Авырганда башны вәсвәсә катыра

Авырганда башны вәсвәсә катыра

Җирдә үлем, авырулар булмаса, нинди тормыш булыр иде дә, кешеләр нишләп бетәр иде микән?! Тик торганда, бәхеткә чумып яшәгәндә, әлбәттә, кеше мондый сорауга җавап биреп тормый торгандыр. Якыныңны югалтканда, көтмәгәндә авырып китсәң (көтмәгәндә дип ялгыш әйттем, авыру да, үлем дә көтмәгәндә килә бит инде), Аллаһы Тәгалә бу афәтләрне кешегә сынау өчен бирә дип куябыз. Әйе, сынар өчен, туктап уйланып алсын өчен. Менә миңа да Хак Тәгалә шундый форсат бирде бугай. Ялгышмасам, 2014нче елның язында ук грипп белән хәйран җитди хәлдә авырып алган идем. Аннан соң аллергия килеп чыгуын исәпкә алмасам, шулай ук җиңелчә генә тамакка чыгулар кебек вак-төяккә күз йомсам, бер дә авырмаганмын икән. Чыныгу, спорт ярдәмендә иммунитетым нык иде. Ә менә быел әллә нишләп, грипп сукты да екты. Бик әйбәт итеп чалкан төштем, югары температура атна буе сакланды. Менә шул чакта уйланырга, нәтиҗә ясарга вакыт та булды. Һәм, гөнаһ шомлыгы, авырудан интеккән вакытта башка вәсвәсәле уйлар да керә. Менә шул вәсвәсәле уйларым белән бүлешмәкче булам.

Билгеле инде иң беренче чиратта МЕДИЦИНА ЯРДӘМЕ турында.

Мин быел иске яңа президентыбыз авызыннан Русиянең дә «80 плюс»ле илләр исемлегенә керәчәген ишетеп чиксез куандым. Хәзергә бездә 73кә кадәр яшиләр икән. 2000нче елларда уртача 66 гына булган. Әнә ун елдан 80 буласы… Тик мин аптырыйм: минем Арча районындагы кечкенә генә туган авылым Русиягә кермиме әллә? Чөнки зираты никтер яшьләр хисабына тулына, авылда яшьләр юк, диярлек. Алып кайтып җирлиләр якташларны. Күбесе пенсия яшенә дә җитә алмый. Башка зиратлар да безнекеннән аерылмый. Мин бу хакта язган идем инде, кабатланып тормыйм («Якты киләчәк турында хыялланыр чак» (2018, №10, 7 март). Бездә элек-электән, совет заманыннан ук статистика белән реаль тормыш күрсәткечләре аерыла шул. Путин чутлаган бәхетле картлык яше – ул рәсми статистика, ә менә зиратларыбыз – реаль тормыш. Шуңа да мине үзем күргән, үзем кичергән ышандыра, рәсми статистика түгел. Рәсми статистикага тәңгәлләшү өчен ай-һай күп тырышырга кирәк әле. Моңа тагын бер кат инандым.

Озын гомерле булу өчен СӘЛАМӘТЛЕК КИРӘК. Ә сәламәтлек өчен – дөрес, сыйфатлы туклану, тиешле медицина ярдәме. Беренчесе буенча да мактанырлык түгел хәлләр. Бик күпләр очын очка ялгап яшәгәндә нинди сыйфатлы туклану турында уйлый алсын. Премьер Дмитрий Медведев илдә 20 миллион хәерче бар, дип белдерде бит. Бу рәсми сан. Ә статистикага ышаныргамы, юкмы, әйтмим.

ҮЛӘСЕҢ КИЛМӘСӘ, вакытында табибка бар. Төрле телеканалларда бик популяр медицина тапшырулары алып баручылары да гел кисәтеп тора: черт иткән саен табибка, диләр. Килешәм, вакытында куелган диагноз озын гомерлелек юлына туры юл. Хәзер поликлиникаларга иртүк барып чират торасы да юк, интернет аша гына языласы. Тик… бу да статистикада шулай диелә… Язылмакчы идем, участок табибына алдагы 2 атнада язылу юк. График тулган. Димәк, грипп йоктырасыңны 2 атна алдан планлаштырып куярга кирәк икән. Дөрес, поликлиникага шалтыраткач, табибны өйгә җибәрделәр. Ләкин ул ничек ашыгып кергән булса, шулай ашыгып чыгып та китте. Үпкәне алай-болай тыңлап карады да, тамак авыртамы дип сорады да, дарулар исемлеген язып тоттырырга өлгерде өлгерүен. Ул чыгып киткәч исемә килдем: бәй, бу минем тамагымны карап та тормады бит. Юкса, ул бик нык авырта, авызыма карарлык түгел иде.

Шулай берничә көн югары температура белән яткач, инде түләүле ашыгыч ярдәм чакырырга туры килде. Температура төшми, куркытты, үпкәм кабарганы бар чөнки. Бу грипптан да шундый катлауланулар булу ихтимал, дип кисәттеләр. Ә түләүле табиблар килеп җентекләп тикшереп, диагноз куйдылар, элек билгеләнгән даруларны кулланмаска кушып яңаларын тәкъдим иттеләр. Антибиотикны бөтенләй урынсыз кулланганмын булып чыкты. Ул даруларның зыянын исәпкә алганда, моның аеруча мөһим икәнен аңлатып торасы юктыр. 3 көн дәвамында система куеп организмны чистарттылар. Кыскасы, 2 атналап азапланачагым соңгы 3 көндә «эреде». Грипптан да система белән организмны чистартырга кирәклеген шушы яшемә җитеп әле белдем. Ләкин бу бәхет миңа 10 мең сумга төште. Менә шушы эпидемия вакытында да элементар ярдәм күрсәтергә сәләтсез бушлай медицина ярдәмендә 80гә кадәр яши алырбызмы, ышанып бетә алмыйм. Ә түләүлесе чат саен. Анда да шул ук табиблар эшли, ләкин дәвалау ысуллары башкача. Тик анда бару өчен олигарх булу кирәк. Әй, юк… Русия Президенты сүзчесе Песков, Русиядә олигархлар юк, дип белдергән иде бит әле. Алар бизнесменнар. Илебезнең казылма байлыкларын сатып баеган эшмәкәрләр. Менә алар Русиядә 150гә кадәр яши алырга тиеш. Русиядә калсалар.

ВӘСВӘСӘЛЕ УЙЛАР үлемгә генә барып төртелмәгән. Хәлем бераз рәтләнә башлагач, гомердә карамаган ТЕЛЕВИЗОР КАРШЫНДА яттым. Мин аннан Украин фашистларын, кабахәт Американы гына сүгәләр дип торам, тагын оныкларымны урыслаштырган Карусель генә эшли дип уйлаган идем. Бик тә кызыклы телеканаллар җитәрлек икән. Барын да тикшереп чыга алмадым, әллә 200ләп инде алар. «Н» (Наука) дигәнен ошаттым. Көн озын медицина казанышлары турында сөйләделәр. Бездәге түгел. Бөекбританиядә тумыштан иммунитеты булмаган баланы нормаль кешегә әйләндергәннәр. ДНКсын үзгәрткәннәр. Ана сөтеннән аерылгач, чебен очып китсә дә инфекция эләгә торган була аңа. Стериль бүлмәдә шактый вакыт әти-әнисе белән яшәтәләр. Һәм дәвалау юлын эзләп табалар. Бер егетнең сөяге үсүдән туктамый, артык каты була. Мондый авырулар дөньяда 50 кеше икән. Аларга да дәва табыла. Берәүләргә хәтерләрен кайтаралар… Шуннан комсызланып эзләнә башладым, Русиядәге медицина казанышлары турында сөйләүче фильмны да берәрсе күрсәтеп ятмый микән качып кына?! Юк, табылмады. Хәер, бездә диагноз да куя алмаслар иде бу авыруларга. Яргач кына белерләр иде. Әнә 9 ел элек 52 яшьлек абыемны футбол тубы кебек йөртеп, рак диагнозын куя алмыйча, вакытсыз гүргә табиблар тыкты. Шуларны уйлап эзләнә торгач, хайваннар турында хисапсыз кызыклы телеканаллар арасыннан (бар да русчага тәрҗемә) эт-мәчеләрне ничек коткарулары, ничек катлаулы диагнозлар куеп, операцияләр ясаулары, хайваннарга ярдәм итүләре, иминлек сакчыларының бәлагә тарган хайваннар артыннан тормышларын куркыныч астына куеп әллә кайларга керүләре турында фильм карап алдым. Кайбер илләрдә эт-мәче булсаң да кадерле буласың икән… Һәм кабат «Н»га әйләнеп кайттым. Космонавтларыбызның космостагы тормышы, җирдәге нормаль тормышка яңадан ничек кайтулары турында фильм. Менә монда горурланырлык итеп кычкырып, БУЛДЫРАБЫЗ, дия алам. Чит илләр дә бездән калыша бугай әле. 2015нче елның 2нче сентябреннән 2016нчы елның 2нче мартына кадәр орбитадагы тормыш сурәтләнә фильмда. Русия космонавтлары белән бергә космик корабльдә Америка, Бөекбритания астронавтлары да эшли. Сокланып, уйлап утырдым. Кара, космоста дошманлык хисләре юк икән бит. Әллә барлык илләрнең дә президентларын шулай космоска очырып яшәтергә микән, дуслашырлар иде, илләр белән илләр арасындагы аңлашылмаучанлыкларын бетерерләр иде. Халыклар дуслыгы урнашыр иде. Ә хәзергә без ракеталарыбызны бер-беребезгә төбәгән халәттә, иминлек тәэмин итәбез дип, авызыбыздан өзеп үтерү коралы җитештерәбез. Әле шул көчебез белән мактанабыз…

ЙОМГАК УРЫНЫНА: аңлагансыздыр авырырга ярамый кешегә. Бердән тиешле медицина ярдәменә ирешү җиңел түгел, икенчедән башка әллә нинди вәсвәсәле уйлар килә. Менә мин грипп йоктырып, телевизор каршында ятмаган булсам, шушы вәсвәсәләр белән сезнең башыгызны катырыр идеммени. Авыру да Аллаһыдан диләр бит, вирусны да мин путьсыз журналистка, уйларга вакыты булсын дип, Аллаһы җибәргәндер. Аллаһы булса ярар, монда Америка, Украина кулы уйнамасын, дип шикләнәм. Федераль каналлардан шулай сөйләмәсләр микән, дип көттем.

Барыбызга да сәләмәтлек һәм вәсвәсләнмәвебезне теләп Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии