- 12.06.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №24 (13 июнь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
7нче июньдә Владимир Путинның телевизор аша чираттагы турыдан туры элемтәсе булды. Бу 18 ел хакимияттә торган президентның 16нчы телетапшыруы, 16нчы тапкыр гражданнарның сорауларына җавап бирүе. Монысы яңа төрлерәк булса да, эчтәлектә үзгәрешләр әллә-ни сизелмәде. 2 миллион ярым сорау кабул ителгән, 4 сәгать ярым вакыт эчендә ул, губернаторлар һәм министрлар белән бергә, 67 сорауга җавап бирде, сораулар арасыннан 17сен үзе сайлап, укып җаваплады – үзгәреш менә шунда гына.
ПРОБЛЕМА БАР, ГАЕПЛЕЛӘР ЮК
Сораулар һәр елдагыча икътисадый проблемалар, социаль сәясәт, халыкара мөнәсәбәтләр тирәсендә иде. Хөкүмәттәге үзгәрешләр, салымнарның арту ихтималы, бензин бәясе, гомумән бәяләр күтәрелү, интернет белән бәйле вәзгыять һ.б. темаларны яктырткан сораулар яңгырады. Ләкин бу юлы да Путин сорауларны, нигездә, тәгаен җавапламады, алда көтелгән реформаларга үз мөнәсәбәтен генә белдерде. Әйтик, ягулыкка соңгы вакытта бәяләрнең котырып артуын тәнкыйтьләде. Ләкин килеп чыккан вәзгыятьне тудырган гаеплеләрне телгә алмады. «Хәзер проблеманы хәл итә торган чаралар күрелә, әйтик акциз бәяләре күтәрелмәячәк, көзгә ягулык базарында хәл тотрыкланачак», – диде ул. Нефтькә бәяләр арту сәбәпле, аны читкә сату отышлырак, бәяләр шуңа арта, дип аңлата президент. Ләкин бензинга кытлык юк бит, бәяләр генә үсә.
Мин газетабызның узган санында аңлатма биргән идем инде. АЗСларда сатылган бензин хакында нефтькә халыкара бәяләрнең өлеше бары тик 7 генә процентка якын, димәк ул бу базардагы «һава торышын» сизелерлек үзгәртә алмый. Калганы акцизлар рәвешендә дәүләткә җыела (чыгымнар җитәрлек, әйтик Кырым күпере, башка гигант төзелешләр, олимпиада, чемпионатлар өчен акча кирәк), шулай ук ягулык-энергетика тармагы шәхси затлар карамагында. Ә аларның мәнфәгате дәүләтнекеннән өстенрәк. Ә казнаны автомобиль йөртүчеләр хисабына тулыландыру алымын дәүләт соңгы дистә еллар дәвамында шактый яхшы үзләштерде. Акцизлар шул ук бензин хакына кереп утыра бит ул.
Шушы ук элемтә вакытында РФ энергетика министры Александр Новак бензин бәяләре үсеше туктатылды, дип ышандырды. «Нефть компанияләре белән бәяләрне тотрыкландыру һәм эчке базарга күбрәк бирү турында килешенде, эчке базарда дефицит юк, хөкүмәт экспортка пошлина кертергә әзер», – диде ул.
Аңлашылганча бу вәзгыять белән ясалма рәвештә, кулдан идарә итү булып чыга. Ә команда ресурсының нәтиҗәлелеге озакка бармый ул. Сүземне куәтләгәндәй, нефть җитештерү тармагында акцизларны күтәрмәү генә мәсьәләне хәл итми, дип белдерде Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина да. Аның фикеренчә, бу бары тик бәяләрнең соңгы айдагы кебек кискен үсешен генә тоткарлый.
ИСКЕ БАЗА
Бүген нефть эшкәртү заводлары – Совет чорыннан калган мирас. Аларның нефтьне эшкәртү тирәнлеге гаять түбән, җитештерелгән продукциянең сыйфаты да начар. Алар зыянга эшли. Кызганычка каршы, нефтькә бәяләр безнең өчен отышлы булган чорларда тупланган акча җитештерүне өр-яңа технологияләргә көйләү өчен тотылмады. Гомумән, чимал табу белән генә шөгыльләнүче ил статусыннан китәргә омтылыш әле дә сизелми.
Димәк, бәяләр алга таба да үсәчәк, дип көенергә генә кала. Бензин хакы инфляция темпын берничә тапкыр узып китте. Ә ягулыкка башка бәяләрнең дә иярүе инде сизелә. Тәмәкегә бәяләр артты, балык, диңгез продуктлары, белем алу, чит илләргә сәяхәт кыйммәтләнде. Шикәргә бәяләр арта. Кием салым бәяләре дә үсә. Торак-коммуналь түләүләре кыйммәтләнә… кыскасы, бәяләр төшми, бар да үсү юнәлешендә.
ПРЕЗИДЕНТ ТА БОРЧЫЛА…
Пенсия реформасының мөһимлеген дә басым ясап күрсәтте президент. Ләкин социаль мәсьәләләр белән бәйле реформаларны саклык белән башкарырга кирәк, дип борчылып искәртте ул.
Моннан мин шуны аңладым, кара эшләрне ул башкармый, популяр булмаган гамәлләрне кылырга хөкүмәт бар. Тик проблема туганда аны илдә бары тик бер генә кеше хәл итә ала. Торба тишелсә дә, автобус начар йөрсә дә, моны Путин ишетсә – хәл ителә. Ә урындагы түрәләр үзләренчә яши бирәләр. Аларны Путин куя, Путин ала. Эшләнмәгән эшләр өчен эшеннән җибәрелгән губернатор турында ишеткәнем юк әлегә. Хакимият вертикале Русиядә менә шулай камилләштерелеп, туп-туры өскә карап тора. Губернатор халыктан түгел, Путиннан гына курка, ә район хакимият башлыгы губернатордан гына шүрли. Кайчакта, уйлап та куясың, бу халык бүген хакимияткә үз зарлары белән безелдәп комачау гына итә бугай…
Кыскасы, Путин 4 сәгатьлек элемтәдә оптимистик карашларны уята алмады. Дөрес, аерым үзгәрешләр булачак. Әйтик күп балалы гаиләләрнең барысына да ипотека процентлары киметеләчәк. Хәзерге вакытта түбән процентлы ипотекага 2–3 балалы гаиләләргә бирелә, 4нче, 5нче балалар исәпкә алынмый иде.
Космоста югалган үрләрне яуларга, иминлекне ныгытырга, террорчыларга каршы көрәштә интернет аралашуларны чикләп түгел, алдынгы технологияләр ярдәмендә ирешергә…
Әйе, ирешергә, ирешергә… тик тормыш элеккечә дәвам итә, тагын да күңелсезрәккә әйләнә бара. Тора бара сүз иреге тагын да кысылырга мөмкин. Путин «Эхо Москвы» радиосы турында сүз чыккач, тапшыруларга фильтр кую турында сүз кузгалтты.
Сүз иреге өчен курка калдым: әнә бит Путин узган ел әйтеп өлгермәде, прокуратура мәктәпләрнең астын-өскә китереп, татар телен законнан тыш, дип чыгарды. Бу юлы да бәйсез сүз сөйләүче матбугат чараларына һөҗүм башланмагае. Бу нисбәттән мин «Безнең гәҗит»не дә күздә тотам. «Эхо Москвы» кебек мәртәбәле ширкәтләргә авызлык кидерелсә, «Безнең гәҗит» ише кечкенә редакцияләргә нишләргә кала?!
НИ ӨЧЕН ГОВЯДИНА?
Татарда сыер ите – сыер ите, дип атала. Урыс телендә ни өчендер «говядина», диелә. Путиннан, бу ник шулай, дип тә сораганнар иде. Ул сорауны авыл хуҗалыгы буенча вице-премьер Алексей Гордеевка борды, министр аптырап калгач, «Менә бит… ә сез андый сорауларга минем җавап бирүемне телисез», – дип шаяртты.
Әйе, күп сорауларга җавап бирерлек түгел бүген, гадиләренә түгел, катлаулыларына да. Ни өчен бәяләр үсә, ни өчен икътисад гөрләп эшләп китми, ни өчен инфляция халыкның акчасын йота, ни өчен тормыш дәрәҗәсе түбән тәгәри, хәерчеләр сафы арта бара? Бу сорауларны алга куеп, төзәтүче реформалар турында уйланучы гына юк.
Барыбызга да бәхет теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии