- 10.03.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №10 (7 март)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Ана күңеле балада, бала күңеле далада… Бу мәңгелек проблема. Ләкин бүген ул җәмгыятебезнең саташулы, әрнүле авыруына әйләнде. Ата-ана йортын бүлешүләрнең, балаларын җил яңгыр тидерми үстереп тә, гомер көзләрен картлар йортында үткәрүчеләрнең арта баруы, көчең беткәч – ялгыз картлык, балаларыңның почмагына сыймау, ата-аналы килеш ятимлек… Мин мондый үтә аяныч бихисап вакыйгаларның еш шаһиты булам. Баласыннан баш тарткан күке әти-әниләрне, гаҗиз әниләрен, әтиләрен, әби-бабайларын артык кашыкка әйләндергән эшем ияләрен еш очратам шул, кызганычка. Алар белән тыныч аралаша алмыйм. Нурсыз йөзләре бәгыремне актарып чыгара, алар белән сөйләшергә сүз табу кыен. Минем бик күп хикәя-повестьларым да әнә шушындый имгәкләр, җәмгыятебезнең яман шешләре турында. Тик бу кеше исемен күтәреп йөрергә харам булган җан ияләре үзләрен дә нинди язмыш көткәнен белми шул. Аларның да балалары үсеп килә. Аларның да картаясы бар, ярый бүген алар дөньяның кендеге – дөнья малы артыннан куа алалар да…
Әнә шундый авыр уйлар, хисләр белән килеп кердем мин Арча районы мәдәният йортына. «Җидегән чишмә» Арча халык театры биредә Әнгам Атнабевның «Балакайларым» спектаклен күрсәтә.
…Менә каладан салага шау-гөр килеп бер көтү балалар кайтып төшә. Инде ничә еллар буе ятим торган нигез җанланып китә. Бар да әйбәт кебек, ана газизләрен каршы ала, нигез шау-шулы тормыш белән кайный. Тик балалар инде элеккеге авыл балалары түгел икән. Шәһәр аларны алыштырып куйган. Ана сер бирми, балалары ял итсеннәр, кунак булсыннар, дип тырыша. Ялгыз калган анага булышу түгел, әниләре әзерләгән табын артында бергәләшеп утырырга да вакыт таба алмый бу балалар. Кайсының хатыны көйсез, кайсы баласы белән мәшгуль… Үзеңне, күлмәгеңне күрсәтеп урам әйләнәсе бар… Хәтта җыелып истәлеккә фотога төшәргә дә җайлары юк. Фотога төшәргә баскач, ана уңайсызланып, киемен алыштырырга кереп китә. Әмма аның газизләре, ул кереп китүгә, әниләрен оныта – таралышалар. Ак шәл яулыкларын бөркәнеп чыккан әни ишегалдында япа-ялгызы кала…
Тора бара балаларның шулай өелешеп кайтуларының сәбәбе дә аныклана: алар әниләрен алып китәргә кайткан. Тик шунысы, әниләрен кемгә сыйдырачакларын гына хәл итмәгәннәр булып чыга. Хәер, аңлашыла, төпчек уллары Дамирга торак юлларга кирәк, ә бу нигезне сатып аңа фатир юнәтергә мөмкин. Чөнки энеләренә дә торырга урын юк туганнарында.
Сәхнәдә җансызлык, миһербансызлык сурәтләнә. Шушы вакыйгаларга ияреп күңелемдә яшьлегем хатирәләре яңара.
…Арчада театр юк иде, кайчандыр булган дип сөйлиләр… Армиядән генә кайтып эшли башлаган чагым. 1984нче елда бер төркем яшьләр уйлаштык та, җиң сызганып эшкә керештек. Башлап йөрүчеләрдән, район газетасында бергә эшләгән хезмәттәшем Гөлсинәнең оештыру эшләрендә ярдәме зур булды.
Беренче әсәр итеп, шушы «Балакайларым»ны сайладык. Беренче елда ук Халык театрларының Бөтенсоюз смотр-фестивалендә лауреат исемен яуладык. Спектаклебезне Арча район үзәгендәге мәдәният йортында 7 тапкыр, ә район авыллары сәхнәләрендә 27 тапкыр куйдык. Һәрчак залларыбыз шыгрым була иде. Аннан спектаклебезне Татарстан телевидениесе дә язып алып, татар дөньясына да күрсәттеләр. Мин 25 яшьлек егет 80 яшьлек Балбабайны уйныйм. Сәхнәдә минем партнерым Хәзинә карчык – ак әби Нәсимә апа (Гөлсинәнең әнисе), Мәдхия апа, Халисә апалар һәм яшьләр… 30лап артист идек.
Кызганыч, мине язмыш Казанга күчерде. Әмма шул театрыбызны сагынып яшәдем. Инде бу коллектив күптән халык театры исемен алды, гран-прига ия булды. Профессиональ коллективлар белән чагыштырырлык дәрәҗәгә күтәрелде. Һәм быел коллективның юбилее. Шул уңайдан коллектив беренче спектаклебезне яңадан торгызырга булган. Күп профессиональ сәхнәләрдә чыныгу алган режиссер Гафур Каюмов спектакльгә яңа сулыш өргән. Районда күп төрле күңел ачу чараларын оештыручы, алып баручы буларак танылган яшь белгеч Зәлфәт Сибгатуллин җитәкли хәзер бу коллективны. Баш режиссер Зөлфәт җитәкчелегендәге коллектив әлеге әсәрне сәхнәләштереп, югары профессиональлек дәрәңәсенә ирешкәннәрен раслады. Миңа бу юлы балаларның игелексезлеге темасы тагын да калкуырак күтәрелгән сыман тоелды: сәхнәдәге вакыйгалар тамашачыны битараф калдыра алмый, тормыш фәлсәфәсенә бөтереп алып кереп китә.
1985нче елдагы без куйган тамашаны хәтеремдә яңартып чагыштырып утырам. Ул коллективтан бүгенге театрда 3 кенә артист уйный. Ул чакта театрыбызга яңадан җан өргән артистларыбызның кайберләре бүген юк. Нәсимә апа Галәветдинова белән Мәдхия апа Гаязова, Наилә апа Госманова, Әнвәр Низаметдинов һәм Венера Алексееваның урыннары җәннәттә булсын. Беренче «Балакайларым»да яшь кызларны уйнаган Гөлсинә Зәкиева белән Резеда Галиуллина, Рифат кияүне уйнаган Харис Сафин, шөкер, бүген дә сәхнәдә, инде менә театр оешканнан бирле 3 дистә елдан артык тамашачыга хезмәт күрсәтәләр.
Гөлсинә 1985нче елда чытлык кыз Зиләйлүкне уйнаган иде. Ә бүген ул «өтер галим» ире Кашаф янәшәсендә томаналыгын яшерә белмәүче, надан, усал, авылда туып үскәнлегеннән чиркана торган хатынны – Сәхияне иҗат иткән. Тамашачы аңа карап көлде дә, кызганды да. Сүз уңаенда әйтик, Гөлсинә бүген драматургиядә дә каләмен чарлый. Берничә театр аның әсәрләрен сәхнәләштерде инде, хәтта кинофильм да төшерелде.
Явызлыгы төсенә чыккан, юха елан Сәкинә килен дә (Алсу Хөснетдинова) усаллыкта килендәше Сәхиядән калышмый. Хәзинә карчыкның кызлары Фәния (Резеда Галиуллина), Алия (Илмира Закарова) да әниләренең ышанычын аклый торган балалар булып чыкмаган. Берсе үзен генә яратучы җилбәзәк булса, икенчесе үз бәхетен таба алмаган ялгыз бала. Өлкән уллары Кашаф (Илдус Хәбибуллин), Шакир (Линар Заһидуллин) да «ник тудым» кешеләре. Төпчек улы Дамир да (Рөстәм Нигъмәтҗанов) сансызлыкта абыйлары артыннан куалый. Каян шулай миһербансызлык чоңгылына кереп чумганнар соң бу балалар?! Кашафның олы кубынып әнисен алып китәргә кайтуларын җиткерүе, шунда 10 ел элек әтисенең җеназасына кайберләренең, эшем кешесе булу сәбәпле, кайта алмавын искә төшерүе залдагы тамашачыларның кайсысын гына тетрәндермәде икән. Менә ун елдан соң исләренә төшеп венок та алып кайтканнар. Димәк, болар инде урыслашып ук беткәннәр. Ләкин 3 көн йөреп тә, бу юлы да әтиләренең каберен барып күрергә вакытлары булмады. Шул венокны әниләренә тоттырып калдырдылар.
Кашаф белән Сәхия үзләренчә, «культуралы» итеп урысча тәрбияләргә тырышкан уллары Альфредны тудырган яшь артист Рөстәм Закирҗановка аерым игътибар итәсе килә. Аның образында әти-әнисе тәрбияләргә тырышкан мәгънәсез баланы түгел, күңелендә моң йөртә торган миһербанлы егет күрдем. Гомумән, Рөстәмнең яшьтәшләре Илназ Сәлимгәрәев, Гүзәлия Хәбибуллина кебек яшь артистларга карап, Арча халык театрының киләчәген якты өметләр белән күз алларга мөмкин.
…Тамаша дәвам итә. Инде балалар юлга җыена. Әле генә ананы үзләренә сыйдыруны күз алдына да китерә алмаган киленнәр, аның китүдән баш тартуын белгәч, берсен-берсе уздырып анага сырпалана. Йомышлары да бар икән, заказларын үтәп, ана аларны берәр юлаучы артыннан Казанга җибәрергә тиеш. Арада әлеге ялган кәмит белән бер кеше ризалашмый: Рифат кияү барын да фаш итә. Әмма ана йөрәге бу хаклыкны сыйдыра алмый. Ул ни барганын күрә, әмма йөрәге кабул итми. Нәтиҗәдә Рифатның үзенә гафу үтенергә туры килә. Әлеге тирән кичерешле, каршылыклы образны Динар Бариев бик оста итеп башкарып чыкты.
…Нигез ташын саклап Хәзинә әби тагын берүзе торып калды. Кызганыч, аның балалары өчен ул нигез салкын бер таш кына. Ә менә әниләре өчен… Ул маңгай тире тамган, әтиләре белән газапланып корган тормыш. Ул салкын була алмый. Хәзинә әбидә Ризида Гарифуллина нәкъ менә шундый олы йөрәкле, кичерә белүче ана образын иҗат итә алган.
Яшьлек-яшьлек инде ул. Һәркемнең үкенечле эшләре кала торгандыр. Күрше карты Балбабайның да (Харис Сафин) бар икән үкенечле гамәлләре: әтисенең соңгы сүзләрен ишетергә вакыт таба алмаган. «Улым, утыр әле яннарыма, әйтер сүзләрем бар, – дия торган иде. – Әле сөйләшербез,– дип вакыт тапмадым. Нинди сүзләре калгандыр, белмим. Бер урманнан кайтышыма телсез калган иде. Менә минем дә хәзер әйтер сүзләрем бик күп, тыңлаучы гына юк», – дип уфтана карт. Хәзинә әбинең дә балалары белән очраша алмады ул. Үзенеке бакыйлыкка күчеп беткән, алар артыннан карчыгы да ялгызын гына калдырып китеп барган. Театрның иң зур стажлы актеры Харис Сафин Балбабай образында игелекле, тырыш, авыл өчен җан атучы Ак бабайны сурәтли алган. Хәер, Харис абыйны Арчада «Әлдермештән Әлмәндәр»дән Әлмәндәр карт дип тә беләләр бит әле.
Кыскасы, «Җидегән чишмә» Арча халык театры «Балакайларым» спектакле белән һәркемне уйланырга, гыйбрәт алырга мәҗбүр иткәндер. Коллективка яңадан-яңа премьералар гына телисе кала.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,
«Җидегән чишмә» театрының элеккеге режиссеры

Комментарии