Аптырый-аптырый сүтәбез гомер йомгагын…

Менә тагын бер елны вакларга керештек. Шулай гомер йомгагын сүтә-сүтә аның ахырына да якынлашабыз. Бу минем өчен 57нче Яңа ел. Рәхмәт яусын хакимиятләргә: пенсиягә 63 яшьтә генә чыгачакмын. 2 ел калды дип йөрер идем тагын берничә айдан, ә болай тагын 5 ел. Интернетта махсус сайтка кереп исәпләтеп карадым, пенсиям «ужас» күп буласы: 8–9 мең сум тирәсе… Нишлисең, без бит Аллаһ каршында гына түгел, җитәкчеләр алдында да тузан бөртеге. Безнең язмышларыбыз илебездә бер кешенең кәефенә бәйле. Бар да аннан тора, бәхетебез дә, бәхетсезлегебез дә.

Безнең илебездә бар сәясәт-борчу – кем килер һәм аннан соң тормыш булырмы, дигән сорауга җавап эзләүдән гыйбарәт. Ә 2024нче елдан соң безнең бәхетебез өчен кем тырышыр икән? Бары безнең илдә генә, һәм тагын Төньяк Корея ише мәмләкәтләрдә генә ил дилбегәсе варислар кулына тоттырыла бит. Минем уйлавымча, варислыкка кандидатларга бик зур өметләр багламаскадыр. Русия әле бик-бик күп еллар Путинлы булыр кебек. Өстәвенә ул озак яши башларбыз, дип тә вәгъдә итә. Дөрес, 2024нче елда турыдан туры президент сайлауларында катнашыр һәм яңадан Президент срогын алыр, дип уйларга иртәрәк, һәрхәлдә бүгенге күзлектән караганда. Чөнки соңгы популяр булмаган реформалар, бигрәк тә пенсия яшен, салымнарны арттыру, аның абруен ярыйсы гына какшатты. Ләкин әле алда еллар шактый, бәлкем тагын «молодец егет» булып күрсәтә алыр. Әгәр рейтинг белән эш барып чыкмаса, конституцияне үзгәртергә була, әйтик, парламент идарәсе, башка юлларын кертергә. Ул чагында ил белән Президент идарә итмәс, мәсәлән, парламент спикеры, премьер-министр, ә бәлкем… монарх-патша. Әлбәттә инде бу вазыйфаларны мин Путиннан башка күз алдына китерә алмыйм.

Ярар монысы киләчәк эше. Миңа еш кына якыннарым борчылып, дәгъва дә белдерә, ярамаган эш белән шөгыльләнәсең, янәсе. Әйе шул, фаразлау ул имин гамәл түгел. Бигрәк тә көннән-көн кырыслана барган вәзгыять шартларында, чөнки хәзер күп белергә ярамый, андыйларның башы авыртучан була бит. Нишлим соң, авыртасын белсәм дә, фаразлыйм, сүземне әйтәм… Киләчәктә дә шул юнәлештә эшләрбез, газетабыз ил-көн вакыйгаларын күзәтеп, бәяләп, юньсезләрне фаш итеп, дөреслекне табарга булышып яшәр. Ә темалар җитәрлек. Өлгер генә. Өстәвенә безнең кебек язучы мәгълүмат чаралары да күп түгел, кызганычка каршы. Шуңа да дөреслекне табу кыен эш. Ләкин бернигә карамастан «Безнең гәҗит» вакыйгаларның үзәгендә кайнарга тырыша. Төрле чыганакларны актарабыз, мөмкин булса, вакыйга урынына үзебез барып чыгабыз. Һәм әлбәттә үз карашыбызны яшермибез, башка төр фикер ияләрен дә рәхәтләнеп тыңлыйбыз, бәхәскә чакырабыз.

МАГНИТОГОРСК ФАҖИГАСЕ

Яңа ел табынын корып йөргәндә бу хәбәр күпләрне тетрәндергәндер. 31нче декабрьдә җирле вакыт белән иртәнге 6да шартлау аркасында 9 катлы йортның 48 фатирлы бер подъезды ишелеп төшә. 39 кеше һәлак була.

Шул ук шәһәрдә 1 гыйнварда маршруткада тагын шартлау: нәтиҗәдә газельдә 3 кеше тереләй янып һәлак була.

Күпме вакыт үтте, тик газетабызның бу санын нәшриятка тапшырганчы фаҗигаләр турында анык рәсми аңлатма таба алмадык. Социаль челтәрләр имеш-мимеш, фаразлар белән тулган. Мәгълүмат чыганаклары да шул имеш-мимешләрне күчереп язу белән мәшгуль. Рәсми версиягә караганда, әлеге йорт та, газель дә газ аркасында шартлаган булырга тиеш, алар үзара бәйләнешле түгел. Тик никтер автобус та шул ук Карл Маркс урамында янып киткән. Кешеләр ату тавышларын да ишеткән. Атышу тавышларын петарданыкыннан аера ала торгандыр инде шаһитлар… Бу фаҗигаләр теракт булмаса, ник ерак түгел Ленин проспектындагы йортлардан кешеләрне эвакуацияләгәннәр… Кыскасы, һәрвакыттагыча, бик шикле вакыйга булып чыкты бу. Мин үзем, 31ендә үлүчеләрнең саны 3 кеше, диеп игълан ителеп тә, вакыйга урынына Путинның килүеннән, эшнең гаять катлаулы һәм куркыныч булуын аңладым. Ил башлыгы 3 кеше өчен планнарын бүлеп йөрмәс иде. Аның арзанайган рейтингын күтәрү нияте бу, дип аңлатучылар булса да, нидер әйтелеп бетми сыман. Нигәдер рәсми мәгълүмат ияләре теракт булу ихтималын катгый төстә инкарь итә, менә монысын аңламыйм. Юкса, элеккеге гадәт буенча бүген бөтен ил буенча газ приборларын тикшерү эшенә керешерләр иде. Әмма әлегәчә андый фәрман юк. Әгәр бандитлар эше була калса, аларны юк итү планын фаш итмәү максатыннанмы мондый саран сүзчәнлек…

Хәер, көнкүрештә кулланыла торган гади газ булу да мине тынычландырмый. Димәк, без яшәгән фатирларыбыз куркыныч. Бер яктан терактлар күңелгә шом кертсә, икенче яктан хәвеф-хәтәр аяк астында гына икән бит. Юкса, газ белән бәйле фаҗигаләр ешайды. Торак коммуналь бәяләр чүпрә кебек күперә, ә менә хезмәт күрсәтү сыйфаты начарая. Торакларыбыз иске. Газ торбалары да тузган, бүгенге таләпләргә җавап бирми. Фаҗигаләрне кисәтү яхшырак үзе. Ә моңа акча кирәк. Ә ул юк. Аның каравы бар дөньяга күрсәтеп мактанырлык, өркетерлек ракеталарыбыз бар. Тик бездән курыкмыйлар бугай ул, читләшәләр генә. Шул читләштерелү, ялгызыбыз гына калуның җимешләре белән елдан ел ныграк сыйланабыз.

2018нче ел авыр булды. 2019ның беренче көннәре үк аның тагын да авыррак буласын дәлилләде. Моңа кибетләргә кергәч инанасың. 2020нче елы нишләр?

Кара, киләчәктән куркып яшә инде ә?! Менә ни өчен бүген русиялеләр арасында СССР чорын сагынучылар күп. Халыкның 66 проценты Совет заманын юксына икән бит. Мин дә сагынам аны. Совет казанышларын җуймыйча, халык малын тартып алмыйча, олигархлар өчен кулай законнар иҗат итеп, дәүләтне кесәгә салмыйча, вәзгыятьне дөрес юлга кертеп, тормышыбызны матурайтып, муллык кына тудырасы иде. Булмады. Муллык бар бүген, тик аңа кызыгып, читтән генә, кемнеңдер балда-майда йөзгәнен күзәтеп яшәргә генә калып бара. Шуңа сагындыра ул Совет заманы.

Тормышларыбызның нинди генә булуына карамастан бергә булыйк. Мин бүген кемнәр беләндер әле яңа танышам һәм исәнләшәм, ә кемнәрдер безнең белән узган ел саубуллашкандыр. Алар да безгә әйләнеп кайтырлар, бергә булырбыз дип өметләнәм. Иң мөһиме – исән имин яшик. Сугышлар гына була күрмәсен инде… Ә вәзгыять катлаулы. Тыныч, имин, бөтен тормышта яшисе килә.

Һәркайсыбызга исәнлек, иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии