Айнырга көч таптым

Кеше тик торганда исәргә дә чыга ала икән. Мин белеп торам, бу хатыма җаваплар күп булыр, күпчелек мине сүгәр, мине бозыклыкта, азгынлыкта гаепләр. Аллага шөкер, тормышымны иминлектә саклап кала алдым, әмма барын да ташлап җир читенә чыгып китә язып калдым, улымны жәлләдем. Үземдә айнып китәргә көч таба алганыма Аллама рәхмәтлемен. Тик күңелем һаман урынында түгел…

Безнең өйләнешүебезгә инде 10 ел. Ирем әйбәт кеше. Яратышып кавыштык шикелле. Тик ул авыррак кеше. Аз сүзле, аралашырга яратмый. Ә мин, киресенчә, ялгызлыктан куркам. Миңа гел кеше арасында булу кирәк. Улыбыз туды, ярый ул тормышыбызга бер сәбәп бирде, аерым төсмер кертте. Бәлкем, шулай бер агымда гына яшәп яткан да булыр идек. Әмма, язмыш көтелмәгән борылышлары белән дә сыный икән сине.

Шулай яшәп ятканда, гаилә дусларында кунакта чакта күрдем мин Аны. Күз төшүгә үк бар тәнемне ток куырган кебек булды. Безне таныштырдылар, күзләр белән күзләр очрашты, мин үземдәге үзгәрешләрне сиздермәскә тырышып карашымны читкә алдым. Сүзне икенчегә борып, сүз җайламакчы булдым, әмма сүзләрем өзек-өзек булды бугай дип әле дә борчылам. Аның да миңа батырып караган карашларын сиздем мин бу кичтә үк. Ул дус кызымның абыйсы икән. Себердә эшли. Аерылган. Марҗага өйләнгән булган, тормышлары барып чыкмаган. Бер уллары бар. Башкаларга сиздермәскә тырышып, ул минем белән якынрак танышырга тырышты. Шулай аерылыштык. Ләкин мин инде үземнең иләсләнгәнемне сизгән идем.

Беркөнне телефон шалтырады. Ул шалтырата. Минем номерны дустым аша алган. Улымны мәктәптән барып аласы дип, бу көнне эштән дә сорап киткән идем. Буш вакытым бар. Ул яныма бик тиз килеп җитте. Аның белән аралашкан 1 сәгатькә якын вакыт 5 минут та булмаган кебек тоелды. Тиздән бөтенләйгә китәсе икән, ялы бетә. Мине ешрак очрашырга өнди. Ә мин: баш тартам, гаиләм, балам бар, янәсе… Ә үзем күңелем белән риза. Шулай итеп без аның белән аралашырга шактый җай таптык. Ул мине үзе белән китәргә өнди. Фатирында берүзе яшәп ята икән… Мин ике ут арасында.

Шулай йөри торгач, санаулы көннәр үтте дә китте. Ул иртәгә китә. Миңа әзерләнергә куша. Поездга 2 билет алган.

Менә иртәгә дә җитте. Телефонымда шалтырау. Ул: «Хәзер такси белән килеп җитәм, чык!» – ди. Ә мин кадакланган кебек. Өйдәгеләр эндәшә, нидер җавап бирәм, ә ни әйткәнем исемдә түгел. Тәрәзә каршында урамга төбәлгәнмен, катып калганмын. Менә ул килеп туктады. Машинадан төште. Мине күреп алды, басып торабыз бер беребезгә карашып: мин 5нче каттан, ул урамда… Күзләрем яшь белән тулы.

Шунда кырт борылып, документларны барларга керештем. Улым айнытып җибәрде: «Әни, ни эзлисең, дип яныма килеп басты. Ирем әллә сизде халәтемне, әллә безнең мөнәсәбәтләрне белгән, сиздермәгән генәме… Телевизор каршында экранга төбәлгән, дәшми. Шунда мин ваннага кереп бикләндем. Кранны ачып су агызган тавышка, күз яшьләремне түккәннән соң, тынычланып чыксам, такси инде юк иде йорт каршында. Шунда мин корт чаккандай сикереп тордым да, өстемә юка плащымны гына элеп урамга чаптым. Иремә, эштә чәйнекне өзмәгәнмен, исемә төште, дип кенә кычкырдым. Такси тотып вокзалга элдердем.

Аның поезды кузгалып китеп ята иде, әнә инде күздән югалып бара… Аның белән минем җүләрлегемме, әллә бәхетемме китте. Бу Аны мәңгелеккә югалту иде. Инде менә ничә ай узды, хәбәре юк. Әгәр мөнәсәбәте чын булса, ул араны болай капыл өзмәс иде. Мин бит инде яшь кыз түгел, алай аның кочагына ташланып, белмим – кая, белмим – нигә, дигәндәй, алдын-артын уйламый чыгып китәргә. Мин бит аны бөтенләй белмим. Бәлкем, ул бик әйбәт кешедер, ә бәлкем… Хисләр суынса, нишләрсең… Ә монда улым, һәм… ирем. Әйбәт кеше ул.

Бүген үземнең ялгыш адымнан сакланып кала алуыма сөенәм. Әмма күңелемдә исәрлек исерүе бар әле. Әле иремне тагын бер бала – кыз алып кайтырга үгетли башладым. Бәлкем, гаиләбездәге яңалык мине бөтенләй айнытыр…

Венера.

Комментарии