- 15.06.2024
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2024, №6 (июнь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Халык арасында вак акчалар әйләнештән чыга икән, дигән хәбәрләр таралды. Чөнки Үзәк банк, 2нче июньгә кадәр вак акчаларны банкка комиссиясез тапшырып, кәгазь акчага алмаштырырга яисә хисап счетына кертергә мөмкин, дип белдергән иде. Безнең халыкта һәр яңалыкка шик белән караганлыктан, бу имеш-мимешләргә сәбәп булды. Моңа мисал да бар. 1961нче елда Хрущев үткәргән акча реформасында кәгазь акча ун сумга бер сум нисбәтендә алыштырылды, ә менә 1, 2, 3 тиенлекләр әйләнештә шул бәядә калды. Имеш-мимешләр шул нигездә туган да инде, янәсе Русиядә акча реформасы алдыннан акчаларны җыеп алырга телиләр...
Үзәк банкта 61нче ел үрнәгендәге акча алыштыру булмаячак, дип ышандыралар, гомумән, акча реформасы көтелми, дип белдерәләр. Дөресен әйткәндә, аның өчен әлегә алшартлар да юк сыман.
Үзәк банк мәгълүматларына караганда 2024нче елның 1нче апреленә әйләнештә 72,3 млрд тәңкә йөри. Аның гомуми авырлыгы 223 мең тонна. Бүлеп караганда һәр русиялегә кило-ярым вак акча туры килә дигән сүз бу. Инде бөтенләй бәясе калмаган, акчага да саналмаган 1 сумлыклардан кечерәк акчалар гына да 96 мең тонна. Тимер юл составына төягәндә, бер вагон 70 тонна йөк төйи ала, дип исәпләгәндә, бу 1400 вагон дигән сүз. 1, 5, 10 тиенлекләр инде күптән кулланылмаса да, дәүләт алардан баш тартырга җыенмый. 1 тиенлекнең һаман да яшәвен русиялеләр инде күптән онытып та бетерде. Әмма проблема шунда: бүген вак акчаларны кесәсенә салып йөрүчеләр сирәк, бик күпләр кибеттән кайтуга аны банкаларына тутырып куя. Шуңа да тәңкә акчалар дефициты зур, әмма яңаларын чыгару кыйммәткә төшә. 1, 5 тиенлекләр басу инде 2009нчы елда ук, ә 10, 50 тиенлекләр 2015нче елда туктатылган. Үзәк банк шул максаттан вак акчаларны халыктан җыеп алырга тели, дип аңлаталар банк эшләре өчен җаваплы экспертлар. Хәер Русиядә сүз белән гамәлләр аерылырга да мөмкин. Әмма ни генә булса да, акчаны пыяла банкага җыю отышсыз гамәл. Инфляция дәрәҗәсен иярли алмаса да, ул банк хисапларында бәясен бөтенләй үк югалтып бетерми.
ТЕЛЕФОН СӘЛАМӘТЛӘНДЕРӘ?
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы сөендермәкче була бит әле. Мобиль кушымта булдырырга җыеналар. Министрлыкта әлеге кушымта ярдәмендә медицина ярдәмен алу җиңеләя, дип ышандырмакчылар. Бу хакта министрның беренче урынбасары Әлмир Абашев «Бизнес-ФМ» радиосына сөйләгән. «Бу табиб белән пациент арасында бик уңайлы элемтә булачак. Ул телемедицина конференцияләренә тоташтырылачак. Кабинетларга, белгечләргә язылу, аларның эш графигы һәм дәвалану тикшеренү нәтиҗәләре дә шунда булачак», – ди урынбасар. Баксаң, инде ел ахырына ук бу кушымтага тоташырга мөмкин булачак. Поликлиникаларда QR-код күрсәтеләчәк һәм һәркем аны үзенә йөкли алачак.
Әлбәттә бу әйбәт яңалык. Ләкин түтәрәмгә калган медицинаны әллә нинди кәттә интернет программаларга тоташтырсаң да, кирәкле медицина ярдәмен алу яхшырмаячак. Бүген дә Дәүләт хезмәте порталы аша табибларга язылып була, белгечне эләктереп өлгерсәң һәм икешәр атна көтеп ала алсаң әлбәттә. Кушымтага карап аларның саны артмый бит.
Министрлыкта бар да ал да гөл, дип уйлыйлардыр. Поликлиникаңда табибка эләгүнең нинди кыен икәнен министрлар сынап карамый, чиратларда тормыйлар шул.
Сакаллы мәзәк бар: үзбәк ханына, халык ачтан кырыла, дип хәбәр җиткергәннәр. Нишләп пылау ашамый соң алар, дип аптыраган хан. Менә шул аптыраулы хәлдә бүген күп ведомстволарны җитәкләүчеләр. Хисапта шәп, киләчәк матур, ә гамәлдә... башка.
«МАСКА-ШОУ»лы УЙНЫЙБЫЗ
Бу көннәрдә Америкада кызык хәлләр булып ята бит әле. АКШның элекке президенты Трампны хөкем итәргә җыеналар. Әле ул яңадан президентлыкка кандидат та. Байден бабайның да хәлләре бик шәптән түгел. Ул заманында политбюрода утырган үзебезнең СССР бабайларын хәтерләтә. Әле тагын да президент булмакчы.
Сүзем бу түгел, ничек кенә яратмасак, сүксәк тә, Америкада әнә президент кадәр президентларны судка тарталар. Эшләп торганда да, киткәч тә тынгылык юк үзләренә.
Инде килеп алдынгы дип үзебезне үзебез мактап утырган «демократичный» Русиягә кайтыйк. Президентларыбызны судка биреп буламы?
Яздым да куркып куйдым, әллә нинди көфер сүзләр сөйлим. Бәлале булмагаем... Чөнки бүген бәла аяк астында. Мин моңа журналист Искәндәр Сираҗиның өендә һәм редакциясендә тентү булганнан соң бер инандым. Инде Буа театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриевны тоткарлагач, тәмам аптырадым. Газетабызның узган санында «Беркайчан да, беркайчан димә» дип исемләнгән мәкаләмдә Русиядәге суд, хокук саклау өлкәсендәге хәлләрне тасвирлаган идем. Судьяларның башлыча гаепләү ягын гына берсүзсез тыңлауларын шәрехләдем. Арча һәм Әтнә районнарының экс-военкомы Алмаз Борһановның да шикле, исбатланып бетмәгән дәлилләр ярдәмендә хөкем ителүен язып тордык. Инде менә Раил Садриев. (Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев турында тулырак язма 18нче биттә).
Мин аны бик күптәннән беләм. Аның Буа театрын оештырып йөргән чакларында ук танышкан идек. Ул чакта аңа сәерсенеп тә карадым: хыялый, булмаган эш артыннан йөри, дидем. Ә ул булдырды. Буаны гына түгел, татарны абруйлы театрлы итте. Аның канун каршында кылган гамәле ниндидер, бу хакта шәрехләү ишетелми. Әмма «Маска-шоу» уйный беләләр бездә. Богаулап ябып куймасалар да... чакыру җибәрсәләр дә, ул йөгереп килә иде бит. Кануннарны санлый торган кеше икәнен яхшы беләм. 450 мең сум ниндидер акча турында сүз бара. Кемнәрдер вагоннар белән урлый. Коррупция чәчәк ата...
Кыскасы, бүгенге вәзгыятькә күз салсаң, Русия полиция дәүләтенә әверелеп бара. Теләсәләр, теләсә кемнән гаеп табып, богаулый алалар булып чыга. Әнә шуңа да бүген һәр иртәдән таныш-белешләрегезгә «Исәнмесез» дип хәл белешегез. Исәнмесез дип исәнләшү матур яңгырамый, әмма аның тарихы Иван Грозный чорына барып тоташа. Шул чакта татарлар бер-берсен, әле син исәнме, дип барларга мәҗбүр булган. Аллага тапшырдык.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Бары 10нчы июньнән 18енә кадәр генә газеталарыбызга ташламалы хактан язылып була. Шушы абунәче ункөнлегендә Татарстанда тарала торган П2559 индекслы «Безнең гәҗит»нең бәясе 82 сум 80 тиенгә арзаная һәм 682 сум 20 тиен була. Ә Русиядә тарала торган «Безнең гәҗит Россия» газетасының хакы 76 сум 50 тиенгә арзанрак.
«Серләр гәҗите» белән «Шифалы гәҗит»ләр 36шар сумга арзанрак – 276 сум буласы.
Арзанлы чакта язылып калыгыз.
Комментарии