- 31.05.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №5 (май)
- Рубрика: Мәдәният сулышы
Март ахырында безнең коллектив тарафыннан әзерләнә торган «Җырлыйк әле» тапшыруының соңгы чыгарылышы эфирга чыкты. Шушы проектның авторы, гамәлгә куючысы буларак, мин бу хәбәрне халыкка җиткерүне кирәк саныйм, чөнки әле дә тапшыруда катнашырга теләп миңа бик күп хатлар, мөрәҗәгатьләр килә.
«Җырлыйк әле» халык иҗатына нигезләнгән бердәнбер музыкаль тапшыру булды. Аның максаты – радио-телевидение өчен «неформат» булган музыкаль ядкәрләребезне яңгырату, сәнгать әсәрләре аша халкыбызда милли горурлык, дөрес зәвык тәрбияләү. Моның өчен иҗат төркемебез бөтен көчен куйды. Соңгы 7 елда халык җырчыларының чыгышын 6 югары квалификацияле музыкант бизәде. Хезмәтләрен гафу ителмәслек түбән гонорар белән бәяләсәләр дә, алар бу проектның халык өчен никадәр әһәмиятле булуын аңлады, ял көннәрен кызганмыйча күңелләрен биреп эшләделәр. «Яңа Гасыр» телеканалы җитәкчелеге теленнән ишетелмәсә дә, бу изге эшләре өчен мин аларга сәнгать сөюче халкыбыз, тамашачыларыбыз исеменнән зур рәхмәтемне җиткерәм. Минем белән күп санлы җыр сөючеләр дә килешер дип уйлыйм.
Инде имеш-мимешләр таралмасын өчен тапшыруның ябылу сәбәпләренә тукталыйм. Аның беренчесе һәм иң мөһиме – минем фикерем-карашларымның телеканалның музыкаль сәясәтенә капма-каршы булуында. «Яңа Гасыр» телеканалын татар халкының соңгы 30 – 40 елда ирешкән иң зур казанышы дип саныйм. Әйтеп киткәнемчә, әлеге кодрәтле мәгълүмат чарасы сәнгать аша халкыбызда милли горурлык, дөрес зәвык тәрбияләүдә зур көч була алыр иде. Ләкин кызганыч, бүгенге көндә канал җитәкчелегендә сәнгатькәрләр, милли җанлы иҗатчылар түгел, коммерсантлар утыра. Халык байлыгы булган эфир вакытын алар халыкны тәрбияләүгә түгел, телевидение аша танылырга теләгән әрсез җыручыларга сата. Нәтиҗәдә бөтен дөнья карый ала торган бу канал татар халкын танытмый, ә киресенчә мескен итеп күрсәтә.
Бүгенге көндә үзәк каналлар да халык иҗатына игътибарны арттырды. Ирен кабарткан шоу бизнес йолдызларын төрле һөнәр ияләре, үзешчәннәр алыштыра башлады. Нәкъ шундый тапшырулар кызыклырак, чөнки халык ясалмалылыктан, буш вәгъдәләрдән туйган. «Җырлыйк әле» бу тенденцияне инде 2000нче елда ук башлап җибәрде, югалтмады. Халык ихтыяҗын канәгатьләндерүгә йөз тотып эшләгән бу проект нинди генә каршылыклар, кимсетүләр булса да бүгенге көнгә кадәр эшләп килде. Аны ябарга да тырышып карадылар, ләкин ул вакытта җитәкчелекне халык фикеренә колак салырга мәҗбүр иттеләр.
Безнең иҗат төркемебез турында берничә сүз. Режиссерыбыз – шушы каналда чыныгу алган, 24 ел дәвамында бик күп проектларны башлап җибәргән Гүзәл Вәлиәхмәтова-Шакирҗанова. Ул да минем кебек туры сүзле, сәнгать өчен янып яшәүче иҗатчы. Андыйларны «Яңа Гасыр»да яратып бетермиләр. Үз хезмәтен лаеклы бәяләмәү аркасында ел башында китеп барды. Алып баручылар Алинә һәм Азат Кәримовларны да халык бик яратты, үз итте. Аларның да алга таба эшләү дәрте юк. Музыкантлар да минем сүзне санлап, халык өчен хезмәт итәбез дип кенә йөрделәр.
Иң кызганычы шул, каналдагы бу вәзгыять белән республика җитәкчелеге дә хәбәрдар дип уйлыйм. Ләкин мин хөкүмәт вәкилләре тарафыннан нинди дә булса тапшыруны карап, анализлаган очракны хәтерләмим. Димәк, ирексездән, югары органнарда да милли проблемалар күпләрне кызыксындырмый, дигән фикергә киләсең. Милләт буларак танылырга теләсәк, без иң беренче «Яңа Гасыр» телеканалын акча эшләүче коммерция коралы итеп түгел, әдәбиятыбызны, сәнгатебезне пропагандалаучы, милли горурлык хисе тәрбияләүче иң зур көч буларак файдаланырга тиешбез. Чирек гасырга якын бара торган, халкыбызның музыкаль ядкәрләрен саклап калуны максат итеп куйган «Җырлыйк әле» тапшыруының җитәкчесе буларак шуны әйтә алам, проектның сыйфатын яхшырту, җиһазландыру өчен беркайчан да матди ярдәм булмады. Егерме өч ел буена төшерү өчен иң катлаулы, күп кеше катнашкан тапшыруны әзерләү процессы берәүне дә кызыксындырмады.
Безнең искиткеч зур музыкаль мирасыбыз бар. Ләкин ул халыктан башка беркемгә дә кирәкми. Безнең рухи дөньябызны чагылдырган җырлар башка бер музыкаль проектта да яңгырамый. Шуңа да тапшыруга ихтыяҗ бүген дә зур, чөнки әле дә катнашырга теләп бик күп хатлар, мөрәҗәгатьләр килә.
Иҗат әһелләренең хезмәтен тиешенчә һәм гадел бәяләмәү дистә еллар буена осталыгын кызыклы проектлар белән исбатлаган авторларның, зур тәҗрибәле белгечләрнең каналдан китеп баруына төп сәбәп булып тора. Бу проблемаларны «Яңа Гасыр» телеканалы җитәкчелегенә генә йөкләү дөрес тә түгелдер. Милли сәнгатьне үстерү, туган телебезне саклап калу иң беренче чиратта Татарстан хөкүмәтенең бурычы дип аңлыйм. Ә «Яңа Гасыр» телеканалы әдәби татар телен пропагандалаучы, сәнгать әсәрләренә нигезләнгән, рухи азык алырлык чыганак булырга тиеш.
«Җырлыйк әле» тапшыруының авторы,
Татарстанның атказанган артисты
Нәҗип БӘДРЕТДИНОВ
Комментарии