Бушка үткән гомер

Бушка үткән гомер

Үземнең тормышыма карыйм да, шулай дим. Менә хәзер ирем белән сөйләшер сүз дә юк, икебез ике якта утырабыз. Балалар да үз тормышлары белән яшиләр. Килгән чакта өй җанланып киткән кебек була. Хәер, аңа бу да кызык түгел. Тормыш ваклыклары, гади яшәеш турында сөйләшә башласаң, без вак булып чыгабыз. Оныклары да аны бабай дип якын итми. Салкын ул, боз кебек.

Безнең сөйләшер сүзләребез элек тә юк иде. Мин авылдан шәһәргә бәхет эзләп килгән кыз, ә ул шәһәр баласы. Интеллигент гаиләдән. Әнисе мине, минем якны баштан ук ошатмады. Тик улына каршы да төшә алмады. Инде ахырдан мине кат-кат кисәтте: аларның уллары бик талантлы, ул бөек галим булырга тиешле кеше. Мин аңа бу эшендә һәрчак ярдәм итәргә тиешмен. Әле минем профессор-академик хатыны буласым бар, дип тә өметләндерде. Минем туганнарым безгә еш килеп йөри алмадылар, чөнки алар фән кешесенә комачау итәләр иде. Авылга кайтулар да сирәк. Үземә генә кайтырга ярамый. Ә бергә, тагын фәнни кешегә килешми. Елга бер-ике тапкыр кайтсак та ирем вакытын китаплары белән уздыра иде. Туганнарым шушындый күңелсез тормышымны күреп, мине жәлләүдән ары уза алмады. Үзем дә бер мескен булганмын инде, иремнең әнисеннән куркып тора идем шул. Әле ярарга тырышып та, ул минем кем, каян чыкканлыгыма төртеп күрсәтеп, искә төшереп тора иде. Ирем фән белән шөгыльләнә, ә мин эшлексез саналдым. Гәрчә, эшемә чабам, ирем эшләгән институтта лаборант идем, балаларымны тәрбиялим, өйдә бар эш минем җилкәмдә. Белмим, ничек өлгергәнмендер. 2 бала үстердем, әйе үстердем, дип үземне генә әйтә алам. Ботинкалары тишелсә дә, мәктәпләрендә проблема булса да, мин идем. Аллага шөкер, улым да, кызым да тәртипле булдылар. Хәзер гаиләләре белән матур гына яшәп яталар. Оныкларыбызны үстерәләр. Мине бик хөрмәтлиләр. Киленем дә, киявем дә әни дип кенә тора. Ә менә әтиләре белән сөйләшә, уртак тел таба алмыйлар. Ата кеше балаларына үпкәли, алар, аныңча, фән кешесе булырга тиешләр иде. Дөрес, балаларым башсыз булмадылар, мәктәптә дә, аннан институтта да яхшы укыдылар, тырыш булдылар. Бүгенге эшләре дә әйбәт. Тормышлары бөтен. Тагын ни кирәк. Бәлкем, фән юлыннан китмәүләренә әтиләре сәбәпче булгандыр. Әтиләренең юкны бушка аударганын күреп үсте ич алар. Ул үзе дә аңлагандыр булдыра алмаганын, әмма әнисе сүзеннән чыга алмады шул. Әнисенең галим анасы буласы килде бит. Әмма улы кандидатлык диссертациясен дә картаеп беткәч кенә яклый алды. Кая ул докторлык?! Доцент булып пенсиягә чыкты. Минем галимем әле дә хыяллана: докторлык диссертациясе язам дип утыра. Гел ризасызлык белдереп, сукранып йөргән көне, хәзер диссертацияләр сатып алына, чын галимнәр юк, дип зарлана. Анысы да хак, әмма галимнәр абруйлы чакта да берни кыра алмаган кешегә ни диясең. 40 яшькә кадәр өлкән укытучы булып йөрде бит. Акчасызлык проблемаларын кем кем, мин яхшы беләм.

Ирем бүген дә ниндидер мәкаләләр яза, аларны редакцияләргә илтеп йөри. Анда басмагач, эт итеп сүгә, ни аңлыйлар соң бу дөньяда янәсе… Математик ул минем. Математикларның барысы да сәер кебек тоела миңа. Институтта да ирем кебекләр бихисап. Алар үзләренең сәерлекләре белән студентларга да рәтле белем бирә алмый, әле аларны имтиханнар куймый интектерә дә…

Менә шулай яшибез. Ул эш бүлмәсендә, мин башка бүлмәдә. Балалар янына барып кайтам. Аларга булышырга тырышам. Оныкларны тәрбияләшәм. Юкса, тып-тын өйдә акылдан шашар идең. Кешеләрнең ирләре эчте, сугышты, ә минеке, аларның хатыннары күзлегеннән караганда, идеаль ир, кебек күренер. Тик минем шушы идеаль тормыштан, бертөрле соры үткәнемнән ачыргаланып кычкырасым килә: «Коткарыгыз мине, бу күңелсезлектән!» Кеше белән дә аралаша алмадык бит. Гел үз эчебезгә бикләнеп яттык. Әнкәй вафатыннан соң да үзгәрмәде тормышыбыз. Хәер, инде соң да иде ниндидер калыпларны сындырырга. Чыгып китәргә дә базмадым. Чыгып кая барам? Балаларымны да әтисез калдырасым килмәде.

Хәзер үзем шикелле өлкән хатын-кызлар белән аралашырга яратам. Танышлар җыям. Ишегалдында гына да никадәрле танышларым барлыкка килде. Кайчагында чәй эчәргә йөрешәбез. Әле менә күмәкләшеп дин сабаклары ала башладык. Тормышым яктыра башлаган кебек тоела хәзер. Иман һәм сабырлык белән яшәп бетәргә язса иде тормышларыбызны.

Бу хатымны башкаларга үрнәк булсын, минем кебек йомшак булмагыз, җил уңаена акмагыз, бәхетегезне җайлагыз, аны булдырыр өчен көрәшегез, юкса, ахырдан читен була, дияргә яздым. Минем үткәнемдә дә тормышыбызны җайларга булгандыр. Мин бит барына да күндем, үз таләпләремне куя белмәдем.

Әлфия дип кенә куегыз исемемне. Кешедән яхшы түгел. «Безнең гәҗит»кә язылып куйдым инде, бәясе арта дигәч үк…

Комментарии