Татарлыкның нигезе кайда?

Татарлыкның нигезе кайда?

Быел Татарстан мәктәпләрен 15 меңгә якын бала тәмамлады. Хәзер кулларына аттестатларын тотып алар уку йортларын барлый, кая барырга, нинди һөнәр сайларга, дип баш вата. Кемдер имтихан нәтиҗәләреннән канәгать, ә кемдер борчуда. Хәзер Бердәм дәүләт имтиханыннан куркып күпләр укуларын урта мәктәптә дәвам итми, 9нчы сыйныфтан соң һөнәри урта белем бирү йортларын сайлый. Ә аннан соң аңа шул белгечлеге буенча белем алуын дәвам итәргә дә була. 
Ә БДИ турында ничә еллар тискәре фикер ишетәм. Чөнки автомат ятлауга корылган тест системасы фантазияне томалый. Без заманында гадәти дәүләт имтиханын тапшырганда имтихан биремнәре язылган сораулар буенча фантазиябезне эшләтеп тә, өчлелек кенә булса да, билге ала ала идек. 
БДИларның тагын бер зыяны милләтләргә орды: Бердәм дәүләт имтиханнары бары тик урыс телендә генә тапшырылырга тиеш. Хәтеремдә әле Киров өлкәсе Малмыж районында телевизион тапшыру әзерләгәндә ата-аналар, укытучылар күз яшьләре белән Казаннан, Татарстаннан яклау сорады: чөнки аларга эксперимент рәвешендә шушы БДИ кертелгән иде һәм ул бары тик урыс телендә генә булды. Ә балалар Киров өлкәсендә дә татар мәктәбендә белем алды.
Мин телевизион тапшыруларда бу мәсьәләне күп тапкырлар күтәрдем. Җаваплы түрәләргә сораулар юлладым, әмма колак салучы булмады. Әнә шулай Киров өлкәсе татарларын зар елаткан урыс телле БДИ озакламый Татарстанга да бәреп керде. Инде соңрак татар теле үзе дә мәктәпләребездән кысрыклап чыгарылды, татар теле укытучылары прокурор ярдәме белән үз эшләреннән куылды. Нәтиҗә озак көттермәде. Минем авылымда урамда ара-тирә берничә бала күренгәли бүген. Әмма аларга мин, сез урыс балаларымы әллә, дип шелтә белдерергә мәҗбүр. Эндәшмиләр, янымнан китеп баралар. Арча районындагы гомер бакый татар мохиты булган, урысча белмәгән халык яшәгән төбәктә балалар урысча аралаша. Карагруһлык җиңде, күп көтәсе калмады димәк... Бу буынның баласы инде татарча сөйләшмәс, оныклары турында әйтеп тә тормыйм. 
Минем үземә зарланучылар да бар: янәсе, гел татар теле турында пошынасың, туйдырды инде... Кемдер пошынырга тиештер бит. Балаң өчен папа-мама, бабуля, дедуля булу бер дә куркытмый, борчылдырмыймыни соң?! Кавемебезнең әнә шундый булуы мине бик борчый. Тел, милләт дип лаф оручылар да балалары, оныклары белән урысча гәпләшә, читенсенми бүген. Татарча белмәү гаепкә саналмый, киресенчә комачау итә дип уйлау бүген ай-яй киң таралган караш һәм моны кычкырып әйтүчеләрне мин үзем дә адым саен очратам, аларның кемгә кирәк ул синең татар телең, диюләренә түнеп китә язам. 
Бу нисбәттән мәрхүм Туфан абый Миңнуллинның сүзен һич онытмыйм: «Синең кебекләрнең ахмак икәнен аңлатырга кирәк миңа татар телем!» – дигән иде ул андыйларга. Миңа да моны кабатларга туры килгәли. Татарчасы да әллә-кем булмаганнардан да еш кына ишетәм: татар мәктәбендә укуым сәбәпле күпме кыенлык кичердем, белемле була алмадым, диләр. Соң син шулай тумыштан аңгыра булгансың, дияргә дә туры килә кайчак. Наданлыкларын татар теле артына яшерү үтә дә киң таралган сафсата бүген.
Сүзем бу хакта түгел иде, болай да күп яздык, язабыз... Чыгарылыш класслары белән башладым бит.
Быел Татарстанда 15 меңгә якын укучы мәктәп бусагасын атлап чыккан, дидек. Шуларның бары тик 7се генә БДИны татар теленнән биргән. Узган ел да 7 булган алар. Тик былтыр егетләр дә татарча имтихан тапшырган. Ә быел кызлар гына. Җиде баланың бишесе – шәһәр мәктәбеннән. 7 каһарман, дип язып чыкты бу хакта татар телле мәгълүмат чаралары. 
Килешәм. Каһарманнар. Бу бит өстәмә имтихан. Аның уку йортларына керергә ярдәме дә тими, бары тик КФУның «Филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика», «Педагогик белем бирү: Татар теле, әдәбияты һәм чит (инглиз) теле» юнәлешләренә укырга кергәндә генә исәпкә алына ала. 
Инде алтын бөртеге кебек кенә булган шушы каһарманнарны да санап китәсем килә. 
Әтнә районы «Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе»н тәмамлаган Диләрә Гарипова (82 балл), Мөслим районы Мөслим гимназиясе укучысы Камилә Минһаҗева, Түбән Кама шәһәренең 35нче лицеен тәмамлаган Самира Сәгыйтова, Казан шәһәре мәктәпләреннән: 10нчы гимназия укучысы Регина Инсапова, 127нче мәктәптән Камилә Гыйлаҗиева (100 бал), 171нче урта мәктәп укучылары Элина Куренщикова (93 балл) һәм Карина Хәйруллина. 
Исемлек тәмам. Татарстанда 2 млн татар яши, дип исәпләнә. Русиядә ул 5 млнга якын. Кими барабыз. 
Былтыр 7 укучы, быел 7 укучы татар телен кирәк санап, дәүләт имтиханын биргән. Гәрчә алар киләчәк юлларын сайлаганда аның кирәклеген тоймасалар да... Бу балалар, аларга тәрбия кылган әти-әниләре, әби-бабайлары, укытучылары алдында баш кына иясе. Шушы 7 бөртек татар белән 5 млн татарны татар итеп тотып калып булырмы? 
Без еш кына башка милләт вәкиле яисә шәһәр баласы чатнатып татарча сөйли башласа, афәрин дип кул чабабыз, татар яши, дип сөрән дә салабыз. Үз-үзебезне тынычландырабыз. Татарны пәрәмәч пешерү, калфак тегү йолалары белән генә саклап калып булмый шул. Сабантуйлар да ярдәм итми, хәзер анысы да татарлыктан ерагая, әле районнары районнары белән авыллар Сабантуйсыз да кала бара. Аны чит төбәкләрдә, зур зур калаларда үткәрәселәребез бар. Кирәк, бик кирәк, болары да... Әмма иң кирәге мәктәп. Татар телле бала. 
«Мәктәпләрдә туган тел әти-әниләр сайлавы буенча укытыла. Республикабызда балаларның 63 проценты татар телен сайлаган. Без аны тагын да үстерергә һәм киметмәскә тиеш. Бу – укытучылар, мәгариф идарәсендә эшләүчеләр, мәктәп директорлары һәм әти-әниләрнең күмәк эше. Быел 1нче сыйныфка укучылар килә. «Госуслуги» дәүләт хезмәте аша ата-аналар гаризалар яза һәм телне күрсәтә. Безнең мәгълүматлар буенча, анда татар теле кимеп бара. Кемнән тора бу мәсьәлә: 1нче сыйныф укытучысыннанмы? Кабул итүче ул бит. Әгәр дә ата-ана бала белән шул укытучыга килә икән, димәк, укытучы әйткәнне үтәргә тиеш. Укытучы: «Әгәр дә син татар яисә катнаш гаиләдән булсаң, татар телен сайлагыз», – дисә... Бу очракта шул мәктәпкә керәсең килсә, укытучының сүзенә колак салырга тиешсең, – ди Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Министрның сүзе белән килешмәскә мөмкин түгел иде. «Нәрсәгә кирәк ул миңа?» – дип, аны тормыш ихтыяҗы белән генә бәйләү зур ахмаклык. Ул ата-бабалар мирасы, без аны юкка чыгарырга тиеш түгел.
Ләкин, ләкиннәр дә бар... Ярар законнар, шөрепләр татар телен кысрыклый. Ләкин татар телле махсус гимназияләр, лицейлар булдыру мөмкин түгелмени?! «Адымнар» бик макталды. Әмма бүген анда татарлык бармы? Бу мәсьәләдә канәгатьсезлек фикерләрен мин үзем бик еш ишетәм. Күрсәтү, мактану өчен генә эшләнергә тиеш түгел бу. Республикадан гына түгел, бар дөньядан сәләтле татар телле балаларны җыеп махсус мәктәп-интернат булдыра алмыйбызмыни?! Нефтедоллар ничә дистә еллар кемнәрнеңдер кесәсен баетты, ә мәгариф саекты... Кайда соң сез Апанаевлар, Дәрдемандлар кебек каһарман татар меценатлары... Чит илләрдә, диңгез буйларындагы вилларыгыз урынына бер гимназия ачып ник татар элитасын тәрбияләргә өлеш кертмисез?! 
Әлбәттә, комачау тудырылыр, заманында Төрек лицейларын ябар өчен, намаз укымыйлармы дип, махсус хезмәтләр бәдрәфләреннән комганнар да эзләп йөрде... Ләкин ил, республика җитәкчелеге ныклы акыллы фикерле булырга тиеш. Шуны таләп итәргә депутатлар, сәяси көчләр булырга тиеш. Хәер ерак китәм бугай, хыялланам...
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии