Аракы колы. Кем ул?

Аракы колы. Кем ул?

Ахырзаман афәте безнең гаиләбезне дә читләтеп узмады. Улым дөньясын ташлап бик нык эчә. Тормыш көтүдә гаме юк. Әтисе дә тәртипле булды. Эчеп, азып-тузып йөргән кеше түгел. Ихтирамга лаек кеше иде. Кызганыч, гомере генә кыска булды. Кызымның гаиләсе бар, киявем бик әйбәт. Киленем улымны ташлап китте. Аны гаепләмим. Күпме түзәргә була. Мин түзәм, мин бит әнисе. Ул бит минем балам. 
Каян шулай килеп чыкты, һич башыма сыйдыра алмыйм. Әйтеп, аңлаша торган түгел. Холкы да бик начарга үзгәрде. Үз хәлемне үзем генә беләм. Кешегә сөйләп йөри торган түгел. Беләләр – кызганучылар да бар, көлүчеләр дә... Берәүгә дә күрсәтмәсен! Кодлаштырырга үгетләп карыйм, улым ризалашмый, ул зыянлы, дип кенә әйтә. Шул зәхмәттән котылу юлы бармы? Кодлаштыру зыянлымы, шул хакта язмассызмы? Бу минем кебек михнәттә яшәүче меңәрләгән аналарга, хатыннарга, балаларга ниндидер ярдәмлек булыр иде. 
Исемемне дә, яшәү урынымны да язмыйм. Мактанырлык хәл түгел...
***
Кодлаштыру – медицина процедурасы һәм теләсә нинди дәвалауның начар йогынтысы бар. Әйтик, кешене яман шештән дәвалыйлар, ләкин бу организмга зыян сала торган дәва да булып тора. Шунсыз мөмкин түгел. Шуңа күрә, барын да – өстенлекләрен һәм килеп чыгарга мөмкин булган тискәре йогынтысын исәпкә алып эш итәргә, савыгырга кирәк. Чөнки бүген алкоголизмның авыру булуын табиблар дәлилли.
Аракы... Кеше шул зәхмәт белән үз организмын гына туздырып калмый, якыннарының да гомерен кыскарта. Шулай булгач, бизмәнгә салып карарга – кайсы зыянлырак? 
Кодлаштыруның төрләрен барлыйк: 
• гипноз; 
• Довженконың стресс терапиясе; 
• дарулар ярдәмендә. 
ПСИХОТЕРАПЕЯ ысулларын бары тик тиешле хәзерлекле белгеч кенә үткәрергә тиеш. Хата, тәҗрибәсезлек агрессивлыкка, игътибарсызлыкка, хәтер югалуга, төрле психик тайпылышларга китерә ала. Дөрес булмаган гипноз сеансыннан соң пациентның күрү сәләте кискен кимү яки параличланган очраклар бар. Чөнки бу дәва алымы кешенең психик халәтен үзгәртүгә юнәлтелгән. Моның өчен ул гипнотик йокы халәтенә кертелә һәм психотерапевт пациентта этанолга тискәре караш формалаштыра, этанол үлемгә китерә дип сеңдерелә. 
ДАРУЛАР белән дәвалауның да зыяны була ала. Кан тамырларына, тире яки тукымага кертелгән блоклар кешегә бик сак булуны таләп итә. Бу ысул белән кодланган кешегә спиртлы эчемлекләр кабул итәргә һич ярамый. Юкса, косу, күңел болгану, эч авырту, кан басымы уйнаклау, эч китү, калтырану, көзән җыеру мөмкин. Кеше психозга, депрессиягә бирелә, йөрәк-кан тамырлары системасы бозыла һәм бавырда үзгәрешләр сизелергә мөмкин.
Алкогольдән кодлаштыруның зыяны булмасын өчен, аңа җентекләп әзерләнү бик мөһим, табибтан берни дә яшермәскә кирәк. Ул пациентның алкогольне соңгы тапкыр кайчан эчкәнен дә белергә тиеш. Серләр нәтиҗәне генә киметеп калмый, куркыныч та тудыра ала. 
Тагын бер мөһим факт: эчкечелектән котылырга теләүче янәшәсендә аны аңлаучы якыннары булу шарт. Алкоголизм ул үгет-нәсихәт белән генә җиңеп була торган гадәт түгел. Аңа авыру дип карарга һәм гадәти яшәү рәвешен үзгәртергә булышырга кирәк. Әйтик, кеше спиртлы эчемлекләр ярдәмендә ял итәргә күнеккән, кодлаштырылганнан соң аның яраткан әлеге стимуляторы тыела булып чыга. Аек тормышка яраклашу һәрвакыт авыр. Аңа иң элек шешәдәш дуслары белән аралашуны туктатырга, аек тормыш алып баручы яңа дуслар табарга булышырга кирәк. Болар барысы да вакыт һәм түземлек таләп итә. 
Кодлаштыру бары тик професиональ табиб күзәтчелеге астында гына үткәрелергә тиеш. Тискәре үзгәрешләр сизелү белән табибка мөрәҗәгать итәргә. Әйтик, кеше тик торганда кызып китүчәнгә әйләнсә, психик тайпылышлар сизелсә, кичекмәстән психотерапевт ярдәме кирәк. Табиб эмоциональ фонны нормальләштерә торган дарулар сайлый. 
Тискәре симптомнар кодлаштыру белән бәйле булмаска да мөмкин. Әгәр сәбәп код булса, табиб сезнең иминлегегезне нормальләштерү өчен аны алачак һәм башка төр ысулны кулланачак. Моннан куркырга кирәкми, әлеге дә баягы бизмәнгә салырга: шешә төбенә төшеп аракыга батып үлү яхшыракмы, әллә кодлаштырумы, дип карарга кирәк. Беренче очракта берни дә үзгәртелми, икенчесендә хәлне төзәтергә мөмкин, димәк, тиздән барысы да гадәти хәлгә кайтачак. Үзегез генә түгел, якыннарыгыз да бәхетле тормышның ни икәнен аңлаячак.
КЕМ УЛ АЛКОГОЛИК? 
Укучыбызның, гаиләбез тәртипле, бәхетле иде, улымның бу бәласе каян чыкты, дип аптыравына да җавап эзләп карыйк. Әти-әнисенә үрнәк гаилә, ә менә баласы юлдан яза, яки киерсенчә, мәңге айнымас әти-әнидән дә тәртипле балалар чыга, әле шул балалар кичәге эчкече әти-әнисен кадер-хөрмәттә яшәтә, гәрчә, үзләренең рәтле балачаклары булмаса да. Димәк, монда менә шуңа шулай ул, дип кистереп кенә әйтә торган түгел. Ләкин ата-ана тәрбиясе йогынтысының төп сәбәп булу ихтималын инкарь итәргә ярамый. Шул ук вакытта физиологик сәбәпләр дә бар. Мәсәлән, дуслар бергәләп эчә, күңел ача, арада кемдер аракының колына әверелә, ә аның янәшәсендәге шешәдәше аңа әллә-ни игътибар итми, гадәти тормыш көтә. 
Алкоголизм очракларының 60%ы нәселдән, 25%ы эчкеченең шәхес үзенчәлегенә, ә 15%ы социаль мохит, тормыш-яшәеш шартларына бәйле; Күргәнегезчә, аттан ала да туа, кола да туа, дисәк тә, наркотикларга (әйе, аракыга гына түгел наркотикларга да) башлыча сәрхуш ата-аналар балалары тартыла. Нәселдәнлек дигәндә, ул кайсыдыр буын аша да бирелергә мөмкин. Димәк, гаиләдә, нәселдә алкоголиклар никадәр күбрәк булса, балаларга алкоголизм куркынычы арта. Мондый гаиләләрдә тәрбия эше җитди куелырга тиеш: иманлы бала – егылмас, дигән гыйбарәне онытмаска кирәк. Алкоголизмга бәйлелеккә шулай ук дуслар, сыйныфташлар, телевидение һәм Интернет йогынты ясый. 
Спиртлы эчемлекләрне атнасына бер-ике тапкыр гына кулланам, диючеләр бар. Ләкин тора-бара алкоголь күләме арта һәм тәнәфесләр кыскара, бу ахыр чиктә алкоголизмга китерә. Бигрәк тә тормыштан канәгатьсезлек, эштәге проблемалар процессны тизләтә ала. Әгәр дә кешене эчкечеләр уратып алган булса, аны бу чоңгылдан профессиональ ярдәмсез коткарып булмый. 
Халыкта бу авыруны бавырга бәйләп аңлату бар. Бу миф: аракы бавырны эштән чыгара, ә менә бавыр аркасында кеше эчә башламый. 
Алкоголизм кан төркеменә дә бәйле булырга мөмкин. АКШ галимнәре алкоголизмнан интегүче Америка һәм Япон пациентлары арасында тикшеренү үткәргән. Алкоголизм белән авыручыларның күбесе икенче кан төркемле булуы ачыкланган. Беренче төркемлеләр алкогольгә иң чыдам булып чыккан. Алкоголь аларга зур зыян китерми, бу кан тибындагы кешеләр алкогольгә толерант. Ә менә өченче кан төркемле кешеләргә бөтенләй эчмәү хәерле, чөнки алар спиртлы эчемлекләргә түземсез. Бу алар өчен куркыныч та, мәсәлән картлык көнендә шул эчелгән алкогольләре аркасында деменция белән авырырга мөмкиннәр. Планетада андый кешеләр 13%. Дүртенче кан төркемле кешеләр арасында алкогольле эчемлекләргә битарафлар күбрәк икән. Ләкин, бу тикшеренү нәтиҗәләре дөреслеккә туры килә торган нәтиҗә дип санарга ярамый.
Алкоголизм авыруының төп бәласе шунда: баш миендә биохимик процесслар аркасында кеше үзен кулга алып, эчүен ташлый алмый. 
Эчкечелек хатын-кызлар өчен аеруча куркыныч. Алар алкоголизмга тизрәк бирешә һәм дәвалау да ир-ат алкоголизмына караганда күпкә авыррак. Моңа эстроген (төп хатын-кыз гормоны) гаепле. 
НӘСЕЛДӘНЛЕКНЕҢ СЕРЕ
Алкоголизмга бәйлелек ике төр генга – спиртлы эчемлекләрне эшкәртү сәләтенә һәм нейропсихик активлыкка бәйле. Кеше организмындагы ADH2 * 2 гены алкогольне кабул итми, бу матдәнең булуы аркасында кеше спиртлы эчемлекне эчә алмый, коса, башы авырта. Бу ген Азия халкында еш очрый. Чөнки анда эчү культурасы әле гасырларга тоташмаган. 
АЛКОГОЛИЗМНЫҢ БАШЫ КАЙДА?
Соңгы халыкара күрсәтмәләрдә ассызыкланганча, кеше табибтан үзенең спиртлы эчемлекләргә хирыслыгын яшерергә тырыша. Һәм ул упкынга тәгәрәгәнен үзе аңламый.
Түбәндәге сигналлар уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш. 
• Эчү күләме арта; 
• Булачак бәйрәм турында уйлаганда кәеф күтәрелә;
• Халәтеңнең үзгәрүе, пространствода ориентация бозылу; 
• Эчү мәҗлесеннән соң хәтер югалу. 
Пациентның алкогольгә бәйлелеге физик толерантлык һәм симптомнар белән билгеләнә. Моны ачыклау өчен CAGE тестын куллану бик уңайлы: 
С – тулысынча «онытылганчы» исерергә кирәклеген кичергәнегез бармы? 
А – спиртлы эчемлекләр кулланырга тәкъдимнәр ишеткәч дулкынлану сизәсезме? 
G –спиртлы эчемлекләрне артык эчкәнегез өчен үзегезне гаепле хис итәсезме? 
Э – иртән «баш төзәтәсезме»? 
2дән артык уңай җавап уйландырырга тиеш.
НИК ТИЗ ИСЕРӘЛӘР?
Бу кешенең яшәү рәвешенә, генетикасына бәйле. Кайбер ген вариантлары спиртның үзләштерелүенә турыдан-туры йогынты ясый. Мәсәлән, CYP2E1 гены булганнар беренче чәркәдән соң ук исерә. Ләкин, алар тиз айный да, чөнки кабул ителгән спирт тиз таркала һәм чыгарыла. Шуңа күрә тиз исерү файдага, андый кешеләргә алкоголизм куркынычы янамый. Әлеге саклаучы ген (төрле чыганаклар буенча) кешеләрнең 10-20%ында бар. 
«Организмда алкоголь ике фермент тәэсирендә эшкәртелә – алкогольдегидрогеназ һәм ацетальдегиддегидрогеназ. Әлеге геннарның аерым вариантлары кушылмасы булган генлы кешеләр махмырдан интекми, исерек хәлдә озак кала. Әмма алкоголизмга җиңелрәк биреләләр. 
ДИАГНОЗ? 
Үз-үзеңә контроль югалту, үз халәтеңә объектив бәя бирә алмау аркасында аракыга бәйлелек барлыкка килүен алкоголикның якыннары гына сизә. 
Кичекмәстән белгеч ярдәменә ихтыяҗ булуын күрсәтүче ачык билгеләр түбәндәгеләр:
– Чаманы югалту – кеше исергәнен, аңын югалтканчы эчкәнен сизми, шул ук вакытта үзенең исереклеген танымый.
– Эчәр өчен аралашу, дуслар да кирәкми, шешә булу да җитә. 
– Тормыш-яшәешкә битараф, эш, гаилә һәм хобби белән кызыксыну сүнә. 
– Хәтер югалтулар була. Кеше үз гамәлләренә хисап бирә алмый. Бу иң аяныч симптом, димәк чик узылган, алкоголизм тамыр җәйгән. 
***
Әлеге тема мине күптән кызыксындыра, җай чыккан саен, өйрәндем, материал тупладым. Аннан бу проблемалар янәшә генә – күзәттем дә. Шул багажымны туплап, интернетта тагын да казынып, укучыбызның соравына җавап бирә алганмындыр, дип ышанам. Аракыга «хөрмәт» белән караучы да әлеге мәкаләне укыгач, уйга калыр бәлкем. Гомумән, спиртлы эчемлекләргә карашны, культураны үзгәртергә вакыт. Мәсәлән, ирләрнең «кичә фәлән кадәр эчелгән» дип мактанышуларын һәрдаим ишетәбез. Бу мәртәбә гамәл түгел, оят булырга тиеш. Авылдагы күршем, сугыш ветераны, Алманияне иңләп кайткан мәрхүм Рәхим абый бик кызыклы әңгәмәдәш иде. Аның белән сугыш турында гына түгел, тормыш-яшәеш турында сөйләшеп утыру кызык иде. 6 бала белән яшьли тол калган әнием аны догадан калдырмады. Ул безгә гел ярдәм итеп торды. 90га җитеп бакыйлыкка күчте. Капка төбендә телетапшыруым өчен алынган интервьюда сорадым:
– Рәхим абый, күрше булып яшәдек, синең каршыңда үстем. Синең хәмер эчкәнеңне күрмәдем.
– Әй энем, сугышта өйрәнеп кайттык. Эчмәгән кеше юк ул. Тик без азрак эчсәк, кеше күрмәсен дип, бакча артларыннан качып кайта идек. Хәзер бер рюмка эчәләр дә, мин эчтем, дип кукраеп йөриләр. Без ояла идек шул, – диде шунда Рәхим абый. Урыны җәннәттә булсын. Улыма исемне дә ул кушты. Догадан калдырмыйм үзен. 
Менә шушыны аңларга кирәк. Җәмгыятьтә хәмер оят, түбәнлек гамәле булырга тиеш. Ул чагында сәрхушлек кимер. Бүген мәчетләребездә яшьләрнең сафка тезелүе өмет барлыгы турында сөйли.
Тема әле бетми, 12нче биткә дә күз салыгыз. Баксаң, аракы белән могҗизага тиң хәлләр дә бар икән.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии