Татар егете террорчымы һәм Русиядә коррупциягә каршы көрәш театры…

Татар егете террорчымы һәм Русиядә коррупциягә каршы көрәш театры…

«Сугышлар гына була күрмәсен!», дигән теләкләрне мин көн саен диярлек, кемнәндер ишетеп яшим. Гомер буе шулай булды. Балачакта да иң куркытканнары шул иде. Әниләрнең үзара куркышып сөйләшкәннәрен хәтерлим. «Америка» мөртәт котыра диләр бит, ни җитмидер аңа?!» дип уфтана иде өлкәннәр.

Ләкин бүген дә русиялеләр үз хәлләре турында уйламый, читтән кемдер килеп һөҗүм итәр, СУГЫШ БУЛЫР, ДИП КУРКАЛАР. Социологик сораштырулар шуны күрсәтә. Әнә бит 2018нче елның декабрендә «Левада-үзәк» үткәргән сораштыруда катнашучыларның 56 проценты читтән һөҗүм булырга мөмкин, дип куркып яши икән. Ә 39 процент сораштырылучы моңа ышанмый. Русиялеләрнең 88 проценты армиянең илне саклый, яклый алачагына ышана. Бу ышаныч рекордлысы, моңарчы үткәрелгән сораштырылуларда ул бу дәрәҗәдә булмаган әле.

2000нче елдан соңгы чорда сугыш белән курку хисе Украинада революция булганда, аннан Донбасста хәрби низаг чыккач көчәйгән. 2014нче елда сугыштан куркучылар 56 процент булса, 2015нче елда 69 процентка җиткән. Аннан соң ул 2018нче елга кадәр кими барды. Инде менә 56 процентка калды.

НАТО белән Русия арасында сугыш килеп чыгу ихтималына сораштырылучыларның 48 проценты ышана. Бу элек кимрәк булган.

Атом төш коралы белән килеп чыгарга мөмкин булган низагка 18 процент Русияле ышана, ә 75 процент – атом сугышын кешелек күтәрә алмаячак, дип саный.

Белгечләр фикеренчә, сугыштан өркү хисен Көнбатыш илләре белән мөнәсәбәтләрнең киеренке булуы, Русиянең изоляцияләнә баруы көчәйтә. Федераль телеканалларда хәрби өйрәнүләр, хәрби темалар киң урын алган. Безнең дошманнар чолганышында булуыбыз турында даими рәвештә сөйләнелә. Кайсыдыр илдә бер режимны икенчесе алыштыру, революцияләр дә, безнең мәгълүмат кырында яман күзлектән бәяләнеп күрсәтелә, тасвирлана, янәсе менә күрегез, бездә дә шундый чуалышлар булырга мөмкин, үзләрен демократ дип атаучы либераллар нәкъ менә шушы сценарийны тели, шуңа күрә дә митинглар, фикер-карашлар белдерү тыела. Ләкин тимер дә кыса торгач, түзми, шартлап сына. Бүген эчке проблемаларны тышкылары турында артык күп сөйләп күрмәмешкә салышу сәясәте эшли ала әле, тора-бара кеше җиргә, реальлеккә әйләнеп кайтырга мөмкин.

Инде сугышлардан курку фобиясенә килгәндә, бүген психик яктан сау булган бер генә адәм заты да, сугыш төймәсенә басарга җөрьәт итмәс. Тик шунысы, юкка гына, психик яктан тайпылышы булмаган кеше, димәдем. Кызганычка каршы, бүгенге вәзгыятьне анализлап караганда, сәясәт машинасы рулен кулына алганнар арасында бик үк мөккәммәл булмаган табигатьле кешеләр булуын да искәрергә мөмкин. Ул саташып яисә өянәге килеп сугыш төймәсенә басса…

Ә болай анализлап карасак, безгә каршы сугыш башлау ихтималы бар дип куркып яшәүчеләр чын вәзгыятьне аңлап, бәяли алмый, дип уйлыйм мин. Федераль телеканаллар аша көн-төн пропаганда алып баручы машина нәкъ менә шундый нечкә хисле, тар карашлы аудиториягә хисап тота да инде. Сугыштан куркучы затларга ияреп уйлап карасак, КЕМ БЕЗГӘ АТОМ РАКЕТАЛАРЫН ҖИБӘРӘ АЛЫР икән? Белмим, аларның ракеталары безгә килеп җиткәндә, шундый ук ракеталар бездән дә очып чыгачак бит. Шулай булгач… Русияне бик үк өнәп бетермәгән илләр башында да үз үзләрен үтерүчеләр утырмыйдыр, дип ышанам.

Инде РУСИЯ РАКЕТАЛАРЫН ҮЗЕ КЕМГӘ ТӨЗИ ала? Монысы инде бөтенләй дә абсурд. Чөнки, безнең сәясәт дилбегәсен кулларында тотучыларның, олигархларның балалары, туганнары чит ил виллаларында яши, аларның төп мөлкәте шул ук АКШ, Бөекбритания, Германия, Швеция һәм башка бай мәмләкәтләрдә урнашкан. Кайсы сәясәтченең үз туганына, үз мөлкәтенә ракета төбисе килер икән?! Димәк, сугыш бүген информацион яссылыкта гына алып барыла. Димәк, кораллану, милитаристик рух ясалма махсус күпертелә. Бүгенге сугыштан коралланып, армиягә солдатлар җыеп кына сакланып булмый, котылып була. Ләкин бу мәгънәсез исраф гамәл.

Путин узган ел көз «Валдай» бәхәс клубында Русиядәге корал бары тик җавап һөҗүме өчен генә, дип белдерде. «Агрессор үчнең котылгысыз икәнлеген белеп торырга тиеш, ул тар-мар ителәчәк. Ә без, агрессия корбаннары буларак, җәфаланучылар кебек оҗмахка эләгәчәкбез. Ә алар дөмегәчәк, тәүбә итәргә дә өлгермәячәкләр», – диде анда Путин.

Оҗмах дигәннән, кем ничектер, минем үземнең ОҖМАХНЫ үлгәч кенә түгел, ХӘЗЕР ҮК КҮРӘСЕМ КИЛӘ. Бүген бер туганнарыбызның туганнары Америкада яши. Берничә ел элек кайтканнар иде, очраштык. Өлкән кешеләр икән инде алар. Авылдан кызлары янына киткәннәр. Сагындырмыймы, дип сорыйм. «Юк, сез үлгәч эләгергә өметләнәсез оҗмахка, ә без аны бу дөньяда ук күреп яшибез», – диделәр. Медицина хезмәткәренең атна саен өйләренә килеп йөрүен, ай саен клиникага барып тулысынча диагностика үтүләрен, хәтта өйләренә килеп өй җыештырулары турында сөйләделәр. Барысы да бушлай, барлык өлкән кешеләргә дә күрсәтелә торган хезмәт бу. Ә бездә табибка кабул итү өчен язылып булмый, ярдәм итәме әле ул, юкмы, бушлай…

Алга таба тормышларның тагын да авыраячагын фаразлау өчен әллә нинди икътисади аң булу да мөһим түгел. Инде болай да реаль керемнәр кимегән мәлдә, Президент сайлауларыннан соң хакимият халык өстенә тагын да авыр йөк асты: пенсия яшен арттыру, НДСны 18 проценттан 20гә күтәрү аркасында бәяләрнең артуы, эшсезлектән интегеп, яисә кечкенә хезмәт хакына түзә алмый үзенә шөгыль табып, тамак туйдыручыларны аулап, аларга да салым билгеләү, торак-коммуналь түләүләрнең кыйммәтләнүе, чүп түгү проблемасын халык җилкәсенә аударып аңа бәяләрне арттыру, штрафлар, бензин, юл йөрү хаклары… Русия Президенты сайлаулары нормальрәк шартларда үтсә дә, якындагы төбәк башлыкларын сайлаулар җиңел һәм тыныч кына үтә алмаска мөмкин, дип уйларга җирлек бар. Бу үзгәрешләр реформа дип аталса да, минемчә, алардан РЕФОРМА ИСЕ КИЛМИ, алар бары тик халык җилкәсенә өстәмә йөк асу, халыкның кесәсенә керү генә. Реформа бит ул ниндидер прогресс булганда гына уңыш китерә. Ә монда пенсия яшен кинәт арттырдылар, салымны күтәрделәр, яңаларын уйлап таптылар… Бу инде реформа түгел, бәяләрне чираттагы тапкыр кыйммәтләндерү генә. Коррупциягә каршы көрәшәсе, шул рәвешле икътисадны эшләтеп җибәрәсе урында җитмәүчелекне халыктан тартып алу гына.

Коррупция дигәннән, көрәш бара. 32 яшьлек сенатор Рәүф Арашуковны Федерация шурасында залдан утырыш вакытында алып чыгып киттеләр. Рәүф инде 6нчы класста укыганда ук урта белем алуы турында аттестатка ия булган. 18 яшендә Ставрополь шәһәр думасы депутаты, 21дә – Карачай Чиркәс республикасының Хезмәт һәм социаль үсеш министры, 24тә – КЧРның халык җыены депутаты. Аннан инде Русия Федерация шурасында сенатор. Ул урысча начар белә икән үзе. Ләкин бу аңа карьера үсеше өчен комачау булмаган. Чөнки кәттә әтисе бар. Әтисе Раул газ тармагында мәгълүм эшмәкәр, «Межрегионгаз» ширкәте директоры. Урлашулар, мошенниклык өчен берничә тапкыр хөкем ителгән. Сенатор улы белән бергә әти кеше дә сак астына алынды. Алардан корал, кыйммәтле әйберләр, ялган документлар, алтын плитә табылган. Бу клан күп төрле заказлы үтерүләрдә, 30 миллиард сумлык газ урлауда һәм башка җинаятьләрдә шикләнелә. Әлеге гаилә тирәсендәге низаг, журналистлар тикшерүе инде дистә еллар дәвам итә. Тик менә хокук сакчылары аңа бүген генә игътибар итте. Интернеттагы фикер йөрешләргә күз салсаң, моңа кайчандыр Рәүфнең Рамзан Кадыровның «браты» булуы һәм ике арада низаг чыгуы сәбәп итеп куела. Ачы теллеләр, Рамзан белән ачуланышу куркыныч, дип нәтиҗә чыгарып, Мәскәү түрәләренә дә, хәтта Президент Путинга да Чечня башлыгы белән низагка кермәскә киңәш итеп, төрттерә.

Сенаторның коллегалары сөйләгәнгә ышансаң, ул утырышка үзенең кулга алыначагын белмичә килеп утырган. Әле соңга да калган. Әмма залга Русия тикшерү комитеты башлыгы һәм генпрокурор килеп кергәч, Арашуков кына түгел, бик күп сенаторлар куркып калгандыр. Чөнки бүгенге Федерация Шурасы, үз урынында утырып инде туйдырган түрәләрне сыендыру, аларны закон алдында кагылгысыз итү клубына әйләнде бит. Андагы сенаторларның, сенатор гына түгел, шул ук депутатларның да кыңгыр эшләре җитәрлек булганнар күп түгел, дип беркем дә әйтә алмас. Ә Арашуковлар бу юлы кайдадыр ялгышкан, ниндидер юлны аркылы, кемгәдер ошамаган урыннан кисеп чыккан, дип уйларга кирәк.

Шул ук Арашуковлар тирәсендә низаглар күптән барса да, ул 30 миллиардны бүген бер көн эчендә генә урламаса да, алар моңарчы иректә булган бит. Бу аңлашыла, бүген көч структураларына митингларга чыгучылар, протест белдерүчеләр белән көрәшү җиңелрәк тә, отышлырак та, мактаулырак та. Шул исәптән экстремистларны эзләү дә…

Изображение удалено.1нче февральдә МГУда аспирантурада укучы Түбән Кама егете Азат Мифтаховны һәм аның белән бергә 11 кешене кулга алдылар. Азаттан башкаларын иреккә чыгардылар. Азат та, аның иптәшләре дә үзләренә карата җәзалаулар кулланылуын белдерәләр. Прокуратура дәлилләрнең җитәрлек булмавына ишарәләсә дә, 4нче февральдә Азат әле тагын 72 сәгатькә тоткарланды. Әлеге яшьләр «халык оборонасы» хәрәкәте тарафдарлары диелә. Азат шартлаткыч матдәләр әзерләүдә шикләнелә. Ә ул исә судта, үзенә карата басым ясауларын, көч куллануларын һәм аңа ялган гаеп тагылуын белдерде. Гомумән, бу эштә дә шикле, аңлашылмаган урыннар җитәрлек. 1 көн буе Азатның кайдалыгын белмәгәннәр. Ә террорчы тотылды дип рапорт бирелгән, хәтта бу хәбәр журналистларга җиткерелгән булган.

Шартлатучының урыны, әлбәттә, төрмәдә булырга тиеш. Ләкин, аның чын шартлатучы икәнлегенә беркемдә дә шик калырга тиеш түгел. Әгәр нахак гаеп тагып, ниндидер премияләр өчен башкарыла икән бу эшләр, шартлату турында башына да кереп карамаганнарның да башына бу әшәке террорчылык идеяләре кереп урнашырга мөмкин. Протест йөзеннән. Шулай булгач, террорчыларны кем тудыра бу җәмгыятьтә? Моңа җавапны һәркем уйлап йөрсен иде, бигрәк тә закон сагында торучылар.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии