- 29.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №12 (26 март)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Күршебез Мөхәттисә әби бу араларда күңелсезләнеп йөри әле. Беркөнне минем хатын белән сөйләшеп утыралар, күзендә яшь тамчылары да күренеп китте. Нәрсә, бер-бер хәл булдымы әллә дип сорагач, дәшми болар. Шулай да өстәл артында чәйләп утырганда сөйләп бирде үзенең күңелсезләнеп йөргән сәбәбен. 50 ел бергә гомер иткән карты, аерылышабыз, кайчан гариза бирәбез, дип теңкәмә тия, ди. Бик саллы гына төш күргән, имеш озакламый сайлаулар була. Аны депутат итеп сайлап куячаклар ди, инде саннары да билгеле икән 99% тавыш бирәчәкләр. Минем күргән төшем һәрвакытта да рас килә ди. Ул бит инде гәҗитен укый, телевизорын карый. Хөкүмәт чыгарган бөтен законнарны тыңлап, миңа да җиткереп тора, ди. Менә имеш депутат итеп сайлаганда, аның фатиры, гаражы, шәһәр читендәге бакчасы да булырга тиеш түгел икән. Аерылышабыз да, барысын да синең исемгә яздырып куябыз, депутат булганчы, куып чыгармассың әле, ди. Аннары инде законнар безнең кулда булачак. Кая кирәк шунда борырбыз, ди. Мин инде аңа: «Әллә акылга җиңеләйдеңме? Кем инде карт кешене депутат итеп сайласын?» – дигәч. «Бер дә кайгырма, анда хәзер картларны да сайларга ярый» – дип кенә җибәрә. Әнә миңа ышанмасаң, үзең гәҗит укы, сайлаулар алдыннан түрәләрнең күбесе хатыннары белән аерылыша. Без генә түгел, ул хәзер модада.
Вакыйф КЫЯМОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии