- 07.11.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №45 (8 ноябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Бүген 7нче ноябрь. Газетабызның чираттагы санын нәшриятка тапшырырга әзерлибез. Эш көне. Ләкин ул кайчандыр олы бәйрәм иде. Эреле-ваклы шәһәрләрдә хезмәт ияләре демонстрациягә чыга, түрәләр баскан трибуна каршыннан, Ленин һәйкәле яныннан «ура» кычкырып үтеп китәсең. Кулларыбызда транспарантлар, лозунглар, партиябезнең җитәкчеләре, даһи юлбашчыларыбызның портретлары. Мәйданны чыккач, алар җыеп алына, һәм 1нче майга кадәр саклауга куела. 1нче майда тагын демонстрация… Шул рәвешле бары Совет илендә һәм Социалистик илләр лагерында гына бәхетле киләчәк төзеләсе иде.
Демонстрациягә чыгу мәҗбүри. Студент елларында каникулга авылга кайтасы. Сумкаларыбызны үзебез белән алабыз. Колоннаның эченнән атлаучылар кырыйдагыларның да букчаларын аллап-артлап аса, кулларына күтәрә. Ә байрак-транспарантлар кыйрыйдагылар кулында. Шул рәвешле сумкаларыбыз күренми. Мәйданны үтүгә якынрак яшәүчеләр транспарантларны җыеп кала, ә без туп-туры вокзалга чабабыз. Авыл сагындырган.
Арчада район радиосында эшли башлагач, мәйданга бәйрәм рухы өстәү, патриотик җырлар яңгырату минем вазыйфамда иде. Казанга телевидениегә күчкәч, яңалыклар бүлегендә эшләүче буларак Казанның бер районы миңа тапшырыла. Без шул район вәкилләре мәйданнан ура кычкырып үткәндә, диктор сөйләп торсын өчен, шул районның хезмәт казанышлары турында текст әзерлибез. Демонстрацияләр турыдан-туры трансляцияләнә… Мондый бәйрәмнәр, ялгышмасам, 90нчы еллар азагына кадәр дәвам итте әле. 90нчы еллардан кинәт бетерелде. Октябрь революциясе көнен оныттырыр өчен 4нче ноябрьдә бердәмлек көнен уйлап чыгардылар, тарихы гаять шикле булса да.
Әнә шундый патриотизм, рух белән үтте минем яшьлегем. Октябрят, пионер, комсомол… Аннан коммунист. Дөрес, комсомоллардан яшемне тутыргач чыксам, соңгысыннан үзем баш тарттым, партбилетны үзем тапшырдым. Активист идем, ләкин комсомол, коммунист булганым өчен түгел.
Ничек кенә бәяләсәләр дә, үткәннәр сагындыра. Яшьлегем белән бәйле булганга гына түгелдер бу юксыну. Ул чагында иртәгәге көнгә ышаныч бар иде, өмет белән яши идек бит. Сәләтең булса, укый аласың, югары дәрәҗәләргә ирешү җиңелрәк иде. Ленинның «Һәр «кухарка» ил белән идарә итә ала» дигән сүзләре чынлап та гамәлдә иде. Кыйммәтләр башка иде ул чорда. Акча колы булмадык. Намус дигән төшенчә бар иде. Өлкәннәргә хөрмәт бар иде. Йозаксыз яшәгән чорлар бит ул. Авылыбызда ишекләрне бикләп йөрүнең ни икәнен белми идек. Күгәреп каткан йозак эленә, ул табылмаса себерке терәтеп куясың да, чыгып китәсең. Өйдә юклыгыңны шул белдерә. Бүген авылларда да катлы-катлы йозаклар, күршеләр бер берсенә керми, туганнар аралашмый… Хәер, кереп йөрерлек күршеләре дә калмады бит инде. Авыллар үлеп бара.
Совет чорын идеал дип санамыйм, ләкин анда күпмедер дәрәҗәдә тигезлек, хөрлек бар иде. Бар кеше дә бертигез иде. «Акчаң булса – син кеше» принцибын без белми калдык. Әгәр балачагым, үсмер вакытларым бүгенге чорга туры килсә, мин кем булган булыр идем, дип үз-үземә сорау куям мин. Белмим, әйтүе авыр: ятимлекнең ни икәнен белгән җитешле гаиләдә үсмәгән үсмер буларак, кулына институтның адресын тотып чыгып китеп, укырга керә алыр идемме? Аннан андый үсмер эшкә урнашып үзен таныта алыр идеме? Акчасызлык, юклык… ләкин барына да ирешергә була иде. Ул чакта укырга ата-ана кермәде, бала үзе укыды. Эшкә урнашып үз көнен үзе күрә иде. Завод фабрикалар гөрләп эшләп торды. Фатирга чиратка басасың да, билгеле бер елдан соң фатирлы буласың, бушлай. Ә аңарчы тулай торакта яшисең. Гаиләле булсаң, бүлмә бирәләр… Бүген? Элеккеге гарантияләр бүген әкият кебек кабул ителә.
Русия уникаль ил. Ул шәхесләр белән бәйле. Ил җитәкчелеге алышына, вәзгыять тә алышына. Революция турында искәртеп үзен җирләгәнне көтеп, мавзолеенда Ленин бабабыз гына тыныч ята бугай. Кайчандыр без аның оныклары идек… Ә бүген инде, көннәр буе чират торып, аның янына кереп, табынучылар да юк. Аның каравы Сталинны сагыну шаукымы көчәя бара. Күпме демонстрацияләрдә катнашып та, Сталин рәсеме күтәрелми иде. Бүген аның рәсемен күтәрәбез. Заманалар белән бергә рух, идеология, тормыш принциплары, кыйммәтләр алыштырыла. Бөек Октябрь Социалистик революциясен дә бүген искә алучы юк, өлкәннәр дә 7нче ноябрьнең ни икәнен онытып бара. Еллар үтеп, җитәкчелек алышынса, миңа гомеремдә тагын ниндидер үзгәрешләрнең шаһиты булырга туры килмәгәе, дип шикләнәм. Әнә Сталин, чорында гына түгел, гомумән, Совет чорында да булмаган хәл – телемне тыялар. Балаларымны татарча укыту түгел татар әдәбияты, грамматикасына өйрәтү канунсыз дип бәяләнә. Тагын ниләр күрәсе булыр.
Әгәр Совет чорында да икътисадый реформалар тиешенчә оештырылган булса, ул реформа халык байлыгын үзләштерү, миллионлаган совет халкының саклык кассаларында тиенләп җыйган акчаларын кычкыртып талау булмаса, Советлар Союзы да исән булып, СССР планетабызда, чынлап та иң куәтле держава булыр иде. Кызганыч, барып чыкмады. Илгә ялгыш җитәкчеләр килде. Кем исерек, кем карак, кем тел бистәсе – демагог булды… Һәм халык байлыгы олигархлар кулына күчте. Бүгенге миллиардерларның акчалары маңгай тире белән тапкан хәләл байлыклары түгел.
Без капитализм да төзи алмадык, ниндидер кыргый анархия тәртипләре генә урнаша алды. Кызганыч, бик кызганыч… Табынган, инанган идеаллар бик тиз онытылды. Ә яңасы юк, булганы буталчык. Тарихта кыска хәтерле булу куркыныч нәрсә. Юкса, революциянең 100 еллыгы быел. Ничек кенә булса да, Октябрь революциясе булган һәм ул илдә генә түгел, дөньяда үзгәрешләр тудырган. Үткәннәрне гел каралтып, гаепне үткәннән генә эзләргә ярамый.
Сүземне «сакаллы» мәзәк белән төгәллим: берәү иске мәчетне җимергәндә элеккеге аен саклап алып калган да, ачылганда яңа мәчеткә тапшыргач, тегеннән аптырап сорыйлар:
– Ничек курыкмый бу айны саклап кала алдың?
– Сакладым инде, кирәге чыгасын белдем… Әле беркөнне клубны ишкәндә чыгарып ташланган Ленин бюстын да җыеп куйдым. Кирәге чыгар, бәлкем…
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии