- 03.07.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №27 (4 июль)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Әлегә футбол чемпионатында Русия командасының уңышларыннан «исереп» пенсия реформасы турында уйлаучы юк. Анда-санда аз санлы митинг-пикетларны санамаганда. Әле анда да пенсия реформасы инициаторы итеп Дмитрий Медведев күрсәтелә. Әнә Казанның Юдино бистәсендәге митингта пенсия реформасы авторлары язылган фамилияләргә помидор да аттылар. «Мәргәннәр» аны Медведев, Голикова, Христенко, Чубайс, Минц һәм Голодец фамилияләренә тидерүдә «ярышты».
КЕМ ТӘТИ, КЕМ КАКАЙ?
Митингларда отставкага хөкүмәтне җибәрүне таләп итәләр. Ләкин әлеге реформа буенча кайчандыр, үзе президент булган вакытта пенсия яшен арттырмаска вәгъдә иткән Путин адресына сүз ирештерелми, диярлек. Әйтерсең, ул бу реформа турында берни белми, ул аны ишетмәгән дә.
Менә бераздан Путин да сүзен әйтер һәм тагын халык алдында абруен күтәрер. Минем уйлавымча, Медведев тәкъдим иткән проект азмы-күпме йомшартылыр һәм халык аны йотып җибәрер. Путин әүлиягә тиңләштерелер, ә Медведев дәрәҗәсен тагын да югалтыр. Әмма берәү дә отставкага да китмәс, шелтә дә алмас. Сарыклар канәгать, бүреләр тук калыр.
Пенсия реформасын үзләренчә күзаллаучылар да бар. Әйтик, Жириновский, кеше пенсиягә чыкканда һәр ел өчен 1 мең сум пенсиягә ия булырга тиеш, дип саный. Мәсәлән, 20 ел эшләгән икән – 20 мең сум, 40 еллык стажлы икән – 40 мең сум. Жириновский фикеренчә, кешенең үзенең дә озаграк эшләү белән кызыксынуы артачак. Ә реформа гамәлгә куелганда, 60ка җиткәннәрнең зур күпчелеге пенсия дә күрмәячәк, эшсез дә калачак. Чөнки бүген фән-техника чоры, эш бирүчеләр заман технологияләрен аңлаган, йөгерек фикерле яшьләрне кулайрак күрә, ди ул. Менә бу юлы сәясәтче белән килешми булмый.
МЕСКЕН РУБЛЬ
Bloomberg агентлыгы мәгълүматларына караганда, элекке Советлар территориясендә рубль иң хәлсез валюта дип табылган. Моңа АКШ санкцияләре йогынты ясаган, дип фаразлый экспертлар.
Соңгы 5 елда рубль үз позицияләрен зур тизлектә югалта бару буенча «алдынгы» акчага әйләнгән. Быел гына да ул долларга карата 8 процентка арзанайган. Рубль элеккеге союздаш республикалар валютасы белән чагыштырганда 2 тапкырга тизрәк көчен җуя. Моңа Путин тирәсендәгеләргә һәм олигархларга кертелгән санкцияләр төп сәбәп булып тора. Апрель санкцияләре булмаган очракта гына да рубль 4 процентка ныграк булыр иде, дип белдерә Үзәкбанк. Көнбатыш экспертлары, элеккеге СССР территориясендә 11 валюта – бигрәк тә Украина гривнасы һәм Грузия лариы ныгый, дип тапкан. Инвесторларның игътибары менә шул стабиль валюталы илләргә күчә бара. Ә менә Казахстан, Белоруссия, һәм Таможня берлегенә кергән башка илләрнең валютасы артык үсештә түгел, экспертлар моны аларның Русия белән тыгыз багланышларда булулары һәм шул сәбәпле Русиягә кертелгән санкцияләрнең аларга да йогынты ясавы белән аңлаталар.
Узган айда рубльнең биржа курсы 64 сумга җитте. АКШ һәм Кытай арасында сәүдә көрәше аркасында халык-ара икътисади вәзгыять тотрыксыз һәм инвесторлар үсеп килүче илләрдән китәргә тырыша. Бу исә, беренче чиратта хәлсез рубльгә йогынты ясый. Димәк, киләчәктә рубль хәлләнер, дигән ышаныч зур түгел. Ә бу халыкның тормыш дәрәҗәсендә чагылачак. Чөнки бәяләр ягулык-энергетика базарына гына түгел, рубль – доллар мөнәсәбәтләренә дә тоташкан. Минем долларым юк, ул миңа кирәкми, дип яши торган заманнар бик ерак тарихта гына калды.
ТОТАШ ТЕРКӘЛҮ
ДәүДумада утыручы абый-апалар тагын ни уйлап табыйк икән инде, дип көн-төн баш вата бугай.
Телефон номерлары – симкалар теркәлә иде инде, хәзер мобиль телефоннарны да теркәмәкчеләр. Мин аның ни рәвешле үтәләчәген күз алдына китерә алмыйм. Инде болай да һәр трубканың үз номеры бар. Аны югалганда яисә урлатканда шул номеры аша табалар. Кирәк булганда махсус хезмәтләргә шикле кешенең телефонын тыңлау берни тормый. Кеше югалганда шул телефон аша аның кайдалыгын да беләләр. Ләкин телефон урланганда аны таба алмыйлар. Чөнки эзләп тә тормыйлар. Инде һәр телефон трубкасы теркәлгәндә дә урлашулар булмас, урланганда трубка табылыр, дип ышанып булмый. Бездә артта калганлык гаҗәп бит. МЧС та һава торышы бозылу турында СМС хәбәр белән кисәтә. Ә чит илләрдә ул инде күптән телефонда махсус сигнал белән тапшырыла. Ә без өзлексез килеп торган смс кисәтүләрне укыйбыз. Бәхеткә, ул куркытулар дөрескә чыкмый. Көн саен диярлек килүче хәбәрләрне күпләр укып та тормыйдыр. МЧС аны соңгы вакытларда булган табигый казалардан үз җаваплылыгын төшерү өчен генә яза бугай. Юкса, аларның фаразлары һич кенә дә чын булып чыкмый.
БЕЗ «АГЕНТ» БУЛМАГАЕК ӘЛЕ
Телефон теркәве белән беррәттән ДәүДума тагын бер искитмәле яңалык белән дөньяны көлдермәкче: чит ил агентлары турындагы канунга үзгәрешләр кертмәкче. Моңарчы чит илләрдән финанс ярдәме алган юридик затлар гына чит ил агенты, дип таныла иде. Ә менә бу канун проекты буенча чит ил агентлары белән хезмәттәшлек иткән физик затлар да шушы төркемгә кертелә. Алар да үз эшчәнлекләре турында ярты ел саен хисап тотарга, ел саен аудит үтәргә тиеш булачак. Димәк, мин «Азатлык» радиосына (белгәнегезчә, ул «Иноагент», дип танылды, ләкин «Безнең гәҗит»нең иҗади партнеры дип санала) хәбәр язам икән, шушы агент, ягъни Русиянең дошманы булачакмын.
Бу хөр, бәйсез фикер кимесен, журналистның авызы томалансын өчен тәкъдим ителгән проект. Әлбәттә аек фикер җиңәр, дип өметләнергә кирәк. Ләкин бездә бар да мөмкин. Сәясәтчеләрне тыңласаң, Дәүләт Думасы эшчәнлеген күзәтсәң, аеклыкның бик үк чамалы икәнен чамалыйсың шул. Әлегә без «Азатлык» радиосы язмаларын газетабызда бастырабыз, ләкин киләчәктә аларны куллану мөмкин булмау ихтимал. Чөнки канунга каршы килеп булмый, ул бик үк аек булмаса да.
Иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии