«Безнең гәҗит» белән күңел тынычрак булыр...

«Безнең гәҗит» белән күңел тынычрак булыр...

Путин Үзәк банк белән бәхәскә керде: Үзәк банк Русия икътисады өчен күңелсез киләчәк фаразлаган иде, мәсәлән, эчке тулаем җитештерү 8 –10 процентка, импорт – 32,5–36,5 экспорт 17–21 процентка кимү аркасында, инфляция 22нче ел ахырына 23 процентка җитәчәк, диелгән иде анда. Русия Президенты Владимир Путин моның белән килешми. Бу хакта икътисади мәсьәләләр буенча чираттагы киңәшмәдә белдерде ул. Путин сүзләренчә, моңарчы күрелмәгән санкцияләргә карамастан, илебез икътисады тотрыклы халәттә. Киресенчә, Европа үзе тудырган санкцияләргә үзе үк буыла, дип искәртте президент.

Ә менә Русиядә хәл башка. Эчке тулаем җитештерү тышкы чикләүләрне уңышлы җиңеп бара, илдән китеп барган чит ил компанияләре урыннарын русиянекеләр били. Рубль дөньядагы барлык акчалар арасында иң тотрыклы валюта икәнлеген күрсәтә. Ул ныгый, кибетләрдә бәяләр төшә, дип тынычландыра президент.

Кайсы фаразларга ышанырга? Якты киләчәк килә дип өметләнеп сөенергәме? Бу сорауларга һәркем үзе дә җавап бирә ала торгандыр. Моның өчен теледөнья белән реаль тормышны чагыштырып карарга гына кирәк. Федераль каналларда, әлбәттә, бар да яхшы. Хакимият киңәшмәләрендә дә казанышлар барлана, хисап эшләрен камилләштерү, ягъни ничек санасаң, күңелне сөендерерлек нәтиҗәләр күренә, башлыча шул хакта уйлана бүгенге реформаторлар, вәзгыять дилбегәсен үз кулларында тотучылар. Шушы казанышлар турында сөйләүче телевизор экраннарыннан аерылып, кибетләребезне, өйләребездәге суыткычларны гына искә төшерергә кирәк. Реаль икътисад, реаль тормыш нәкъ менә шул кибетләрдә аныклана да инде. Әле күп вакыт үтмәде – 24нче февральгә кадәрге бәяләрне онытмадык. 4 ай элек сумкаларыбызга тутыра торган азык-төлеккә күпме түләгәнбез дә, бүген күпме кирәк? Бу башлангыч сыйныфлар укучылары да чишә ала торган бик гади арифметика, барыбызга да таныш, көн дә чишә торган арифметика. Мин исә өстәп, Путин әйткән куанычлы казанышларның сәбәбен аңлатырга тырышам.

Бюджет зур гына дефицитлы – эшләгән акча ашарга җитми. Бу инфляция үсешенә йогынты ясаучы мөһим фактор. Ә валюта курсына килгәндә, рубльнең бүгенге ныклыгы валюта сәүдәсендә кискен чикләүләр сәбәпле чит ил валютасына ихтыяҗның кимүенә бәйле. Аны сату-алуда, куллануда кыенлыклар бар. Димәк, доллар-евролар мәтәлә дип әйтерлек җирлек юк. Юкса, кибетләрдәге товарларда да үзгәреш сизелер иде, менә ул чакта чынлап та тотрыклылык дип сөенә алыр идек. Аннан соң, Путин сүзләренчә, хәлләре мөшкел дип аңлатылган Европа илләре никтер тотрыклы рубль сатып алып, хәлләрен бөтәйтергә ашыкмый, хәтта газны да рубльгә сатып аласылары килми.

Рубльнең бүгенге тотрыклы халәте вакытлы күренеш, кыйммәтле рубль бюджет формалаштыру өчен дә отышлы түгел. Чөнки тышкы сәүдәдән алынган валюта казна кесәсенә рубльләтә кереп урнаша. Шуңа күрә валюта курсында спекулятив өлеш тә һәрчак бик зур булды.

Инде инфляциянең кимүенә килгәндә, ул дефицит ажиотажы беткәннән соң һәрчак төшә, чөнки кибетләрдә сатып алулар да кими. Бу җитештерү күләмнәре белән түгел, халык кесәсенең такыраюы аркасында шулай күренә. Путин үзе дә билгеләп үтте бит: эчке сатып алулар узган елгыдан кимрәк, гражданнарның гына түгел, предприятиеләрнең дә банклардагы хисаплары саега. Моны Путин вәгъдә иткән адреслы яклаулар белән генә хәл итеп була микән?! Хөкүмәткә ул бу нисбәттән пандемия вакытындагы тәҗрибәне кулланырга кушты. Ләкин мин, пандемия вакытында булган яклаулар халыкның хәленә керде, чынлап та ярдәм итте, дип уйламыйм, анысы да бар гражданнарга тәтемәде. Бюрократик фильтрлары бик күп булды бу ярдәмнең (бу хакта күп тапкырлар яздык). Путин пенсияләрне, минималь хезмәт хакын арттыру, минималь яшәү дәрәҗәсе бәясен күтәрү турында быел 16нчы мартта ук вәгъдә биргән иде, әмма әлегәчә бу сүздә генә калды.

Кыскасы, табигый үзгәрешләрне казаныш итеп күрсәтеп үз-үзеңне тынычландыру белән шөгыльләнергә түгел, реаль реформалар белән мәшгуль буласы иде. Дөресрәге ул реформаларны моннан бик күп еллар элек үткәрәсе, чит илләрдән бәйлелектән моннан 20 еллар элек үк котыласы иде дә...

Киләчәкне ничек фаразласак та, аны безгә кичәсе. Телевизордагы тормыш безнең өчен түгел, безнең тормыш эш урынында, аны югалтудан куркуда, өйләребездә, балаларыбызга тәрбия кылу, җиткерү дип баш вату белән, бакчаларыбызда бәрәңге үстереп үтә.

Әлбәттә, тормыш-яшәешебезне ничек бар, шулай яктыртучы «Безнең гәҗит»тән аерылмас өчен дә җай табарсыз, дип өметләнәм. Без дөньяга кара яки ак пыялалар аша карамыйбыз, безнең тормышыбызга карашыбыз да федераль телеканаллардагыча түгел. Чатаклыкларны күрәбез, кыерсытылганнарны яклыйбыз, коррупция юлын сайлаган түрәләрне фаш итәбез. Бик күпләр безнең тарафтан яклау тапты һәм таба. Бергә булсак, зур гаилә кебек булсак, сүзебез дә үтемле, көчле булыр. Шөкер, моңарчы да сүзебезгә колак салырга мәҗбүр итә идек. Моннан соң да хилафлыклар яныннан битараф үтмәбез: гаеплеләрне тиешле урыннарына утыртырбыз.

Яшәү, иҗади эшчәнлек өчен шартлар кырыслана, хәтта үзеңне нидә гаепләүләрен аңлап та булмый торган кануннар басымы астында да, газетабыз моңарчы булган мәсләген үзгәртмәячәк: бәйсез фикерле, акны ак, караны кара, дип тамгалаган куркусыз басма булып калачак. Бары тик Украинадагы низаг, ягъни «махсус операция» нисбәтеннән генә чикләүләр дәвам итә. Бу вакыйгалар турында теге яктан да, бу яктан да бездә мәгълүмат бирелми. Чөнки алар турында пышылдап, як-ягыңа каранып кына сөйләшер чак... Бүген тулы бер милләтләрне гаепләү, хурлау бара. Милләтара низаг чыгарырга мөмкин, дип шәрехләнә ала торган канун эшләми.

Ләкин башкача уйларга киңәш ителмәгән, сүз иреге кысылган бүгенгедәй заманда «Безнең гәҗит»нең булуы үзе бер яктылык кебек. «Безнең гәҗит»ле булу өчен форсаты да бар: июнь аенда газеталарыбызга ташламалы хактан язылып калып була. Бу атналык – абунәче ункөнлеге бары тик 6 – 16нчы июнь аралыгында гына булачак. Бары тик шушы вакытта гына газеталарыбызга ташламалы язылу мөмкинлеге бар.

«Безнең гәҗит»кә Татарстанда 6 айга язылу бәясе, мәсәлән 99 сумга арзанрак – 740 сум 94 тиен. Башка вакытта ул 839,94 сум.

«Шифалы гәҗит»кә 2022нче елның икенче яртысына 6 айга язылу хакы 33 сум 50 тиенгә арзанрак – 265 сум 50 тиен буласы. «Серләр гәҗите»нә – 32 сум 70 тиенгә арзанрак – 260 сум 70 тиен.

«Безнең гәҗит»нең Русиядә тарала торганы – «Безнең гәҗит Россия» дип атала. Аңа киләсе ярты еллыкка язылу хакы 841 сум тирәсе (төбәккә карап билгеләнә), ә 6 –16нчы июнь аралыгында ул бәя 756 сум чамасы була. Экономия 84 сумнан арта.

Киләчәктә дә бергә булыйк, күп булсак, бердәм булсак – без көчле.

Ил-йортларыбызга иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии