- 02.04.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №13 (3 апрель)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Русиядә хакимиятне хурлау һәм ялган хәбәрләр тарату өчен хөкемгә тарту кануны эшли башлады. «Эхо Москвы» радиосы хәбәренә караганда, инде беренче закон бозу очрагы теркәлгән дә. 31нче мартта Ярославльдә билгесез кешеләр Эчке эшләр министрлыгының җирле бүлеге бинасына Путинны мыскыллап язып калдырганнар. Ә аның рәсеме Facebookта пәйда булган, аннан кайбер басмалар бу хәбәрне яңалык итеп тараткан. «Роскомнадзор» алардан президентны хурлаган әлеге хәбәрне алуны таләп иткән.
Әйе, башланды… Бу канун үзгә фикер ияләрен томалауда иң нәтиҗәле чара һәм иң актив кулланылыр, дип уйлыйм. Чөнки хакимияткә хөрмәт белән карамаган өчен 200 мең сумга кадәр штрафлар яный. Әлеге канунның тагын да кырысландырылуы ихтимал. Әнә күрше республика Башкортстанда канунга өстәп мөгез чыгармакчылар иде: парламентка кертелгән бу тәкъдим гамәлгә куелса, хәтта полиция өстеннән дә шикаять итә алмаячаксың, ялган донос, диячәкләр. Бүген бит әле иминлек сагында торучыларның башбаштаклыкларына, яисә эшләмәүләренә шикаять итеп була. Әйтик, прокуратурага… Шулай ук мәгълүмат чараларына…
Бу закон иң беренче чиратта сүз иреген чикләү, журналистның аяк-кулларын бәйләү, дип кабул ителә ала. Чөнки хәзер теләсә нинди шикаятьне, мөрәҗәгатьне «фейк» хәбәр, дөреслеге расланмаган дип табарга мөмкиннәр. Чөнки бүген Масса-күләм мәгълүмат чаралары турындагы канун үтәлми: журналист соравына тиешле срокларда, тиешенчә җаваплар бирелми диярлек. Хәзер, газетабызның 4нче битендә урын алган язма герое, халык белән уртак тел таба алмаган кеше, авылны үләксә белән тутырган инвестор Гомәр Закиров кебекләрне дә без тәнкыйтьли алырбыз микән?! Ул да бит җитәкче, булдыра алмаса да – ул да хакимият вәкиле санала.
Әнә шулай бүген без властьны үлеп яратырга тиеш. Урысның мәгълүм канатлы фразалары белән әйткәндә: «Не хочешь – как хочешь» була алмый, «Не хочешь – заставим, не умеешь – научим»… инде хәзер. Исеме хәтеремдә юк, ниндидер совет мультфильмында яңгырап – канатлы фразага әйләнде ул. Страусны бөркет шулай сөйләнеп очарга өйрәтә… Армиядә хезмәт иткән кеше беләдер аны, анда бик популяр бу фраза. Димәк… төрттерүемне аңлагансыздыр, армиядәгечә тормышка ияләнәселәр бар: анда командирыңны яратасы юк, приказларын берсүзсез үтисе генә… Яратмасаң, артыңда бармак янап куркытып тора торган закон бар. Шулай булгач, мәҗбүр иткәннәрен көтми үзең белеп, ирекле рәвештә яратуың хәерле властьны, ирексез каласың килмәсә. Гел оптимизациядән генә торган бүгенге тормышыбызда моңа өйрәнү җиңел булмас, билгеле. Больницалар ябыла, медицина хезмәте ай-һай начар, мәктәп хәлләре турында сөйләшәсе дә килми, минем туган телем артык, урысча белем алсам гына кеше булалачагыма ышандыралар, татар теле надан калдыра… Пенсия яшен дә оптимизацияләделәр, салымнарны да күбрәк түләргә, бәяләрне дә күтәрергә… Шулай яшәп ятыш. Ә власть яратамы соң халыкны, ә халыкны мыскылларга ярыймы? Яравын ярамый инде, анысы. Әмма мыскыллыйлар ич. Чөнки халыктан көлгән чиновникка закон юк, ул эшеннән генә колак кагарга мөмкин.
Без бүген шулай властьны яратырга өйрәнгән вакытта тәмам дошманыбызга әйләнгән Украинада ил башлыгын сайлап яталар. Без инде федераль мәгълүмат чараларын тыңлап, Украинада фашистик хунта яшәгәнлегенә тәмам ышанып беттек. Кайда күргәнегез бар: президентлыкка кандидатлар саны 39 булганын? Кайда күргәнегез бар, шул кандидатлар арасыннан 2 кешенең икенче турга сайланып калганын? Әле беренче урында артист, шоумен Зеленский. Аның бер анык программасы да юк. Ә үзе дәү кеше булмакчы… Гамәлдәге президент Порошенко икенче урында гына. Тимошенко дигән әллә кайчангы иске сәясәтче апай 3нче урында гына калган. Сайлауларның чиста үтүен таныйлар. Шулай булмаса, административ ресурс кулланылса, Порошенко беренче булыр иде. Сайлаулары чиста, тик яңа президент илдәге бардакны бетереп, коррупцияне җиңеп, канәфи өчен сугышудан туктап, эшкә керешә алырлармы? Белмим, әмма ничек кенә булмасын, безнең күзлектән, фашистик Украина безгә охшамаган ул. Сайлаулары да безнеке кебек түгел, анда реаль көч булырга мөмкин булган кандидатларны юридик яссылыктан җай табып эзәрлекләмиләр дә…
Хәер, Украинадагы тормышлар рәтләнсә, безгә кыенрак, дөресрәге күңелсезрәк булыр. Чөнки аннан федераль телеканаллар ни турында сөйләр?! Ә бүген безнең рәсми журналистикада ике генә мөһим тема бар: берсе Украина фашистлары, икенчесе артистларның аерылышулары, хыянәтләре, мал бүлешүләре… Кызык… Теге өстәрәк әйткән «оптимизация» реформалары пүчтәк ул.
Украинадагы хәлләр безне дә бик борчый. Андагы демократия безгә дә күчсә… Әнә шуңа да шөрепләрне борырга, яңадан яңа кануннар кабул итәргә кирәк. Хакимиятне яраттыручы, дөрес булмаган хәбәрләргә каршы канун шуның соңгысы, әлегә… Тик тимерне дә кыса торгач өзеп чыгарып була. Шунысы эчне пошыра. Тынычлык-иминлеккә ни җитә?!
Коррупция дигәннән, аңа каршы көрәш бездә дә бара бит. Теге татар министр Алексей Улюкаевның аягы җиңел булды (ул 8 елга утыртылды, 135 миллион сум штрафын түләде). Бер-бер артлы депутатлар, министрлар төрмә паегына күчерелә башлады. Төрмәдәге ЭКС-лар шактый: Киров губернаторы Никита Белых утыра, Сенатор Рәүф Арашуков бүген яраннары белән ябылуда. Федераль министр Михаил Абызов, Ельцин вакытыннан Хабаровск крае губернаторы, аннан соң да федераль дәрәҗәдәге чиннарда булган Виктор Ишаев кулга алынды. Алар мошенниклыкта гаепләнә. Әлеге вакыйгаларны коррупциягә каршы көрәш, дип кабул итәргәме, юкмы, белмим. Һәрхәлдә, бу – түрәләр эшелонында ыгы-зыгы куера, дигән сүз. Бүген Русиядә түрәлектән тыныч кына китә алмыйсың, син шул арбада артык борының сузмый ахыргача барырга тиешсең. Эре түрәләрне юридик яктан эзәрлекләү шул хакта сөйли. Ә моның өчен кечкенә генә ялгышлыгың да исәптә. Әнә Ишаев биләмәсендә сайлауларда Бердәм Русия фиркасе вәкиле зур тавыш белән оттырды. Абызов авызыннан да Русиядәге икътисадый вәзгыять, бигрәк тә үзәкләштерү сәясәте тәнкыйтьләнә иде. Әле алга таба да кулга алулар дәвам итәр… Бу Русиядә ил белән җитәкчелек итәргә, дилбегәне кемгә тапшырырга, дигән сорауга – «Юк бит, башка юк!..» – дияр өчен дә кирәктер.
Ихтирам белән, иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии