- 01.01.2024
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Узган атнада Татарстан автоинспекторлары сәрхуш хәлдә рульгә утырган 153 машина йөртүчене тоткарлаган. Шуның 12се инспекторлар «кармагы»на кабат эләккән. Дәүләт автомобиль инспекциясендә искәртеп үтелгәнчә, исерек йөртүчегә 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,5–2 елга кадәр «права»сыз калу яный. Ә инде законны кабат бозучылар ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә (шул ук вакытта 3 елга кадәр билгеле бер вазыйфа биләү хокукы юкка чыгарыла) мөмкин.
Комментарии