Дөнья акылдан шаша түгелме – 3?

Дөнья акылдан шаша түгелме – 3?

(Бу минем беренче аптыравым гына түгел)

Кичә тәравих намазына баргач, «Ай нуры» мәчетендә мәэзин вазыйфасын үтәүче егет Линар сорап куйды:

– Илфат абый, ни соң бу? Аңлый алмыйм. Дөнья канга бата бит инде. Мөселман белән мөселман сугыша. Халык кырыла. Фәләстин халкы язмышына борчылып, нишләргә белмибез. Кайда соң бу гаделлек? Кемгә кирәк ул сугышлар? Украинасында да мәхшәр бетми бит... 

Мин аңлата алырлык булса, бу вәзгыять имин, төзек булыр иде. Дөньясы төзек түгел. Нидер җитми һаман. Юк, җитә, бар да бар кебек. Илбашларының шәхси амбицияләре кайнап тора. Бу амбицияләрне үз ватаннары мәнфәгатендә дип аңлатырга маташсалар да, ул шулаймы икән? Бер халыкны канга батыру бәрабәренә, икенче халыкның тормышын шәбәйтү гаделлек була аламы? Әшнәлек, дус-ишлек иреаргиясенә корылган коррупция чоңгылына мәтәлү, шушы мәтәлешкә каршы чыгу булмасынга демократияне кысу, сүз иреген буу, үзгә фикерлеләрне эзәрлекләү, гомумән жандармлык көче белән идарә ителә торган режим булдыру – илбашларына ник кирәк? Гомум-кешелек нормаларына нигезләнеп, Коръән, Библия тәгълиматын өлге итеп, хөр мәмләкәт төзисе урында. Юкса, Маркс-Энгельс та коммунизм идеясен шул ук Коръәннәрдән күчереп язган кебек бит инде – кешелек үсеше өчен яңа велосипед уйлап чыгармаганнар. Ләкин ул идеяләр башта Ленин, аннан Сталин, аларның дәвамчылары тарафыннан үз максатларында файдаланылды, файдаланыла да. Ягъни кәгазьдә-сүздә бер, ә гамәлләр икенче... Менә шул сүзнең гамәлгә ярашлы булмавы, бүгенге планетабызны көрчеккә китереп терәде дә инде. 

Линар, мөселманнар мөселманнар белән сугыша, дип аптырый. Дини кардәшенә мылтык төбәгән, ут ачкан, аны үтергән мөселман мөселман була аламы? Христиан туганын юк итәргә теләгән христианны да христиан дияргә мөмкинме? Бер-берсен тәрҗемәсез дә аңлый торган тугандаш телле халыклар да парә-парә килә... Линар шуңа гаҗәпләнә. Моңа мин дә аңлатма бирә алмыйм. 

ЯЛГАН ДӨНЬЯНЫ ҖИМЕРӘ

Инде 7нче дистәмә якынлашам, шактый күрергә, гаделсезлекләрнең, ачы ялганнарның шаһиты булырга, күп тапкырлар нахак гамәлләр корбаннарын якларга туры килде. Төрмәләрдә уйдырма гаепләр белән хөкем ителүчеләр турында «Безнең гәҗит» язды, язып тора. Халык алдында тәкъвалык турында вәгазьләр сөйләп, ялганнан да курыкмаучылар белән дә очрашырга туры килгәләде. Хәтта суд залларында да. Шундый бер дин эшлеклесе (әһеле дияргә телем әйләнми, чөнки динне үз максатында файдаланып бизнес ачкан эшмәкәр) белән дә, күрәләтә ялган сөйләп торган хәзрәтләр белән дә очрашырга туры килде. Мин алардан, юлымда очраган тагын берничә хәзрәттән, абзый, син Аллага ышанасыңмы, дип ачыктан ачык сорарга да мәҗбүр булдым. Аптырадылар. Ләкин мин аларның дини тәкъвалыкларына шикләнә калдым. Берсенә әйттем дә әле: «Мин авылда үзлегеннән гыйлем алган хәзрәткә ышанам. Ул, бәлкем, үткәнендә үрнәк тормышлы булмагандыр, әмма бүген тәкъва. Бүген тәүбә иткән, синең кебек ике йөзле түгел, ихластан хезмәт итә». 

Муллаларның, хәтта, үзара талашына да күп тапкырлар шаһит булдым. Әле туганнар да булган очракларга да юлыктым. Шуларны күргәннән соң, ни уйларга соң? Халыкта «муллалар сугыша, сәдака бүлешә алмыйлар» дигәнне ишеткәләгәнегез бардыр. Үзем дә, намаз, мәчет турында әйтә башласам, анда ни бар, муллалар сугышып ята, дип авызымны томалап куючылар да булгалый. Әйе, син кеше күзендә булсаң, үрнәк булырга тиешсең, дин әһеле булсаң бигрәк тә. 

Рамазан аенда бу нисбәттән зарлану бик үк урынлы түгелдер инде анысы. Әмма... Бәлкем туктап уйланырга кирәктер һәркайсыбызга. Рамазан рухи яктан да чистарыну ае бит. Үзеңне кайгыртырга кирәк анысы, әмма эгоист булмаска, янәшәдәгеләргә игътибарлы булырга. Әлбәттә, бу синең тормышыңны катлауландыра. Үземнән чыгып әйтәм, кеше кайгысын кайгы итеп яшәү җиңел түгел. Ә «кеше кайгысы кештәктә» дип яшәүче ваемсыз, битарафларга рәхәт. 

Беркөнне редакциябездән чыгып барганда ике үсмернең йортның беренче кат тәрәзәләренә кар атуларын күреп алдым да, әлбәттә, тыныч кына үтеп китә алмадым. Минем шелтәмә башларын иеп торганнардыр, дисезме? Кая ул?! Минем үземне гаепләргә керештеләр. Мин педофилл була яздым бит... Телефоныма төшереп алырга туры килде. Малайлар хокукларын артыгы белән белә. Ә менә әдәп, тәртипнең ни икәнен белергә дә теләмиләр. Кыскасы, аларны тәртипкә күндерергә теләп, телемне генә әрәм иттем. Шул ук подъезддан бер ханым чыгып, эшнең нидә икәнен чамалап, шулай ук малайларны якларга кереште:

– Алар тәртиплеләр...

– Сез беләсезме аларны?

– Юк. Белмим. Күренеп тора бит... 

Димәк, мин үзем тәртипсез булып калдым. Әнә шулай якланган, сакланган балалар нинди киләчәк корыр икән?! Алар үз ата-аналарына да рәхим шәфкать күрсәтерме? Картлар йортлары җитәрме?

Үзләрен тәрбияләп үстергәннәргә кадерсезлек элек тә бар иде. Әмма ул бик сирәк иде. Ә бүген адым саен. Һәм ул хәзер гадәти хәл итеп кабул ителә башлады бугай инде. 

Медведев президент вакытында сугыш ветераннары гаиләләренә фатир өләшкәндә, балаларның, оныкларның парә-парә килеп фатир бүлешүләре, Украинада һәлак булганнарның туганнарының судлар аша акча даулаулары... тагын бик күп, бик күп мисаллар минем йөрәгемне телә. Җеназа әле төгәлләнмәгән, инде туганнар пыр туза: сугыш каһарманына түләнәсе акча өчен... Беркөнне телевизордан берәү интервью бирә, улы Украинада һәлак булган. Һәм дәүләт биргән акчага машина алган ул.

– Менә малай истәлеге. Машиналы булдым, – ди ул сөенә-сөенә машинасын сыпырып. 

Белмим, бәлкем шулай тиештер, ә мин аның күзләрендә бала хәсрәтен күрмәдем, киресенчә, шатлык – ул машиналы булган... 

Кая бара соң бу дөнья? Чынлап та, дөнья акылдан шаша түгелме? 

ҖӘНЛЕКЛӘР ДУС, Ә КЕШЕЛӘР?

Әле туган авылымда бераз торып килергә туры килде. Бүреләр пәйда булган. Инде безнең якларда алар турында ишетелмәгәнгә биш былтыр. Аюлар да еш күренә башлады. Безгә Мари иле урманнары якын. Анда да күренмиләр иде моңарчы. Менә хәзер күренәләр. Аюларын да, бүреләрен дә очраткан кешеләр бар. Мин авылда чакта аучылар берничә көн йөреп, 4 бүре аттылар. Берничәсе качып өлгергән. Бу хәбәр сүз башы гына иде, уем башкада. Гаҗәп, авыл урамыннан куяннар, төлкеләр, кыргый этләр иркенләп йөри. Инде менә бүреләр дә бар. Соң, берсе булгач, икенчесе качарга тиеш бит. Әнә капка-коймалар кар астында калганлыктан, куяннар рәхәтләнеп минем җимеш агачлары белән сыйлана. Кар ерып шуыша-шуыша челтәрләр белән төрергә туры килде. Шунда ук бүре эзләрен дә күрдем...

Гомумән, бүген авылымда зоопарк. Бакчаларда әллә нинди җәнлекләр, җир астыннан да, түбәдән дә йөриләр, түтәлләрдәге яшелчәләрне дә юк итәләр, исемнәрен дә белмибез, бакчаны эштән чыгаручы сукыр тычканны гына таныйм. Элек күсе тычкан гына иде. Болынга чыга торган түгел, кондызлар инешне буып, сазлык ясады. Көтү йөрмәгәч, аяк баса торган түгел без уйнап үскән болынга, тау битләренә. Печәне дә беркемгә кирәкми. Авылда мал асраучы бармак белән генә санарлык. Авылны елан басты. Әнә шундый галәмәт. 

АХЫРЗАМАН ГАЛӘМӘТЕ

Ишеткәнем бар, ахырзаман алдыннан җәнлекләр дуслашыр, ә кешеләр ызгыш-талаштан арынмас... Белмим, дини белгеч түгелмен, әмма ышанмый булмый.

Туган белән туган килешә алмаганда, халыклар белән халыклар ничек килешсен инде?! Бәлкем, кешеләргә берүк эздән йөрүче куяннар, төлкеләр, этләр, бүре-аюлардан үрнәк алыргадыр. Алар дуслашкан бит әнә. 

Ә хәзергә дөнья яңалыкларын тыңлау куркыныч. Шәһәр-авыллар, тыныч халык өстенә ракеталар, ядрәләр ява. Үлем, яралылар. Балалар... кызганыч. Сүзем Украина турында гына түгел. 22нче елда башланган Украина низагы да туктар кебек түгел якын арада. 10 ел барган Әфган сугышында 15 мең совет солдаты һәлак булды. Ләкин рәсми булмаган чыганакларга караганда Украина низагы күпкә артыграк корбаннар китерде. 

Без үзебезгә якын проблемаларны гына проблема дип беләбез. Шуңадыр, Украина хәлләре өчен бөтен ил белән ах-зар итмибез, бәйрәм итәбез, көнкүрешебездә сизелми кайдадыр егетләребезнең кан койганы. Ул шул егетләрнең әниләре, балалары, хатыннары хәсрәте генә. 

Илебездән читкә чыгып китсәк тә тыныч түгел бит. Мәсәлән, мин Израильнең исемен алыштырыр идем, Газраил туры килә аңа. Фәләстин халкын дөньяда юк итмәкчеләр бугай инде. «Газраил»ны абыйсы Трамп башыннан сыйпап тора. Ә калганнар күзәтә. Юкса, БМО тарафыннан 1947нче елда Фәләстинны икегә бүлеп ясалма оештырылган дәүләт иде бит инде ул. 

Хәзер Иранны да юк итмәкчеләр. 28нче февральдән Иран көчле һөҗүмгә дучар. Израиль АКШ ярдәмендә Иранны бомбага тота. Дональд Трамп бер ай эчендә Иранда тәртип урнаштырырга вәгъдә бирә. Ләкин, ни сөйләгәнен дә аңламый торган бунтарь Америка президенты сүзендә тора алырмы? Иран Гыйрак түгел. 2003нче елда 1 ай эчендә Гыйракны көлгә әйләндергән иде ул. Тагылган гаеп – атом кораллары да, террорчылар белән элемтәләр дә расланмады. Әмма Америка әлеге гамәле өчен оялмады да, башкалар тарафыннан гаепләнмәде дә. Ул бит халыкара жандарм. Инде менә Трамп бөтенләй бәйдән ычкынды. Иран каршылык күрсәтә. Американың төбәктәге илләрдәге хәрби базалары утка тотыла. Иран яхшы коралланган ил. Шуңа Трампның 1 айлык вәгъдәсенә мин ышана алмыйм. Кызганыч, һаман да шул балалар, хатын-кызлар... 

БМОның кеше хокуклары буенча баш комиссары Фолькер Тюрк белдергәнчә, узган елның декабрендә дөньяда 55 хәрби низаг теркәлгән. Бу ике Бөтендөнья сугышын кичкән 20нче гасырның беренче яртысына караганда да күбрәк. Бик күп илләрдә гражданнар сугышы дистә еллар дәвам итә. Кайдадыр бандитлар режимы, кайдадыр кеше ашаучы диктаторлар идарәдә. Шунысы гаҗәп: дөньяны үзенчә корырга маташучы Америка бу илләрдә тәртип урнаштырырга атлыгып тормый. Табигый байлыклары булган илләр генә кызыксындыра шул планетаның «жандармын». 

Минемчә, әле планетаның бу кадәр дә кайнарланганы булмагандыр. Без кечкенә чактан ук әбиләрнең «сугышлар гына булмасын» дип дога кылганнарыннан көлә идек. Хәзерге заманда нинди сугыш инде ул янәсе. Булды. Әфган булды. Чечен үтте. Инде менә Украина. Украина алдыннан да сугыш булу ихтималына бик азлар ышанды. Булды – дәвам итә. Планетабызда кан коеш артта калган илләрдә генә түгел, алдынгы саналган илләр арасында да бара. Әйтерсең, хәзер 2026нчы ел түгел, ә таш гасыры... Инде тапталган әйтем – фараз: икенче Бөтендөнья сугышында сугыш коралы танклар, самолетлар булды. Ә менә өченче бөтендөнья сугышыннан соңгысы, ягъни дүртенчесе сәнәк-көрәкләр, тукмаклар белән булыр мөгаен. Ахырзаман чынлап та җитә ахрысы. Аллага тапшырдык. Гаделлек, хөрлекне бар диләр, тик ул кайдадыр... 

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии