Якты киләчәк турында хыялланыр чак

Якты киләчәк турында хыялланыр чак

Тел сөяксез, теләсә ни сөйләргә мөмкин, диләр. Моның шулай икәненә сайлаулар алдыннан инанабыз. Нәкъ шул вакытта колакларыбыз якты киләчәк туасына ышана. Ниләр генә вәгъдә итми кандидатлар. Менә тагын яңа патша сайлап куйсак, 18нче марттан соң тормышларыбыз 180 градуска үзгәрәсе дә куясы. Тик минем гомеремдә шул «үзгәрәсе дә куясы»лар ничә тапкыр булды да, ни үзгәрде икән. Менә бу юлы да коммунизм төзеячәкбез, тик кешесен генә сайлап куясы. Әйтик, Жириновский патша булып куйсамы?! Пенсияләр күтәреләсе, лаеклы хезмәт хаклары алачакбыз, һәркем эшле булачак, иң кызыктырганы – фатир проблемасы булмый икән… Кыскасы, коммунизмны күрәселәребез бар. Тик безнең халык мондый бәхетне аңлыймыни ул?! Аңа Жириновский булдырган хөрлек кирәк түгел, кирәк булса аны әллә кайчан сайлап куярлар иде. Мин инде хәтерләмим дә, ничә еллар бит инде ул кандидат булып «эшли». Ничә еллар шулай хөррият вәгъдә итә, ә без кешегә шанс бирмибез…

Әнә Сурайкин Сталинны юксына. Тик ул Сталин вакытындагыча тыйнак яшәми үзе. Гомумән, илебезнең якты киләчәген тәэмин итүче президент булырга омтылган патриотларыбыз (башкача атап булмый, чын патриотлар гына президент булырга тиешле сыман бит инде) никтер исәп-хисап счетларын чит илләр банкларында тота, ни өчендер чит илләрдә виллалар сатып ала, никтер балаларын чит илләрдә укыта, үзләре дә ни өчендер чит илләрдә дәвалана.

Кызганыч, кандидатларыбызның колакларыбызга токмач элү вакыты төгәлләнеп килә. 18ендә сайлаулар. Аларның ни вәгъдә итүләрен аерым тәфсилләп сөйләп тормыйм, бу хакта 6нчы биттән укый аласыз. Кандидатларның байлыклары да, вәгъдәләре дә, сүгенүләре дә, сулар сибешүләре дә кызык түгел, туйдырды. Бу сәясәтчеләрнең һаман да иске методлар белән эш итүе турында гына сөйли. Инде циркны башкачарак оештыру турында да уйларга мөмкиндер. Әйтик, сулар сибешү ул инде үткән этап. Кызыгы калмады. Менә шунда берәр кандидат үзе белән бензин йөртсә, оппонентына сипсә… Менә булыр иде кызык, бәлкем бу кызык кешене халкыбыз сайлап та куяр иде.

Сайлап кую дигәннән, Русиянең яңа президенты кем буласы билгеле бит инде. Бу ыбыр-чыбыр кандидатлар нишләп йөри икән юкны бушка аударып, дим мин. Аларның сайлау алды бәхәсләшүләрендә катнашулары да миңа бер мәзәкне искәртә. Сезгә сорау: әтәч тавык артыннан чапканда – тавык ни уйлый да, әтәч ни ди? Әйтәм, тавык: «Бик каты чапмыйм микән?», ә әтәч: «куып җитмәсәм – җитмәм, җылынырмын», – ди. Бу балалар анекдоты түгел инде үзе. Ләкин бүгенге сайлау алды вәзгыятенә туры килә бугай. Тавык урынында кем дә, әтәч – кем? Монысын укучыларымның үз фантазияләренә калдырам.

«ПОСЛАТЬ ИТТЕ»

Узган ел Путин еллык юлламасын юллап тормады. Гадәттә ул декабрьдә игълан ителә иде. Ә быел ул сайлау алдыннан федераль җыенда түгел, «Үзәк манеж» күргәзмәләр залында үтте һәм 2 сәгать барды.

Докладның күп өлешен саклану, кораллану мәсьәләләре алып торды.

Инде кыскача, төп пунктларга кагылганда юллар төзелешенә алдагы 6 елда 11 трлн.сум сарыф итәргә җыеналар. 2012–2017 елларда ул 6,4 трлн. гына булган.

Эшмәкәрлекне үстерергә, ипотекалар алуны җиңеләйтергә, аңа процент күләмен киметергә, сәламәтлек саклау торышын яхшыртырга, авыруларны профилактикалау дәрәҗәсен күтәрергә, экологияне яхшыртырга һ.б. шундый мөһим бурычларны билгеләде президент.

Президент авызыннан ишеткән тагын бер хәбәргә чын күңелдән сөендем: Русиядә гомер озынлыгы дөньяда иң кызу темплар белән арта бара. 2000нче еллардан кеше уртача 7 яшькә озаграк яши башлап, 73кә җитә икән. Алдагы 10 елда Русия «80+» клубына кермәкче. Бик ышанасы килә: тик мин авылымда бик еш зиратта булам, анда яңа каберләрне барлыйм, ташларындагы язуларны укыйм, гомер озынлыгын чутлыйм. Никтер зират өлкәннәр белән түгел, яшьләр белән тулы. Картлар үлем көтә, яшьләр үлеп китә, диләрме әле… Мөгаен, минем авылымдагылар гына кыска гомерлеләрдер. Ә тулаем Русиядә озак яшиләрдер. Әнә бит үземнең дә бертуган 2 абыем, 1 сеңлем пенсия яшенә дә җитә алмый шул зиратта ята. Нәселемнән бары әнием генә 82не тутыра язып, Русия статистикасын яхшырта алды.

Путин авызыннан икътисадый үсеш буенча Русияне кискен алгарыш көткәнен дә белдем. Менә шулай мин бу юлламаны тыңлап күп нәрсәләр белдем. Дөрес мин аларны элек тә белә идем, элек тә ишетә идем, шул исәптән элеккеге юлламалардан да.

Бу юлламада Путин ярты сәгатьләп хәрби куәтләребез, хәрби казанышларыбыз турында сөйләде. Ә бу өлкәдә мактанырлык бар икән. Бездә беркемдә дә булмаган ракета уйлап табылган. «Без беркемгә дә һөҗүм итәргә, нидер тартып алырга җыенмыйбыз. Безнең үзебезнең бар да бар. Ләкин Мәскәүнең түземлеге күптән шартлады», – дип белдерде Путин. Моны ишетеп, безне санкцияләр белән тилмерткән илләр, безнең белән санлашырга тиеш була инде.

Ләкин бу, синең танавыңа томырам, минем белән дуслаш, дигән сыман килеп чыкмый микән?! Кораллану белән куркытып буламы? Белмим, бүгенге заманда бу мөмкиндерме?

Беркөнне юлда минем машинам алдыннан бер иске генә «Нива» бара, арт тәрәзәсенә зур итеп: «Берлинда булдык, Вашингтонга барабыз!» дип язылган. Русиядә милитаристик рух, янау каян килә? Шушы кандырча «Нива»га утырып Вашингтонга килүеңнән Америкада куркырлар микән? Шуны гына әйтим, АКШта хәрби бюджет 639 миллиард доллар, ә Русиянеке – 46. Шуңадыр да бу юлламада яңгыраган кисәтүгә чит илләрдә әлегә анык рәсми бәя бирүче юк.

Юлламаның исеме урысча бик матур яңгырамый, бездә гадәттә ачу килгәндә кемнедер, каядыр «послать итәләр». Шуңа күрә аның исемен дә, вәзгыятьне дә йомшартасыдыр, урысча әйткәндә, «не послать», ә аңлашырга, җәмгыятьне, дөньяны үтерү коралы җитештерүдән ваз кичтереп, тыныч, бар промышленностьны имин тормыш өчен эшләтергәдер.

ЙОМГАК ӨЧЕН: Кыскасы, 18нче мартка кадәр без кандидатларның вәгъдәләрен ишетеп, фантазияләребезне эшләтеп Русиянең киләчәген күзалларга мөмкинбез. Хыяллану зыянлы түгел, хыялланып калыйк. Әмма берни дә үзгәрмәс. Әкиятләр чоры сайлаулар алдыннан гел булып ала ул.

Ә алда сайлауларга кадәр 8нче март бәйрәме. Сөекле хатын-кызларыбыз, әни-әбиләребез, апа-сеңелләребез, хатыннарыбыз өчен елга бер генә көн бәйрәм булырга тиеш түгел. Шулай да аларны гомер буе билгеләп үтелгән якты бәйрәмебез белән котламый кала алмыйм.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Ярый әле сез бар. Юкса, без ирләр, сәясәт чоңгылына чумып, юкка чыгар идек. Исән-имин булыйк, аналар балаларын сугышка озатып күз яше түкмәсен, балаларыбыз ятимлек ачысын, хатыннарыбыз толлык язмышын кичермәсен!!! Сайлаулардан соң да муллыкта, бәхеткә күмелеп, хөрлектә яшәргә язсын!

Иң изге теләкләр белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии