Никахлы бәхет серләре

Сабыйлар булмаса, дөньяның бер яме калмас иде. Алар – никах, хәләл мәхәббәтнең татлы җимеше. таркала калса, баланың бөтен дөньясы җимерелә.

“Акыллы булсаң, гаиләң булыр”, – ди бер сөйкемле хатын. Акыл – һәркемне югары дәрәҗәгә күтәрүче канат кебек ул. Син кияүгә чыкмаганмы, яшь гаилә төзүчеме, олы яшьтәме яки инде ачы сынаулар узган тәҗрибәле кешеме, гаиләң бармы яки юкмы – һәммәбезгә дә гаиләдә акыллы булу серләрен өйрәнеп, хәләл бәхетнең кайда икәнен белергә кирәктер!

Тарихны укып өйрәнсәк, аңлар идек: иң беренче Адәм (г.с.), җәннәтләрдә ялгыз булмасын өчен, Раббым аңа Һаваны (р.г.) бүләк иткән. Әмма алда сынаулар көткән: Шайтан аларны йомшак хәйлә белән алдап, киемсез һәм рәхәтсез калдырган. Ул бар адәм балаларына куркыныч, күзгә күренмәс, көне-төне яман уйлар сеңдерүче дошман булды. Я Аллаһы! Аның нәселе шулкадәр үрчеде, тәҗрибәсе артты, әмма иң зур максаты ир белән хатынны аеру булып калды. Чөнки аңа ялгыз кеше кәефен бозу бик җиңел. Безнең акыллы булуыбыз – яман уйларга бирешмичә гаиләне саклап калуда.

Беренче сер: уй-фикерләрне тикшереп карыйк. Ирең (хатының), турында ни уйлыйсың?

“Бөтенесе үзен генә кайгырта. Гаилә йөге авыр, муенга – чылбыр”.

Мондый уйлар белән бәхеткә ирешеп буламы? Онытма: һәр уй – язмышың программасы. Башыңда нинди фикер саклап йөртсәң, шуңа ирешәсең. Башың тулы “вирус” икән, димәк, бәхет юк! Әйдә уйларны үзгәртик. Моның өчен, үзебезне яклаган кебек, ирләрне дә якларга өйрәник. Ни өчен? Кеше булганыбыз өчен! Якласаң – ачу килми! Уйлап карагыз:

1. Синнән матуррак, акыллырак, баераклар бар, ә ул гомерлек яры итеп сине сайлаган!

2. Үзен теләгәннәр өенә түгел, һәркөн синең янга кайта.

3. Синең белән җан-тән уртагы итеп бала теләгән.

4. Никах укыткансыз. Никахлы ирең сине матур чакта гына түгел, картайгач та яратачак. Никахлы кешенең намазы да ялгызныкына караганда 40 мәртәбә саваплырак. Иманлы хатын иренә җәннәттә хур кызларыннан 70 мең мәртәбә матуррак булып күренәчәк.

5. Сыңар канатлы кош оча алмас. Күңелең күккә кадәр күтәрелсен өчен, пар канат кирәк!

Уйларны тагын чистартыйк әле: ул миңа мәңге кирәк. Ялгызым бәхетле булмам. Бүтән ир (хатын) табылыр, әмма ул – балабызга әти (әни) булмас.

Икенче сер: аңардан миңа нинди файда бар, дип кенә уйларга түгел, ә мин сөйгәнемә нәрсә бирә алырмын микән, дип фикер йөртергә кирәк. Игътибарлы мәхәббәтне көтеп утырган кеше теләнчегә охшап кала. Үзең бүләк ит шундый татлы игътибар һәм мәхәббәтне – ярың хәйран калсын!

Өченче сер: күп сүз гаиләне агулый. Аз сүзле, матур карашлы булыйк!

Дүртенче сер: ирең бераз эчә икән, уйла: ә үзең аз булса да хәмер белән мавыкмыйсыңмы? Йөрәген начар сүзләр белән яраламыйсыңмы?

Бишенче сер: сабыр төбе – сары алтын. Сабыр кешене элек хупламаган кешеләр дә, шул исәптә каенана да яклап алыр.

Алтынчы сер: өйдә ир баш, хуҗа булса, синең җилкәдән авыр йөк төшәр. Хатын чиста, матур, назлы булсын. Күп илләрдә кызларны нәзакәтле итеп тәрбияләмиләр, үзебез өйрәник.

Җиденче сер: килмәгән өчен алдан ук картайма. “Ул эчеп йөрсә, миңа хыянәт итсә”, – дип, үзеңне алдан ук газаплама.

Сигезенче сер: һәр кешенең кайчакта ялгыз калып уйланасы яки дуслар белән киңәшләшәсе килә – бу табигый хәл. Читлектәге кош сайрамый. Очсын ул. Әгәр кире кайтмый икән, димәк, ул беркайчан да синеке булмаган.

Тугызынчы сер: чит ярга кызыксаң, бәхетең читтә калыр. Акыллы кеше чит бакчадан җимешләр урлашып, үз бакчасында шайтан таягы үстермәс.

Унынчы сер: беркайчан да соң түгел. Ике яр арасында күпер ишелсә – урынына тагын да ныграгын, матуррагын төзиләр.

Унберенче сер: аерылышу турындагы фикерне уеңа да кертмә. Ул проблемаларыңны хәл итмәс, аларны мең мәртәбә арттырып, сине бәхетсезлек чокырына ташлар.

Уникенче сер: алтын табар яки сатып алыр өчен күпме тырышлык кирәк. Сабырлыгым җитәр микән дип шикләнсәң, алтын туйларын үткәргән пар канатларның назлы мәхәббәтен күзәт. Сиңа да, миңа да алар: “Картайгач, мәхәббәт кимеми, балам, арта гына”, – дип, юкка гына әйтмиләр. Һәркөн тырыш, акыллы булыйк. Нәтиҗәсен гаиләбезгә бүләк итик. Бүләк ул орлык яки җимеш бирәчәк үсенте кебек. Үзең утыртмасаң, бәхетнең татлы җимешләрен кайдан җыеп алырсың?!

Унөченче сер: матурлыкны саклау нияте белән ачык, кыска киемнәрдән арыну. Үз иреңне кызыктыруда савап бар, ә бүтән, чит ирнең үз гаиләсенә булган лаек игътибарын, хисләрен урлап китсәң, нәтиҗәдә ялгыз калырсың.

Ундүртенче сер: ихлас рәхмәтле булу. Һәрбер яхшылык өчен йөзең, күзләрең, татлы елмаюың белән рәхмәт әйт, газиз кешең изгелекләрен дәвам итәргә теләсен!

Йөзләребездә һәрчак нур балкысын. Мин нибары 14 сер таптым, син дәвам ит, кадерле укучым. Киңәшләрем үземә дә, калганнарга да файдалы булса иде. Акыл-гыйлем бирүче Раббыма – шөкер-мактау. Акыллы киңәш-хәдисләрен калдырган Пәйгамбәребезгә – мәхәббәт һәм салават.

Хәдиҗә ШӘРӘФЕТДИН.

Азнакай шәһәре.

Сөйләр серләр бар әле…

Әбиләр чуагы барган, көз атларының агач башларыннан чапкан кояшлы матур көннәренең берсендә кибеткә сагыну чаткылары йөзенә чыккан мөлаем генә, җыерчыклар астыннан элекке чибәрлеге бөркелеп торган олы яшьтәге ханым керде. Сәлам алышканнан соң, аның тикмәгә генә йөрмәвен аңлап, сак кына күңел кылларына чирттем.

– Гәүһәр апа, бу тирәләрдә күптән күренгәнегез юк иде, ни эш бетереп йөрисез?

– Әй, кызым, мондый матур көнне өйдә утырырга йөрәгем чыдамады. Яшьлегем эзләрен барлап йөрешем.

– Яшьлек эзләре гомер көзендә дә онытылмагач, мәхәббәтегез көчле булгандыр, сөйләп җибәрсәгез иде. Әгәр сер булмаса? – дип ягымлы гына дәшүемә, Гәүһәр апаның елмаюыннан кояш тоныкланып калгандай булды.

1947 ел. Базар мәйданында Сабантуй гөрли. Кызлар мәйдан әйләнә, егетләр кызлар күзли. Мәйдан әйләнәсендә фронтовик егет Фәйзи Хәбибрахманов белән әле яңарак кына армиядән кайтып төшкән фронтовик, искиткеч чибәр Садретдин сөйләшеп торалар, ә күзләре кызларда. Болар белән тигезләшкәч, кызлар арасында иң чаясы – Гәүһәр яңгыратып сәлам бирә:

– Исәнмесез, Фәйзи абый?

– Исәнме Фәйзи дә, исәнме Фәйзи, имеш. Ә мин үсеп утырган ялгыз агачмыни? Вәт, кызлар, шулай буламыни инде?! Исәнмесез, Садретдин абый, диген.

Кызлар егетләр белән сөйләшеп китә. Гәүһәрнең чибәрлегенә таң калган Садретдин солдат шунда әйтеп куймасынмы:

– Чибәрем, әйдә, миңа кияүгә чык. Юкса сугышта 7 ел йөреп кайткан арада энекәш тә оя корган, “чеби”ләре дә үсеп килә. Егет исәбендә йөрергә дә оят, билләһи. Әйдә, тәвәккәллә, чибәркәй: балда да майда гына йөздерермен дип вәгъдә бирмим, ләкин тормыш авырлыгын сиздермәм, шушы ярсу йөрәгем типкәндә михнәт күрмәссең, бир ризалыгыңны.

Чибәрлеге өстенә акылы йөзенә һәм сүзенә чыккан егетне әйләнеп баштанаяк карап чыкканнан соң, бу чая кыз биленә таянып:

– Нигә чыкмаска, чыгам, билгеле. Төс-битең тулган айдай, буй-сының урмандагы бар төз нарат “егет”ләре көнләшерлек – авылда бер. Ни аягында, ни кулында протез күренми. Сугыш арты кемгә тәтегән мондый “затлы мал”?! Мин әзер, җибәр яучыңны, – дип егет каршында бер тыпырдап ала да иптәш кызлары белән юлын дәвам итә.

Сабантуй мәйданы тарала. Урман Пүчинкәсе кызы Гәүһәр иптәш кызы белән Бәрәңгедәге туганнарына кузгала. Гәүһәрдән күзен дә алмаган Садретдин солдат та артларыннан адым да калмый. Солдатның туып-үскән йорты юл уңаенда гына була. Кызларны туктатып:

– Әйдә, үскәнем, менә кайтып та җиттек, әйдә, хәзер үк алып калыйм үзеңне, – диюгә:

– Әллә мине базардан алып кергән кәҗә бәтие дип белдеңме, егет. Мин урамда шытып үсмәгән, әниемнән сорарга барсаң да, бик таманга килер әле, – дип кыз чәчрәп каршы төшә. – Кара әле син аны, тимерне кызуында сукмакчы, – дип өстәп куярга да онытмый. Ә үзе бу чибәр егеткә гашыйк булырга да өлгерә, тик сиздерми генә.

Кызны капка төбенә кадәр озатып, Садретдин солдат өенә кайта. Ә үзенең күз алдында Гәүһәр чибәркәй. Төн йокылары кача. Кая гына күз салмасын, күз алдына Гәүһәр килә. Әнисе белән киңәшкәннән соң иртән егет кызны сорарга барырга була.

Булса да булыр икән июнь уртасында бу кадәр озын төн. Көч-хәл белән таң атканын көтеп, әнисенең хәер-фатихасын алып, егет юлга кузгала!

Юл борылышында үзеннән алда барган Гәүһәрне күрә. Күзләрен дә уып карый, юк, түгел, өн. Өрәк тә түгел, чып-чын Гәүһәр. Кыз Бәрәңгедә туганнарында төн кунып, авылына ашыга икән.

– Исән-сау гынамы үскәнем, хәерле иртә! – дип дәшүгә, кыз:

– Садретдин абый, иртә таңнан ниләр җимереп йөрисең? – дип гаҗәпләнә Гәүһәр.

– Нинди иртә таңнан булсын ди, чибәрем, сине күргәннән бирле йоклаганым да юк бит әле. Менә хәзер әнкәң янына кулыңны сорарга юл тоттым.

– Әй, бар икән күрәселәрем, авылда ни әйтерләр, әнием ни уйлар, артыңнан егет ияртеп кайтсын инде, ә? – дип балавыз сыга башлаган кызның башыннан сыйпап:

– Әй, үскәнем, кичә бәйрәмнән кергәндә үзең: “Мин урамда шытып үсмәгән, әнкәмнән барып сора”, – дип әйттең ләбаса. Хәзер балавыз сыгарга әзерләнәсең, килешми бу хәл синдәй чибәрләргә.

– Ярый, Садретдин абый, син авыл башында кал, мин сине бүген күрмәдем, яме, – дип, кыз энҗе тешләрен җемелдәтүгә егет эрепләр китте.

Гәүһәр ни әйтсә, шуңа риза инде, кире генә бормасын.

Гәүһәр өенә кайтып Сабантуйларның ничек узганын сөйләргә дә өлгермәде:

– Рөхсәтме? Исән-сау гына яшәп ятасызмы? – дип шаулатып сәлам биреп Садретдин солдат ишектә пәйда булды. Ананың аптырашлы карашына егет турыдан ярып салды:

– Апа, җаным, мин кичә бәйрәмдә кызыгыз Гәүһәрне күреп гашыйк булдым. Ашаудан-эчүдән, тәмле йокыдан калдым. Дәвасы бер генә, бирегез кызыгызны миңа, без өйләнешик.

Һәр икесенең дә күзләрендәге мәхәббәт очкыннарын тоемлаган ана:

– Чибәр егет, әле ризалык бирергә иртә. Менә мин сиңа бер ай вакыт бирәм. Шул ара эчендә сезнекеләр – безнең нәселне, безнекеләр сезнең нәселне өйрәнер. Мондый чибәр егетнең як-якта башка күзе төшкән кызлары да юк микән, белешермен. Мут егет булып чыксаң нишләрбез. Кызымны бер дә елатып утыртасым килми, балам, – дип ана егетне тәмле мәтрүшкә чәйләре белән сыйлап озата.

Шулай итеп, Садретдин вакытын уңышлы гына уздырып, районның иң чибәр, иң булган кызы Гәүһәргә өйләнеп, тигез, матур гомер кичерделәр. Садретдин абзый вафатына да шактый еллар узды. Гәүһәр әби кызы, кияве гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши. Яшьлек сукмаклары буйлап атлый алган кешенең күңеле картая димени? Мин Гәүһәр апаны озата чыкканда, каршыбыздан туй машиналары уза иде.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге Бистәсе.

Никахлы бәхет серләре, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии