчыгы артыннан йөрүче гүзәл затлар бик нык кимегән икән. 2001 елда андыйларның саны 72% булган, ә акчалы ханымнар белән танышырга теләк белдерүче ир-егетләр 31 %ны тәшкил иткән. Быелгы тәҗрибә шуны күрсәтә: хатын-кызларның – 57 %ы, ә ир-атларның 51 %ы булачак хәләленең материаль байлыгына игътибар итә икән. Димәк, тормыш дилбегәсе кабат гүзәл затларга күчә бара, ә хатыннарының җилкәсендә аяк салындырып утырырырга теләүче ирләр күбәя дигән сүз. Бу очракта акча һәм мәхәббәт бөтенләй якын тормый торган төшенчәләр, минемчә.
Лилия ЛОКМАНОВА.
Нәрсә мөһим: акчамы, мәхәббәтме? ,

Комментарии