- 16.02.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №07 (14 февраль)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Президентлыкка кандидатларның исемлеге мәгълүм. Һәм акчалары да…
Кеше акчасын санау матур эш түгел, әмма ил башлыгына дәгъва итүчеләрнекен санау гөнаһ булмас, аларның үзләренең дә гөнаһлымы, юкмы икәнлекләрен чамалау өчен. 18нче мартта без ил башына 8 кандидат арасыннан үзебезгә ошаганын сайлап куячакбыз. Бу демократик сайлаулар турында хыялланып, кандидатларның эш-булдыклылык дәрәҗәсен аңлап, чын дебатлар, гадел сайлау алды көрәше булганда шулай. Ләкин Русиядә башкачарак тормыш хөкем сөрә. Бездә гомум вәзгыятьне демократия түгел, аерым шәхесләр билгели. Бу сайлауларның да нәтиҗәсе анык. Аңа соңрак тукталам. Кемгәдер бәя бирергә, бу сайлауларда катнашу максатын аныкларга тырышканчы, хәзер кандидатларның кесәләрен капшыйк.
КСЕНИЯ СОБЧАК. Үзәк сайлау комиссиясенә биргән декларациясендә соңгы 6 елда аның кереме 400 миллион сумнан артып китте, дип күрсәтелгән. Тагын 417 миллион сумны Собчак банкларда саклый икән. Рәсми мәгълүматларга караганда, телевидение алып баручысы Ксения Собчак иң бай кандидат. Ул керем чыганагы итеп «Дождь» телеканалындагы хезмәт хакын һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген күрсәткән.
Байлык буенча 2нче урында «Рост» фиркасеннән кандидат, Русиядә эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкил БОРИС ТИТОВ. Ул исә соңгы 6 елда 275 миллион сум эшләп алган. Тагын 156 миллион сумы банкларда саклана. Моннан тыш Испаниядә 570 миллион сумнан кыйммәтрәк бәяләнгән йорты да бар.
Ә менә КПРФ вәкиле, «Ленин исемендәге совхоз» хуҗасы ПАВЕЛ ГРУДИНИН декларациясендә кереме дип соңгы 6 елда 157 миллион сум күрсәткән. Тагын 6 миллионга якын сум банк счетларында. ЛДПРдан кандидат ВЛАДИМИР ЖИРИНОВСКИЙ 98 миллион сум эшләп алган. Моннан тыш Жиринвский бердәнбер автомобиле бар дип ышандыра, анысы да 2014нче елгы LADA «Нива».
Беләсез, хәзер Русиядә коммунистлар икәү бит. «Русия коммунистлары» фиркасеннән МАКСИМ СУРАЙКИН, керемен 59 миллион сум, дип ышандыра. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, бу кандидатның хәлләре бөтенләй дә «шәп түгел» икән: фатиры да, машинасы да юк.
«Яблоко» лидеры ГРИГОРИЙ ЯВЛИНСКИЙ декларациясендә 23 миллион сум керемен һәм 59 миллион сумы банкларда ятуын әйткән. Декларациягә ышансаң, Явлинскийның да машинасы да, фатиры да юк.
Президент сайлауларына 4нче тапкыр сайланырга дип баручы бүгенге президент ВЛАДИМИР ПУТИН бөтенләй үк төшеп калганнардан түгел икән, аннан да ярлыраклар бар. Ул керемен 38 миллион сум дип күрсәткән: ягъни хезмәт хакы, хәрби пенсиясе һәм банклардагы исәп-хисап счетларындагы процентлары хисабына җыелган сумма икән бу. Тагын 13 миллион сумны Путин банк счетларында саклый. Мөлкәтләренә килгәндә, бүгенге президентның Санкт-Петербургта 2 фатиры, һәм Русиядә җыелган 3 машинасы бар.
Иң «хәерче» кандидат СЕРГЕЙ БАБУРИН. Ул «Русия бөтенхалык берлеге» исеменнән бара. 6 ел буе нибары 11 миллион сум алган, ә банкларда 130 мең (!!! Миллион түгел. Авт.иск) сумы гына бар.
КЕМНЕ САЙЛАП КАРАРГА?
Бу сорауны укыганнан соң укучым мине ачуланып та куяр. Янәсе, беләбез бит инде кем буласын. Сайласаң да, сайламасаң да… дияр. Чынлап та нәтиҗә нинди буласы дип баш ватасы юктыр. Тамаша һаман берүк. Дөрес, Русия президентлыгына кандидат булып «эшләүче» аксакаллар сафы сирәгәя. Бу юлы Зюганов төшеп калды. Мөгаен, үзенең иң түбән тавыш җыю ихтималын уйлап, оятка калудан курыккандыр. Ә менә Жириновский белән Явлинскийлар минем белән бергә картаялар. Ельцинга да көндәш булдылар, мин ул чакта бик яшь идем әле. Инде менә Путинга, аннан Медведевка, тагын Путинга көндәш. Шулай үлгәнче көндәш буласылары мәгълүм. Тик менә Путиннан соң чираттагы көндәшләре кем булыр икән? Бу сорауга мин җавап бирә алмыйм. Хәер, картаялар бит инде, бу аларның үзләренең дә сайлау театрында соңгы тапкыр катнашуларыдыр. Һәрхәлдә Жириновскийга. Жиринвский юкка чыкса, аның фиркасе дә калыр микән, дигән сорау баш калкыта. Дөрес, Зюганов турында да шулай уйларга мөмкин иде, тик юк, менә Грудининны казып чыгарып, киләчәктә аны баш коммунист итеп калдырырга мөмкиннәр. Президент сайлауларында танылу да алачак. Һәрхәлдә сораштырулар аны президент итеп үк сайламаса да, шактый рейтинглы кандидат итеп күрсәтә. Кайбер экспертлар икенче турга ук чыкмагае, дип мин ышанмаслык фаразларын да ирештерә. Собчак та азмы күпме тавыш җыя алыр. Ә менә Явлинский… Ул мин белә башлаганнан бирле гел шулай авыз эчендә ботка пешереп нидер зарланып утыра. Аның фикерләре кулай, ошый иде. Ләкин бер чүбекне күпме чәйнәп була. Жириновский ичмасам, күңелле кеше. Әледән әле мөгез чыгарып алгалый, көлдерә дә, ара-тирә кемнедер кыйнап та ала… кыскасы, аның белән кызык. Ник, Трамп белән характерлары буенча диагнозлары туры килә. Трамп АКШ башлыгы булды бит әле, Жириновскийга да бер тапкыр рульне тоттырып карасаң, ни булыр икән?! Юк, куркыныч булып китте, ул чагында, мин татар, дип әйтергә дә ярамаска мөмкин. Әле бүген андый тыю юк, һичьюгы…
Ә инде калган кандидатлар турында… сөйләп тору кирәксездер. Иманым камил, сайлаулар үткәч тә, анда кемнәр катнашты дип сорасаң, бик азлар гына сайлауларда катнашырга теркәлгән 8 кандидатның кайсыларын гына телгә ала алыр икән. Әйтик, янәшәгездә сайлаулар турында сүз чыккалыйдыр: кемнәрне телгә алалар: Путин, Грудинин, Собчак, Жириновский… Ә менә Сурайкин белән Бабуринны әйтсәң, кем ул диячәкләр. Шулай булгач, бу кешеләргә юкны бушка аудару ник кирәк иде соң? Чү, тукта. Аларга сайлану түгел, процесс кирәк. Ә бу процесс сиңа тормыш баллары бирә, эшеңне, тормышыңны яхшыртырга булыша.
Кандидатлар бик күп иде лә ул. Кемнәрдер имза да җыеп азапланмады. Кемнәрдер имза җыйдым, ләкин катнашмыйм, дип сөрән салды. Казаннан да бер ханым (исемен оныттым, эзләнеп тормыйм, нигә кирәк?!) Путин хисабына кандидатурасын алды бит. Үзе белдерүенчә, имзасын да җыйган булган, имештер. Баксаң, Путин белән программалары чагыша икән. Әкәмәт-кәмит…
Кыскасы, бу сайлаулар Русиядә нидер үзгәртә алыр микән?! Дөрес, илне куәтле икътисадый держава итү, социаль, медицина, мәгариф өлкәсендә реформалар, халыкның бай яшәвен тәэмин итү… бар да әнә шундый максат-планнарын игълан итә. Ник без бу сайлаулардан соң гына баеп китәсе микәнни? Моңарчы сайлауларда да шундый планнар игълан ителгән иде бит. Шулай булгач, тормышыбыз үзагымы белән агар, дип фараз итә алам. Совет чорында гөрләп эшләгән завод-фабрикалар да 2018нче елның 18нче мартыннан соң дәррәү эшләп китә алмас, чөнки алар инде җимерелгән. Аллаһ биргән табигый байлыкларыбыз да дәүләт кулына күчмәс, ягъни халыкныкына әверелмәс. Миллиардерларыбыз белән горурланырбыз, хәерчелек тамыр җәюгә борчылырбыз. Ә әлегә сайлау дигән театрда катнашып бераз гына булса да хыялланып, җилләнеп калыйк. Алайса, киләсе президент сайлауларын бик озак көтәсе була бит әле.
Әмма ни генә булса да, өмет соңыннан гына үлә. Без сайлауларга барырга тиеш. Сайлау комиссиясенең үгетләренә, түрәләрнең кушуына да карамастан, үзебез теләгән, намусыбыз кушкан кеше өчен тавыш бирергә тиешбез.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии