«Үз премиясен Тукайның үзенә дә бирмәсләр иде...»

«Үз премиясен Тукайның үзенә дә бирмәсләр иде...»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Чаян» журналы редакторы Алмаз Хәмзин диюгә тулы бер концерт-театр күз алдына килеп баса. Сәгатьләр буе бер үзе тамашачыны күзенә каратып әсир итеп тота ала ул. Алмаз Хәмзин сатира-юмор аша сәхнәдә дә юньсезлектән көлә, көлдерә һәм оялта белә торган сирәк артист. Урысның Аркадий Райкиннары, Жванецкилары, татарның Хәмзины бар, дип шәрехлим мин бу нисбәттән. Аның белән теләсә нинди темага гәпләшеп була, үз фикерле, кыю фикерле ул, дәшми калыйм әле, дип тормый. Менә шушы шәхес белән әллә кайчангы әшнәләр, күршеләр булсам да, газетабыз өчен әңгәмәләшеп утырырга һич җай табылмаган. Бүген шундый гөнаһымның берсен киметәм... 

– Алмаз әфәнде, син җырчы да, композитор да, шагыйрь дә, пародия остасы да, баянчы да, язучы да, публицист та... нәрсәнедер төшереп калдырмадыммы?

– Биегәнне әйтмә... Ату биетәләр... (көлү...).

– Сәхнә, телевизор экраны рентген кебек бит ул. Андагы кешенең интеллект дәрәҗәсе анык күренә. Гыйлемсезлеккә, арзанлыкка тәгәрибез түгелме?

– Дөрестерме, юкмы – җиңелгәч, Германиядә, Совет гражданнарының грамоталы булуларын исәпкә алмаганбыз, дигәннәр имеш. Бездә халык надан түгел. Ләкин йоклый гына сыман. Ниндидер өмете бар аның, үзгәрер, дигән өметтә яши. Ә бу сузыла да сузыла. Түземлекнең дә чиге бар. Өзелә күрмәсен. Без илебезнең патриоты. Син каләм алгансың кулыңа. Ул каләмне Тукай да, Җәлил дә алган. Без аларга тиңләшергә теләп яшибез. Безнең илдә, тыныч булган чор Брежнев вакытында гына булды. 

– Брежнев вакытында арба ватылса утын, дип яшәдек бит. 

– Әйе, килешәм. Кеше тыныч яшәде. Ләкин артык тынычланырга да ярамый. Нидер быгырдый башлый. 

Минем каләм, синең каләм нәкъ менә шул хакта яза да. Мин бер кешене дә мыскылламыйм. Бүгенге вәзгыятьне, тормышыбызны тасвирлап язам. Дөреслекне күрсәтергә телибез. Кайберәүләр нигә яздың инде дип аптырый.

– Әллә үзләрен таныйлар? 

– Син идеңмени ул, дигән булам мин дә... 

Менә 1923нче ел. «Чаян» журналы оештырыла. Әле дәүләт төзелеп кенә килә. Шул вакыттагы яшь Совет хөкүмәте уйлаган бит, ничек халык белән идарә итәргә. Матбугат, түбәннән тәнкыйть кирәк. Без шул тәнкыйтькә карап җәмгыять төзергә тиешбез. Коллективизация, индустриялизация, тагын әллә нинди «...зация»ләр... Халыкка аң-белем кирәк. Уйланылган идеология булган. Ә хәзер бармы ул идеология? Кая барабыз, мин белмим. Аңлы совет халкы белән бөтен җир шарында авторитетка ия дәүләт булдырылган. Менә шул идеология аркасында бөек держава корылган да инде. Мин шундый дәүләттә яшәргә телим. Һәм шул журналның спецификасын тотарга телим.

– Патриотизм, дидек. Ни ул, синең караштан? Менә мин читкә китсәм, сагынып кайтам...

– Сагынып кайту гына патриотизм түгел әле ул. Безнең өчен Ватан бар. Мин сине беләм. Син ватан өчен бөтен нәрсәңне бирергә әзер кеше. Мин үзем дә шулай. Браковать итмәсәләр, алсалар билгеле.

– Алсалар, дигәннән, бүген сәләткә бик карап тормыйлар бит... Чатаклыклар җитәрлек. Ачыктан-ачык аяк чалулар да... 

– Арабызда шундый кешеләр бар, алар элек тә булган, киләчәктә дә булачак. Дәрәҗәңне күпсенәләр, талантыңнан көнлиләр, үзләре булдыра алмый чөнки, һәм сине югары күргәнгә, сине төртеп төшерергә маташалар. Менә интернетта Шүрәле дигән нәмәрсә чыкты. Шундый оятсыз итеп язылган. Һәм авторы мин дип куелган. Минем тавышка охшатып укыйлар. Бик рәнҗедем: шунда дусларым: популяр булмаска иде, диделәр. 

– Мин дә тыңладым аны, бер тапкыр, һәм оныттым. Кызык түгел. Алмаз Хәмзин тавышы, ләкин мондый булдыксыз интонация аныкы түгел, дип уйладым. Тозсызлык...

– Менә шуны ике көн буе Түбән Камада паркта урыс малае Шүрәле дип әйләндергән. Аның гаебе юк, ул аңламый бит, Шүрәле дип белә. Алмаз Хәмзин автор. Аннан Марсель Галеев сүзләренә «Тымытык» җыры. Мәрхүм Равил Харисов Португалиядә җырладым, диде. Португалецлар берничә тапкыр сорап җырлаттылар, ди, шаклар катып шушы ритмга. Җырның сүзләрен алып ыргытканнар да, шуңа пошлый куплетлар язганнар. Мине шушы юл белән төшерергә телиләр. Шикаять итмәдем. Шушы этлекләре белән үлә алмыйча тилмерсеннәр.

– Алмаз Хәмзин сәхнәгә чыкса, зал көлә, бии, елый... Ләкин шундый зур артистка иң беренче исем – үзешчәннәргә бирелә торганы – «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигәнен бирделәр бит.

– Ул вакытта Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә идем. Зур артистлар белән эшлим, Илһам абыйлар, Әлфия апалар... Минем сценарийлар белән Башкортстанны шаккаттырып кайтабыз. 

Миңа исем бирәләр. Документларны атказанган сәнгать эшлеклесенә тутырдылар. Ә өстә шуны Атказанган мәдәният хезмәткәре итеп калдырганнар. Министрга бардым. Мин гаепле түгел, ди. «Ничек, сез беренче начальник бит. Ул исемне зинһар өчен алыгыз. Чөнки мәдәният хезмәткәре булып, Россиянең халык артистлары белән эшли алмыйм, кит әле, монда йөрмә, диярләр. Мин алар белән исем сорамый гына эшләдем. Сәнгатебезне, милләтебезне бизи торган зур-зур программалар әзерләдем... Киномеханиклар, җырлап йөргән терлекчеләр күп. Лимиты бардыр бит инде ул исемнең дә. Аларга бирергә кирәктер», дидем. 

– Үткәнне мактап, сагынып утырабыз. Булган икән бит гаделсезлекләр ул чакта да. Мин сине беләм телевидениедән. Кисәткәннәрен дә. 

– Телевидениедә 2 сәгать 40 минутлык яңа ел программасын әзерләдек. Иртүк Сәкинә апа шалтыраткан: кемнәр әзерләде. Аларга рәхмәт җиткерергә кушкан. Президент та карады, бер каналга да күчмәдек, ди. 

Күңелле, әмма төрткеле тапшыру иде ул. Ничек үтеп китте, дисеңме? Берәр нәрсә килеп чыкмасын, дип аяк та чалган булырлар иде. Хәйләкәрлек кирәк бит: аны көндезге 1гә кадәр сузып эшләдек. Комиссия кабул итеп, инде алыштырырга өлгермәде. Баш бетте бугай дип, чыгардылар. Мактау эфирдан соң булды, президент ягыннан хуплангач кына. 

Хәзер дә бар яңа ел тамашалары, чыгалар да, концерт куйган кебек итеп, ялтырап тора торган чыршылар янында һаман бер җыр җырлыйлар. 

– Телевидениедә мин сәясәттә, ә Хәмзин музыкаль драматик тапшыруларда. Аның «Капка төбе», «Алмаз+», фильмнары, истә калырлык, көтеп алына торган шау программалары. Ул чакта мөмкинлекләр дә чамалы гына бит. 

– Әйе, мөмкинлекләр бик чикле. Ләкин энтузиазм чиксез иде ул чакта. Шул макталган Яңа ел тапшыруын төшергәндә операторларга әйттем: гонорардан үз өлешемне дә бирәм. Шәмдәлләр яндырырга, матур ракурслар табарга, балконга үрмәләргә, рояль ярыгыннан төшерергә... 

«Капка төбе»н үз авылыма кайтып төшердек. Авыл халкы белән сөйләштем. Бик чыгымлы эш, ПТС машинасы (күчмә телестанция) теләсә кая керә алмый. Режиссер Дания Гаязова җитәкчелегендә тавыш режиссерлары уеннарның тавышын клубта яздырды. 

Аннан төшерәбез: матур капка төбендә – «Кем көлдерә ала безне күздән яшьләр чыкканчы...», дип җырлап себерке белән урам себерәм, чистартам. 

Койма башларыннан башларын тыгып балалар, икенче яктан әбиләр кычкыра: «Алмаз, Алмаз Хәмзетдин». Кайтавазларның чуты булмады: нинди авыл ул шундый матур, чиста, диләр. Авыл чиста булырга тиеш инде ул. Авыл ныклап әзерләнде тапшыруга. Әтәчләр, тавыклар, казлар табабыз. Безнең бәхеткә күрше Каенлы авылыннан Сабантуй бетеп, айгырлар кайтып төште. Көтү кайта. Сыерлар үзләренең хуҗабикәләре артыннан йөри. «Кит әле моннан, синдә эш юк, хәзер кайтам» ди апалары.

Менә бәла: берзаман колхозның нәсел үгезе килеп чыкты. Анда аппаратура тора. Бар да качты. Ник кайттым. Баш бетте. Җимерә бит хәзер. Телевидение кешеләре ПТС автобусы түбәсенә үрмәләде. Шул качышлыны кемдер төшерү җаен тапкан... Мин нишләргә дә белмим. Минем өчен фаҗига – аппаратураны җимерсә – мине асалар... 

Менә шуннан 50 минутлык тапшыру монтажладык. Ул бренд булды. Аны бик күпләр чит илләргә бүләк өчен алып китте. Татар авылы тормышы, татар күренеше бит... 

Хәзер исә тапшырулар фанер йортлар төзеп кенә төшерелә. Мөмкинлекләр чиксез, энтузиазм «пшик». 

– Без 90нчы елларда сәнгатьне дә, телевизорны да үзгәртәбез, күтәрәбез, дип шаштык... 

– Без яңалык кирәк дип тырыштык. Ничаклы әкиятләр төшердек. Әнә «Мыраубатыр»ны әле дә күрсәтәләр. Композиторы бик кыйммәт сорый дип, бервакыт режиссер Дания Гаязова радиодан музыка табарга кушты. Бер композитор белән икәүләп 12 җыр яздырдык. Камал театры артистлары җырлады. Мин сүзләрен яздым. Дания Гаязовага күрсәттем. Әйбәт җырлар инде, ди. Аннан менә тагын бар мондый да, дип үземнекен күрсәттем. Бу карады да, ай, менә шушы кирәк бит, ди. Дания, кем язды моны, дип сорагач, дәшмим. Кемдер язгандыр бит инде, титрга язарга кирәк бит, дигәч исемемне әйтми кала алмадым. Аннан соң әкият-кинолар барысы да минем музыкага төшерелде. 

– Бүгенге сәхнә, эстрада нинди ул?

– Без бу юнәлеш белән барып дөньяга таныла алмыйбыз. Безнең оригинальлек юк. Гитара белән чыгып җырлау гына эстрада түгел әле. Эстрада сәхнә ул. Ул үзеңнең осталыгыңны күрсәтү: халыкны яраттыру. Түшне түшкә терәп гаиләң белән чыгыш ясау, балаларыңны күрсәтү генә түгел... Сәхнә эчтәлегендә бай мирас ятарга тиеш. Мирас бар. Илһам абыйлардан, Әлфия апалардан калган мирас. Деңгер-деңгер белән генә сәхнәне күтәреп булмый. 

Халыкка чын моң, затлы сүз тансык. Әдипләр катнашында очрашулар булгалый. Мине дә чакыралар. Баянны күтәрәм дә китәм. Сөйлим, көлдерәм, «Вәгъдә»не җырлыйм. Әлфия апа, Илһам абыйның җырларын, аның тавышын чыгарып башкарам, аннан хәзергерәкләренә күчәм. Зал тын да алмый. Күтәрелеп кул чабалар.

Миңа берәүләр, Алмаз абый, популяр буласы килә, ди. Алар гына калган икән «заслуженный» булмыйча. «Звание»гә рекомендациягә бирә алмассызмы... «Беләм, әйбәт җырлыйсыз. Мин хәл итмим бит, ник тыгыласың, диярләр», – дим. «Безгә кирәк түгел, әниләргә кирәк. Башкаларның әниләре, нигә сезнекеләргә бирмиләр, дип әйтәләр икән». Менә шул хәлгә калганбыз бүген. Исемне эшләп аласы түгел икән. 

Лаеклык мәсьәләсе дә аптырата, уйлыйм, бүген Тукай бүләген Тукайның үзенә дә бирмәсләр иде...

– «Сәнгать эшлеклесе»н Хәмзин ничә яшьтә алды?

– 60 яшьлек юбилей иде. Филармониядә үтте ул. Фәрит Хәйруллович килде. Сәхнәгә менде. «Мәскәүгә китәсем бар. Ашыгам, поездга өлгерәсе, ярты концертны ташлап китте, дип уйламагыз. – Аннан миңа төртеп, – Бу малайны күптән «народный» дип торабыз. Аның исеме юк икән. Димәк, эшләгән кешене таный, бәяли белмибез, – диде. Аның шушы сүзләрне халык алдында әйтүе мине таң калдырды.

Тапшырды, халык кул чапты. Куанычлы инде. Дулкынландыра да. Шуннан соң ул букет астыннан тагын нидер тапшырды. «Монда карама, кайткач, карарсың», диде. Төшеп китте. Ахыргача утырды. Икенче поездга алыштырган билетын. Кайткач кына күрдем, Фәрит Хәйруллович 12 ел элек бирелгән «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» таныклыгын да тапшырган икән. 

– Алмаз Хәмзин журналист та бит әле. Журналистика нинди бүген?

– Беләсеңме, тынчып ята сыман ул. Журналистика бик кыю һөнәр бит, куркыныч та. Дөньясына карап йөзә белергә дисәм, журналистлык бетә инде. Мин очрашуларда үзем язган шигырьләремне укыйм. Сорыйлар: бастыралармы? Мин, монда бастыралар, ә болары курка, дим. «Чаян»да басабыз. 

Хәзерге чор «Чаян» туган 23нче еллардан артык түгел. Чамалап сөйләшергә кирәк. Ялгыш әйтсәң... 

Безнең авылның Яппар абый рәис булган чакта «колхозны шушы дуңгызлар гына ашап бетерде», дигән. Чөнки татар авылында дуңгызны ничек асрыйсын белмиләр. Ә өстән кушалар. Авыл халкы Калининга язып кына Яппар абыйны коткарып калган. Хәзер коткаручысы да юк бит. 

Без Тукай дибез. Такташ, Җәлил дибез. Тукай кебек яза алмыйсың, диләр. Бер баш редакторлар утырышында «Чаян»ны тикшерделәр. Тәҗрибәле журналист Илдар Зарипов мактады: журнал чорына карап, үз вазыйфаларын үти, чөнки анда татар юморы остасы Алмаз Хәмзин эшли, диде. Мин дә чыгыш ясарга сорадым. Тик ачык ишек янына басып сөйләмәкчемен. «Ник анда басасың?», диләр. «Сөйләп бетергәч, чыгып качар өчен...» 

Пушкин нәрсә дигән, дип башладым. 

«Я памятник себе воздвиг не рукотворный...» 

Бөек шагыйрь ни өчен шулай дигән? Уйлаганыгыз бармы?

Дәшмиләр. 

Чөнки бөек шагыйрь үзенең бөек икәнен белә, ләкин мактаучы юк. Ул да мактауга мохтаҗ. Ул да кеше. Бездә дә хәзер шулай, берәр юньлерәк әйбер язсаң, берәү дә мактамый. Ә начаррак булса, акыллылар бихисап. Менә мин дә Тукай турында яздым әле... 

Аның кебек әкият дөньясында яшәгәнмен,

Аныңчарак язам күргән-белгәнне, 

Әти-әни кочагында тирбәлдем һәрчакта мин,

Ятим түгел, ачлык бәгырь телмәде. 

Әкиятләре аның әкият түгел – чынбарлык,

Бүгенге көн – безнең сарык-кәҗәләр, шүрәлеләр һәм бүреләр,

Каплаган да куйган персонажлар инде байлар түрәләр.

Шигырьләре аның шигырь генә түгел,

Шигарьле – һәр юлында вәгазь – Ходай мөнбәре.

Берәүнең дә бу заманда аның кебек өскә, 

Югарыга күтәрелгәне юк әле, менгәне.

Бөек сатирик дисәм, һич ялгышмам,

Кире сүзне тик әйтергә мөмкин надан бәндәләр.

Андыйлар шыплап тулган безнең илдә, җәмгыятьтә,

Өс даирәләрдә бик күп шундый гөмбәләр.

Тукай исән булса нәрсә язар идеме? 

Хәер, андыйларны исән тотмаслар, 

27 яше тулмый үлеп бетәр иделәр,

Тукай кебек чәкеп язсалар. 

Тукай булып бетәм үзем дә ахры, 

Әйткәләгән фикерем хаклык турында.

Бәлки искә төшерерсез мине

Тукай кебекләрдән берәү бар иде шул дип безнең буында! 

Шушы шигырьне сөйләдем дә чыктым да киттем. Кулны кысучы ник берәү булсын?..

Әңгәмәдәш Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии