- 03.04.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №14 (4 апрель)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
«Безнең гәҗит»нең бүгенге саны үзенчәлекле. Моннан 15 ел элек айлык булып чыксак, 2004нче елдан атналыкка күчтек һәм акрынлап калыная бардык. Берара бер саныбызны ай саен 32 битле итеп калынайтып та алдык. Ләкин почта һәм нәшрият бәяләре кинәт кенә һәм саллы күтәрелү сәбәпле калынаеп алуны ярты елга бергә генә калдырырга мәҗбүр булдык. Чираттагы калынайган саныбыз быел сентябрь аенда чыгачак. Бу язылу хакын арттырмый редакциянең үз мөмкинлекләрен санау хисабына эшләнә. Моннан укучыларыбыз да канәгатьтер, дип уйлыйм. Чөнки без көн саен дистәләгән хат алабыз. Авторларыбыз бик күп, кайберәүләр хатларын тиз арада гына күрә алмаганга үпкә дә белдерә. Нишлисең, газетабызда урын чикле бит, ә авторларыбызның язмалары күп. Шуңа күрә чират барлыкка килә. Ә менә шушы калынаеп алу аркасында чират, бераз гына булса да, кими төшә.
Мин бик рәхмәтле авторларыбызга, нинди генә гыйбрәтле, мавыктыргыч язмалар белән сөендермиләр укучыларыбызны. «Безнең гәҗит»нең төп байлыгын, кыйммәтен дә мин шул авторларыбызның күплегендә күрәм һәм моның белән горурланам, башкалар янында мактанам да әле… Киләчәктә дә шулай күп булып, газетабызны бергәләп иҗат итәрбез, дип өметләнәм.
Быел газетабызга 15 ел. Зурлап үткәрергә бәяләр заманы, ләкин газетабызда язмалар, һәм иң актив, иң булдыклы авторларыбызны бүләкләүләр белән билгеләп үтәрбез, дип уйлыйм. Шул максаттан «Безнең гәҗит» белән ничек таныштыгыз», дип исемләнгән конкурсыбызны яңадан кабатларга булдык. Кайчандыр ул үткән иде инде һәм шактый кызыклы булды. Моңарчы бу конкурска килгән язмаларны редакциябез папкасына туплый бардык, тәүге тапкыр тәкъдим итәр өчен шушы калын санны көттек. Язмалар, бигрәк тә шигырьләр бик күп. Әле дә килә. Якын арада газетабызда урын алырлар, һәм иң булдыклы укучы-авторларыбыз да аныкланыр. Ә бүген укучыларыбыз белән бергә редакциябезнең төп хезмәткәрләре дә сүз алсын, үзләре белән таныштырсын, дип уйладык. 16нчы битне укымый калмассыз, дип уйлыйм.
Газетабызның юбилее укучыларыбыз өчен истәлекледер дип уйлыйм. Әлбәттә 15 ел гомер күп түгел, ләкин аз да түгел. Әле тагын бик күп еллар дөреслекне эзләргә, гаделлек сагында торырга, укучыларыбызның яраткан гәҗите булырга язсын. Дөньяларыбыз имин, исән-сау булыйк. Котлауларыгыз, хөрмәтләвегез өчен бик зур рәхмәт. Шунысы сөендерә, укучыларыбыз безнең үз туган көннәребезне дә күз уңыннан ычкындырмый. Шулай бердәм булуыбыз белән без көчле һәм бәхетле.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
P.S. Сүз уңаеннан искәртәбез: 1нче апрельдән газеталарыбызга киләсе ярты еллык өчен язылу башланды. Ләкин әлегә сабыр итәргә киңәш итәбез. Май аенда абунәче ункөнлегендә ташламалы бәяләр белән язылырга мөмкин булачак. Тулырак мәгълүмат киләсе саннарда.
«Безнең гәҗит»кә 15 яшь!
Таныш булыйк! Бу без…
ОЧРАШЫРГА КҮНДЕРӘ АЛДЫМ
Фәнзилә Мостафина – Арча районы, Мөндеш авылы кызы. Ул мәктәптә укыганда ук «Безнең гәҗит»кә язгалап тора иде. Студент елларында каләмен «Ялкын» журналында, «Шәһри Казан» газетасында чарлады. «Безнең гәҗит» коллективына килеп кушылганына да дүртенче ел китте инде.
«Безнең гәҗит» белән бәйле бер кызыклы вакыйганы да сөйләде Фәнзилә. «Газета коллективына килеп кушылган гына көннәрем. Мамадыштан бер ир шалтыратты. Хатыны, балаларын ташлап, икенче иргә чыгып киткән икән. «Барам, көтегез!» – дидем. Эш күрсәтәсе килә бит, ә бу – менә дигән форсат! Тик үч иткәндәй редакция машинасы икенче журналист белән башка районга чыгып киткән икән. Нишләргә? Машина кайтканын көтеп торсаң, тема «яна». Тоттым да автобуска утырып, Мамадышка чыгып киттем. Әле Мамадыштан соң авылга да барырга кирәк бит. Шөкер, анысы ике генә километр булып чыкты – җәяү тәпиләдем. Хатыны ташлап киткән ирне табып, аның белән сөйләштем. Хәзер инде хатынның үзе белән дә сөйләшергә кирәк – анысы башка авылда. Анда ничек барырга? Бер капка төбендә «Ока» машинасы янында бер апаның бөтерелгәнен күрдем дә, янына барып, хәлне аңлатып бирдем. Илтеп куярга ризалашты бит бу апа! Тик хатын яшәгән авылга хәтле түгел – авылга керә торган юлга хәтле генә. Ә аннан авылга тагын 8 километр. Әйтергә онытканмын: 30 градус эссе җәйге көн бу. Бер-ике километр җәяү тәпиләгәч, бәхетемә, бер йөк машинасы очрады. Шулай итеп, теге хатын яшәгән авылга йөк машинасы арбасында килеп кердем. Хатын ишегалдында йөри иде. Минем журналист икәнлегемне белде дә капканы бикләп үк куйды. Кертми. Шуның кадәр юл үтеп килгән җирдән (әле ул юлларның ничек үтелүен әйт!) буш кул белән кайтып китеп булмый бит инде. Кыскасы, ничек итсәм иттем – капканы ачарга күндердем мин бу апаны. Берәр сәгать сөйләшкәнбездер. Кайтканда авыл малайлары матай белән олы юлга кадәр чыгарып куйды, рәхмәт төшкерләре. Аннан инде машина тотып, көч хәл белән Казанга кайтып җиткән идем».
ХАТЛАРНЫҢ «ХУҖАСЫ», ягъни авторларга кирәкле кеше
Редакциягә килгән һәрбер хат иң элек Лилия Гәрәева кулына барып керә. Хәтта, хатларымны хат җыючы кызыгыз җыеп яткыра, ахрысы, дип, баш мөхәрриргә үзеннән зарланып язганнары да башта аның аша үтә. Форсаттан файдаланып, укучыларыбызга әйтер сүзе дә бар аның: «Бер генә хатыгыз да югалмый. Озак чыкмый дип хафаланмагыз, атнага иллеләп хат килә. Һәрберсе үз чиратын көтә». Гомумән, «Безнең гәҗит»нең «яшь килене» әле ул. Иң яше булган өчен түгел, коллективка күптән түгел генә килеп кушылганы өчен шулай дибез. Күптән түгел, дисәк тә, ике еллап була икән инде. Ә болай, Арча районының Кышкар кызы, Иске Кишет килене ул. Тормыш девизы: «Тәвәккәл таш яра». Бер кичтә утырып күлмәк тегәргә, бер кичтә интервью алып, бер полосалык мәкалә язарга, хәтта сыерчык оясы ясап куярга мөмкин. Иң яраткан сүзе – җаным. Чөнки Арча кызы! Иң яраткан шөгыле – җирдә казыну. Җиргә беренче кар төшкән мәлдә ул инде язны, түтәлләрен, бәрәңге бакчасындагы алабуталарын сагынган булыр. Җәй көне аны Казанда тотармын димә, түтәлләремә су сибәсем бар, дип, көн дә йөз чакрымдагы авылыннан килеп эшләп йөри. Җир кызы, кыскасы. Шуңа да авыл кешеләре, авылның эше-мәшәкате, моңы-зары аңа бик таныш һәм якын. Лилияне «Сөембикә» журналында күрсәгез, аптырамагыз. Әйе, шул бер кеше ул, анда да, монда да җитешә.
«ЯШЬ ЛЕНИНЧЫ»дан «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»кә
Корректорыбыз Фирая апа Маликованың 1947нче елгы икәнлеген белмәсәк, аңа ничә яшь икәнен әйтә дә алмас идек. Һаман да яшь кызлар кебек әле ул: редакциягә очып керә, бөтенебезнең хәлләрен сораша, үзенекен дә сөйләп ала, ул арада газета полосаларын укып, хаталарны төзәтергә дә өлгерә. Хезмәт юлын 1965нче елда ук, ул вакыттагы «Яшь ленинчы» газетасында башлаган. Ә 2009нчы елда «Безнең гәҗит» коллективына килеп кушылды.
Ул буын кешеләре эш дип яшәгән бит. Итәк тутырып бала үстерсәләр дә, эштә дә алдынгы рәттә булганнар. Менә Фирая апаның тормышыннан да бер кызыклы хәл: «Ул вакытта чыгаручы редактор вазифасын башкарган чагым. Йөклелегемнең соңгы көннәре китсә дә һаман эштә – цехта утырам. Газета чыгарабыз. Берзаман авырый башладым – бала табарга вакыт җитте. Янымдагы апага әйттем. Ул тиз генә ирем Зөлфәтне чакыртты, бала тудыру йортына илттеләр. Ике сәгатьтән беренче улыбыз Азамат дөньяга килде. Редакциягә шалтыраттым да, шатлыклы хәбәрне җиткердем. Җаваплы сәркатипкә кереп: «Маликова сына родила», – дип әйткәннәр. Башы белән эшкә чумган сәркатип аңлап бетермәгән: «Какого сына? Я от нее полосы жду!» – дигән. Гел эштә йөргәч, минем бала табар вакытым җиткәнен белми дә калган икән».
Фирая апа – мәрхүм шагыйрь Зөлфәтнең хатыны да әле ул (шагыйрь үзенең танылган «Һаман яратам» җырын нәкъ менә яраткан хатынына багышлап язган да инде!). Бүген исә – язучы Шаһинур Мостафинның никахлы хәләл җефете. Дүрт баласы, тугыз оныгының уңышларына куанып, Шаһинур абый белән матур гына яшәп ята Фирая апабыз.
СӨЙЛӘШТЕРӘ АЛУ СӘЛӘТЕ КИРӘК ЖУРНАЛИСТКА
Айгөл ЗАКИРОВА:
– «Кайсы яктан син?» – дип сорасалар, күп очракта «Ерактан», – дип җавап бирәм. Бер сүз белән генә җавап бирүе авыр: үзем Минзәлә районының Тупач авылында тудым, анда беренче сыйныфка бардым, соңыннан Актаныш районына күченеп киттек. Ике районга да еш кайтыла, шуңа күрә, үземне Минзәлә-Актаныштан дисәм, дөрес булыр.
«Безнең гәҗит»кә эшкә урнашканда әле дипломым да юк иде: бишенче курста укып йөргән чак. Илфат абый Фәйзрахманов шалтырата: «Синең белән очрашып сөйләшергә иде. Безгә язганың бар, кыю кызга охшагансың, эшкә киләсеңме?». Куркып кына ризалашканымны хәтерлим, әмма кисәтеп куюны кирәк дип санадым: «Минем диплом да юк бит әле», – дим. «Мин кешенең дипломына карамыйм. Әгәр дә курыкмыйча яза аласың икән, сәләтең һәм тырышлыгың бар икән – син бездә эшли алачаксың», – диде Илфат абый. Һәм әнә шул куркып кына тотынган эшемдә 4 ел эшлим икән инде.
Аңа кадәр башка республика басмаларында да, «Болгар радиосы»ның хәбәрләр бүлегендә дә шактый чыныгу алган идем кебек, әмма «Безнең гәҗит»тә тупланасы тәҗрибә барысын да уздырды.
Эшли генә башлаган мәлемдә, мондый хәл булган иде. Чирмешән районы башлыгын тәнкыйтьләп хәбәр килде дә, шуны тикшерергә кайттым. Хакимият йортының ишек төбендә төн кунып булса да, «глава»дан интервью алырга кирәк, минәйтәм. Ничек итсәм иттем, башлыкның бүлмәсенә кадәр үтеп кердем бит.
– Срочно, да? Мин «совещание»не бүләм сезнең өчен, күрәсезме? – дип каршы алды башлык.
Хәзер уйлыйм. Әгәр дә «срочно» түгел, дисәм, бу минем белән сөйләшми бит инде, дим. Шуңа яшен тизлеге белән башыма килгән беренче җавапны «аттырам»:
– Срочно! Мин дә сезне күрер өчен Казаннан 4 сәгать кайттым, аңа калса…
Исәнләшүебез әнә шулайрак булды. Кергән хуттан сорау бирәм. «Ник моны эшләмәдегез? Ник тегене эшләмәдегез?», янәсе. Ул вакытта кайдан белим инде, әңгәмәне йомшаграк башлап, «зәһәр» сорауларны ахыргарак калдырырга кирәклеген…
– Ужыс. Мин акланып утырыйм әллә монда хәзер? – ди башлык, өстәл төеп.
Ул өстәлгә йодрыгын шапылдаткан саен, минем йөрәк табан астына сикерә. Ә үзем курыкканны сиздермим, елмайган булам. «Тизрәк сорауларымны бирим дә, тизрәк чыгып китим булмаса», – дип, тагын да зәһәррәк сораулар яудырам бит әле җитмәсә! Ярый ла ахыры яхшы тәмамланды. Ләкин гомерлек сабак булды: кешегә кытыршы сорау бирәсең икән, аны юеш чүпрәк ыргыткан кебек йөзенә бәрмә, ипләп-җайлап, әңгәмә ахырында гына әйт икән.
«Синең өчен эшеңдә иң катлаулысы нәрсә?» – дигән сорау кызыксындырадыр, бәлки. Иң катлаулысы – кешене сөйләштерү, кешедә ышаныч уяту. Журналист – ул психолог та. Әгәр әңгәмәдәшең белән очрашуга ук анда ышаныч тудырмасаң, ул кешедән мәгълүмат алып булмый. Шундый очрак булган иде: бер хатынны ире гомер буе кыйнап яшәгән, җитмәсә балалары гарип. Авыр язмышы турында яздырасы килә моның. Ә үзе сөйләми. «Сезне ирегез кыйнап яшәдеме?» – дим. «Әйе». «Ул сезгә суктымы, типтеме»? «Икесе дә». «Ул сезгә көн саен суктымы?». «Әйе». «Сез түзеп карап тордыгызмы?». «Әйе». «Балаларыгыз турында сөйләгез әле?». «Ярар». «Сөйләгез?». «Сөйлим». «Ну, сөйләгез инде, тыңлыйм бит». «Нәрсә сөйлим?» …Менә шундыйрак төрдәге әңгәмә булган иде безнең. Нәрсә язасың инде бу сөйләшүдән? Әңгәмәбез килеп чыкмауда үзем гаепледер, дидем. Кешене сөйләштерә алу өчен дә зур тырышлык кирәк кайвакыт.
Менә шулай күңелле яшибез. Рәхмәт укучыларыбызга да – безнең эшчәнлекне хуплап, безнең өчен борчылып торуыгызга. Сезнең өчен эшлибез. Озак еллар шулай эшләргә язсын әле!
Үземнеке кирәк
2017нче елның икенче яртысына гәҗит-журналларга язылырга дип почта бүлегенә кердем. «Тулпар», «Сөембикә» журналларына, «Акчарлак», «Диләфрүз»гә язылдым. Инде ничә еллар «Безнең гәҗит»кә дә языла идем. Бу юлы, шәһәрдә язылучы юк, сезне дә яза алмыйбыз, диделәр. «Ничек инде, ярты елда бөтен язылучылар үлеп беткәнмени?» – дидем, аптырап. Ничек кенә ялынсам да, яздырмадылар. Уруссу бистәсендә танышым яши минем, аңа шалтыраттым. «Безгә килми тормыйсың, килгәндә алып килерсең», – дим. Рәхмәт Хәниягә, шулай итеп, «Безнең гәҗит»ле булдым. Инде менә 2018нче елның беренче ярты еллыгына язылганда почта бүлегендәге татар кызы: «Бернинди дә каршылык юк, язылыгыз! 2017нче елда да бернинди каршылыксыз яздык ул гәҗиткә», – диде.
Татар телен бетерүнең бер ысулыдыр бу, мөгаен. Алар каршы килә дип кенә, «бөек халык» телендә дә, үзебезнең республикада да «бөек» саналган халык бар, алар телендә дә укырга җыенмыйм. Ә яшьләр бөтенләй бер телдә дә укымый. Так что, руслар әйтмешли, кирәкмәгән әйберләр белән булышмасыннар.
Нәсимә ГАЛИӘХМӘТОВА,
Башкортстан, Октябрьск шәһәре

Комментарии