- 28.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №43 (28 октябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Конкурс: “Нишләттең син мине, мәхәббәт?”
– Сәлимов, бас, җавап бир!
– …
– Сәлимов, яфрак санап утырма, бер агачның яфрагын саный башласаң да ахырына җитә алмассың! Һәм шулай иксез-чиксез…
– Аңламыйм мин бу теманы, абый.
– Багана син, Сәлимов, ишеттеңме, ба-га-на! Берни белмисең. Әнә урамдагы багана – синең ишең.
Нишләсен, башына керми Сәлимовның әллә нинди Пифагорлар, Менделеевлар, логорифмалар. Ми капкачын ярып салалмыйсың, уку сәләте Сәлимов-багананы читләтеп узган бугай.
Аның каравы, мәктәпнең бөтен хуҗалыгы аның кулында. Теләсә нинди эшне ялт иттереп эшләп куя. “Бишле капчыклары” хөрәсән кебек йоклап ятканда, Сәлимов күптән торган, бакчага чыккан, үләнен утаган, суын сипкән, бәрәңгесен өйгән. Өйдә дә шулай – эх дигәнче эшләп куя – әнисе әйткәнне дә көтеп тормый. Кыскасы, Сәлимов – эш аты. Җәен – кырда, кышын фермада көне-төне эшләгән әти-әнисенең аның белән өстәмә шөгыльләнергә, хәреф җыеп, сан сугыштырып утырырга вакытлары да юк. Почмак саклап кына, билгеле, малайның белеме артмады – “бишле”ләр төшенә генә керә иде шул “багана”ның. Шулай мәктәп диварлары эчендә ул “багана” булып йөрде, йомшак күңелле, кичерә белгән Сәлимов бик исе китмәгән булып кыланды. Эчендәге утны тышка чыгармаска шунда өйрәнде. Безнең мәгариф системасында беренче урынга һәрвакыт уку мәсьәләсе куелды, тәртип мәсьәләсе койрык булып тагылып кына йөрде. “Бишле”гә генә укыганнар Мактау тактасыннан төшмәде, буш куыклар булсалар да, баганадан өстен тордылар. Кешенең укуы аның акыл күрсәткече була алмый, ләбаса. “Багана” кушаматы авторы, чәчләре агарган мөгаллим моны аңламыймы әллә. Аңлый, бик яхшы аңлый. Ләкин ул үз алдына куелган бурычны теләсә нинди юл белән үтәргә әзер. Шәхесне таптап, үтереп булса да класстагы 30 баланы бер калыпка салырга тиеш ул. Кулдагы бөтен бармакны тигезләргә тиеш.
10 ел бергә “энә белән кое казыган” егет вә кызлар бер кыек астында калмадылар, билгеле. Адәм баласына туган оядан китү хас. Сәлимов 5-6 айлык курсларга барып, машина йөртүчегә укып кайтты да, туган авыл кырларында җилдерә әнә. Өч классташ малае, дүрт кызы югары уку йортларында укыйлар. Сәлимов аларны каршы алып, озатып тора. Иң җайсыз вакытында да кешегә ярдәм итәргә атлыгып торган егеткә авыл халкы сокланды, рәхмәт яудырды.
Зәңгәр күзле чибәр Гөлүсә кояшта пешкән тузанлы егеткә озын керфекләрен бер сирпеп тә карамый. Әлеге дә баягы шул “багана”лыгы комачаулый микән? Ярар, дип уйлады янып-көйгән егет, диплом булмау гына мәхәббәткә киртә була алмый бит. Тормышның иң түбәсенә менеп карасаң, иң мөһиме – укуга барып терәлми кебек, бәхет өчен тагын әллә ниләр, әллә ниләр кирәк бит әле!
Юк, якын да килмәде зәңгәр күз. “Аның куллары да кап-кара, үзеннән печән исе килә”, – дигән күрше кызына. Эх Гөлүсә, нинди печән исе булсын, ятып иң тәмле җиләкләрне җыйды ул синең өчен. Ул Ринат, Илгиз, Маратлар белән күбрәк вакытын үткәрде. Аларның уртак темалары, сөйләшер сүзләре бар, ичмасам. Болын, тугай, тугайлардагы сайрар тургайлар, чишмә, атлар турында күпме сөйләшеп була? Марат белән Гөлүсә бер институтта бер факультетта укыйлар, бер тулай торакта яшиләр. Ә Илгиз, Ринат анда кунакка баралар икән. Мәҗлесләр дә, башкасы да булгалый икән. Гөлүсәнең кыйммәтле тәмәке тартканын Ринат ычкындырды, ә Марат кунып та калгалый икән…
Гөлүсә бер тамчы авырлык күрмичә үсте: теләгәнчә киенде, теләгән җиренә барды, теләгәнчә кыланды. Гел “5”кә укыгач, ата-ана сүз әйтмәде. Әтисе – “багана” кушаматының авторы, үзе кебек укытучы булыр диеп хыялланды. “Бер карыш югары” кызга “алама” егетләр сәлам дә бирергә тиеш түгел. Ә монда “бер кара икмәк ашаучысы” мәхәббәт дәгъва итмәк була әле тагын. Кит, шакшы… Бәхеткәме, кызганычкамы, дөнья шулай корылган: я син баскычның иң югары катында буласың, я иң түбәнендә. Гөлүсәгә дә Ходай югарыдан түбәнгә карарга әмер бирде – Гөлүсә авырга узды. Авылда әллә кем булып йөргән кыз, тулай торакта кулдан-кулга йөргән икән. “Иң пычрак”ны күрәсе, татыйсы килгән егет Гөлүсә бүлмәсендә кунганны “башсыз” Сәлимов белә идемени? Кызның иңнәрендәге канатларын пычак белән кисеп алдылар – Марат:
– Минем бала түгел ул. Син күпме егет белән йокладың, – дип кырт кисте.
Елап шешенгән кыз авыл маяклары булган мөгаллим әти-әнисен пошаманга салды.
– Оят, валлаһи. Чәчләребезне агартып бетердең инде. Үз баласын тәрбияли алмаган, ничек чит баланы тәрбия кыла алсын, ди? Әйдә, кияүгә чык, кияүсез кайтып күренәсе булма. Гөлүсә “авыр вакытта ярдәм итәрлек” дусларын бармак бөгеп санап чыкты да, иң якын дускае – Ринатка тәкъдим ясады:
– Никах кына укытыйк. Икенче көнне үк ирекле кош син. Марат баласын сиңа йөк итмәмен.
– Ничек инде? Халыкның биш күзе бит. Ансат кына эшләнәсе эшмени?
Өйләнгән егеткә кем чыксын? Паспорт пычратырга!
Ләкин башлы Ринат төпле киңәшен биреп өлгерде:
– Чит авылдан берәр егетне алып кайтып тор. Мулланы озаткач та, артына тибәрсең “иреңнең”.
Чыннан да, бергә укыган күпме танышлары бар бит аның!
Чит бала, вакытлы никах сүзләрен ишетүгә борыннар җыерылды, сукмаклар аерылды, “кияү табу” ай-һай кыен икән. Инде кыз кыска итәк, тар күлмәкләренә сыймас булгач, “багана”ны искә төшерде.
– Сәлам, ба…, әй, Сәлимов!
Ялтырап торган тыгыз тәненә ат төкләре ябышкан егет йөгереп килгән хутка кызны күтәреп тә алды.
– Сәлимов, син бит мине яратасың, әйеме?!
Багана авызын ябарга да онытып торды.
– Мин сиңа кияүгә чыгарга риза, Сәлимов.
– Ә-ә, шулаймы, хәзер үкме?
Хыял кошы үзе кулга килеп кунды түгелме соң?! Вәт, бәхет, ичмасам!
– Ләкин бер шарт белән, син вакытлыча гына минем ирем булырсың!
– Ничек инде?!
– Без бер-беребезне ныклап белмибез, тора алмабыз кебек…
– Эх, Гөлүсә, бер эләктергәч, кулдан ычкындыраммы мин сине, җүләркәем минем.
– Син үзең җүләр, ун яшенә хәтле ботинка шнурыңны да бәйли белмәдең бит. Дәрестә чебен санап утырдың. Мин роман укыганда, син “Әлфиба” тотып утыра идең…
– Ни генә әйтсәң дә үпкәләмим, Гөлүсә.
Бәхетнең бик якында, кул сузымында икәнлеген тойган егетнең телләре көрмәкләнде, башы зырлап әйләнде.
– Кичкә көтәм…
– Очып киләм, Гөлүсәм – зәңгәр күзем…
…Үзең елмаясың икән – синең белән бөтен дөнья елмая. Никахта Гөлүсәнең битлек киеп утырганын чиксез бәхетле егет сизмәде. Шушы мизгелдә Гөлүсәнең йөрәк астындагы нәни кешегә җан иңгәнен дә сизмәде. Хатынының якын китермәвен аның оялуы дип кабул итте. Күңел кылларын бик әкрен тартып карыйсы итте – бәйләм-бәйләм кыр чәчәге бүләк итте, төне буе серенада җырлап чыкты.
“Гөлүсәм серле китап булып чыкты, битләрен әкрен-әкрен генә ачып укып карыймчы” дип уйлаган иргә бер мизгелдә китап эчтәлеге ачылды:
– Сәлимов, мин гаепле. Гафу итәрлек түгел. Мин – авырлы, бәби көтәм. Мин хәзер ирле кеше, авыл халкы тел-теш тидермәс. Мин сине куам!
…Менә сиңа буй җитмәслек саф гөл! Мәхәббәт сукырайта диләр, дөрес икән! Нишләттең син мине, мәхәббәт!!! Гомерем буе мин сиңа табындым!
– Мин китмим. Без Аллаһы каршында никахлы.
– Булсын. Миңа ирдән бала тапты дигән исем генә кирәк иде. Мин синең белән “вакытлы килешү” генә төзедем.
…Әй, җәмәгать, ишетегез, мәхәббәт ул “вакытлы килешү” дә була ала икән бит!
– Шул исем өчен минем җанымны таптадыңмы?
– Нинди җан, Сәлимов? Дөньяга күзләреңне тутырып кара, мин Маратның баласын күкрәк астымда йөртәм. Ә син ачулана да белмисең! Кая китте горурлыгың?
– Мин яратам сине, Гөлүсә. Мин сине өч балаң белән дә алырга риза.
– Юк, мин сине яратмыйм. Мин сине күралмыйм, атлар тулы йортыңны күз алдына китерсәм, косасым килә… Фу…
– Бала хакына булса да кума мине. Тагын бер ятим артмасын җир йөзенә. Мин аны үз балам кебек яратырмын.
– Юк, икенче атнага Марат безне алып китәчәк.
– Ә мин?
– Ә син миңа кирәкмисең!
– Юк, бу начар төш…
Начар төшнең дәвамы – Гөлүсә белән Маратның кыланмышыннан ай юрганын бөркәнеп япты. Мәхәббәтне сатып та, көчләп тә ала алмыйсың. “Бер алдану – беркатлылык, гел алдану – аңгыралык” дигән бер язучы. Китте “багана” иңнәренә таш тутырган капчык күтәреп. Җир тырнап елаган иргә атлар гаҗәпләнеп карап торды. Сәер мәхәббәт булды бу: уртада тау, берсе суга батты, берсе сусыз кипте. Пар канатлы мәхәббәт кенә озын гомерле буладыр, Гөлүсә белән Маратныкы шикелле.
– Хуш, хыялый бизәкләргә төренгән “бәхетем”…
…- Улым, Гөлүсәнең кызы туган.
– Һе…
– Ләкин зәгыйфь ди. Күзе күрми, аяк-кулы селкенми, йөрәге дөрес суламый, ди.
– Әй, әни, үзләре нинди сәламәтләр…
– Гөлүсә, авырын яшерәм диеп, билен кыстырып бәйләп йөргән ди.
Менә ни өчен “багана” Гөлүсәнең авырлы икәнен сизмәгән икән. Багана тек багана. Эх, харап иткән баланы! Аңлар иде аны Сәлимов, горурлыгын тимер читлеккә бикләр иде.
– Гөлүсәнең хәле ничек ди, әни?
– Ничек булсын, Марат белән икесе баланы “ятимнәр йортына” бирмәкчеләр ди.
– Үз балаларынмы?
– Әй, улым, хәзер дүрт ягы сәламәт баланы да чүп чиләгенә ташлап китәләр, имансыз яшьләр.
– Әни, нишләп миңа Җиһанша диеп исем куштың?
– Күңелеңә бар җиһан сыйсын диеп!
– Ә Гөлүсә миңа бер дә Җиһанша диеп эндәшмәде.
– Ул шул күңелгә ия була белмәде.
– Әй Гөлүсә, Гөлүсә…
Юк, озак уйламады “багана”, әнисе белән киңәшләште дә Казанга юл тотты.
Ишекне Марат белән Гөлүсә бергә ачтылар:
– Ба-га-на! Нишләп йөрисең?
– Бирегез миңа баланы, үзем карап үстерермен. Үз кызым төсле булыр. Тагын бер ятим артмасын җиргә.
– Ул бит зәгыйфь, ул терелмәячәк. Ул – имгәк. Аның белән гомер буе кемдер өйдә утырырга тиеш. Карьера ясап булмый. Андый бала – юлда киртә.
– Булсын, Ходай Тәгалә безне сынар өчен бирә андый авырлыкларны. Болында, чәчәкләр, тургайлар, колыннар арасында үстерәм мин аны…
Салмыш Марат ары-бире уйланганчы, Гөлүсә кызын калдырып кайткан “ятимнәр йорты”ның адресын “багана”ның зур, кара, көчле кулларына тоттырды.
Әлфирә ГАЛИЕВА.
Аксубай районы.
Комментарии