- 13.07.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №27 (13 июль)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Алла сакласын, дип башлыйм сүземне. Бу теләкне бүген нинди генә телдә, кем генә әйтмәгәндер. Һәркем үз Алласыннан, үзе табынган затыннан саклауны сорый: Аллалымы ул, атеистмы… Авыр чакта ярдәм кирәге искә төшә бит…
Фаҗига дуслыкны сыный, кеше кадеренең кыйммәтен билгели. Бу көннәрдә үземә дә никадәр кеше шалтыратты. Син исәнме, алай-болай көймәгә утырмадыгызмы? Ял көннәре бит, гаҗәп түгел, «Булгария»дә мин дә булырга мөмкин идем… Инде минем исәнлегемне белгәч, таныш-белешләребез юкмы һәлак булучылар арасында дип, дәвам итә сорашу…
АВЫР ХӘСРӘТ ИҢНӘРДӘ
Әйе, «Булгария» пассажирлары исемлегеннән (http://beznen.ru/basma/2011-27/tishek-legenge-utirip-yozebez-ilebezde/#…) таныш фамилияләр эзләмәгән кеше юктыр. Һәм, ни кызганыч, анда танышын очратмаганнар аздыр… Менә әле хатыным тирән кайгыда. Күз генә тигәндер, дип елый… Ул эшләгән 155нче мәктәптән иң акыллы, аңа карап сокланып, горурлана торган кыз бала язмышына Идел төбендә нокта куелган. Ана белән кызны бергә җирләделәр… (бу хакта 5нче биттән укыгыз). Башкаларны коткарып та, үз гаиләсен коткарып кала алмаган ятим калган ата кеше, оныгын җуйган дәү әниләре ничек яшәр?
Якын дустым, коллегам, «Ирек мәйданы» газетасы редакторы Раиф Усманов шалтырата: аның белән бергә укыган сабакташы да хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Кайбыч кызы Наташа бик әйбәт кеше иде, ди ул. Бер ирнең кеше хатынын, баласын коткарып, үзенең йөкле хатынын коткарып кала алмавы турында күп сөйләнде. Һәм бу гаилә Раифның танышы булып чыкты. Керәшен кызы Наташа сабакташларының очрашуына да килмәгән быел. Йөкле килеш йөрмим, менә киләсе елга баламны җитәкләп киләм, дип шаярткан… Хәзер әти була алмаган яшь иргә ничек яшәргә, бу балаларның әни-әниләренә, туганнарына нишләргә? Тулы бер гаиләләр шул 2–3 минут эчендә юкка чыккан…
Бүген сишәмбе көн. Башта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аны Татарстанда матәм көне дип игълан иткән иде, аннан Русия Президенты Дмитрий Медведев бөтен Русия кайгысы итеп билгеләде. Юк, бу бөтендөнья кайгысына әверелде. Чит илләрдән кайгы уртаклаштылар. Татарстанның Куйбышев сусаклагычын бар дөнья белде. Кайгы матәм көне белән генә бетәр микән?!
Газетабызда исемлекне урнаштырабыз (5нче бит). Таныш исемнәр юкмы? Карагыз, бәлкем, кемгәдер ярдәм кирәктер. Бәлкем, кемдер бөтенләй ятим калгандыр да, сезнең, кулыгызны аның иңенә куеп, тирән хәсрәтен уртаклашуыгызга мохтаҗдыр…
КЕМ ГАЕПЛЕ?
Гаеплеләр табылыр. Инде кайчаннан бирле бу көймәнең чалшаеп йөргәнен әйтәләр. Ул Казаннан чыгып киткәндә үк төзек булмаган. Бар да капитанны сүкте бу арада. Ә мин аны кызгандым. Инде менә аның җансыз гәүдәсен таптылар. Янында хатыны, баласы… Бу хәбәрне ишетүгә, шөкер, гаепле табылды, дип куйдым. Чөнки бу капитан инде беркемне сатмый, үзен якламый, бар гаепне, бар каргышны үзе белән алып китәр… Бездә шулай ич. Мәет дәшми, үзен якламый ул… Тик системабызның җимерек, бозык булуына бер дәлил бу фаҗига. Капитан җимерек көймәдә йөрергә тиеш булмаган, әлбәттә. Рейска бөтенләй чыгасы түгел иде. Тик бу теориядә шулай язылган. Ә практика, реаль тормышта башка.
СӘБӘП КОРРУПЦИЯГӘ ЧУМГАН СИСТЕМАДА
Бер авылдашым фаҗигале төстә тракторга тапталып үлгәч, инженер булып эшләүче егетне хөкем иттеләр. Хуҗалык җитәкчесе дә, инвестор да читтә калды. Төзек булмаган тракторда эшкә чыгарга инженер рөхсәт иткән. Инженер уттай эш вакытында ул тракторны чыгармаса, эшендә калыр иде микән?! Аннан ул тракторны үз кесәсеннән түләп төзәтсенме? Бертуган абыем төзелештә авыр техника белән эшләп алды. Тормоз начар тота, фаҗига булмагае, дигәч, җитәкчеләре, син утырып йөрисең ич, синең иминлегең… төзәт, дип кенә боерган. Рәтләп хезмәт хакын да ала алмагач, китте ул аннан. Хәзер башка кеше йөридер инде ул ватык машинада.
Бу капитан да төзек, матур, бик уңайлы көймәдә йөзәргә хыяллангандыр. Төшләрендә диңгез корабларында йөзгәндер… Җимерек ләгәндә йөзүе белән хурлангандыр. Әмма җимерек дип әйтә башласа, сине беркем тотмый, бушат урыныңны, башкалар утырыр, дигән традицион Русия җөмләсен ишеткәндер…
Минем дә суда сәяхәт иткәннәрем бар. Бәлкем әле, шушы ук «Булгария»гә дә утырганмындыр. Хәтерләмим генә. Әле беркөн генә ял итеп кердек. Шунда оештыручылардан сорап куйдым: «Әгәр бер-бер хәл булса, монда коткару мөмкинлекләре бармы?» Бар, коткару баллоннары җитәрлек, диделәр. Әмма мин аларның кайдалыгын белмәдем. Гомумән, берәрегезнең суда йөзүче көймәгә утыргач, нинди дә сәламләү, инструкция ишеткәнегез бармы? Минем юк. Ул коткару жилетларын кию бик җайлы түгел, ди. Кемдер ярдәм итәргә тиеш. Бу очракта да дөрес киелмәү аркасында, жилетлар өскә, ә кешеләре төпкә киткән, дигән хәбәрләр бар. Самолетларга утыргач, сәламлиләр, запас чыгу урыннарын, ул-бу була калса нишләргә кирәклеген тәфсилләп аңлаталар. Гәрчә, ничә км күктә очып барганда андагы запас чыгу ишекләре белән нишләргә кирәклеген пассажирлар барыбер аңламасалар да. Җимерек машинага җир өстендәге юлда тәртип саклаучы ЮХИДИ инспекторы да игътибар итә бит. Кагыйдә бозсаң, җавапка тарталар. Суда тәртип юк микәнни ул?! Анда җимерек пароходлар белән дә йөзәргә буламы?
ҮКЕНЕП НИ ФАЙДА?!
Кыскасы, бу фаҗиганең дәвамын мин чамалыйм. Хәзер тоташтан су транспортын тикшерәчәкләр. Махсус комиссияләр эшләр. Чираттагы фаҗига поезд белән бәйле булса, бу тикшерүчеләр тимер юлга күчәр… Моннан ике ел элек «Хромая лошадь» төнге клубы янып күп кеше һәлак булгач, минем авылымдагы 18нче гасырда мәдрәсә итеп төзелгән клубны ябып куйганнар иде. Кафе янгач, авылымдагы моңарчы торган иске клубка игътибар ителгән. Клубыбызны шул рәвешле «саклап» калдылар. Ә менә Казанда шул ук фаҗига кабатланды: төнге клуб янды. Без фаҗигаләрне кисәтә белмибез шул, соңыннан кайгыра гына беләбез, хәтта Путинча әйтсәк, ахырдан «кошмарить» та итә алабыз… Гади генә мисал: больница юлын барыбыз да белә. Язын миңа да барырга туры килде. Инфаркт, дип уйладылар башта. Әмма ул дәрәҗәдә булып чыкмады авыру. Тикшеренергә баргач, әле инфаркт булмаган, синнән авыррак хәллеләр дә күп, диделәр. Димәк, миңа ярдәм алу өчен инфаркт булганны көтәсе, ә аны кисәтәсе түгел. Инфарктка җиткермәс өчен кирәк ул ярдәм, димәкче идем дә, ярар, бар ышаныч Аллаһыда, дип чыгып киттем Гиппократ антын биргән табиб яныннан. Ришвәт бирәсем, таныш-белешләргә ялварып йөрисем килмәде.
Шушындый система белән алда тагын ниләр күрәсе булыр?.. Төзәлер өчен фаҗига кирәк ич безгә…
Якыннарын югалтканнарга Аллаһым сабырлык, тормышны дәвам итәргә көч бирсен, киләчәктә яңа фаҗигалардан сакласын!
P.S.Бу атна ахырында «Булгария»не су төбеннән күтәрәчәкләр. Гомумән бик буталчык, анык булмаган хәбәрләр таратылды бу фаҗига турында. Әле дә бик күпләрнең язмышлары анык түгел. Бәлкем, көймәнең үзен күргәч, ни дә булса аңларбыз, дип өметләнәм.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
http://beznen.ru/basma/2011-27/elgadagi-titanik-2/
http://beznen.ru/basma/2011-27/kuz-tigender-sina-kamile/
http://beznen.ru/basma/2011-27/bulgariya-de-belaga-targannar-isemlege/
Тишек ләгәнгә утырып йөзәбез илебездә...,

Комментарии